Г.Камал театры бинасында татар театрына нигез салучыларның берсе – Галиәсгар Камалга багышланган, «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән затлы басманы тәкъдим итү кичәсе булды. Билгеле, 1939 елдан башлап бүгенгәчә Татар дәүләт академия театры әлеге әдип исемен йөрткәнгә, кичә башка бер мәдәният учагында уздырылса, сәер булыр иде.
– Галиәсгар Камал – татар драматургиясе классигы, комедия жанрына нигез салучы; ул – журналист, мөхәррир, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, менә дигән режиссер, артист, шулай ук рәссам да. Гаять талантлы шәхескә багышланган шушындый затлы китап чыгу – күркәм вакыйга, – дип, кичәне алып баручы, 1984 елдан бирле театрның музей җитәкчесе булып эшләүче Луара Шакирҗанова әлеге басманың үзенчәлеген барлады. – Билгеле, әдипнең тормышы, иҗат юлына багышланган, әсәрләре кергән, аңа кагылышлы истәлек, фотосурәтләр тупланган китаплар совет чорында дөнья күрде. Менә шуларның шактые яңа китапта урын алды. Без моның өчен «Шәхесләребез» сериясен гамәлгә куйган «Җыен» фондына зур рәхмәт әйтәбез.
Мөхтәрәм дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев бакыйлыкка күчкәннән соң «Җыен» фондын җитәкләүче, әлеге басманың мөхәррире, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина моңарчы башкарылган эшләр, ягъни нәшер ителгән китаплар хакында кыскача гына хисап биреп, «Шәхесләребез» сериясендә ике йөзләп китап нәшер ителгәнен хәбәр итте; 1989 елдан алып шушы көнгә кадәр, ягъни 40 елга якын фондның алыштыргысыз башкарма директоры булган, «һәр китапны бастыруны, бизәүне күз уңында тоткан» Фоат Рәфыйковка рәхмәт белдерде.
– Гомумән, «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә басылган һәр китап исемгә чыккан шәхесне яңача ача. Менә бу китап Галиәсгар Камалны ничек ача соң дигән сорауга җавап биреп, аз гына шуны аңлатып китәсем килә, – дип, галимә, әлеге басманы дөньяга чыгарып, әдипнең төрле сыйфат-якларын ачып бирергә тырышканнарын җиткерде. – Ул монда драматург кына түгел, шагыйрь, прозаик һәм рәссам буларак та күренә. Аның бу эш-юнәлешләре бөтенлекле, бер-берсен тулыландыра торган эшчәнлек төрләре буларак әһәмиятле. Минем фикеремчә, укучыга Камалның публицистикасы аеруча кызыклы булыр. «Истанбул мәктүбләре» сәяхәтнамәсе, «Яза башлавым тарихы», «Минем персональный пенсионер булуымның тарихы» кебек язмалар, аның гаять ихлас, самими, тирән фикер иясе икәнен күрсәтеп, укучыны битараф калдырмас, дип уйлыйм.
Татарга тамаша кирәк
– Без бу шәхес алдында баш иябез. Чөнки театр – татар халкының аерылгысыз юлдашы. Менә 120 ел инде ул, халкыбызның телен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен – һәммәсен сәхнәсендә күрсәтеп, барыбызга, бигрәк тә яшь буынга зәвык, тәрбия биреп килә. Гомумән, татар – театрлы халык. Борынгы чорлардан килгән аулак өй, Нардуган, Сөмбелә, Нәүрүз, Сабан туе, җыен, туй мәҗлесләре кебек йола-гадәтләр, бәйрәмнәребез, күпсанлы уен-тамашаларыбыз – алар барысы да театрлаштырылган. Галиәсгар Камал шуларның төрле элемент-нюансларын җыеп сәхнәгә менгергән, башка халыкларның театр тәҗрибәләрен дә файдаланган, – дип, китапның төзүчесе, театр тәнкыйтьчесе, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов мәшһүр драматургның «Бәхетсез егет» драмасыннан башлап, «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Хафизәләм иркәм» кебек киң билгеле әсәрләрен барлап, аларның бүген дә заманча яңгыравының серен, популярлыгын бәян итте. – Ул заманда булган җәмгыяви-иҗтимагый, әхлак-әдәп мәсьәләләре бүген дә көн кадагында, бүген дә актуаль. Ул тудырган образларны карагыз. «Беренче театр»дагы – Хәмзә бай, «Банкрот»тагы – Сираҗетдин, «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге образлар, аларның эш-гамәлләре, яшәү рәвеше, яшәеш фәлсәфәсе бүгенге байларыбызның кылган гамәлләренә туры килмиме?! «Банкрот»тагы Сираҗетдин кебек алдап-йолдап баеганнарны бүген дә күрмибезмени?!
Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахманның кече улы, ягъни варисы Искәндәр ага үз чиратында сәхнә түреннән бабасы турында шушындый затлы китап чыгарганнары өчен «Җыен» фонды әһелләренә рәхмәт җиткерде. Ул Г.Камал исемендәге театр артистлары, бигрәк тә элеккеге баш режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм театр директоры Шамил Закиров белән дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен, еш аралашуларын, бабасының истәлеген мәңгеләштерү максатында, Камал нәсел дәвамчылары гаиләләрендә сакланган фотосурәтләрне туплап альбом-истәлекләр китабы чыгаруын сөйләде.
Кичә барышында Г.Камал исемендәге театр артистлары мәшһүр әдип әсәрләре буенча куелган тамашалардан өзекләр уйнап күрсәтте, милли-матур җырларыбызны ишеттерде.
Китапта Галиәсгар Камалның хикәя, шигырь, декламация, тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасы; Габдулла Тукай хакында истәлекләре; шулай ук Г.Камал турында истәлекләр, фәнни мәкаләләр; котлаулар, хатлар, белдерүләр бирелгән.
Мулланур Вахитов та уйнаган
Китапны кулга алып, әүвәл танышып чыкканда, нәрсәгә игътибар иттегез дисезме? Миңа кызыклы, гыйбрәтле тоелган факт-нәтиҗәләр, мөгаен, башкаларга да кызыклы булыр.
Истәлекләргә караганда, 1904 елда «Кызганыч бала»ны сәхнәгә куйганда, Мулланур Вахитов белән Фатих Әмирхан да катнаша. Ф.Әмирхан Гата ролен башкара (6 б.).
Яшь әдип, әтисе тәкъдимен кабул итеп, Садыйк Хәбибуллин дигән байның Гайшә исемле кызына өйләнә, Садыйк бай килен бирнәсе итеп Казанда хәзерге Нариманов урамындагы зур агач йортны (№48) яшь гаиләгә тапшыра. Яшь әдип әтиләре ярдәмендә 1901 елда «Мәгариф» дигән китап кибете ача. Соңрак, «Мәгариф китапханәсе» исеме алып , ул Казандагы иң зур һәм абруйлы нәшриятларның берсенә әйләнә. Мисал өчен, 1913-1917 елларда анда 147 исемдәге татар китабы басылып чыга (9 б.).
«Урал» газетасы тарафыннан чыгарылган «Безнең якында булдырырга теләгән нәрсәләребез һәм төп максатыбыз» дигән брошюраны «Мәгариф» китап кибетендә тараткан өчен, 1907 елда Г.Камал судка бирелә. Ул эш 1913 елда Романовлар династиясенең 300 еллык юбилее уңае белән ябыла (10 б.).
Г.Камал публицистикасы 1907 елдан яңа тема-проблемаларга байый. Сәяси темалардан Думага сайлаулар һәм Дума депутатлары мәсьәләсе зур гына урын алып тора. «Бу ел Думага кемнәрне сайлаячакмыз?», «Думага сайлау нәтиҗәләре», «Депутатлар озату. Петербург юлында», «Ике Дума», «Мөфти вә депутатлар», «Думаны истикъбаль» дигән мәкаләләр татар халкының хокукларын, мәнфәгатьләрен кайгырту, сайлаучыларның сәяси аңын үстерү максаты белән язылган. Бер үк вакытта аларда байларның милли мәсьәләдә чикләнгәнлеге, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртулары фаш ителә (10 б.).
Юмор һәм сатира осталары буларак, Г.Тукай белән Г.Камал бу юнәлештә бергә эшләү уена килә. Бу теләкләрен тормышка ашыру өчен, 1908 елда «Яшен» журналын чыгара башлыйлар. Аның редакциясе Г.Камал фатирында урнаша. Матди як авыр булу сәбәпле, журналның чыгаручысы да, язучысы да, рәссамы да Г.Камал үзе була. Ул төннәр буе карикатуралар ясый, язмаларны редакцияли (11 б.).
Г.Камал күп кенә әсәрләрне үзе тәрҗемә итә. 1931 елның 31 июлендә язган автобиографиясендә болай дип белдерә: «1908 елдан башлап хәзергә кадәр 20 оригиналь әсәр язып, шул вакыт эчендә йөздән артык театр әсәре тәрҗемә иттем» (11 б.).
Г.Камал, «Йолдыз» газетасы мөхбире буларак, 1912 елның ноябреннән 1913 елның февраленә кадәр Төркиядә, Истанбулда яши, Беренче Балкан сугышы вакыйгаларын яктырта. Шунда һиҗрәткә киткән татар кешеләренең, тәгаен алганда, милләттәшебез Габдрахман пашаның финанслар министры кебек зур дәрәҗә яулавын югары бәяли. Дөрес, авыр сәфәр шартлары эзсез узмый: Казанга кайткач аңа университетның нерв авырулары клиникасында шактый вакыт дәваланырга туры килә (42-43 бб.).
Исхакыйга үпкәсе калган
Шул ук вакытта әдип, инкыйлаб булганнан соң һиҗрәткә киткән Гаяз Исхакыйның 1929 елда «Милли юл» газетасы редакциясе исеменнән утыз еллык хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавына шактый кискен, «Тыкшынмагыз!» (206 б.) дип җавап бирүенең сәбәпләре, баксаң, илдә ныгып алган совет хакимиятенең «шөрепләрне» көннән-көн ныграк кыса башлавында гына булмаган икән. 1933 елны язган «Яза башлавым тарихы» дигән истәлегендә драматург: «Гаяз Исхакыйның, “Бәхетсез егет” басылып чыккач: “Сине опера язган дип әйтәләр”, – дип көлеп сөйләвен гомергә онытасым юк», – дип рәнҗеп искә ала (210 б.).
Гадәттә мәктәпләрдә укучыларны әдәби әсәрләрдән уңай, тискәре образлар эзләтеп аптыраталар. Г.Камалның сәхнә әсәрләрендә уңай геройлар кемнәр соң? Мәшһүр әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Йолдыз Нигъмәтуллина әлеге китапта урнаштырылган «Творческий метод Г.Камала» дигән мәкаләсендә (370-379 бб.): «Гоголь комедияләрендәге кебек татар язучысының пьесаларында көлү бердәнбер уңай герой булып чыга. “Конфликтлар”, пьесаның сюжет үстерелеше барышындагы персонажлар бәрелеше еш кына «очраклы вак-төякләр» сыман. Әдипнең әдәби фикерләү үзенчәлеге, драматургиядәге яңалыгы – карнавал-тамашага әйләндереп фикерләү», – ди. «Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур» дигән икенче бер мәкаләсендә Й.Нигъмәтуллина Г.Камал әсәрләренең әлеге үзенчәлеге турында: «Драматург пьесаларында аек акыл һәм юләрлек килешеп яши (“Беренче театр”), вакыты белән чын һәм ялган акылсызлык арасында аерма юыла (“Банкрот”). Бөеклек һәм түбәнлек үзара кушылып китә: сәясәт турында сөйләшүләр күсе тоту белән тиңләшә (“Безнең шәһәрнең серләре”), “Хәйрия җәмгыяте” әгъзаларының иҗтимагый эшчәнлеге аларның ашказаннарының «эшчәнлеге» белән алышына» (22 б.), – дип яза.
Шунысын да әйтергә кирәк: инде совет дәверендә Г.Камалның мондый көлү-фаш итү эчтәлегендәге әсәрләре күренми. Яңа әсәрләр язылса да, алар инде инкыйлабка хәтле булган мохитне генә күз уңында тота. Яңа тормышта иске тормыштан көлү генә рөхсәт ителә.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала