Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Гөлнара Җәлилова «Күпме язмыш йолдыз булып яши»

Шагыйрә, журналист, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Җәлилова (Гөлнара Дамир кызы Җәлилова-Галәвиева) 1983 елның 29 июлендә Актаныш районы Яңа Әлем авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. Кайбер китаплары: «Синме бу, бәхет?» (кереш сүз авторы – Г.Гыйльманов, 2002), «Кояшлы сукмак» (кереш сүз авторы – Х.Әюпов, 2007).

Гөлнара Җәлилова.

 

Төн бәхете

 

Кем бәхетне җирдә диеп әйтә?

Кемнәр күктә янып караган?

Күпме йолдыз менгән бүген күккә,

Күпме йолдыз бүген алданган…

 

Ут карашка, сүзгә, наз-бал өчен

Ничә балкыш менгән бу күккә.

Һәр матурлык ташка күчә барган,

Ташлар төшкән җиргә – чүплеккә.

 

Күктә йолдыз яна бүген пыскып,

Караңгыда балку нәрсә ул?

Пыялалы җаннар ялтырыйлар, –

Кая таңга илтә торган юл?

 

Күпме язмыш йолдыз булып яши,

Караңгыда балку җиңелрәк.

Һәр таң саен юкка чыккан бәхет

Кочагында алар.

Күк кочагы тулы җәрәхәт...

 

 

Кояшлы сукмак

 

Кояшлы сукмак башында,

Җаннарда да кояш көлә.

Җитәкләшеп юлга чыктык –

Болын, безгә бәхет телә.

 

Кырчәчәкләр елмаешып,

Күз кысалар көн туганга.

Син – бәхетем, дисең миңа,

Мин – бәхетле, син булганга.

 

Болын тулы кояш кына,

Безнең исә күзләр – күздә.

Ике кояш яктысында:

Берсе – күктә, берсе – бездә.

 

Арадагы кайнар хисне

Гомер буе яшик саклап.

Һәрвакытта гел кояшлы

Булсын безнең уртак сукмак.

 

 

Әни

 

Тавышлары булмаса да,

әллә каян ишетәм:

аяк очларына басып

керә әни ишектән.

 

Уянмасын ди ул мине,

таң йокысын бүлмәсен.

Күзләремне йомып ятам,

уянганны күрмәсен.

 

Куанып ятам әнинең

исән-сау көннәренә.

...Аяк очларына басып

су сибә гөлләренә.

 

Атасы, дип, балалар, дип,

үзе дә сизми бугай,

аяк очларында йөрде

гомере буе шулай.

 

Тыңлап ятам: мин әнинең

бар гомерен ишетәм.

...Аяк очларына басып

чыга әни ишектән.

 

 

Сагынма!

 

Сагынма! Әйтерлек сүзләрең,

Назларың җилләрне узмагач.

Кыраулар салкыны куркытмый,

Шау чәчәк – кый кызыл алмагач.

 

Сөй генә! Сөелеп яшәргә,

Сусарга язсын ла язларга.

«Вулканнан курыкмыйм, – дисең син, –

Теләмим тик синсез суларга...»

 

«Син генә...» дияргә ашыкма,

Мәңгелек мөһере юк күптән.

Язлардан аҗаган көтмим лә!

Язлардан мин синле яз көтәм!..

 

Син килмә! Ихласлык тапмасаң,

Кылларда зеңгелдәү юк икән.

Җилкапка тавышы шар яра:

«Җилләрдә җиде ят салкыны –

Алмалы һәм синле яз көтәм!..»

 

Түгелергә торган күңел гүя:

Тоташ болыт, тоташ сорылык.

Кемдер күктән ялтыр бәхет көтә,

Кемдер көтә күркәм сабырлык.

 

Миңа кояш җитми! Синле кояш!

Яңгырлары белән балкырлык.

Төндә йолдыз булып учак ягар,

Таңда бәхет булып калкырлык.

 

...Балачакка дәшкән әкиятме:

Болытларга аклык ягылган.

Мичтән чыккан ак күмәчнең тәмен

Кемнәр анда үлеп сагынган?..

 

Яңгыр коя. Кояшы соң кайда?

Болыттан да биек үрелеп:

Кояш җитми, диеп, күккә багам, 

Син җитмисең, дисең, түгелеп…

 

 

«Җиргә бәхет өчен тудым мин»

 

Әнкәй ак биләүгә төргән чакта

Миңа шулай диеп пышылдаган.

Аның сүзләренә Аллаһ үзе,

Фәрештәләр хәтта кушылганнар:

«Җиргә бәхет өчен тудым мин!»

 

Мүкәй-мүкәй җирдән шуышканда

Изге җирем дога кылган миңа.

Маңгаемнан үпкән мине үзе…

Изге Анам, бәхетлемен шуңа:

Җиргә бәхет өчен тудым мин!

 

Фатыйхасын биргән тумыштан ук

Җәбраил фәрештә – изге канат:

«Бәхетле бул!» – диеп пышылдаган

Колагыма минем кабат-кабат.

Җиргә бәхет өчен тудым мин!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи