Мин инглизләрнең «Британника» энциклопедиясендәге «Pelasgians» мәкаләсе авторына бик рәхмәтле, бурычлымын, чөнки, үзе дә белмәстән һәм теләмәстән, ул минем күзләремне ачты. Бу галим, мәкалә ахырында юнанча варианттагы «pelasgoi» сүзен икегә аерып, «g»ны «к»га үзгәртмәгән булса, мин хәзер бу юлларны яза да алмас идем.
«Британника»дагы «Pelasgians» мәкаләсе азагында шундый җөмлә китерелә: «...лингвистик яктан филологлар әлеге сүзнең этимологиясен «pelag» һәм «skoi» тамырларына барып тоташу мөмкинлеген фаразлый». Сүзнең икенче өлеше булган «skoi» турында икеләнүгә урын калмый: юнанчада күплек сан кушымчасын белдергән «oi» кушымчасын алып ташласак, «sk» тамыры, һичшиксез, «saka» (сака) сүзенең кыскартылган варианты буларак аңлатыла. Икенче төрле әйткәндә, пеласглар да – шул ук сакалар. Баскларны eu-нәселле басклар дип атаган кебек үк, пеласгларны да pela-нәселле сакалар дип атыйбыз1.
Пеласглар – тарихта билгеле булган иң борынгы сакалар, ягъни төркиләр. Борынгы юнан географы һәм тарихчысы Страбон (б.э.к. 64/63 – якынча б.э. 23/24 нче еллары) алар хакында болай ди: «Күпчелек фикеренчә, пеласглар кайчандыр бөтен Юнанстан буйлап, бигрәк тә Фессалиядә таралган бик борынгы ыру яки милләт иде» (Страбон географиясе. Париж, 1867. – Б. 367). Шул ук Страбон китабында без мондый юлларны укыйбыз: «Антиклид (б.э.к. IV-III гасырда яшәгән борынгы юнан тарихчысы) карашынча, Лимни һәм Имброс утрауларын басып алып, шунда беренче тапкыр яшәп калучылар пеласглар була» (Страбон географиясе. Париж, 1867. – Б. 367).
Белгәнебезчә, 1885 елда Лимни утравында пеласг телендә язмалар табыла. Язмалардагы хәрефләр һәм, гомумән, текстның теле этрускчага охшаш булуы белән галимнәрне таң калдыра. Әлеге язмаларның пеласг дип аталучы сакаларга, ягъни прото-төркиләргә каравы тәгаен ачык була. Пеласгларны юнан дип күрсәтергә теләүче кайбер этрускологлар лимни язмаларын «этруск язмалары» дип атыйлар. (1986 елда бер Истамбул газетасында берничә атна дәвамында лимни язмалары хакында бәхәсләр басыла. Бу бәхәскә университет укытучылары да кушыла.)
Һеродот фикеренчә, кайчандыр Юнанстанны «Пеласгия» дип атаганнар (Һеродот/Дж.Э.Пауэлл тәрҗемәсе. – Оксфорд, 1949. – Б.136). Пеласглар, Юнанстаннан һәм Эгей утрауларыннан тыш, Көнбатыш Анадолуның кайбер төбәкләрен дә басып алганнар һәм шул җирләрдә гасырлар дәвамында хакимлек иткәннәр. Тарихта пеласгларның Италиягә массакүләм зур күчеше теркәлмәгән. Ләкин пела-сакаларның кечкенә төркемнәр белән Италиягә күчүләре аңлашыла. Мәсәлән, этрускларның иң зур порты Агилла пеласг колониясе тарафыннан нигезләнгән (ул соңрак Цере порты дип йөртелә башлый). Этрусклар белән пеласглар бер үк телдә, ягъни прото-төрки телнең бер-берсенә бик якын ике шивәсендә сөйләшкәнгә күрә, борынгы юнаннар аларны күп вакыт аермаганнар, дип язган идем инде. Юнан язучылары әлеге прото-төркиләрне лидиялеләр дип атаган вакытта, Страбонның «пеласглар» дип атавы безнең өчен зур әһәмияткә ия. Страбон: «Риваятьләргә карасак, пеласглар арасыннан Атис улы Тиррһен исемле бер кеше чыккан. Ул, үзенә бер төркем дуслар табып, алар белән бергә Италиягә юл тоткан», – дип яза. Лидиядән китеп, Италиягә баручыларны ничек кенә атасалар да (этрускмы, пеласгмы), алар – прото-төркиләр.
Тур
Төркиләрнең бер исеме сака булса, икенче исеме – тур. Бу атама беренче тапкыр борынгы ираннардагы зөрдөштлек диненең изге китабы «Авеста»да очрый. Шуны да искәртик, зөрдөштлек чоры – б.э.к. VIII яки VII гасыр, ягъни Һеродотка кадәр бик борынгы чорга туры килә. Ираннар төркиләрне «тур»2 яки «тура» дип атаганнар. Шул чорда ике күрше милләт булып яшәгән ираннар һәм төркиләр арасында дошмани мөнәсәбәт барлыкка килә. Алар даими рәвештә үзара сугышлар алып баралар. Әлеге сугышлар безгә Фирдәүсинең «Шаһнамә»се аша да билгеле.
Француз галимнәренең берсе Э.Блоше «Revue de l’Orient Chretien» («Христиан Көнчыгышына күзәтү») журналында бастырган «Авеста»дан тыш, төркиләрнең башка атамалары» мәкаләсендә «Авеста»да очраган «тур» һәм «тура» сүзләренең «төрки» дигән мәгънәгә ия булуын исбатлый. Атаклы тюрколог Й.Маркварт фикеренчә, үзләрен беренче тапкыр «тура» дип атаучылар исә искет (сака) чыгышлы массагетлар була. Шул массагетларны көнбатыш тарихчыларының күбесе иранлы дип саный. «Тура» яки «тур» атамасы борынгырак чорларда да булган. Б.э. XV гасырында Византия галимнәре уенча, троялылар төрки булса, этрускларның Троя шәһәренә биргән «Труия» (Truia)3 исеме белән «тура» атамасы арасында бәйләнеш булырга тиеш. «Тура»ның «Труия»га әйләнүендә метатеза (сүз эчендә янәшә торган авазларның үзара урын алмашуы), эпентеза (сүздә хәрефләр арасына өстәмә хәреф өстәү) кебек фонетик күренешләр булырга мөмкин.
Без «tur» (тур) һәм «türk» (төрки) сүзләренең тамыры бер дип уйлыйбыз. «Türk» сүзенең икенче хәрефе бик борынгы заманнарда «u» (у) булып, соңрак «ü»гә (ү) үзгәргән дигән фикерне яклыйбыз. «Türk» сүзенең этимологиясе турында теорияләрне тикшерүче тюркологлар шуны оныталар: Төркиядән тыш, башка төрки телләрдә бу сүз ике иҗек белән әйтелә: [түрүк] яки [төрөк]4. Бу атаманың иң борынгы шәкеле, һич шөбһәсез, «turuk» булган (алдагы бүлекләрдә «u»ның «ü»гә үзгәрүенә мисалларны караган идек). «Türk» сүзенең иң борынгы формасын табар өчен «tur» сүзенә өстәлгән «uk» яки «ok» кушымчасының нәрсә аңлатканын тикшерергә кирәк (без, үз чиратыбызда, «кабилә» мәгънәсен белдерергә мөмкин дигән вариантны тәкъдим итәбез).
Туррхен
«Tyrrhen» (туррхен) сүзе – латиннарның юнаннардан алган упсилон (y) хәрефле сүзләрнең берсе. Латиннар этрускларны башка исем белән атап йөртсәләр дә, «tyrrhen» атамасын да еш кулланганнар. Ләкин упсилон «y» хәрефе әлеге сүзне борынгы шәкеленнән ераклаштырган. Алдагы бүлекләрдә әйткәнебезчә, башта «u» дип, соңрак «ü»гә әверелгән упсилон хәрефен латиннар тиешле рәвештә әйтә алмаганнар. Авызларыннан «ü» (ү) урынына «i» (и) чыккан. Нәтиҗәдә, латиннар этрускларны [tirhen] дип әйткәннәр. Ә юнаннар этрускларны бөтенләй башка исем белән атаганнар. Бу исемнең язылышы «türren», әйтелеше исә [türhen] була. Ни өченме? Чөнки борынгы юнан фонетикасында мондый кагыйдә бар: бер сүздә ике «r» янәшә килсә, икенче «r» хәрефен [h] итеп укыйлар. Игътибар итсәк, латиннар «türren» сүзен кулланганда ялгышлык җибәрәләр: әйтерсең, юнан сүзендә янәшә өч «r» килә, ике «r» хәрефеннән соң, «һ» хәрефен дә өстәп куялар. Ничек кенә булмасын, безне латиннарның теле дә, аларның язулары да, авазлары да кызыксындырмый. Безне кызыксындырган нәрсә – «türren» (түррен) исеменең борынгы формасы, аның нигезе, асылы, мәгънәсе. Әйтеп үтүебезчә, юнанчада «türren» (түррен) дип язылган сүзнең әйтелеше [türhen] (түрхен) була.
Түрхен
Классик дәвердән соң [ü] (ү) авазын белдергән упсилон борынгырак чорда [u] (у) дип әйтелә. Шулай булгач, төзәтик: турхен.
Турхен
Икенче иҗектәге «е» хәрефе дә тарихи үзгәрешкә юлыккан. Юнан әлифбасында ике төрле «е» бар. «Эпсилон»ны белдергән кыска «е», «эта»ны белдергән озын «е». Юнан теле тарихчылары озын «е»ның элеккерәк чорда «а» булганын искәртәләр. Тора-бара озын әйтелешле «а» хәрефе, үзгәреш кичереп, «е» шәкеленә кала. Шулай булгач, борынгы шәкелдә языйк: турхан.
Турхан
Әйе, юнан теле тарихына таянган гыйльми тикшеренүләрдән күренгәнчә, юнаннар этрускларны «турхан» дип атаганнар. Димәк, этрускларны Анадолудан Италиягә алып килгән лидерның исеме Турхан булырга тиеш. Страбон аны ниндидер бер хан улы дип түгел, ә халык арасыннан үсеп чыккан гади җитәкче итеп күрсәтә.
Һеродот фикеренчә, этрускларны, Италиягә күченеп килгәч кенә, «турхан» дип атый башлаганнар. Бу бик үк катгый фикер түгел. Безнеңчә, озакка сузылган сәфәргә әзерлек һәм көймәләр төзү вакытында Италиягә Турхан артыннан күченеп китәргә теләүчеләрне «турханныкылар» яки гади генә «турханнар» дип әйткәннәрдер. Ничек кенә булмасын, этрускларны Италиягә килгәнче үк, Анадолуда вакытта ук турхан дип атауларына төрле дәлилләр бар. Мин шәхсән, Италиягә күченүчеләрне генә түгел, Эгей ярларында калучыларны да «турхан» дип атауларына ышанам. Ни өченме? Аңлатыйм: Һомер заманында язылган дип фаразланганга күрә, «Һомер шигырьләре» дип аталган бер шигырьдә турханнар турында сүз бара, һәм алар анда Эгей диңгезенең дәһшәтле пиратлары буларак тасвирланалар5. Тик шунысы бар: Һомер чоры б.э.к. IX гасырга туры килә. Көнбатыш Анадолудагы турханнарның Италиягә килүе исә тагын да иртәрәк чорга карый.
«Турхан» сүзе Италиядәге этрускларның күп риваятьләрендә төрле шәкелдә кереп калган. Менә Страбон ни ди: «Түрхен Италия ярларына килеп туктады. Шул ук төбәктә унике шәһәргә нигез салды. Бу төбәккә Түрхения дип исем бирелде. Түрхен бу унике шәһәр белән идарә итүне бер җитәкчегә (патшага) ышанып тапшырды. Әлеге җитәкченең исеме Таркхон була. Бу исем унике шәһәрнең берсе булган Таркхиниянең исеменә охшаш. Таркхон исемле җитәкчене, балачактан ук акыллылыгы белән тирә-якны гаҗәпләндергәнгә күрә, риваятьләрдә ак чәчле булып туган дип күрсәтәләр» (Страбон географиясе. Париж, 1867. – Б. 363).
Итальян тарихчысы Луиджи Паретиның «Le origini degli Etruschi» («Этрускларның килеп чыгышы») дигән хезмәтендә бу мәсьәлә тагын да буталчыграк тасвирлана. Тарихчы ак чәчле булып туган каһарман хакында болай ди: «Таркхон – Телефо исемле бер кешенең улы булган. Ул, Стефан Византияле фикеренчә, Таркхиния шәһәренә үз исемен биргән. Вергилий фикеренчә, ул – лидияле, этрускларның җитәкчесе һәм Энейның союздашы. Ликофрон аны Энейның замандашы, Турханның туганы һәм Һераклның оныгы дип билгели. Корнелий Цельс фикеренчә, Таркхон – Турханның энесе, Телефоның улы, Гераклның туганы. Катон фикеренчә, ул – Турханның улы, Пиза шәһәренә нигез салучы. Галилей аны – Этрурия патшасы, Мавр Сервий исә Турханның энесе һәм Мантуя шәһәренә нигез салучы дип күрсәтә» (Bemporad e filio. – Франция, 1926. – Б. 15).
Парети шул рәвешле төрле фикерләрне бер-бер артлы дәвам итә. Аның сүзләренә без боларны да өстик:
а) Римда этруск патшасының исеме яки кушаматы Tarkhuin (Таркхун) була;
б) төрки тарихның төрле чорларында Tarkhan (таркхан) дигән исем идарә итүчегә карата кулланылган;
в) төрки тарихның кайбер чорларында Turhan (Турхан) исемле шәхесләр очрый.
Бер-берсенә фонетик яктан бик якын торган исемнәрнең ике өлештән торуы билгеле:
1)
TUR яки TAR;
2)
KHAN, KHON, KHUN яки KHUIN рәвешендәге сүз яки иҗек.
«Tur» (тур) – төркиләрнең традицион исеме. Аның «tar»га әверелүе мөмкинме? Юкса, «җир, туфрак» мәгънәсен белдергән «tar» белән башланган төрки сүзме бу? Бу ике сорауны җавапсыз калдыруны дөресрәк саныйм, чөнки әлеге мәсьәләдә билгеле бер нәтиҗәгә һәм карарга килгәнем юк.
Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе
Ахыры бар.
1 Борынгы юнан тарихчылары арасында бер көлкеле теория дә бар. Күчмә халык булганга, пеласгларны юнаннар ләкләкләргә охшатканнар. Юнан теленә ләкләк «pelargos» дип тәрҗемә ителә. Билгеле, бу караш көчләп тагылган, нигезсез һәм җитди түгел.
2 Фарсы телендә «туран» сүзе һәм «турлар», һәм «турлар яшәгән өлкә»не аңлата.
3 Этруск каберлекләрендә табылган кайбер сәнгать әсәрләрендә этруск хәрефләре белән язылган «Труия» сүзе (Троя мәгънәсендә) очрый.
4 Безне (төрекләрне – ред.) маҗарлар да бик борынгыдан ук шулай дип атыйлар.
5 Паули-Виссова энциклопедиясенең «туррхен» мәкаләсендә шундый мәгълүмат бар: иң борынгы юнаннар этрускларны төрле шивәләрдә дүрт төрле формада әйткәннәр: турхен, турхан, турсен, турсан. Бу бүгенге заман юнаннарының «ш» хәрефен [с] дип әйткән кебек, ул вакытта [х] авазын [с] дип әйткәннәр.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала