Бүген без Татарстан радиосы тарихын яктыртучы гаҗәеп кызыклы бер темага – режиссура мәктәбе үсеше турында сөйләшүгә килеп керәбез.
Режиссура мәктәбе темасы үз вакытында әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман тарафыннан шактый ук җентекләп өйрәнелгән иде. Аның архивыбызда саклана торган язмаларына мөрәҗәгать итәрбез.
Татарстан радиосы үзенең оешкан көннәреннән үк тыңлаучыга «коры» мәгълүмат кына биреп калмыйча, эмоциональ йогынты ясау ысулларын да куллана башлый. Бу эштә шул заманның атаклы артистлары, җырчылар, музыкантлар, нәфис сүз осталары катнаша. Димәк, радио үзенә күрә бер мәдәни үзәккә әверелә. 1920 еллар ахырында студиядә драматик труппа оеша. Аның белән режиссер Габдулла Камал (Галиәсгар Камалның энесе) җитәкчелек итә. Труппа артистлары кайбер материалларның эмоциональ тәэсирен көчәйтү өчен, тавышларны бүлеп, ягъни текстны инсценировкалап, җанлы диалоглар рәвешендә алып бара торган булган. Димәк, радиодрама дигән сәнгать төре шул чакта барлыкка килгән. Габдулла Камал Оренбургка киткәч, бу эшне Фәйзи Кавалинский дәвам иттерә.
Беренче дикторлардан берсе булган Кәшифә Тумашева да радиода режиссерлык эшенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, радио һәм телевидение ветераны Зәйнәп Хәйруллина үзенең беренче дикторлык дәресләрен шул Кәшифә Тумашевадан алуы, микрофон алдында сөйләргә аңардан өйрәнүе хакында искә ала иде. Режиссерлар дикторлар, актерлардан тыш, тапшыруларда катнашырга, чыгыш ясарга килгән кешеләрне дә микрофонга эзерли торган булган.
Радио режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Госман Әхмәтҗан истәлекләреннән күренгәнчә, татар театрының танылган шәхесе Мохтар Мутин да радиода режиссерлык эшенә шактый зур өлеш кертә. Ул, мәсәлән, радиоспектакльләрдә хәрәкәт элементларын – килү-китү, ягъни якынаю-ерагаю кебек алымнарны куллана, акустик декорациягә, тавыш эффектлары кебек нәрсәләргә игътибар итә. Ул тапшыруда катнашучыларга кирәкле тавыш бирү өчен төрле әйберләр: чынаяк-савыт, велосипед кыңгыравы, текелдәп йөрүче сәгать һәм башка шундый тавыш чыгара торган әйберләр алып килергә кушып җибәрә. Имитация, ягъни табигатьтәге, тормыш-көнкүрештәге төрле тавышларга охшатып аваз бирүчеләр дә ярдәмгә килә. Әйтергә кирәк, мондый охшатып аваз бирергә хәвәс кешеләр профессиональ актерлар гына булмаска да мөмкин. Мәсәлән, Г.Камал театры белән «Сандугач бабай» исеме алган бер агай хезмәттәшлек итә. Аны театрга да, радиоспектакльләргә дә чакыра торган булганнар. Шунысын да онытмаска кирәк: ул чакта магнитофон язмалары юк, барысы да турыдан-туры эфирга бирелә. Тапшыруда катнашучылар барысы да шул бер микрофон янына тупланып тора. Эфирга төрле чатаклыклар китмәсен өчен, барысы да гаять пөхтә итеп көйләнгән, һәркем үз вакытын белеп, кирәк мизгелдә микрофон каршында үз урынын алырга тиеш.
Микрофонның бик зур һәм әһәмиятле үзенчәлеге турында әйтми узу ярамастыр. Микрофон студиядәгеләрне тыңлаучыга бик якыныйта, янәшәләренә үк китереп бастыра. Әйтик, трибунадагы лектор, сәхнәдәге артист үз тавышы арткы рәттәге тамашачыга ишетелсен өчен, кычкырыбрак сөйләргә, хисләрен, интонацияләрен кабартыбрак күрсәтергә мәҗбүр, юкса, аны ишетми-аңламый калулары бар. Ә микрофон алдында моның кирәге юк, акрын тавыш белән дә фикер, хисеңне җиткерү мөмкинлеге ачыла. Ләкин монда икенче кыенлык килеп чыга – сәхнәдәге актерга декорация, кием, сәхнә уты кебек атрибутлар ярдәм итсә, радиода ул ярдәмчеләр юк. Синең тавышың, хисең, фикерләрең генә бар. Ул башкаручыларның эчкерсез җаны, ягъни ихласлыгы, дөрес табылган интонация, логик басым, дөрес, тиешле урында, тиешле микъдарда тотылган тулы эчтәлекле паузалар… Радио режиссерының бурычы менә шуларны табуда актер, диктор, чыгыш ясаучыга ярдәм итү, аның башкаруындагы җитешсезлекләрне, хаталарны вакытында эләктереп, алардан котылырга булышу. Бер үк вакытта, режиссер сөйләнгән вакыйганың чынбарлыкка якын булуына ирешү өчен, геройларның кичерешләрен, йөрәккә үтемле итү өчен тиешле музыкаль бизәлеш һәм тавыш эффектларын да табарга тиеш. Монда инде режиссерның бөтен иҗат потенциалы, белеме, тупланган иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе, эрудициясе, ниһаять, табигый тоемлавы, ягъни, интуициясе дә эшкә җигелә.
Иң мөһиме – режиссер үз эшен, радионы фанатикларча яратырга, аңа җаны-тәне белән, дигәндәй, бирелергә тиеш. Шулай булмаганда, аның хезмәте сәнгать эше булудан туктый, эзләнүгә омтылыш бетә. Кабатлану һәм бер урында таптану, кул селтәп карау башлана. Үз күңелеңдә иҗат уты янмаса, язучымы, журналистмы, режиссермы син, тыңлаучы күңелендә ут кабыза алмыйсың.
Монда инде даһи Пушкинның: «Үз уйдырмаларымнан үзем яшькә манчылам» дигән сымаграк юллары хәтергә килә. Радиода мондый эпизодлар еш була. Мәсәлән, күренекле театр, телевидение һәм радио режиссеры Гали Хөсәенов артистлар белән шундый тәэсирле күренешләрне эшләгәндә, күз яшьләренә манчылып бетә торган була.
– ...Үз практикамда да андый күренешләр еш очрады, – дип искә ала иде күренекле радио режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Госман Әхмәтҗанов, – Ирек Баһманов белән Габделхәй Сабитовның «Айбаш» кушаматлы ат турындагы бер хикәясен язабыз. Атның күп маҗаралардан соң еракка сатылып, илне сагынып, качып кайтуы, кайткач, туган ил печәнен капкан килеш үлеп китүе турындагы җиргә җиткәч, Ирек дустыбызның күңеле йомшарды да куйды. Ике күзеннән яшь ага, тавышы калтырый. Эшне туктатып, аның тынычланып җитүен озак кына көтәргә туры килде. Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың тоткынлыктан язган хатлары буенча эшләнгән радиоспектакльне язганда да шундый ук хәл кабатланды. Кави ролен башкаручы Айдар Хафиз шулай ук күңеле ташудан туктап калды. Мин аны тагын дәвам итү өчен реплика бирәм. Бер сүз дә әйтә алмыйча, артист тагы сыгылып төште һәм сулкылдап, елый ук башлады. Мин аңламаганга салышып: «Йә инде, ни булды?» – дигәч: «Бер көн түгел, атналар, айлар гына түгел, ничә еллар бит бу сагыш!..» – дип өзгәләнде. Мондый күренешләр башка артистлар, җырчылар белән дә еш очрый. Мин моны халкыбызның шәфкатьле рухы, нечкә хиссиятлегенең чагылышы дип аңлыйм…
Илдар Низамов мирасы
Илдар ага Татарстан радиосы, аның «Тел күрке – сүз» тапшыруы белән иң актив хезмәттәшлек иткән галимнәребездән берсе булды. Тел, әдәбият, журналистика гыйлеме мәсьәләләрендә безнең тугрылыклы киңәшчебез иде. 2022 елда арабыздан бакыйлыкка киткәнчегә кадәр, соңгы сулышына чаклы дип әйтсәк тә урынлы булыр, туган телебезне, аның сафлгыгын саклап калу өчен җаны-тәне белән тырышты.
Галим үзеннән соң тел һәм әдәбият гыйлеме, журналистика өлкәсендә бай мирас калдырды. Әнә шул зур һәм бәяләп бетергесез мирасының саллы бер өлеше радиобыз фондында саклана. Болар – аның публицистик чыгышлары, әңгәмәләре һәм ул катнашкан «Тел күрке – сүз» тапшырулары.
Гомеренең соңгы елларында Илдар Низамов Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Хәсән Сарьян, Габделхәй Сабитов, Кадыйр Сибгатуллин кебек күп кенә күренекле әдипләрнең сүз белән эш итү осталыкларына кагылышлы фәнни тикшеренүләр алып барды. Бу хезмәтен ул безнең тапшыру өчен махсус башкарды. Нәтиҗәдә никадәр шагыйрь һәм прозаикларыбызның иҗатларына багышланган язмалар тупланып калды.
Күптән түгел галимнең 90 еллык юбилеен каршылап, «Тел күрке – сүз» тапшыруында «Илдар Низамов мирасы» исемле сәхифә башланып китте. Әлеге сәхифәләрдә сез аның нәкъ менә әдипләребезнең тел белән эш итү осталыгына багышланган чыгышларын кабатлап тыңларсыз, аның үз тавышын ишетерсез.
Сәхифәнең беренче чыгарылышы Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан иҗатына багышланды. Галимнең чыгышыннан соң, шагыйрәнең үзе белән 2011 елда булган әңгәмәнең язмасы урын алган. Әлеге тапшыруны тыңларга тәкъдим итәбез. (16+)
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала