Казан ханлыгы халкының төп хуҗалык итү шөгыле игенчелек булган. Җирне парга калдырып эшләү алымы кулланылган, арыш, бодай, солы, арпа, борай, тары, карабодай, борчак, ясмык чәчкәннәр. Авыл хуҗалыгында болгар чорларыннан ук билгеле техникалар кулланылган.
Кама аръягының кара туфраклы районнарында, Зөя буйларында һәм Казан артының көньяк өлешендә тирән сөрү өчен каплаткыч төрәнле, кистергеч калагы булган сабаннар кулланылган. Аны парлап җигелгән ике ат тарткан. Төньяктагы көлсу туфраклы районнарда җирне бер ат җигеп, ике тимер калагы булган сука белән сөргәннәр. Сабан төрәннәре һәм сука калаклары Урмат авыллыгын һәм Казансуы, Мишә буендагы башка авыллыкларны, Каманың уңъяк ярындагы Чаллы шәһәрлеген казыган вакытта табылдылар.
Терлекчелек
Хуҗалык итүдә терлекчелек тә зур урын тоткан. Идел, Кама һәм аларның кушылдыклары үзәннәрендә, Казан яны түбәнлегендәге су баса торган киң болыннарда печән үскән, анда күпсанлы ат, сыер, вак терлек көтүләре утлап йөргән. Ат үрчетүгә аерата игътибар бирелгән, яхшы атларның күпчелек өлеше хан гаскәрен тулыландыруга киткән.
Чапкын, юртак атлар белән бергә, менге атлар да, йөк атлары да үрчетелгән. Авыр йөк атлары олау йөртү, гомумән, җигүле атлар ям (почта), элемтә хезмәтендә, хуҗалыкта кирәк булган башка күп төрле эшләрдә (утын, печән ташу, тегермәнгә йөрү һ.б.) файдаланылган.
Ат ите татарларның яраткан һәм сәламәтлек өчен файдалы ризыгы булып саналган. Терлек асраучылар, ат итеннән тыш, бозау, сыер һәм сарык ите белән дә сәүдә иткәннәр: яңа суелганын да, туңдырылганын да, ысланганын да базарга чыгарганнар.
Кондыз аулау, умартачылык һәм мәрсин балыгы
Кеше аягы басмаган киң урманнар төрле кәсепләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган. Бигрәк тә сунарчылык, җәнлек тиресе әзерләү киң таралган булган. Кенәз А.Курбский язганча, «затлы сусар һәм тиеннәрдән тыш», кондыз аулау файдалы кәсеп исәпләнгән. Язма чыганакларда кондыз яшәгән урман сулыкларында аларны аулау өчен махсус рөхсәтнамә бирелгәнлеге турында язылган. Аның кыйммәтле мехыннан кала, хикмәтле «агынты»сын да киң файдаланганнар.
Урманнарда агач куышларындагы корт ояларыннан бал җыю өчен махсус урыннар тотылган. Аннан алынган балны чит илләргә дә чыгарганнар.
Балык тотуга да зур игътибар бирелгән. Идел һәм Камадан тотылган затлы балыклар арасында мәрсин төренә кергәннәре дә булган. С.Герберштейн Идел буйлап Казанның ике ягында да тотыла торган затлы балыклар, шул исәптән, кырпы балыгы турында язып калдырган. Казан Кремлен, Иске Казанны һәм Чаллы шәһәрлеген казыганда еш кына эре мәрсин балыгы сөякләре һәм балык тоту өчен эшләнгән зур кармаклар килеп чыга.
Һөнәрчелек
Шактый алга киткән игенчелек һәм табигый байлыкларның мул булуы төрле һөнәрчелек эшчәнлеген үстерергә, аны чимал һәм кирәкле әйберләр белән тиешенчә тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Игенчелектән, мәсәлән, җеп эрләү өчен кирәкле чимал (киндер, җитен), ә терлекчелек һәм аучылыктан йон, тире-мех алганнар. Ул чорда хуҗалык натураль булган, һәм бөтен авыл халкы диярлек эрләү, туку, тире эшкәртү белән шөгыльләнгән. Яхшы күн алу өчен аны эшкәртү нечкәлекләрен өйрәнгәннәр. Затлы, йомшак күн, төсле сафьян, тыгыз һәм каты олтан күне эшләнгән. Чи каеш та киң кулланылган. Ул ат сбруе, сугышчы кирәк-яраклары эшләү өчен иң яхшы материал булган. Сарык тиресеннән тун-толып теккәннәр, ә сунарчылык кыйммәтле мех биргән, ул мехны чит илгә сатуга да чыгарганнар.
Урман – байлык чыганагы
Куе урманнар үзе бер байлык чыганагы булган. Йорт, каралты-кура кору, шәһәрләрнең хәрби корылмалары (машлар, ягъни башнялар, капкалар, койма-диварлар), мәчет, тегермән, күпер һәм башка төзелешләр өчен бүрәнә урманнардан алынган.
Каеклар, зур-зур елга кораблары ясау өчен дә агач алыштыргысыз материал булып торган. Тарихи чыганакларда яссы төпле җиңел каеклар, зур, авыр кораблар һәм тар, озын җитез көймәләр турында еш язылган. Җиңел каекларны – кешеләр йөртү өчен, йөк корабларына сай елгаларны кичәргә булышу өчен файдаланганнар. Каекларның бик тиз йөри торганнары, рус елъязмаларында «борзоходный» дип аталганнары да булган. Шулай ук «падишаһ көймәләре» дигәннәре турында да мәгълүматлар бар. Йөк корабларын нык, авыр һәм күп йөк сыйдырышлы итеп эшләгәннәр. Гадәттә, алар Идел буйлап Казан һәм Әстерхан арасында зур кәрваннар булып йөргәннәр.
Ташчылар
Агач эшкәртү, балта эше белән беррәттән, таш корылмалар – хан сарайлары һәм пулатлар, таш-кирпечтән мәчетләр һәм башка төрле җәмәгать корылмалары төзү дә киң таралган. Алар турында елъязмаларда, шул заман кешеләренең сәяхәтнамәләрендә, исәп-теркәү кенәгәләрендә, татар телендәге тарихи хикәятләрдә байтак кына мәгълүматлар табарга мөмкин. (Төзелеш архитектурасына исә Казан ханлыгының мәдәнияте хакында сөйләгәндә җентекләбрәк тукталырбыз.) Ханлыкта оста ташчылар булуы, Казанда таш йортлар салыну шул заман кешеләренең язмалары белән генә түгел, ә анда бүгенгә кадәр сакланган XVI гасыр корылмалары һәм археологик тикшерүләр вакытында табылган мәчет-мәдрәсә һәм йорт нигезләре белән дә раслана. Төзелеш эшендә таш, кирпеч, цемент, йортларны чуарлау өчен төзелеш гипсы кулланылган. Казан ханлыгы шәһәрләрендә һәм авылларында ташка бизәк төшерү, язу осталыгы нык үскән булган. Аны, төзелеш һәм архитектурадан тыш, шул чорда ясалган зур кабер ташларында да күрергә мөмкин.
Чүлмәк ясаучылар
Чүлмәк яндыру, гади һәм нәфис балчык савытлар ясау һәркайда оста башкарылган. Керамика үзенең рәвеше һәм бизәлеше белән әүвәлге Идел Болгары җирләрендә һәм бигрәк тә Түбән Иделдә, Алтын Урда шәһәрләрендә киң таралган балчык савытларга охшаган. Әлбәттә, Казан ханлыгы чоры керамикасының кайбер үзенчәлекләре дә бар.
Тимерчеләр һәм зәркәнчеләр
Тимерчелек һәм корал ясау эше бик нык аерылып торган, чөнки бөтен бер дәүләтне сугыш, авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек коралларыннан башка, аларны ясау өчен кирәкле эш коралларын җитештерүдән, гомумән, кара һәм төсле металл эшкәртүдән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Без тагын археологик табылдыкларга мөрәҗәгать итәбез: төрледән-төрле эш һәм сугыш кораллары, күпсанлы көнкүреш әйберләре, тимерчелек инструментлары (алар арасында чүкеч, кискеч, тишкеч, кыскычлар һ.б.) күп мәгълүмат бирәләр. Казу вакытында, тимер «күбеге» (крица) һәм шлагын әйтеп тә тормастан, еш кына тимер һәм башка мәгъдәнне эретү өчен эшләнгән утка чыдамлы кечкенә табаларны очратырга туры килә.
Затлы һәм ярымзатлы металлардан төрле-төрле бизәнү әйберләре ясаганнар. Ювелир әйберләре җитештерүдә шәһәрләр генә түгел, ә Казан артындагы кайбер авыллар да һөнәрчелек үзәкләре буларак танылганнар. Алар бу шөгыльләрен Казан басып алынганнан соң да әле бик озак дәвам иттергәннәр. Сүз дә юк, әйберне өй шартларында җитештерү белән бер үк вакытта шәһәрләрдә үз һөнәренең чын осталары һәм хәтта шул осталарның үз берләшмәләре дә барлыкка килгән.
Халыкара сәүдә
Һөнәрчеләр эшләгән әйберләр, бигрәк тә ювелир, күн әйберләре, атап әйткәндә, Казанның атаклы читекләре кебек товарлар тышкы сәүдәдә зур шөһрәт казанганнар. Казан ханлыгы Көнбатыш һәм Көнчыгыш Евразиянең күп кенә илләре белән сәүдә иткән. Ханлыкның башлангыч елларында ук аның башкаласы дөнья базарының иң зур берничә үзәге белән тыгыз икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган. Иосифат Барбаро XV гасырның 40 нчы-50 нче елларында болай дип язган: «Ул (Казан) – сәүдә шәһәре; аннан ифрат күп санда мех чыгарыла, алар Мәскәүгә, Польшага, Персиягә һәм Фландриягә китә».
Барбаро язганча, Казан ул мехларны татарларга буйсынган төньяк халыкларыннан, шулай ук «җагатай» (бортаслар булса кирәк) җирләреннән һәм мукшылардан алган. Идел буенда элек-электән Итил, Болгар һәм Сарай шәһәрләре үз заманының халыкара сәүдә үзәге булганнар. Шундый ук әһәмиятле, отышлы сәүдә традициясен Казан дәвам иткән. Монда мөһим сәүдә юллары очрашкан, һәр елны җәй уртасында Идел буендагы махсус урында халыкара бик зур ярминкә үткәрелә торган булган.
1523 елны Василий III, татарларны мөһим сәүдә мөмкинлекләреннән яздыру нияте белән, рус купецларын Казан ярминкәсенә барудан тыйган һәм Түбән Новгород янында Яңа ел саен үткәрелә торган ярминкә (соңрак «Мәкәрҗә ярминкәсе» дигән исеме таралган) оештырган. Ләкин ярминкәнең урынын алыштырудан, С.Герберштейн язганча, Мәскәү иле үзе үк зур зарар күргән. «Чөнки, шуның нәтиҗәсе буларак, – ди ул, – Идел буйлап Каспийдан, Әстерханнан, Иран һәм Әрмән иленнән килә торган бик күп товарларның кыйммәтләнүе һәм кытлыгы башланды».
Шул рәвешчә, Казан ханлыгының халыкара мәйданда товар алмашу географиясе ярыйсы ук киң булган, көнбатыш Фландриядән көнчыгыш Иранга кадәр җиткән. Шулар белән ике арада Рус иле, Төньяк халыклары, Казанның якын күршеләре, башка татар ханлыклары һәм билекләре торган. Бу алыш-бирештә товарларның төре дә бай булган: көнчыгыштан һәм көньяктан – ефәк тукымалар, Дәмәшкъ корычы, китаплар, йөзем һәм өрек, аш тәмләткечләре, башка төрле ят мал; Рус иленнән һәм көнбатыштан постау, кәгазь, кайбер кораллар, бериш көнкүреш әйберләре, алар арасында тегү энәсе, көзгеләр (бәлки, пыяладан ясалган итальян көзгеләре булгандыр) һ.б. китерелгән. Төньяктагы фин-угыр халыкларыннан һәм Себер ханлыгыннан кеш, кара-көрән, ак төлке, ас мехы һәм башка шундый затлы мехлар кергән (аларның аерым төрләрен, югарыда әйтелгәнчә, сусар һәм кондыз тиреләрен Казан татарлары үзләре эшкәрткәннәр). Нугай Урдасыннан һәм башкортлардан яхшы атлар һәм мөгезле вак терлек килгән. Әстерханнан тоз, затлы балык һәм уылдык, карбыз кайтарылган.
Бал, ашлык, ювелир әйберләре, коралларның кайбер төрләре, савыт-саба, кыйммәтле күн (йомшак күн, сафьян) һәм күн әйберләре, алар арасында хатын-кызлар өчен затлы читекләр татарларның үзләрендә җитештерелгән товарлар саналган, шулай ук төзелеш агачы һәм башка чимал чыгарылган.
Эчке сәүдә
Халыкара сәүдәдән тыш, әлбәттә, эчке сәүдә дә үсеш алган. Казанда, башка шәһәрләрдә, ханлыкның читтәге идарә үзәкләре булган калаларында һәм зур авылларда бөтен ел дәвамында, җомга көннәрендә, төрле-төрле товарлар белән сату иткәннәр: терлек, ит, ашлык, бал, балавыз, май, тире, күн; игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек өчен кирәкле башка товарлар – арба-чана, сабан-сука, камыт-дуга, балта-пычкы, көрәк-сәнәк, урак-чалгы, иләк-чиләк һ.б. Бер кибеттә – муенса, алка, беләзек, йөзек, чулпы кебек бизәнү-ясану әйберләре; икенчесендә – бәрхет түбәтәйләр, калфаклар, камзуллар, чигүле читекләр, йомшак чүәкләр, атаклы Казан сөлгеләре... Арырак – мичкәчеләр, чүлмәкчеләр, тимерчеләр кибетләре. Базар буйлап «кырык тартмачы»лар шау килеп йөриләр, һәртөрле «шурум-бурум» саталар. Гомумән, базар мәш килә, Тукай әйтмешли:
«Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана».
***
Тышкы сәүдәдә дә, эчке сәүдәдә дә акча хәлиткеч роль уйнаган. Казан ханлыгының үз акчалары сугылмаган (әлегә моның сәбәпләре билгеле түгел), ә әйләнештә XV гасырның 20 нче-30 нчы елларында сугылган элекке Алтын Урда дирһәмнәре йөргән.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала