Быел Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә узган Икенче төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларында, Уфа вәкилләреннән тыш, Казан һәм Самарадан килгән кунаклар да катнашты.

Икенче төбәкара укуларда Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кызы Сиринә Шаһимәрданова да катнашты. /Ленар Фәйрушин фотосы.
Иcмәгыйль хәзрәт кем ул?
Татар дин әһеле Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның (1893-1975) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни укуларның модераторы — «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире урынбасары Ленар Гобәйдуллин кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, совет чоры имамнары бүгенге көндә эшләүче дин әһелләреннән берникадәр аерылып торган. Дөресрәге, алар хезмәт куйган шартлар. Чөнки алар бөтенләй башка булган. Һәм менә шундый катлаулы вазгыятьтә имам‑муллалар, шул исәптән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин да, үзенең кыйбласын җуймаган. Дингә булган тирән хөрмәтен саклап калган. Рәсми тыюларга карамастан, алар үзләренең мәхәллә халкына, кардәшләренә дин тарату белән шөгыльләнгән. Ничек итеп? Кулдан дәфтәр‑китаплар язганнар. Үз йортында яки башка аулак урында яшерен рәвештә дин сабагы биргәннәр. Зиратларда җомга намазларын укуны оештырганнар...
Бүгенге көнгәчә дин сакланып килеп җитеп, яңа мәчетләр үз ишекләрен ача, шәкертләр гыйлем ала торган мәдрәсәләр эшли, муллаларга карата халыкта хөрмәт бар икән, монда совет чорында динне саклап калган әби‑бабайларыбызның, шул исәптән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның да өлеше зур.
Фронтовик Сәлимшин
Нарыш авылында туып‑үскән Исмәгыйль Сәлимшинның тормышы җиңелләрдән булмый. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша. Ут эчендә йөргән совет солдаты ике тапкыр яралана, контузия ала. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзының Баш командующие Сталинның рәхмәт хатына лаек була. Татар солдаты туган иленә күпсанлы медальләр һәм 60 битлек сугыш көндәлеге күтәреп кайта. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, фронт узган шәһәр, авыл һәм станцияләрнең исемнәре теркәлгән әлеге дәфтәргә нигезләнеп, Сиринә Шаһимәрданова әтисе үткән сугыш юлы картасын төзи һәм китап бастыра.
Өч йөз елга якын тарихы булган Нарыш авылында беренче агач мәчет XX гасыр башында төзелә. Тик янгын чыга, һәм ул көл‑күмергә әйләнә. Шуннан бирле монда мәчет булмый. Исмәгыйль Сәлимшин, авылдашлары белән бергәләп, берничә чакрым араны җәяү узып, Төрекмән авылындагы мәчеткә намазга йөри. Ул елларда аның белән бергә Ходай Тәгаләгә табынган Габделхак карт: «Исмәгыйль бабай галим кеше иде. Җомга намазларын ул килеп җитмичә башламадык», – дип искә алган.
Гыйлемле вә тыйнак
Төрекмәннең указлы мулласы Нарышта дини йолаларны башкару вазифасын Исмәгыйль Сәлимшинга йөкләгән. Һәм ул соңгы көненә кадәр яшьләргә никах укыган, сабыйларга исем кушкан, Коръән мәҗлесләре уздырган, җеназа кебек чараларны үтәгән.
– Безгә дә никахны авылдашым Исмәгыйль Сәлимшах улы укыды. Дин әһеле буларак, тирән гыйлемле кеше иде. Ифрат тыйнаклыгы һәм ярдәмчеллеге белән дә күңелемә кереп калды. Үзеннән күпкә яшьрәк кешеләрне беренче булып сәламләүдән дә тартынып тормады. Шул ук вакытта авыр тормыш белән яшәде. Җиһаз фабрикасында эшләде. Балаларының күпчелеге читтә булды. Монда яшәгән олы кызы Наҗия апа әтисен ярдәменнән калдырмаска тырышты. Исмәгыйль Сәлимшах улы торган йорт әле дә булса исән. Без аны «Исмәгыйль бабай йорты» дип йөртәбез, – дип истәлекләре белән уртаклашты Нарыш бистәсенең беренче имам‑хатыйбы Әфгать хәзрәт Локманов.
Шуны да әйтергә кирәк, заманында Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның халыкка күрсәткән зур хезмәтен бәяләп, аның мирасын якташлар күңелендә мәңгелеккә калдыру фикереннән чыгып, Нарыштагы бер урамга аның исемен бирү тәкъдиме белән 2023 елда нәкъ менә Әфгать ага Локманов чыкты. Шөкер, бу эш озын тартмаларның берсенә салынмады: 2025 елның җәендә тантаналы шартларда тормышка ашырылды.
Дөнья – ахирәтнең игене
Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин да үз васыятендә нәкъ шулай дип әйтеп калдырган: «...И балалар, и туганнар! Коръән кушканча яшәгез, чөнки безнең мәңгелек бәхетебез Коръән бит. Ягъни Коръән юлы гына безнең тугры юлыбыз. Дөньяда беркем дә мәңге яшәми. Аллаһы Тәгалә беркемнең дә гамәленә мохтаҗ түгел. Яхшы булсак та үзебез өчен, начарлыклар кылсак та, җәзасы үзебезгәдер. Атнакичләрендә, җомга намазларында безне искә алып, садака бирегез, Коръән укып, догалар кылыгыз. Шул рәвешле балаларыгызга да Аллаһының барлыгын, берлеген белдерергә тырышыгыз. Кыямәт көнендә дәгъвалы булмасыннар. Өстегездән бурычны төшерегез. Дөнья – ахирәтнең игенедер. Дөньялыкта азык әзерләмәсәң, ахирәттә ачыгырсың...»
Казан кунаклары – Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, «Әбүгалисина» мәчете имам‑хатыйбы, Исмәгыйль хәзрәтнең оныгы Айдар Шаһимәрданов, Казанның «Апанай» мәчете имам‑хатыйбы, тарихчы Нияз хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәчете имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессының «Аксакаллар шурасы» рәисе Рәүф Хәсәнов, Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары имам‑ахуны, «Нур әл-Ислам» мәдрәсәсе җитәкчесе Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәчете имам‑хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим чыгышлары олуг мөгаллим Каюм Насыйри, иске имла язуының совет чорында кулланылышы, мөселманнарны бер идея тирәсенә туплау, динне үстерү, милли йөзне саклау кебек темаларга багышланды. Һәр нотыкның нигезендә Нарыш аксакалы Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның вәгазь‑нәсыйхәтләре, гореф‑гадәтләрне саклап калуны күз уңында тоткан бай мирасы тирән чагылды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала