13 сентябрьдә Казандагы Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтелде. Әлеге көн татар китабы тарихына, милли әдәби мираска һәм китап уку мәдәниятенә игътибарны арттыруга багышланды.
Татар китабы көне кысаларында Татарстан Милли музееның филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирын үз эченә алган Татар китабы йортында, «Җыен» фонды белән берлектә, уникаль китап кунакханәсе ачылды. «Шәхесләребез» – татар халкы тарихы һәм мәдәниятендә мөһим урын тоткан язучылар, галимнәр, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре турында фәнни-популяр китаплар сериясе. 35 елдан артык тарихы булган «Җыен» фонды тарафыннан нәшер ителгән әлеге сериядә бүгенге көнгә 100дән артык китап дөнья күргән.
Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар китабы йортында ачылган яңа китап кунакханәсе әлеге мирас белән якыннанрак танышу мөмкинлеге тудыра. Биредә кунаклар китапларны карап чыга, укый, өйрәнә һәм татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында әһәмиятле мәгълүмат белән таныша ала.
Китап кунакханәсе ел дәвамында татар мәдәнияте һәм сәнгате тарихына багышланган лекцияләр һәм фикер алышулар уздыру урыны да булыр дип көтелә. Очрашуларның төп чыганагы һәм фәнни нигезе – «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан китаплар.
Китап кунакханәсенең беренче кунагы да очраклы түгел – татар әдәбияты классигы Шәриф Камал (1884-1942). Ачылыш көнендә Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин «Шәхесләребез: Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» дигән темага лекция укыды.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала