Арча районында унберенче тапкыр «Ат көне» Бөтенроссия ат спорты фестивале үтте. Спорт ярышларын, милли традицияләрне һәм атчылык мәдәниятен берләштергән чарада Россиянең унлап төбәгеннән делегацияләр катнашты.
«Ат көне» фестивален уздыру республикада нәселле терлекчелекне үстерү, җирле токымнарны үрчетүгә ярдәм итү һәм атчылык индустриясен танытуга юнәлдерелгән дәүләт программасының мөһим өлеше булып тора.
Соңгы елларда Татарстанда атчылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 2027-2031 елларга исәпләнгән атчылыкка ярдәм итү һәм аны үстерү максатын тоткан төбәк проекты эшләнгән. Ул авыл хуҗалыгына гына түгел, ат спортын популярлаштыруга да юнәлдерелгән. Бүгенге көндә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси хуҗалыкларда 30 меңнән артык ат исәпләнә. Татар токымлы атлар саны 1260 башка җитә. Республикада татар токымлы атлар үрчетү белән актив рәвештә 2018 елдан шөгыльләнәләр. Үткән ел Казан дәүләт аграр университетында татар токымлы атлар селекция үзәге ачылды.
ФЕСТИВАЛЬ ЕЛДАН-ЕЛ КОЛАЧЫН ҖӘЯ
1 августта «Ат көне»нең ярышлары иртә таңнан башланды. Җайдаклар һәм аларның атлары Арча районының Яңа Кырлай авылы янындагы үрле-тигезле җирлектә 120, 80 һәм 40 чакрым дистанциягә узышты. Нәтиҗәдә, 120 километр дистанциядә – Негмат Терск кушаматлы айгыры белән Антонина Саркисян, 80 километр дистанциядә – Принцип Домино айгыры белән Николай Мельбард һәм 40 километр дистанциядә Афина кушаматлы атында Ленар Усманов финишка беренче килде.
Быел тагын да колач җәйгән фестиваль программасы Арча стадионында һәм ипподромда оештырылды. Биредә атчылык тарихына багышланган тематик күргәзмәләр, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли уеннар, мастер-класслар һәм «Иң матур арба» бәйгесе тәкъдим ителде.
Вакыйгага бәйрәмчә ямь өстәп концерт сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, JIVE төркеме, Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, «Ялкын» кавер-төркеме һәм башка сәнгатькәрләр чыгыш ясады.
Келәмдә милли көрәш барды. Финалда Арчадан баш батыр калган Альберт Ситдыйковның иңнәренә традиция буенча тәкә салмадылар, ә ат бүләк иттеләр.
Халык шулай ук елдан-ел популярлашкан «Аударыш»ны, ипподромда ярымсаф һәм саф токымлы, татар токымлы атларда, пониларда һәм ике яшьлек атларда чабышларны кызыксынып тамаша кылды. Әйтергә кирәк, Татарстанда асрала торган саф токымлы атлар арасында җиңүчегә бүләккә тимер ат – җиңел автомобиль вәгъдә ителгән иде. Аны Арчадан Рәмзил Рәхмәтуллинның Альберт Шәйхетдинов иярләгән аты отты.
Бәйрәм кичке унбердә салют белән тәмамланды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала