Әлмәт районының Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее фондында XX гасыр башында күренекле Кырым татары Госман Нури Акчокраклы үзенең дусты, мәгърифәтче һәм нәшир Фатих Кәримигә бүләк иткән уникаль альбом саклана. «Кырым гөнҗәләре» дип аталган әлеге альбом рәсемнәр һәм шигырьләр тәрҗемәсе генә түгел, ул Кырым һәм татар дөньясы арасындагы мәдәни бәйләнешне күрсәтә торган истәлекле кулъязма.
.png)
«Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы мөхәррияте. Сулдан уңга: Габдрахман Фәхреддин, Фатих Кәрими, Ризаэддин Фәхреддин, Мөхәммәтзакир Рәмиев, Борһан Шәрәф. Артта: Рәкыйб Рәкыйби, Госман Нури Акчокраклы, Ярулла Вәли. Оренбург, 1909 ел
Альбомны, Мәскәү шәһәрендә яшәүче Кәримиләр, Сәлләвиләр гаиләсенең дәвамчысы аша сөйләшеп-белешеп, музей фондына алгач, без аның фәнни яктан өйрәнү әһәмиятен аңладык. Моның өчен Кырымга барып, биредә сурәткә төшерелгән гүзәл урыннарны табу, аларны үз күзләребез белән күрү кирәклегенә төшендек. Соңрак Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына проект эше язып җиңү яуладык.
.jpg)
И.Гаспралы мемориаль музеенда. Сулдан уңга: Д.Гыймранова, Э.Абибуллаева, Р.Шәрипова, Ш.Сейтумеров. Кырым Республикасы, Бакчасарай, 2025 ел
«Кырым гөнҗәләре» альбомы Фатих Кәримигә шәхси бүләк булып килгәннән соң, ул аны 1906 елда Оренбург шәһәрендә бастырып чыгара. Аның басылган варианты Симферопольдә Исмәгыйль Гаспралы исемендәге Кырымтатар китапханәсе фондында саклана.

Фатих Кәрими
Фатих Кәрими белән Ризаэддин Фәхреддиннең уртак мәсләге
Музей эшчәнлегендә Ризаэддин Фәхреддиннең янәшәсендә булган, аңа рухи яктан үсәргә канат биргән шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәнү, үзара бәйләнешләрен аңларга тырышу күптәнге башлангыч булганга күрә, музей фондына теркәп куелган экспонатның тарихы үтә кызыклы булып тоелды. Риза казыйның үзенең рухи остазы итеп мөселман дөньясының күренекле фикер иясе, нашир Исмәгыйль Гаспралыны атавы бер дә юкка түгел. Бакчасарайда «Тәрҗеман» газетасын бастырып дөнья күләмендә танылган Исмәгыйль бәк – Ризаэддин Фәхреддингә нәшрият юнәлешендә эшләргә этәргеч биргән шәхес. 1884 елда Гыйльман ахун Кәрими «Тәрҗеман» газетасы белән таныштырганнан соң, Ризаэддин Фәхреддин газета-журналлар аша халыкның күңеленә гыйлем, тәгълимтәрбия орлыкларын салу мөмкинлеге артачагын аңлап ала. 1906 елда Оренбургта, бертуган Рәмиевләрнең тырышлыгы һәм туганы Фатих Кәрими тәкъдиме белән, күптәннән уйлапфикерләп йөргән журналистлык эшчәнлеген башлап җибәрә.
.png)
Альбомның оригиналы
1906 елдан 1918 елга кадәр Ризаэддин Фәхреддин, Закир Рәмиев, Фатих Кәрими, Госман Акчокраклы һәм Борһан Шәрәф кебек шәхесләр белән бергә, «Вакыт» газетасын һәм «Шура» журналын бастырып, Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә киң танылу алалар.

Альбомның 1905 елда басылып чыккан нөсхәсе
Фатих Кәрими белән Ризаэддин Фәхреддин туганнар гына түгел, фикердәшләр дә булып, бер юнәлештә эшләп, публицистикага яңа идеяләр кертәләр.
Мәгърифәтченең җитлегүе
Фатих Кәриминең шәхси үсешенә бик күп кешеләр һәм сәяхәтләр йогынты ясый. Ул 1896-1898 нче елларда Таврия губернасының Ялта өязендәге Дөрәкәй авылы мәдрәсәсендә укыта. 1899 елның февраль-май айларында Рәмиевләр белән Европа илләре буйлап сәяхәт кыла һәм «Яуропа сәяхәтнамәсе» китабын басмага әзерли. Ул, Мәскәүгә барып, типография эшен, алман телен өйрәнә һәм 1899 елның июлендә Оренбург шәһәренә күченә. Каргалы бистәсендәге яңа ысуллы мәктәпләрдә укытучылар әзерләү буенча җәйге курсларда укыта. Татар, рус, гарәп, фарсы, төрек, француз һәм алман телләрен камил дәрәҗәдә белә. 1900 елда Санкт-Петербургта И.Бораганский типографиясендә практика үтә. 1902 елдан, әтисе үлгәннән соң, типография белән җитәкчелек итә башлый. 1903 елда «Тәрҗеман» газетасының 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Кырымның Бакчасарай шәһәренә бара һәм анда алган тәэсирләрен 1904 елда «Кырымга сәяхәт» китабында бастырып чыгара. Кырымның табигатенә, Кара диңгез буйларына, андагы халыкның җимешләр үстереп кенә калмыйча, гыйлемгә тартылуын да күреп-тоеп яшәгән Фатих Кәримигә Госман Нури Акчокраклының мондый кызыклы альбом бүләк итүе очраклы түгел.
.jpg)
Альбомның бер бите
Аларның үзара дуслыклары күптән башланып, ныгыган, сыналган була. Алар бергә Кырымда да, Петербургтагы Бораганский басмаханәсендә дә кат-кат күрешеп аралашалар. Исмәгыйль Гаспралы аша да фикер алышып, остазның алдынгы фикерләрен үз эшләрендә тирәнтен кулланырга да өлгерәләр. Госман Акчокраклыны журналист дип кенә билгеләп, аның күпкырлы эшчәнлеген әйтми калу мөмкин түгел. Ул «Кырым гөнҗәләре» альбомында Кырым матурлыгына мөкиббән булган рус авторларының шигырьләрен кырымтатар теленә тәрҗемә итә, андагы матурлыкны рәсемгә төшерә һәм дустына ихлас күңелдән шәхси бүләк тапшыра. Остазлары Исмәгыйль Гаспралының портретын да альбом битләренә урнаштыра. Оренбургта журнал бастыру эшчәнлеге туктатылганнан соң, Госман Акчокраклы, Бакчасарайга кайтып, каллиграфия остасы һәм археолог буларак танылу ала.
Фатих Кәрими эзләреннән
Фатих Кәриминең сәяхәтен кабатлап Бакчасарайга юл тоту өчен планнар төзеп, онлайн-трансляция үткәрәсе урыннарны алдан билгеләп, без, музей хезмәткәрләре – Диләрә Гыймранова һәм Резеда Шәрипова, Кырым якларына сәфәргә кузгалдык. Казан-Симферополь поезды Кырымга бик тиз алып килде. Симферопольдән татар халкының рухи һәм тарихи үзәге булган Бакчасарайга автобус белән юл тоттык. Бакчасарайда безне Александр Пушкин һәйкәле каршы алды. Әйе, А.Пушкин биредә булган, аның Кырым турындагы шигырьләре дә дөнья күләмендә билгеле. «Бакчасарай фонтаны» аеруча игътибарга лаек, ул бүген дә халык теленнән төшми. Госман Акчокраклы «Кырым гөнҗәләре» альбомына, кырымтатар теленә тәрҗемә кылып, А.Пушкин әсәрләрен дә керткән.

Пушкинны илһамландырган Диләрә бикәч фонтаны
Бакчасарайдагы Исмәгыйль Гаспралы эшләгән типография бинасында урнашкан музейда берничә мәртәбә булырга туры килсә дә, нәкъ беренче тапкыр килгәндәге кебек кабат тарих эченә кереп китәсең... Биредә музей җитәкчесе Эльмира Абибуллаева һәм төбәк тарихчысы Шукри ага Сейтумеров белән И.Гаспралы тормышына һәм мирасына, аның Россия империясенең мөселман халыклары арасында яңа педагогик һәм журналистлык фикерен формалаштырудагы роленә багышланган очрашу оештырдык һәм аны онлайн-трансляция аша күрсәтеп бардык.
Бакчасарайдагы Хан сараенда төзекләндерү эшләре алып барылуга карамастан,
анда халык агылып тора. Бакчасарайның үзәгендә урнашкан сарай, аның фонтаннары, мәчетләре, кабул итү заллары экспедициядә катнашучыларга Кырым ханнарының бөеклеге турында сөйли. Тирән тарихы булган Хан сарае Г.Акчокраклының «Кырым гөнҗәләре» альбомында да, Фатих Кәриминең «Кырымга сәяхәт» хезмәтендә дә бик кызыклы итеп тасвирлана. «Хан сарайларының биналары гүзәл, бакча вә фонтанлары пик лятиф вә шагыйранәдер. Бунларың һәйәт-е мәҗмугасы инсаның кальбенә риккат биреп, бер чук кичмеш хәлләре хәтерә китериюр…» – дип яза Фатих Кәрими.
Зынҗырлы мәдрәсәсе
1580 елдан башлап Кырымда ислам мәгарифенең иң борынгы үзәкләренең берсе Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә булу экспедициядә катнашучыларга аеруча тәэсир итте. Тарлавык читендә урнашкан, ишегалды һәм галереялары булган бу ак таш бина гасырлар буена ярымутрауның төрле почмакларыннан килгән егетләргә гарәп телен, фикһны, астрономия һәм шигъриятне өйрәтә торган урын саналган. Исмәгыйль Гаспралының эшчәнлеге Зынҗырлы мәдрәсәсе тарихына тирән уелган. Биредә аның каберенә зиярәт кылып, Чуфут-Калага юл тоттык.
Бу урын гасырлар буена Кырымның күп милләтле һәм күп динле тарихының үзәге булган. Монда караим кенасслары, чиркәүләр, мөселман каберлекләре һәм синагогалар янәшә урнашкан. Чуфут-Каланың урамнары һәм тораклары караимнар, кырым татарлары, әрмәннәр, греклар һәм башка халыкларның бердәм мәдәни бизәгенә әверелгән.
Татар җәдитләре өчен, шул исәптән, Ризаэддин Фәхреддин һәм аның остазы Исмәгыйль Гаспралы өчен Бакчасарай да, Чуфут-Кала да тарихи истәлекләр генә түгел, ә мәгърифәтчелек һәм мәдәният үзенчәлекләрен искә алу урыны булып торган. Шуңа күрә бу урыннарны карап чыгу маршрутның мөһим өлешенә әверелде: монда ханлык чорында ук барлыкка килгән төрбәләрне, караимнәр каберстанын күреп фикер алыштык, яшәү-үлем, адәм баласының гомере, үзеннән соң калдырган эзләре турында сөйләшеп, сәфәрне дәвам иттек.
Алупка каласы
Экспедициябезнең маршруты бик матур Алупка шәһәренә таба юнәлде. Нәкъ менә монда, мәһабәт Кырым таулары һәм Кара диңгез яры буенда атаклы Воронцов сарае урнашкан. Госман Акчокраклының «Кырым гөнҗәләре» альбомында сурәтләнгән бинаны күрү бик тәэсирле булды.
1828-1848 нче елларда Новороссия һәм Бессарабия генерал-губернаторы граф Михаил Семенович Воронцов заказы буенча төзелгән Сарай готика, мавритан стиле һәм инглиз неоклассикасының уникаль синтезы булып санала. XX гасыр башы рәссамы һәм мәгърифәтчесе Госман Акчокраклы өчен Воронцов сарае архитектур истәлекле урынга гына түгел, ә ярымутрауның мәдәни күптөрлелеге символына әверелә. Үзенең альбомында ул аны аеруча җентекләп сурәтләгән: фасадларның сызыклары, нәфис аркалар һәм диңгез панорамасы белән бергә урнаштырган. Бу рәсем сарайның визуаль матурлыгын гына күрсәтеп калмый, ә Кырымның Көнчыгыш һәм Көнбатышның очрашу үзәге буларак кабул ителгәнлеген дәлилли.
Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре буларак, Акчокраклы рәсемнәренең композициясе белән туры килә торган ракурсларга аерым игътибар биреп, рәссам йөз елдан артык элек караган ноктага басып, тарихи урынның ничек үзгәрешсез сакланганын күзәттек, видеоязмалар да ясадык. Монда килүчеләр игътибар белән карасалар, көньяк тарафның мөселман стилендә бизәкләп ясалганлыгын, уң һәм сул якта өчәр тапкыр «Әлхәмдүлилләһ» дип язылганын күрерләр. Кыйбла ягында мондый бизәлешне күрү бик тәэсирләндерде.
Хәзерге вакытта Ялта шәһәренә кергән Дөрәкәй авылы үзәгендә урнашкан мәчет янында XX гасыр башында мәдрәсә эшләп килгән. Биредә Фатих Кәрими яшь остаз булып танылган. Әлеге тыйнак, әмма тарихи яктан бай бина төбәктә агарту эшчәнлеге үзәкләренең берсенә әверелгән була. Биредә дә видеоязма ясап, сәфәрне дәвам иттек.
Алга таба Гурзуф ягына таба юнәлдек. Кырымның көньяк ярындагы матур курорт шәһәрчегенә 1820 елда А.С.Пушкин да килгән була. Хәзер биредә «Ришелье йорты» дип аталган тарихи бинада А.С.Пушкин музее урнашкан. Әлеге музейда эшләүче хезмәткәрләр белән дә танышып, биредә дә онлайн-трансляция ясадык. А.Пушкинның Кырым табигатенә багышланган шигырьләреннән өзекләр укып, рус әдәбияты белән беррәттән, татар әдәбиятына да йогынты ясаган бөек шагыйрьне искә алдык.
А.Пушкин язган һәм XX гасыр башында татар әдәбиятчылары яратып өлгергән «шифалы һава»ны без дә суладык. Гурзуфның кипарис, лаванда һәм артыш фитонцидларына бай уникаль микроклиматы, чыннан да, сәламәтләндерү үзлекләренә ия һәм гасырлар буена бөтен дөньядан сәяхәтчеләрне җәлеп иткән. Бу сәламәтләндерү үзәгенә 1926 елда Галимҗан Шәрәф белән Р.Фәхреддиннең кызы Әсма Шәрәф тә килгән булган.
Сәяхәтчеләрнең сәфәре Симферополь шәһәренә кайту белән тәмамланды, анда Исмәгыйль Гаспралы исемендәге Милли китапханәдә китапханәчеләр, туган якны өйрәнүчеләр һәм журналистлар белән мөһим фәнни очрашуда катнаштык. Китапханә фондындагы Фатих Кәрими 1906 елда Оренбургта бастырган «Кырым гөнҗәләре» әсәренең басма нөсхәсе белән таныштык.
***
«Кырым гөнҗәләре» альбомы Госман Акчокраклы эшләгән уникаль рәсемнәр дәфтәре булып кына калмады, безне сәяхәт кылырга да рухландырды. Аны шулай ук Кырым белән Татарстанны, А.Пушкин белән Г.Акчокраклыны, И.Гаспралы белән Ф.Кәримине һәм Р.Фәхреддинне, «Тәрҗеман» газетасы белән «Шура» журналын берләштерә торган мәдәни күпер дип тә әйтергә мөмкин.
«Кырым гөнҗәләре» проекты нигезендә, кулъязма альбом 120 елдан соң кабат басылып чыкты. Әлеге олы хезмәт төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга, уртак мирасны аңлауга һәм яңа буыннарны илһамландыруга юл ярыр.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала