Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әбрар Сәгыйди* «Тор, бала!»

(Балалар атнасы мөнәсәбәте берлән)

Әбрар Сәгыйди (13.04.1895-01.04.1939).
Әбрар Сәгыйди (13.04.1895-01.04.1939).

Чир белән мичләр башында бөкләнеп яткан бала,

Теткәләнгән иске бишмәтләр белән туңган бала!

Әйдә, бакчага, туган, анда һаман гөл-чәчкә бар,

Анда уйнарбыз икәүләп без, күбәләкләр куып,

Май кебек сулар кереп һәм дә куыкларны өреп!

Шунда ныгытырбыз йөрәкне, һәммә чирләрне коеп,

Көн күрергә без чыгарбыз ай кебек балкып, тулып!

Шунда аңларбыз тигез тормыш вә эшнең нилеген,

Эш белән куллар канатканда гына көн киңлеген!

Әйдә, бакчага, туган, анда һаман гөл-чәчкә бар,

Чәчрәтеп, сибешеп уйнарга шаулап аккан чишмә бар!

 

(«Татарстан хәбәрләре», 74 нче сан (23 ноябрь, 1920 ел)

 

*Шагыйрь, журналист, драматург, тәрҗемәче, мөгаллим Әбрар Сәгыйди (Мөхәммәтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтев) 1895 елның 13 апрелендә Казан губернасының Зөя өязендәге (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы) Кече Кошман авылында туа. Р.Тагор, У.Уитмен шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә, «Сахра кызы» (1928 елда Татар дәүләт академия театрында куелган), «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесалар яза. 1939 елның 1 апрелендә Кече Кошманда вафат була, һәм туган авылы зиратында дәфен кылына.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи