Шагыйрь, прозаик, журналист, 1985 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстанның Бакалы районындагы Саскүл авылында туган. Бүгенге көндә Казанда яши.

Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов).
КИЧ
Алсу кояш карап тора
Яфраклар арасыннан.
Тып итеп өзелер кебек
Өлгергән алма сыман.
Койма башына малайлар
Утырганнар тезелеп.
Күзәтәләр шул алманы:
Кайда төшәр өзелеп?
Офыктагы карурманга
Өзелеп төшәр менә.
Кара урман керпе кебек
Эләчәк энәсенә...
Аргы якка сикерәләр –
Үкенечкә калмасын! –
Алып чыгыйк бер, булмаса,
Салих бабай алмасын!.
***
Ничә гасыр мин шигырьләр язам
Төн карасы белән ак көнгә.
Кемгәдер мин – гади бер шагыйрьдер,
Даһи Кол Галидер мин кемгә.
Мәшһүр Мөхәммәдьяр... Бөек Тукай...
Һәр чор саен миңа бер исем.
Күп исемем сезгә билгесездер –
Җирдә җырлар янган көл исе...
Тау турында иде ул җырларым,
Шаулы диңгез, дала турында!..
Янды җырлар... Башка моңнар инде
Мин мәдхия язган урында...
Ярсып, һаман мин шигырьләр язам...
Һәр чор өчен җаным борчуда.
Кратер эзләп типкән вулкан кебек,
Бәгырем,
Исем эзлә, эзлә бу чордан!
***
Көз сиңа дүрт алма биргән
Һәм әйткән: «Сеңел, менә
Икесен битеңә куй син,
Икесен – күкрәгеңә».
Кыш сиңа аклыгын биргән
Һәм әйткән: «Сеңел, менә
Яртысын тәнеңә сип син,
Яртысын – күңелеңә».
Җәй сиңа эсселек биргән
Һәм әйткән: «Сеңел, менә
Беразын куеныңа сал,
Калганын – йөрәгеңә».
Яз сиңа мине биргән
Һәм әйткән: «Сеңел, менә
Бәхетле ит бу егетне,
Сөяр ул сине генә».
КЫСКА ЯҢГЫР
Килә текә генә атлап.
Адымы еш һәм тыгыз.
Таҗдан таҗга басып килә
Нәзек кенә кыз.
Тынып, оеп тыңлый җиһан:
Килә йөгерек көй көйләп.
Дәртләнә дә биеп китә,
Иелеп, әйләнгәләп.
Ах, үткәзеп бии, диләр,
Әйдә, әйдә, эрет бер! –
Яфрак халкы берөзлексез
Кул чаба лепер-лепер.
Туктала да кызулый ул,
Балкып китә тезләре!
Гүзәллеккә таң калыпмы,
Гөлләр җиргә тезләнде...
Бөҗәкләр, оялыпмы,
Оя эзләде...
Көн буена биер иде,
Иелеп, әйләнгәләп,
Туктый күкнең рок-группасы,
Барабаннар-р-р бәргәләп.
Китә текә адым белән.
Исемен кем белә алган?
...Умырзая чәчәгенә
Көзгесе төшеп калган...
ШУЛАЙ ШУЛ
Моңсулыйм.
Моңсулыйм.
Суласам,
Моң сулыйм.
Ямансу.
Ямансу.
Эчкәнем –
Яман су.
Юксынам.
Юксынам.
Юк-сы-нам –
Юк, сынам!
Шулай шул.
Шулай шул.
Тәрәзәдә
Шул ай шул.
***
Сине сөю – миңа хәрам.
Яратмау да хәрамдыр.
Өндә синнән
Өнсез китсәм,
Төштә йөгреп барамдыр.
Сине сөймәү – гөнаһ, гөнаһ...
Ярату да гөнаһтыр.
Яратуымнан
Башка да
Ятагыңда төн актыр...
Сөюләрем савапмы соң?
Сөймәү сиңа саваптыр.
Санлап торма мин сансызны,
Саксызлыктан саклап тор.
Яратуым сине – гөнаһ.
Яратмау да гөнаһтыр.
Шул ярату өчен генә
Төнем кара...
Көн актыр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала