Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Сания ГЫЙФФӘТ «Мин сөймим шөһрәт...»

Шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, мөгаллимә Сания Хәбирҗан кызы Кадыйрова (әдәби тәхәллүсләре – Сания Гыйффәт, Сания Уган; ире – мәгърифәтче, мөгаллим Закир Кадыйри) 1899 елда Чистай шәһәрендә туган. Иж-Бубый мәдрәсәсендә укый. «Үлсәм әгәр» дигән беренче шигыре 1912 елда «Сибирия» газетасында басылып чыга. Гомере мөһаҗирлектә үтә. 1957 елның 12 апрелендә Әнкарада вафат була.

Сания Гыйффәт.
Сания Гыйффәт.

 

АҢЛАДЫМ

 

Үтде гомрем җил кеби, үткән икәндер белмәдем,

Ай-кояшка алданыб, алдымда төнне күрмәдем.

 

Күкрәгемдә ялкыным сүнгән, «Кабынмый ник?» – дисәм,

Сүндерүче су сибеб «хәсрәт» икәндер белмәдем.

 

Кул сузыб: «Дустым, йөрәкдән ал, бу хәсрәтне!» – дисәм,

Ул миңа андан авыр хәсрәт бирер диб белмәдем.

 

«Хәсрәтеңдән җанларым көйде, җаным, су бир!» – дисәм,

Учлатыб киткән икән утлы күмерне, белмәдем.

 

Кайда Коръән, кайда — мөэминләрне мин күрмим дисәм,

Коръәнем янда,— алар качкан икәнне аңладым...

 

 

ӘЙ БӘХЕТ!

 

Әй бәхет! Син ник качасың, ник куналмыйсың миңа?

Әллә күкдән Җәбраил фәрман китердеме сиңа?

 

Якты көнләр, чын мәхәббәт юлдаш улмый ник миңа?

Әллә җирдән киртәләндеме мөкатдәс юл миңа?

 

Эзләнәм мин чын бәхетне, кайда качкан, әйтегез!

Әйтегез дә ул качыб торган урынга илтегез!

 

 

КЫЙТГА

 

Михвәрендә (күчәрендә) тиб-тигез йөреше белән

Җир әйләнә,

Ул йөри, бергә аның йөршендән ай, ел әйләнә.

 

Һәм шулай ук тиб-тигез, акрын йөрешләр берлән ул,

Бергә шадлыклар да кайгылар катыш гомер әйләнә.

 

 

ТӘЭСИР

 

Рухны үткен бер кисү берлә кисәсең, моңлы саз!

Иң тирән серләрне эчдән болгатасың, ямьле саз!

 

Мин көләм тышдан, җылыйм эчдән сызыб, хальдән таеб,

Сыздырыб, дулкынланыб киткән чагында моңлы саз.

 

 

ЮК ХАКЫЙКАТЬ

 

Мин сөймим шөһрәт, сөймим байлык, сөймим зур мәртәбә,

Чөнки дуст түгел алар миндәй сагышлы бәндәгә.

 

Шул сагышдан аерылам бит, булса ул дан, мәртәбә,

Булса байлык, кайда инде, ул «хакыйкать» нәрсәгә?

 

Юк хакыйкатькә оя, куйдым ясаб сагышымны мин,

Ул сөймәгәнгә күрә, сөймим аларны инде мин.

 

Сөйми ул, сөймәс дә шул, күрнеб тора: бик хаклы бит,

Бар да шул байлык вә данлыклы тарафлар яклы бит.

 

 

БӘХТЕМ ТАҢЫ

 

Мин күзем ачдым, карадым: таң яңа аткан иде,

Төн буе күкдә йөзеб, нур түккән ай яткан иде.

 

Күкдә җем-җем балкыган йолдызлар инде сүнгәләб,

Таңны белдереп, матур Чулпан торыб чыкган иде.

 

Күк тирәсе алланыб, күкдә болыт һич юк иде,

Бар табигать җанланыб, кош-корт торыб очкан иде.

 

Яңлышам: таң юк әле, чын таңга бик иртә иде,

Күк йөзе дөм күк караңгы, урталыкда төн иде.

 

Бар кеше гырлаб тирән төн йокысыны йоклый иде,

Тик минем күңелемдәге бәхтем таңы аткан иде.

 

 

СИН БУЛМАСАҢ

 

Дөнья ямьсез, көн күңелсез, төн озын, син булмасаң,

Килми шадлык, гел боеклык, мин ятим, син булмасаң.

 

Атмый гөлләр, сайрамый кош, акмый су, син булмасаң,

Шауламый күңлем, тына, юк дәрд, әгәр син булмасаң.

 

Бер томан күз теккән урным, күрми күз, син булмасаң,

 

Юк, керә алмам, бирсә җәннәтне Ходаем, син булмасаң.

 

 

ОХШАТУ

 

Мин җыладым, көзге яфракка караб,

Саб-сары булган алар миндәй җылаб.

 

Күб заман үтмәс, тәнем гүргә керер,

Нәкъ минем күк ул төшеб җирдә черер.

 

 

ХӘЗЕР

 

Көч дә юк, куәт дә юк, арган вә беткән мин хәзер,

Кулга алган эш дә юк, эшсез вә көчсез мин хәзер.

 

Зур җаным арган, кыйналган, рух да юк, үлгән хәзер,

Күз тегелгән бер өмид юк, бер җуаныч юк хәзер.

 

Күзләб аткан ук хата-ялгыш барыб батканымдыр,

Йөз сары, күңлем сүрән, күңлем гөле шиңгән хәзер.

 

Юк яшеллек, аллы гөлләр, кыш булыб калган җәем,

Юк сафа, шадлык – җан азгы, язмый кул – арган хәзер.

 

 

ИЛ ДӘРТЕ

 

Нәрсәдер учлап кыса күкрәкне, соң мин ни телим?!

Ник күңелсез Җир йөзе, ник кайгылы мин, ник җылыйм?!

Ни җитешми, ник болай кыр-бакчалар ямьсез тора?!

Чәчәкләр, гөлләр сөйкемсез, бирми бер сөенеч миңа.

 

Кайда бассам читенсенәм, җан эчкә сыймый тарсына,

Кайда баксам буш, тонык, ул нәрсә-нидер юксына.

Дүрт ягым бөркү, караңгы, дөнья тик бер сер миңа,

Нишләсәм дә ач, туялмый, җан өлешсез талпына.

Ни телим, белмим-беләлмим, ни теләсәм ул – шуның,

Бар теләкне көл итеп күңлемдә ил дәрте яна.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи