Шакир Мөхәммәдъяров – революциягә кадәр татарлардан Санкт-Петербург университетының юридик факультетын бетергән сирәк кешеләрнең берсе, үз замандашлары арасында шактый ук билгеле чын татар зыялысы...

«Шимбә» татар яшьләре түгәрәге әгъзалары, Казан, 22 декабрь, 1906 ел
Алдагы рәттә (сулдан уңга): Габитова Рабига, Х. Гали, Гобәйдуллина Мәрьям, Габитова Зәйнәп.
Икенче рәттә: Гобәйдуллин Газиз, Богданова-Ибраһимова Гайшә, Мөхәммәдъяров Шакир
Түбәндә укучыларга тәкъдим ителгән аның хаты тулысынча диярлек үз биографиясен сөйләп чыгуга багышланган, һәм бу биографиянең Совет заманына караган өлеше, миңа калса, аеруча гыйбрәтле: университет белемле татар зыялысының түбән төшүе, кадерсезлеге, үзенә лаеклы урын таба алмавы турында сөйли ул. Укучы үзе дә моны хаттан ачык күрер дип ышанам.
Инде хатның кайдан, ничек табылуы турында кыскача гына. Алтмыш тугызынчы елның көзендә (шулай хәтердә калган) Язучылар союзы рәисе Ибраһим Гази кушуы буенча миңа, мәрхүм шагыйрь Төхфәт Ченәкәй архивы белән танышыр өчен, Әндиҗан шәһәренә барып чыгарга туры килде.
.jpg)
Ибраһим Гази
Мәгълүм булганча, Ченәкәй – Муса Җәлилгә якын торган кеше. Алар арасындагы бу якынлык Муса «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган чакта ук башлана. Ченәкәй Казанга күчеп килгәч тә аларның дуслык мөнәсәбәтләре искечә дәвам итә – мин моны үзем дә күреп белә идем.
Инде Мусаның даны бөтен илгә таралгач, аны шәкерт чагыннан ук бик яхшы белгән Ченәкәй архивында герой-шагыйрьгә баглы материаллар сакланмый микән дигән фикер миндә генә түгел, Ибраһим Газида да туа. Ул хәтта Ченәкәй шигырьләрен җыеп чыгаруны да кирәк таба. Менә шул ният белән И. Гази мине, Союздан командировка биреп, Үзбәкстанга җибәрә дә.
Әмма Әндиҗанга барып, Ченәкәй гаиләсен табып, шагыйрь архивы белән таныша башлагач та мин үземнең бу эштә соңга калуымны белдем. Миңа кадәр Ташкенттан шулай ук Муса турында материал җыючы кемдер берәү килеп, архивны төбенә кадәр актарып, үзенә кирәкле бөтен нәрсәне алып киткән икән инде.
Ченәкәй гаиләсе бу эштә гаҗәеп ваемсызлык күрсәтә – кемнен, ни өчен, нәрсә алып китүе белән бөтенләй кызыксынмый да. Алар миңа Ташкент егетенең күпме, ниләр алып киткәнен әйтә дә алмадылар. Шулай да мин егеттән калган кадәресен берәмләп диярлек яңадан карап чыктым.
Билгеле, Мусага кагылышлы бер кәгазь кисәге дә табылмады, хәтта Ченәкәй кулы белән язылган бер генә шигъри юл да очрамады. Мәгәр төрле вак-төяк кәгазьләр арасыннан Шакир Мөхәммәдъяровның Ченәкәйгә язган хаты килеп чыкты. Хат иясе – билгеле кеше, күптән ишетеп тә белә идем, бер генә тапкыр үзе белән очрашырга да туры килгән иде.
Хат, әлбәттә, мине кызыксындырды, өстән-өстән генә карап чыктым да, Ченәкәй җәмәгатеннән сорап, хатны үземә алдым. Әндиҗаннан табып кайткан бөтен байлыгым әнә шул булды. Кемдер биргән адрес буенча, күптән монда яшәүче Ырынбур кешеләре Сәхи абзый Рәхмәти һәм аның хатыны Мәрьям апаны табып, мина шулар белән танышырга туры килде. Өйләрендә дә берничә тапкыр булдым.
Сәхи Рәхмәти дә үз заманында шактый ук билгеле кеше булган, революция елларында Ырынбурда «Туплан» исемле яшьләр газетасы дә чыгарган, шул елларда Шәехзадә Бабич һәм Ченәкәй белән дә якыннан аралашкан.
Аңарда бик күп иске китаплар һәм күп кенә кулъязмалар да саклана икән. Шулардан миңа, мәсәлән, Бабичның Ченәкәйгә шигырь белән язган озын гына бер хатын да күрсәтте. Ләкин моны ул берәүгә дә бирмим диде, ә менә Ченәкәйнең үзләрендә сакланган басма шигырьләрен бер сүзсез бирделәр. Бусы да минем өчен зур табыш иде.

Фатых Кәрим, Төхфәт Ченәкәй, 1935 ел
*
Янә Рәхмәти абзыйларда ук минем белән бер вакытта Ташкентка килеп чыккан Ченәкәйнең якын туганы Һибәтулла абзый Таналин белән дә таныштым. Бу абзый, кызганычка каршы, бөтенләй чукрак иде, шул сәбәпле күбрәк кәгазьгә язып сөйләшергә туры килде. Ләкин соңыннан без аның белән хат алышып тордык, һәм ул миңа Ченәкәйнең 1916-1918 елларда Ырымбурда чыккан кечкенә күләмдәге күп кенә шигырь китапларын табып җибәрде.
Шулай итеп, минем кулымда шагыйрь мирасының шактый ук өлеше тупланды. Шуларга аның Казанда бердәнбер тапкыр чыгып калган һәм минем үземдә сакланган «Карагайлы кара урманда» дигән җыентыгын да кушып, һәммәсен дә елы-елы белән тәртипкә салып, Татиздатка илтеп тапшырдым. Башта уйлаганча, китап нәшрияте Ченәкәйнең тулы бер җыелмасын үз җае белән чыгарырга тиеш иде.
Мәгәр андый җыелма дөньяга чыга алмады. Мусага якын торган яки якын булырга тырышкан кайберәүләр Ченәкәй шигырьләрен басып чыгаруга катгый рәвештә каршы төштеләр. Билгеле, бу очракта Ченәкәйнең нинди шагыйрь булуын уйлаудан бигрәк, аны Муса исеме белән бәйләмәскә теләү беренче нәүбәттә күздә тотылган булырга тиеш.
Язмышларда аерма гаять зур шул: Муса Җәлил исеме дөнья күләмендә дан алды, ә Төхфәт Ченәкәй кем?.. Исән чагында кагылган да сузылган, үлгәч тә шагыйрь буларак санга сугылмаган, тик үзе турында төрле чүп-чар гайбәтләр генә калдырган бер «бәндә» шунда!..
Инде аның үз заманында шактый ук танылган, яшь кенә Мусаның поэзиягә кереп китүенә ярдәм иткән шагыйрь булуына килгәндә, моның ни әһәмияте бар безнең тоталитар идеологиягә корылган кырыс заманыбызда!.. Хәтта әнә 1986 елда чыккан татар язучыларының белешмә китабында да Төхфәт Ченәкәй (Сәмави) исеме юк бит әле... Аның ише тарихтан төшеп калучылар азмыни бездә?!

Муса Җәлил
**
Ченәкәйгә «хөрмәтле шагыйребез» дип озын хат язган Шакир Мөхәммәдъяровны да шундый ук «онытылган кешеләрнең» берсе дип атарга була. Мин Ташкентка барганда ул бу фани дөньяны ташлап киткән иде инде. Билгеле, аның архивы белән дә кызыксынып карадым: озын гомер кичергән, үз чорының бик күп мәгълүм шәхесләре белән аралашкан, заманында гәзитә-журналларда язышкан кешенең архивы, миңа калса, буш булмаска тиеш иде.
Мәгәр Рәхмәти абзыйлар бу хакта миңа түбәндәге аяныч хәлне сөйләделәр: Шакир абзыйның гомере буена җыеп саклаган бик күп кеше хатларын, үз кулы белән язган төрле язмаларын һәм саклап кына тоткан иске китапларын, картны җирләгәч тә, марҗа килене тоткан да утка яккан.
Шундый хәлнең булу ихтималын сизенгәндәй, Мәрьям апа (Рәхмәти хатыны) Шакир абзый өенә барган да булган, ләкин инде соңга калган: «Кемгә кирәк ул макулатура», – дип кенә җибәргән килен кеше... Әнә шулай, бу интернационализм заманында татар зыялысыннан калган язма мирас кына түгел, ул үзе дә, бичара, «макулатурага» әйләнеп бетте диярга ярый.
***
Әйткәнемчә, миңа мәрхүм Шакир абзый белән шулай да бер очрашырга туры килгән иде. Ләкин Ташкентта түгел, үзебезнең Казаныбызда, ялгышмасам, 60 нчы елларнын уртасында. Моны искә төшереп узу артык булмас дип уйлыйм. Көннәрдән бер көнне Хәсән абзый Туфан миңа шалтыратты:
— Әмирхан, миндә ерактан кайткан бер кунак утыра, вакытың булса, син тиз генә кил әле, – диде.
Билгеле, бу шул кунак янына чакыру иде. Бәлки әле миннән башка да дәшкән кешеләре бардыр... Хәсән абзыйның Маяковский урамында торган чагы иде, ара якын түгел, тиз генә киендем дә, юлга чыктым. Барышлый һаман, ерактан килгән кунак кем булыр икән, дип уйландым, ләкин аның борынгы бер кеше булуын һич уема да китермәдем.
Барып керсәм, Хәсән абзыйның үз бүлмәсендә, гадәттә аның үзе утырырга яраткан диванында озын буйлы, чандыр, сакал-мыексыз, мәһәбәт бер карт утыра. Аның гадәти генә кеше түгел икәнлеге шунда ук күзгә ташланды. Хәсән абзый безне таныштырды:
— Бу – Шакир абзый Мөхәммәдъяров, ишеткәнең бардыр, – диде.
— Әлбәттә! – дидем мин, елмаеп, һәм аның тормыйча гына сузган зур сөякчел кулын ике учыма алып күрештем. Бүлмәдә әле бездән башка беркем дә юк иде. Мин бераз чигенеп картның нәкъ каршысына утырдым һәм, туп-туры аңа караудан тыела алмыйча, шунда ук аның тере Тукайны күргән бер кеше булуын исемә төшердем.
1912 елның томанлы салкын язында, Тукай Петербургка килгәч, шушы – ул чактагы студент Шакир әфәнде бит шагыйрь янында кат-кат булган, бергә йөргән, утырышкан, аннары әле авыру Тукайны күрсәтер өчен аның янына университетның яхшы бер профессор-докторын да алып килгән – шушылар үзе генә дә инде Шакир абзыйның сирәк тарихи бер шәхес булуын безгә әйтеп тормыймыни?!
Ә менә хәзер аның тирән сызыклар төшкән озынча, чиста йөзенә карап утырганда тагын бер ишеткәнем хәтеремә килде. Имеш, ул – Шакир Мөхәммәдъяров, революциядән соң күнгә язылган, хәзрәте Госманның каны тамган борынгы бик калын Коръәнне Петербургтан Уфага китереп, Диния нәзарәтенә тапшырган...
Ни дәрәҗәдә бу вакыйга дөрестер, мин белмим, сөйләшеп утырганда Шакир абзыйның үзеннән ул хакта ничектер сорарга да туры килмәде.
****
Шул арада Хәсән абзый үзе чай табыны әзерләде, без өчәү генә түгәрәк өстәл әйләнәсенә чәйгә утырдык. Мине һаман бер нәрсә ирексездән уйландыра: ни өчен бу табында, кунактан башка, бер мин генә? Хәсән абзыйның язучылардан бик якын кешеләре барын мин бик яхшы беләм, кайберләре шушы йортта ук торалар да.
Әмма ни өчендер менә мине, башкаларга караганда читтәрәк торучыны, хөрмәтле кунак янына чакырган!.. Әмма башкалар дәшеп тә килмәделәр микән? Юк, Хәсән абзыйга килмиләрме соң?! Һәрхәлдә, бу мәсьәлә минем өчен хәзергә кадәр үзенә күрә бер сер булып калды.
Ә кунагыбыз Шакир абзый сүзгә бик юмарт булып чыкты. Сүзләрнең төрлесе күп булды, әмма Шакир абзыйның иң күп сөйләгәне Гаяз Исхакый турында иде[1]. Большевиклар тарафыннан каһәр ителгән бу олы зат турында ачыктан-ачык сөйләү түгел, тыңлап утыруы да ул елларда шактый ук куркыныч иде. Стенада тычкан, тычканда колак бар, диләр.
Иллә мәгәр Шакир абзый шуларның берсен дә белмәгәндәй, бик җәелеп, рәхәтләнеп сөйли бирде. Заманында бу ике шәхес бер-берсенә бик якын торганнар икән, икесе дә бер фирка кешеләре, Гаяз – «таңчылар»ның танылган җитәкчесе, Шакир абзый исә хәрәкәткә бик актив катнашучыларның берсе...
Гаяз чыгарган «Ил» газетасына гел язышып торган, шуның өстенә алар шәхсән дә бик якын мөнәсәбәттә булганнар. Мәсәлән, гел охранкадан качып, яшеренеп торырга мәҗбүр булган Гаяз Исхакый, гаиләсенең иминлеге өчен, хатыныннан вакытлыча аерылып торуны кирәк тапкан. Бу читен эш шәригать кушканча бер-ике шаһид алдында эшләнергә тиеш икән. Менә шул шаһидләрнең берсе булып Шакир абзый да катнашкан.
*****
Хәсән абзый белән без Шакир абзыйны бер дә бүлдермичә һәм артык төпченмичә дә бик игътибар белән тыңлап утырдык. Әмма безне бик кызыксындырган бер четерекле мәсьәлә бар иде, ул да булса, Гаяз – Тукай мөнәсәбәтләре. Дөресрәге, Тукайның Гаязга мөнәсәбәте. Бу хакта сузне Хәсән абзый башлады:
— Әйтәләр, Тукай белән Гаяз бервакытта да очрашмаганнар дип, әмма ләкин алар бер-берсен яхшы белгәннәрдер инде. Ә менә караш-мөнәсәбәтләре ничегрәк булды икән?
Шакир абзый, бу сорауны көтеп кенә торгандай, шунда ук бик җанланып сөйләп китте:
— Җөдә яхшы иде, Хәсән туган, җөдә яхшы иде, үзбәкчәләп әйткәндә... Дөрес, аларга очрашу насыйп булмады – берсе гел читтә йөрергә мәжбүр иде, икенчесенең гомере бик кыска булды. Ләкин алар бер-берсе турында һәрвакытта хәбәрдар булып тордылар.
Мин, мәсәлән, Гаязның Тукайга карашын бик яхшы беләм: Тукайны иң олы шагыйрь итеп тану белән бергә, ул аңа фикри яктан бер мәсләк кешесе итеп тә карый иде. Ә инде Тукайның Гаязга мөнәсәбәтен аның язган шигырьләреннән дә бик яхшы күреп була.
— Кайсы шигырьләреннән?
— Мәсәлән, «Мөхәрриргә» дигән шигыреннән... Мәрхүм Тукай аны турыдан-туры Гаязга атап язган.
— «Мөхәрриргә»?.. Мәгәр кемгә, кайсы мөхәрриргә? Бу шигырьнең Гаязга атап язылганы Тукай томнарының берсендә дә күрсәтелми. Тукай үзе дә шигырьнең башына «Гаязга» дип куймаган, ничек аны исбат итәргә? – диде Хәсән абзый, әллә чынлап, әллә юри генә гаҗәпләнгән булып. Шакир абзый ачынып башын чайкады.
— И-и, Хәсән, Хәсән!.. Кем инде хәзерге заманда Тукай исемен Гаяз белән бәйләсен?! Сез шигырьнең эчтәлегенә карагыз, мөндәриҗәсенә, борынгыча әйтсәк... Кая, табып бирегез әле мина шул шигырьне... Хәзер мин сезгә исбат итәм!
******
Хәсән абзый китап шүрлегеннән Тукай томын алып Шакир абзыйга бирде. Кирәк шигырьне бик тиз таптылар. Укый башлаганчы Шакир абзый болай диде:
— Сез иң элек язылган вакытына игътибар итегез: Тукай аны үләреннән бер ай элек кенә, 1913 елның мартында язган. Ә Гаяз бу вакытта Архангельский губернасында сөргендә иде. 1913 елны Романовларның юбилее уңае белән амнистия игълан ителергә тиеш иде. Бу исә Гаязга сөргеннән Казанга кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Аны тантаналы каршы алу өчен алдынгы җәмәгатьчелек тарафыннан хәзерлек тә башлана.
Әмма Казан губернаторы моны белеп алгач, Гаязга Казанга кайтырга рөхсәт итми. Клячкин шифаханәсендә әҗәл көтеп яткан Тукай, Гаяз тирәсендәге бу вакыйгаларны белеп торган булса кирәк – урында килеш үзенең көчсез кулы белән иң көчле чакыру шигырен яза. Инде тыңлагыз!
Шакир абзый аз гына тынып торганнан соң, китап битен зур кулы белән сак кына сыпырды да, шигырьнең беренче ике юлын, ноктасын-ноктасына житкереп, ашыкмыйча укып чыкты:
— Йә, Гаяздан башка кем бар иде ул чакта «яшен күзле» мөхәррир һәм зур сүз остасы әдип?.. Галимҗанмы, Һади абзыймы, Фатих Кәримиме – юк, берсе дә түгел! Тукайның әнә шулай «кибриа», ягъни олы, бөек дәрәҗәле дип атавына лаек кеше – бары Гаяз гына иде... Хуш, тагын:
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтма әле!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!
Кемне болай өзелеп чакыра шагыйрь? Татар мөхәррирләреннән кем бар ватаныннан читта сөрелеп йөрүче?.. Ялгыз бер Гаяз бит – моны кем генә белми иде ул чакта!
— Ә Йосыф Акчура? – дидем мин сак кына, чөнки шигырь аңа атап язылган, дип тә ишеткәнем бар иде.
Шакир абзый миңа «ни сөйли бу» дигәндәй сәер генә бер карап куйды.
— Йосыф Акчура Төркиягә үз ирке белән киткән кеше, Истанбулда төрекчә чыга торган «Төрек йорты»ның мөхәррире, әмма Тукайның аңа мөрәҗәгать итүе асла мөмкин түгел. Бер-берсеннән ерак торган шәхесләр... Ә Гаяз – Тукайга бик үз кеше. Инде булмаса, тагын бер мисрагын укып карыйк:
Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк,
Бер-берен чәйни бишенче елдагы күп әүлия[2].
Гаҗәп дөрес! Бишенче елдан соң, кайчандыр күкрәк сугып йөргән инкыйлапчыларның бик күбесе мәсләкләреннән ваз кичтеләр, көрәштән качтылар, үзара чәйнәшә, талаша башладылар. Ә Гаяз – юк! Мәсләгеннән дә ваз кичмәде, иманын да алыштырмады, халык азатлыгы өчен көрәшүдән дә туктамады.
Нәкъ Тукай көткәнчә! Тукай өчен бит иманын сатучыдан да түбән кеше юк иде. Шул ук шигырендә ул: «Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя», – дип тә ачынып яза.
Сез шигырьнең үзендә кемгә атап язылганы әйтелмәгән, дисез. Татарга бит, туганнар, тылмач кирәкми. Шигырьнең кемгә атап язылганын татар җәмәгатьчелеге шунда ук бик әйбәт аңлап алды. Чөнки Гаяз Исхакый ул елларда үзенең иҗаты һәм көрәше, бигрәк тә төрмәләрдә утыруы белән милли каһарман булып танылу дәрәҗәсенә күтәрелгән бер кеше иде.
Һич тә арттырып әйтүем түгел. Хәзер инде аның турында болай дип әйтү катгыян мәмнүгъ, тыелган! Әмма сүз чыккач, сезгә дә тарихны белеп тору зарар итмәс дип уйлыйм.
*******
Йөрәкле карт Шакир абзый Тукай шигыренең кемгә атап язылганын безгә әнә шулай исбат итте. Ана ышанмаска безнең бер төрле дә нигезебез юк иде. Мәгәр дәлилләре белән килешүебезне ачыктан-ачык белдермичә генә аның сүзләрен хәтеребезгә салып куйдык.
Кунак янына чакырылган кеше булганга күрә, мин алданрак китүне кирәк таптым. Шакир абзыйга ачык, гыйбрәтле әңгәмә өчен ихластан рәхмәтемне әйтеп, аның белән ике куллап саубуллаштым. Озата чыккан Хәсән абзыйга да чакыруы өчен рәхмәтемне әйттем. Ул мәгънәле генә елмаеп, чал башын каккандай итте: май кап, янәсе!
Ә хәзер, рәхим итеп, Шакир абзый Мөхәммәдъяров хаты белән танышыгыз.
[1] Журналның 1992 елгы 6 санында Ш. Мөхәммәдъяровның Исхакый турында «Вакыт» газетасында басылган «Гаяз әфәнде» дигән шактый күп мәгълүматлы мәкаләсе бирелде. – Редакция.
[2] Тукайның бу сүзләре безнең хәзерге заманга да бик тә туры килә. Безнең кичәге коммунистлар бүген бер-берсен чәйнәмиләрмени?! - Ә. Еники.
«Мирас». – 1992. – №9. – Б.23-27.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала