Күптән түгел телевизордан музыкант, композитор, җитмеш дистәне ваклаган Илгиз Закировның юбилей концертын карарга туры килде. Аның бу кичәсе чын мәгънәсендә җанга бәлзәм булып ятты дисәм һич арттыру түгел.
Заманында Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин башкаруында «Агыйдел сылуы» жырын (Илгиз Закиров көе, Резеда Вәлиева сүзләре) тәүге тапкыр ишеткәч, таң калган идем. Шуннан соң Илгиз Закировның иҗаты белән ныграк кызыксына башладым. Аның «Кышкы чия» (Винисә Фәттахова сүзләре), «Керкәле таулары» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре), «Әнкәмнең догалары», «Соңдыр шул, соңдыр» (Роберт Миңнуллин сүзләре) һәм башка күп кенә җырлары сәхнәләрдән, радио һәм телевидениедән әле дә яңгырап тора.
Илгиз Закиров – Татарстанда бик күп талантлы уллар һәм кызлар үстергән Актаныш төбәгеннән, 1954 елның 7 июлендә Аеш авылында туган. Гаиләдә, гадәттә, бер яки ике танылган шәхес була, ә Илгизнең туганнары, балалары – барысы да талантлы җырчылар. Кызы Гөлназ Закирова моңлы итеп җырлый, Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлеген уңышлы тәмамлап, шактый гына матур иҗат итеп килә, Татарстанның Композиторлар берлегенә кабул ителә.
Әйе, Илгиз Закиров консерваториянең композиция бүлегендә укымаган; 1980 елда Әлмәт музыка көллиятен, 1990 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган һәм татар җыр сәнгате үсешенә шактый зур өлеш керткән иҗатчы, үзешчән композитор ул. Саный китсәң, андый талант ияләре шактый: мәсәлән, Фәтхрахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Марс Макаров, Әхмәт Хәйретдинов, Шакир Мәҗитов һ.б. Аларның иҗат җимешләрен инде ничә буын яратып, җырлап яши. Шуңа күрә бүгенге көн татар җыр сәнгатенең Моң патшасы булган Илгиз Закировның әсәрләрен кем генә башкарса да, алар күңелне яулап, мәңгегә йөрәктә кала.
Илгиз Закировның апасы – музыкаль педагог Луиза Исламова да моңлы тавышка ия. Аның улы – Артур Исламов – музыкаль сәнгатебездә кабатланмас баритон тавышлы профессиональ җырчы, татар халкының горурлыгы. Шушы көннәрдә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова турында тапшыруны карадым. Ул да укучысы Артур Исламовны сирәк тавышлы, югары профессиональ җырчы дип атады.
Илгизнең хәләл җефете – тормышында һәм иҗатында тугры дусты, киңәшчесе, илһамчысы Сания ханымны да күркәм җырчы, педагог буларак беләбез. Алар кебек үзара мөнәсәбәтләре соклану уятырлык үрнәк гаиләләр хәзер сирәк күренеш.
Илгиз Закиров алдагы елларда да матур, моңлы җырлары белән татар халкын сөендереп торсын иде. Аңа саулык-сәламәтлек, иҗатында, һәр эшендә уңышлар теләп калабыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала