О.Е.Клер исемендәге Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музеенда Казан татарлары һөнәрчелегенә багышланган «Күн мозаикасы сәнгате» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу – Свердловск өлкә музее белән Татарстан Республикасы Милли музееның уртак проекты.
2025 ел азагы-2026 ел башында Казанда, ТР Милли музеенда Свердловск өлкәсе музее фондларыннан «Уралның сәнгать металлы» күргәзмәсе зур уңыш белән узган иде. Ул Урал төбәге гамәли сәнгатенең XVIII-XX гасырларны үз эченә алган 300 еллык тарихына багышланды. Хәзер шуңа җавап буларак, Урал төбәгендә – Свердловск өлкәсе башкаласы Екатеринбургта яшәүчеләргә күн мозаикасы үрнәкләре тупланган иң зур коллекция – Татарстан Милли музее хәзинәләре белән танышу мөмкинлеге тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Гасырлар дәвамында Казан сафьянчылары йомшак, затлы күнне эшкәртү серләрен буыннан-буынга тапшырган, ә читекче осталар аяк киеме тегү һөнәрендә халык орнамент-бизәкләрен кадерләп саклаган. Татарларда бу матур традиция бүген дә гамәлдә. «Казан җөе» белән тегелгән күн мозаикасы үрнәкләре – бизәкле аяк киемнәре XIX гасыр азагы-XX гасыр башында дөньяның төрле төбәкләрендә танылу ала. Бары тик кулдан гына башкарыла торган Казан җөенең үзенчәлекле техникасы вакыт узу белән үзгәрмәгән: моны күргәзмә экспозициясендә күнчеләр, аяк киеме тегү осталары, чигүчеләрнең эш кораллары һәм иҗат җимешләре дә раслый.
Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музее директоры Александр Емельянов, күргәзмә ачылышында катнашкан кунакларны сәламләп, Казан җөе белән башкарылган күн мозаикасы үрнәкләренең уникальлеген билгеләп үтте: «Декоратив-гамәли сәнгатьнең гүзәл үрнәге булган бу эшләнмәләрне һичшиксез үз күзләрең белән күрергә кирәк. Алар чын мәгънәсендә халык җанын ачып бирә, татар халкының хезмәт сөючәнлеге һәм иҗади сәләте турында сөйли», – диде ул. Җитәкче күргәзмәне оештыруга көч керткән барлык кешегә дә рәхмәт белдерде һәм бу проектны Шәһәр көне уңаеннан Екатеринбургка бүләк дип атады.
Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов күн мозаикасы сәнгате татар халкының гына түгел, бөтен республика мәдәни кодының бер өлеше булуын, ә аның тамырлары ерак гасырларга, Пазырык курганнары орнамент мотивларына барып тоташуы турында әйтте. Ул нәкъ шушы һөнәрчелек татар осталарын Россиядән читтә дә данлаганын һәм Европада бөтен Россия империясенең мирасы буларак кабул ителгәнен искәртте. Айрат Фәйзрахманов, ике төбәк музейларының киләчәктә дә хезмәттәшлек итәчәгенә өмет белдереп, чыгышын: «Яшәсен дуслык! Төбәкләр, халыклар арасындагы дуслык, бердәмлек нык булсын!» – дигән сүзләр белән тәмамлады.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала