Республикада Уку өчен 1 минут

Театрда тәрбия дәресе

Әгәр театрда тамаша залы тулы һәм хәтта балконда да урыннар калмаган икән, димәк, премьера яки башка тантаналы вакыйга көтелә. 4 сентябрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Салават Юзеев пьесасы буенча куелган «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» спектакленең (12+) премьерасы аншлаг белән узды.

«Өйләнәм, хатын, өйләнәм» музыкаль комедиясеннән (12+) күренеш. /Фото – tat.nk-teatr.ru.
«Өйләнәм, хатын, өйләнәм» музыкаль комедиясеннән (12+) күренеш. /Фото – tat.nk-teatr.ru.

 

Музыкаль комедия бик үзенчәлекле башланып китте: тамаша залы аэробус салонына әйләнде, сәхнәдәге экранда сурәтләнгән очкыч аэропортка таба юнәлде…

Өйдә исә әсәрнең төп герое Барыйның (артист Рафил Зәйнуллин уйный) командировкадан кайтуын көтәләр: улы 5 минут саен телефоннан шылтырата, хатыны кабат-кабат самавыр куя... Тик аларны галәмәт зур сюрприз көтә! Барый такси белән «выжт» итеп кайтып туктагач, күп еллар бергә гомер иткән хатыны Вәсиләгә (Татарстанның атказанган артисты Физалия Галиева) икенчегә яшь хатын алып кайтуын хәбәр итә... Һәм бу кыланышын милли (?) традицияләргә сылтап, үзен горефгадәтләрне саклый торган чын ир итеп күрсәтмәкче була. Улы Илдан (Динар Терентьев) һәм Вәсилә «яшь кияү»нең бу гамәлен аңламый. Алга таба сюжет үсеше дәвам итеп, тамашачыны рәхәтләнеп көлдергән күп кенә хәлләр тасвирлана... Иң кызыгы: Барый яшь кыз Камилә (Гүзәлия Терентьева) белән бары берничә сәгать элек кенә танышкан икән!

Әсәрнең эчтәлегендәге төп тема – гаилә кыйммәтләрен саклау.

Икенче кисәгендә вакыйгалар тагын да тизләнә. Кызларын кияүгә бирүче «кода-кодагый» Ранис (Раушан Әсәтов) белән Шәфига (Люзия Чупашева) сәхнәне дер селкетеп биепҗырлап, тамашачы алкышын яулады. Ранис кара күзлек киеп «мафиози» роленә кергәч, образы тагы да ачылып китте... Башка артистларның да рольләрен килештереп уйнавы сизелеп торды. Үземә шәхсән, кайбер комедияләрдәге кебек билдән түбән юмор белән мавыкмыйча, режиссер Лилия Әхмәтованың эвфемизм алымнарын бик оста куллануы ошады – «башы киткән», «комы коелмаган әле», «табигать сорый» һ.б. Шәфиганың заманча кодагый икәнен «бик, бик борчылуы» гына түгел, ә геолокация белән «кияүләрне» момент табуы исбатлады. «Ябалак» төнге клуб вәкилләре чыгышы спектакльнең кульминациясе булды.

Озын сүзнең кыскасы, комедия булса да, тамашачы бу кичтә ике сәгатьлек тәрбия дәресе алды. Шуны да әйтергә кирәк: әсәрне сәхнәгә уңышлы куюда көчле команда – рәссам И.Вилданов, композитор Р.Әхмәтов, хореограф Н.Батулла һ.б. зур тырышлык күрсәткән. Рәкит Аллабирде сүзләренә көен Гөлүзә Буранбаева язган «Минем таңнар» җыры спектакльнең бизәге булды. 38 нче сезонын уңышлы башлап җибәргән Түбән Кама драма театры (директоры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Мөбарәкшина) «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» спектаклен «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Россиянең кече шәһәрләре театрлары» юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куйган. Яңа сезон репертуарында исә тамашачыны төрле жанрдагы барлыгы 25 спектакль көтә.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи