Идел буе татарлары һәм совет дәүләте

Хәл ителмәслек проблемалар арасына утырган февраль революциясе гомуми эйфория тудырды, империянең урыс һәм этник азчылыклар арасындагы киеренкелек мәңгегә югалды, я һич булмаса, арткы планга этәрелде, дигән ялган караш уйлап чыгарды.

Инкыйлаб: мәдәни автономиядән ТАССРга таба

Татарлар монархиянең бәреп төшерелүен зур өмет белән каршы алды. Бу халәт «Шура» журналының редакция мәкаләсендә чагылыш таба. Россия халыклары, дип языла бу мәкаләдә, әлегә кадәр ярдәмсез һәм таянычсыз коллар булып торды. Хәзер алар хөр, үз мәнфәгатьләрен үз теләкләренчә күрә ала... Яңа хөкүмәтнең төп принциплары – хөррият, тигезлек вә гаделлек һәркемнең намусы кушканча һәм исламга ярашлы рәвештә тормышка ашырылыр.

«Шура» журналы

Бу эйфориянең өстәмә продукты буларак, либераллар белән социалистларны берләштергән мөселман иттифакының үзәккә омтылган көче барлыкка килде. Герцен сүзләрен бераз үзгәртеп әйткәндә, 1917 елның февраль белән май арасында Россия мөселманнары ике бите төрле якка караган каршылыклы Янусны хәтерләтә иде. Мөселманнарның йөрәкләре милли максатларга таба юнәлде. Эйфория тормышка ашты. Февраль революциясе вәгъдәләренә мөселманнар зур оештыру эше белән җавап бирде.

Александр Иванович Герцен

Александр Иванович Герцен

*

 

Үзләренең сәяси хәрәкәтен килештерү максаты белән, мөселманнар монархия җимерелүгә үк Мөселманнарның Үзәк Башкарма Комитетын оештыра. Бу комитет прогрессив дин әһелләре, либераль карашта булган буржуазия һәм сул партияләрдәге әгъзаларның бергә эшләү нәтиҗәсе, җимеше иде.

1917 елның 7 мартында оештырылган Казан мөселман комитеты, исәпкә алынмаслык аермалыкларга карамастан (А. Апакаев – мулла, С. Максудов һәм Алкин – либераллар, Ф. Туктаров – социалист-революционер), татар милләтчеләренең тавышы иде. Аңа Урта Идел һәм Урал шәһәрләрендә дөньяга килгән шундый ук комитетлар кушылды. «Кояш», «Йолдыз» (Казан), «Тормыш» (Уфа), «Вакыт» (Оренбург) газеталары да терәк булып торды.

Садри Максуди

Садри Максуди

7 мартта адвокат Такачев рәислегендә булган Казан мөселман комитеты җыелышы, үз әгъзаларының сәяси халәтен мөселман иттифакы өчен барган көрәшне сөйләп аңлаткан программа кабул итте.

Сугышны бетерү, Учредительное собрание чакыру, мөселманнарга урыслар белән беррәттән хокукта тигезлек бирү кебек гомуми характердагы теләкләргә өстәмә итеп программа мөселман хәрби частьлары оешмаларының теләкләрен дә искә алган, һәм РСДРП, һәм социалист-революционерларның хезмәт һәм җир мәсьәләләре буенча программаларына кушылды.

 

**

 

Мөселман комитеты оештырылуга бер ай үтүгә, 1917 елның 7 апрелендә Казан социалистлар комитеты барлыкка килде. Бу соңгысына сул партияләрнең вәкилләре керде, ләкин ул большевиклар партиясе белән органик рәвештә кушылмады, татар милләтчеләре оешмалары белән элемтәләрен саклады.

Сул эсер Ш. Әхмәтов тарафыннан март башларында төзелгән эшчеләр комитетының варисы буларак, Казан социалистлар комитеты, марксизм белән панисламизм кушымтасы булган идеологиягә табынды. Аның вәкиле даһи мөселман революционеры Мулланур Вахитов иде; вице-президент урынын хатын-кызга, Ә. Мөхетдиновага ышанып тапшырдылар, сәркәтип итеп И. Кулиевне куйдылар.

1917 елның июнь аенда президиумга М. Солтангалиев сайланды. Мөселман комитеты кебек, Казан социалистлар комитетында да татар массаларын үз ягына тарту өчен «Аваз» һәм «Кызыл байрак» газеталары кебек, үз матбугат органнары булды.

Казан социалистлар комитеты сәяси яктан бертөсле булмаса да, большевиклар һәм эсерларны бергә җыйган комитет барыннан да элек, татар массалары белән тыгыз элемтә урнаштырды.

Мулланур Вахитов

Мулланур Вахитов

***

 

Большевиклар партиясенең Казан социалистлар комитетын яклавын ялгышу дип санарга ярамый. Тактика ягыннан сыгылмалы булган большевиклар идеологик капма-каршылыкка вакытлыча игътибар бирмәгән һәм Казан социалистлар комитетын чын марксизм юлында күнекмә ясау лагере итеп файдаланды.

Ләкин алар бер нәрсәне хәтердән чыгарды: комитеттагы социалистлар һәм коммунистлар өчен үзаң, аларның марксизмга карата мөнәсәбәте мәсьәләсе милли максатлар белән чагыштырганда икенче планда торды.

Мөселманнарның сыйнфый, этник, дини яктан бердәм булуын үзәк вакытлы бюро белдерүе иллюстрацияли: 1917 елның язында Бөтенроссия мөселманнар съездына «Мөселман гражданнары, берләшегез!» – дигән өндәмә белән мөрәҗәгать ителде.

«Жәмгыятьнең урта өлешен», демократик катлавын тәшкил иткән мөселманнар арасында сыйнфый аермалыклар йомшак, сыйнфый аермалыклар сәяси активлашуга китерә, ләкин милләтнең берлеген какшата, дип әйтелә.

14-17 апрельдә Уфада һәм 23-29 апрельдә Казанда булып узган мөселманнар губерна съездларында милли үзбилгеләнү, мәдәни автономия һәм белем алу мәсьәләләре алга куелды. Апрель азагында Казанда Идел буе, Себер, Төркестан, Кавказ, Кырым һәм Литва хатын-кызлары съезды, шулай ук мөселман кораллы көчләр съезды уздырылды.

1917 елның 1 маенда Мәскәүдә булган Беренче Бөтенроссия мөселманнар съездына 900 делегат килде. Араларында консерваторлар, уңнар, революцион суллар да бар иде. Тик большевиклар партиясенә тартылган кечкенә төрки мөселманнар, җәдитләрнең иң яхшы традицияләрен дәвам иткән, дини һәм этник теләктәшлек байрагы астында алып барылган бу сәяси ярыштан баш тартырга булды.

Махсус пунктларны эшләп чыгару эше тугыз комиссиягә тапшырылды. Алар дәүләт төзелеше, җирле администрация, Учредительное собраниегә сайлаулар, мәгърифәт, дин, кораллы көчләр, җир, хезмәт, хатын-кызлар мәсьәләсе белән мәшгуль булды. Делегатлар мәктәп эшенең җәдид юнәлешендә үсүен, фәкать мөселман милли частьларын оештыруны һәм Уфада урыс властьларына буйсынмаган Мәхкәмәи Шәргыяне булдыруны хуплады.

11 майда дини идарә итү мәсьәләсенә багышланган утырышта, съезд мөселманнарның тагын бер хыялын үтәде: яңа төзелгән Мәхкәмәи Шәргыя әгъзаларын үзе сайлады. Югыйсә, элек сайлау патша түрәләре кулында иде. Съезд яңа мөфтине (Г. Баруди) һәм алты казыйны (алар арасында берсе – хатын-кыз, Мөхлисә Буби) сайлады.

Галимҗан Баруди

Галимҗан Баруди

Съезддагы берлек рухы, хәтта җир һәм хезмәт мәсьәләләрендә һәм социал-демократлар белән эсерлар платформаларының радикаллыгына карамастан үзгәрмәде.

Мөселман хезмәткәрләре өчен мәчетләр һәм мәктәпләр төзү мәсьәләсен күтәргән һәм мөселман хезмәткәрләренә үз дини бәйрәмнәрен үткәрергә хокук бирүне яраклы дип таныган программа яктысында сигез сәгатьлек хезмәт көне булдыру һәм шәхси милекне бетерү таләпләре үзләренең радикаллыгын югалта төште.

Ижтимагый консерватизм, инерция һәм милли тәҗрибәдәге аермалыклар аркасында, мөселманнар берлеге дәүләт төзелеше һәм яңа җәмгыятьтә хатын-кыз роле мәсьәләләрендә какшый башлады. Хатын-кызлар мәсьәләсенә мөрәҗәгать иткән 30 делегаттан (22 ир һәм 8 хатын-кыз) сәяси даирәсендә җенес тигезлеген яклаган һәм күп хатынлылыкка каршы тавыш күтәргән күпчелекне Идел татарлары тәшкил итте.

Ләкин җенесләр тигезлеген яклаган Г. Баруди, М. Биги, шулай ук хатын-кыз делегатлары Ә. Мөхетдинова, И. Туктарова, Ф. Коләхметова дәлилләре бер тавыштан яклау тапмады, һәм бу мәсьәлә буенча резолюциягә 226 делегат каршы килде, протест хатына кул куйды.

Мөхлисә Буби

Мөхлисә Буби

****

 

Дәүләт төзелеше мәсьәләсенә килгәндә исә, Идел татарларының күпчелеге үзәкләштерелгән, ләкин демократик булган Россия җөмһүрияте эчендә экстерриториаль мәдәният автономиясен яклады. Ләкин алар федералистларның «әзәрбайҗан, кырымлылар, урта азиялеләр» көчле каршылыгына очрады.

Федералистлар федераль республика эчендә территориаль автономия булуны кирәк таптылар һәм 446 тавыш алдылар. (271 каршы.) Каршы тавыш биргәннәр арасында милләттәшләренең үзәккә тартылган карашын кабул итмәүче бер төркем Идел татарлары иде.

Экстерриториаль автономиянен урыслаштыру, милләтнең милли үзенчәлеген бетерү куркынычын А. Сөләймани, Ф. Туктаров һәм Ф. Кәрими күреп алды. «Әгәр федерация булмаса, халык тыгыз утырган өлкәләрдән кешеләр халык күп булмаган җирләргә агылачак... Төркестан Тамбов губернасы кебек күренер һәм бу хәл Төркестан файдасына булмас», – диде Ф. Кәрими.

Фатих Кәрими

Фатих Кәрими

Мәдәни автономия платформасы пантюркистик төс белән сугарылган иде, чөнки дәүләтчелек корган ябык зоналардан котылган хәлдә Россиянең төрле төрек халыклары бер-берсеннән тәҗрибә алып, тора-бара сәяси симбиоз формасына ирешә алыр иде. Мәдәни автономия платформасының җимерелүе мөселманнар берлеген җитди рәвештә какшатты.

Бу берлекне саклап калырга теләп, съезд Милли Шура игълан итте. Милли Шура мөселманнарның сәяси хәрәкәтләрен яраклаштырырга тиеш иде. Мөселманнарның лидерлары да табылды. Идел татары Г. Исхакый Милли Шураны Вакытлы хөкүмәтнең дубликаты дип карады. Милли Шура карарлары, дип фикер йөртте, Г. Исхакый, Учредительное Собраниены чакырганчы барлык мөселманнар өчен мәҗбүри булырга тиеш.

Г. Исхакый фикерен кайберәүләр кабул итмәде. Г. Ибраһимов: «Юк, бу органга хәлиткеч власть бирелмәгән. Ул тик карарларны үтәүгә тиешле», дип кисәтте. Шулай итеп, Милли Шура белән Мөселманнарның үзәк Башкарма Комитеты мөселманнарның сәяси эшчәнлеген яраклаштыруны дәвам иттеләр.

Съезд делегатлары Бөтенроссия мөселманнар съездларын даими рәвештә чакыруның кирәклеген һәм файдалылыгын хуплады һәм алдагы өч съезд өчен урын да тәкъдим итте: Казан, Ташкент һәм Баку. Икенче Ботенроссия мөселманнар съезды бер-бер артлы Казанда 1917 нче елның 21.07-02.08 уздырылды.

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый

*****

 

Икенче Бөтенроссия съезды фәкать Идел-татар сәяси күренеше булды, чөнки Идел татарларының экстерриториаль автономияне алга куйган карашларын уртаклашмаган Урта Азия һәм Әзәрбайҗан вәкилләре, аларга кушылмаска булды. Кырым, Башкортстан, Төньяк Кавказ делегатлары Идел татарларының сәяси йогынтысына бирелде.

Икенче Бөтенроссия съезды камилрәк сәяси күренеш булды: ул беренче съездлардагы бәйрәм төстәге милли эйфориядән хали иде, айнык, эшчән, оешкан юнәлештә эшләде, Идел татарларының алдан үткәрелгән эшчәнлеген файдаланды.

Делегатлар Мәскәүдә каралган мәсьәләләргә мөрәҗәгать итте, экстерриториаль автономиянең асылын һәм мәгънәсен ассызыклады, мөселманнарның Учредительное собраниегә сайлауларга хәзерләнүләренә игътибар бирде. 1917 елның 22 июлендә эчке Россия һәм Себер мөселманнарының экстерриториаль мәдәни автономиясе игълан ителде. Идел татарлары Икенче Бөтенроссия мөселманнар съездының Казанда берьюлы башка үткәрелгән мөселман съездлары белән (дини һәм хәрби мәсьәләләр буенча) берләштерелгән сессия ясавына иреште.

Мөселманнарның хәрби съезды 1917 елның апрель аенда И. Алкин җитәкчелегендә барлыкка килгән Хәрби Шура инициативасы ярдәмендә чакырылды. Съезд Хәрби Шура вәкаләтен раслады һәм мөселман хәрби частьларын оештыруны дәвам итәргә карар кылды, чөнки «көндәлек армия милли ысул буенча үзгәртеп корылырга тиеш».

Ильяс Алкин

Ильяс Алкин

22 июльдә хәрби съезд үзенчәлекле хәрби мәсьәләләрне кичектереп, берләштерелгән сессиядә катнашты, аның максатлары – эчке Россия һәм Себер мөселманнарының экстерриториаль мәдәни, автономиясен игълан итү белән ризалаштылар. Автономия игълан ителгән вакытта яшел һәм кызыл флаглар күтәрелде. Халыкта Ислам, милли мәнфәгатьләр һәм социализм яшәүгә сәләтле сәяси күренеш булып тора дигән ышаныч туды.

Ләкин күтәренке күңел делегатларның реалистик һәм прагматик карашларына һәм йөрешләренә ният китермәде. Милләт Мәҗлесен чакыру өчен алар алда зур эш торганын яхшы беләләр иде. Шул максат белән алар Милли Идарә туплады. Милли Идарә штабы Уфада булып, экстерриториаль мәдәни автономиянең үтәлешен тикшерергә, шулай ук Милләт Мәҗлесен чакыру өчен хәзерлек күрү эшләрен башкарырга бурычлы иде.

Большевиклар җитәкчелеге татарлар берләшүенең сәяси мәгънәсен дөрес аңлап, аны көчсезләндерергә тырышты. К. Якубов, А. Мөхетдинов, Х. Гайнуллин, Я. Чанышев, В. Шафигуллин кебек татар коммунистлары социалистлар һәм либераллар арасындагы каршылыкка ирек куйды.

1917 елның язында һәм җәендә бу азчылыкның эшчәнлеге буш һәм җитешсез күренсә дә, Октябрь революциясе большевикларны тарихның авансценасына чыгарып куйгач, боларның язмышы үзгәрде. 1917 елда февраль белән октябрь арасында булган вакыйгалар мөселманнарда нык милли көчләр барлыгын күрсәттеләр, һәм большевиклар тактикасының сыгылмалылыгын үзләштергән Халык комиссарлары советы 1917 елның 20 ноябрендә Россия һәм Көнчыгыш мөселман хезмәт ияләрен өндәргә дигән тәкъдимне кабул итте.

Өңдәү документына махсус рәвештә Ленин белән Сталинның кул куюлары, мөселманнарны үз ягына тарту, яңа хөкүмәт өчен нинди мөһим булганын ачык күрсәтте. Мөрәҗәгать революциянең киләчәгенә карап барлык мөселманнарга якты киләчәк ышандырды, бернинди тоткарлаусыз иркен рәвештә үз милли тормышын төзергә чакырды, революция бөтен көче белән мөселманнарның хокукларын якларга вәгъдә итте.

Өндәмә «дусларча» күрсәтмә кыланышлар белән ныгытылды. Сөембикә манарасы Казан социалистлар комитеты карамагына бирелде. Исламның изге нәрсәсе – Отоман Коръәне – Петроград Милли көтепханәсеннән алынып, Петроград мөселманнары кулына бирелде. Большевиклар хәтта берникадәр вакыт Сөембикә манарасы очында калыккан ярым айга да түзеп торды.

Бу актлар большевикларның тактик маневрлары иде. Әгәр Сөембикә манарасын урыныннан кузгатырга туры килсә һәм бу революция өчен кечкенә генә булса да бер файда китерсә, дип фикер йөртте Сталин, Ленин моны иң мөһим эш дип караячак. Бөтен мөселман районнарында мөселманнар октябрь вакыйгаларын читтән торып карап торды. Революция «урыслар эше», дип кул селтәделәр. Бу хәл дә большевикларны нык борчыды.

 

Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы

******

 

Милли Шура, Милли идарә, Хәрби Шура, Милләт Мәҗлесе кебек мөселман милли оешмалары Урта Иделдә 1918 елның язына кадәр эшләрен дәвам итте. Чынында илдә ике властьлылык урнашты, советлар һәм мөселман административ органнары мөселман халкын күзәтеп торуда конкуренция алып барды.

Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли ассамблеясе 1917 елның 20 ноябрен — 1918 елның 11 январенда Уфада җыелды. Казанда 1917 елның июль-август айларында үткәрелгән Икенче Бөтенроссия мөселманнар съездыннан соң булган арада Идел татарларының автономия мәсьәләсенә карашлары кискен үзгәрде.

Ноябрьда уздырылган Милли ассамблеядә катнашучы йөздән артык делегатлар тигез диярлек экстерриториаль мәдәни автономия ягында торучыларга (төрекчеләр) һәм территориаль милли автономия ягына авышканнарга (тупракчылар) бүленде. 1917 елдагы большевиклар революциясеннән соң туган яңа сәяси шартларда ассамблея территориаль автономияне сайлап алды.

1917 елның 19 ноябрендә ул Идел-Урал дәүләтен игълан итте. Дәүләтнең асыл принциплары буенча, татарлар һәм башкортлар чиктәш һәм икътисади-мәдәни берлекне хасил иткән җирлектә халыкның купчелеген тәшкил итә.

Үзәкнең ябык утырышында Ассамблея С. Мөсминовның, Милли Шураның Петроград башкарма Комитеты әгъзасының белдерүен тыңлады. С. Мөсминов сөйләвенчә, Сталин мөселман эшләре буенча Үзәк Комиссариат (Муском) төзү проектын Милли Шурага тәкъдим итте һәм Цаликовны, әгәр дә Милли Шура Муском белән кушылса дип беренче сәркәтип итеп чакырды.

Депутатлар чакыруны кире какты, әмма аның әһәмиятен инкарь итәргә ярамый иде. Чөнки ул большевикларның татар милләтчеләре белән тактик берләшү мәсьәләсендә, аның ышанычсыз һәм вакытлы булуына карамастан, нык торуны чагылдырды.

Ассамблея карары үзләренә союздаш эзләгән большевиклар башлыкларының бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, һәм, ниһаять, Мулланур Вахитов Казан социалистлар комитеты әгъзасы, Халык Комиссарлары Советы декреты тәртибендә, 1918 елның 17 январенда Наркомнац (Народный Комиссариат Национальностей) органы рәвешендә оештырылган Муском председателе вазифасын үз өстенә алды.

Вахитовка Г. Ибраһимов һәм Ш. Манатов (Муском председателенең беренче урынбасарлары) кушылды. Аларның Милли Ассамблея тарафыннан законлы дип расланмаган органда урын алуы татар берлегенә зур зыян китерде.

1918 елның март аенда мөселман комиссариатлары урыннарда төзелде. Аларның үз матбугат органнары булды – «Эш» (Казанда), «Мамадыш тавышы» (Мамадышта) – икесе дә Петроград – Мәскәү Мускомы тарафыннан нәшер ителгән «Чулпан» традицияләрен дәвам итте һәм татар хезмәт ияләрен сәяси тәрбияләүгә кереште.

Үзәк Мөселман Комиссариаты төзү хөкүмәтнең 1917 елның языннан яшәп килгән дуалистик властька һәм параллель мөселман инфраструктурасына түзә алмаганына ачык дәлил иде. Мөселман органнарын сүтә алмаган хәлдә, хөкүмәт Муском ише көндәш оешмаларны ныклап урнаштырып, беренчеләрне кыска вакытка булса да хәлсезләндерергә тырышты. 1918 ел вакыйгалары хөкүмәтне тоткарсыз рәвештә хәрәкәт итәргә мәҗбүр итте һәм барлык мөселман милли органнарын тарату өчен сылтау тудырды.

Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов

*******

 

Икенче мөселман хәрби съезды эшен 1918 елның 21 январенда башлады. Төп мәсьәлә – автономияле Идел-Урал дәүләтен төзү мәсьәләсе булды. 150 делегатлардан күпчелеге Милли Ассамблеянең Идел-Урал дәүләтен төзергә дигән карарын яклап чыккан татар һәм башкортлар иде. Ләкин татар большевиклары һәм аларга теләктәшлек күрсәтүчеләр боларга каршы торды.

17 февральдә диңгез капитаны Токумбетов, хәрби шура әгъзаларының берсе: «Сез безне үзбилгеләнү хокукын ничек кулланырга өйрәтергә хаклы түгел, бу безнең эш», дип большевикларны кисәткәч, тегеләр демонстратив рәвештә җыелышны ташлап чыгып китте.

Мөселман берлегендә күренгән ярыкны Казан Советы үз файдасына кулланды. 26 февральдә ул Я. Шейнкман җитәкләгән, ләкин штатында ике татар, К. Якубов белән С. Галиев булган һәм Хәрби Шурага каршы һөҗүм хәзерләргә җыенган революцион югары командованиены яклады.

Уңышны тәэмин итү һәм оппонентлар көчләренең тәэсирен бетерү өчен, Советлар шул ук көндә Казанда хәрби хәл игълан итте. Ике көн үтүгә, алар Хәрби Шураның барлык җитәкчеләрен, шул исәптән Токумбетов, Музаффаров һәм бертуган Алкиннарны, кулга алды һәм аларга шарт куйды: әгәр алар Казан губернасында Советлар властен танысалар, Идел-Урал дәүләтен төзү планнарыннан баш тартсалар, барлык милли оешмаларны таратып бетерсәләр һәм мөселман хәрби частьларын губерна Мускомы контроленә тапшырсалар, ул чакта аларны иреккә чыгарачаклар.

Тегеләр риза булмадылар, татар бистәсенә, Болак буена качтылар. Шунда алар үзләренең Идел-Урал дәүләтенә чын күңелдән ышанганлыгын исбатлады һәм Советлар мыскыллап «Болак арты республикасы» дип атаган Милли хөкүмәт игълан итте.

Милләтчеләрнең Казаннан качуы аларның Урта Иделдә киң төрек дәүләте төзү өметләрен какшатты. Болак буендагы терәкләре 28 мартта һөжүмгә дучар булды һәм берничә көн эчендә Казан Советлар һәм Кызыл Армия контроле астына күчте.

Яков Шейнкман

Яков Шейнкман

 

********

 

1918 елның 26 мартында Наркомның үз декреты белән Хәрби Шураны юк итте. Идел-Урал дәүләте турындагы хыяллар тоныкланды. Апрель урталарында Милли Шура һәм Милләт Мәҗлесе дә шул ук кырыс чараларга очрады.

Көндәш мөселман милли оешмаларның якында булуыннан котылгач, яңа режим өчен мөселман массаларының ярдәменә мохтаж булган большевиклар хөкүмәте, мөселманнар мәнфәгатен яклап калган Мускомга мөрәҗәгать итә.

1918 елның язы большевиклар режимын куркыныч хәлгә куйды. Сугышка хәзерләнүләр, армия оештыруга башка мәшәкатьләр кушылды. Бу контекстта Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең килеп чыгуы мөселманнар таләпләреннән ерак торган тактик йөреш иде.

Үзәк Мөселман Комиссариатының үз хәрби бүлеге бар иде, аның башында Төньяк фронт мөселман солдатлары Башкарма Комитеты әгъзасы Г. Ибраһимов торды. Бүлекнең төп бурычы – җирле Мускомнарга «Эшче-крестьян Кызыл Армия батальоннарын оештыруда» булышлык итәргә тиеш иде. 1918 елның 28 апрелендә хәрби коллегиягә үзгәртеп корылды. Аның составына М. Вахитов, И. Ибраһимов, М. Алиев, И. Абдрәшитов, урыс – А. Маликов, М. Конов керде.

Коллегиянең туплануына Урта Иделдә барган гражданнар сугышы вакыйгалары йогынтысы ясады. Казан аклар тарафыннан басып алынды (1918 елның 7 августы, 10 сентябре). Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясенең төзелүен тоткарлады һәм аның җитәкчеләре арасында югалтуларга китерде. 19 августта М. Вахитов аклар тарафыннан атылды. Кызыл Армия шәһәрне 1919 елның 10 сентябрендә кире кайтарып алгач, Советлар тарафыннан якланылган барлык мөселман оешмалары тергезелде.

Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе (УМХК) 12 сентябрьдә үзенең эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Коллегиянең яңа рәисе Мирсәет Солтангалиев җитәкчелегендә кичектергесез УМХКның устав проекты хәзерләнде һәм ул 1918 елның 2 ноябрендә кабул ителде. Уставта күрсәтелгәнчә, коллегиянең төп максаты – Кызыл Армиянең мөселман частьларын оештыруда, Кызыл Армиянең мөселман солдатларын сәяси тәрбияләүдә һәм алар арасында коммунизм идеяләрен таратуда Хәрби комиссарга булышу иде.

УМХКның максатлары аның төзелешендә чагылды. Большевиклар житәкчелеге аның агитация-пропаганда белән шөгыльләнгән сәяси бүлегенә аеруча әһәмият бирделәр. Пропаганда эшенең төп органы – «Кызыл Армия» газетасы татар телендә чыкты һәм Идел татарларының Россия мөселманнары арасында зур авторитет яулаганнарын тагын бер тапкыр исбатлады.

1918 елның 20 ноябрендә Реввоенсовет чыгарган 276 номерлы боерык УМХКны Хәрби комиссариат органы мәртәбәсендә төзелгәнен раслады. Устав планы кабул ителергә тиеш иде. Милләтләр буенча Комиссариат 1918 елның 16 январендагы утырышында планны тикшерде, 27 январендагы утырышында УМХКны таратырга дигән фикергә килде: имеш ул булган совет һәм мөселман оешмаларны кабатлаячак.

УМХКның рәисе һәм Милләтләр буенча Комиссариат коллегиясенең әгъзасы булган Солтангалиев бу хәл итә торган утырышлардан читләште. Тарату турында хәбәр алгач, ул Сталинның үзенә мөрәҗәгать итте, аңардан ярдәм сорады.

Үзәк Мөселман Хәрби Комиссариатына хуҗа булу өчен көрәш дәвам итте һәм, ниһаять, 1919 елның 12 июлендә уставның яхшыртылган планы расланды. Бу карар гражданнар сугышы кризисы шартларында (1919 елның язында һәм җәендә башланып киткән кризис хөкүмәтне мөселманнарның турылыгын яуларга мәҗбүр итте) тактик чигенеш итеп бәяләнергә тиеш. Гражданнар сугышы куркынычы беткәч, Ревкомсовет 1920 елда 1 октябрьдә 2005 номерлы боерык чыгарды һәм Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясен таратты.

 

********

 

Мөселманнар коммунизм, Ислам һәм милләтчелек симбиозына ихлас күңелдән ышанды, үз милли гаскәри частьларын һәм коллегияне шул симбиозны тизләтә торган фактор дип карады. Башта революция ялкынында гөрләп, алар Мәскәүнең хәйләкәрлеген истән чыгарды.

Мәскәү коллегия дә, милли гаскәри частьлар да тел аермалыкларын ерып чыгу, мөселман солдатларын мобилизацияләү өчен вакытлы һәм уңай чара булды. Ни партия, ни хөкүмәт башлыклары коллегиягә үзләренең контроленнән ычкынырырга ирек бирмәде, мөселманнарның махсус проблемаларына колак салмады диярлек.

Кыска гына вакыт эчендә УМХК грамоталык өлкәсенә өлеш кертте. Башка текстлар булмау сәбәпле бөтен мөсөселман солдатлары башлангыч уку өчен татар китапларын файдаланды, татар театры яңа режимның политик заданиесен үткәрү өчен мобилизацияләнде. Милли тел һәм мәдәният чаралары Идел татарларының уйлап табу сәләтен дәлилләделәр һәм аларның уңай шартларда Россиядә төрек федерациясендә лидер булачагына шик калдырмады.

Мәгърифәт һәм пропаганда УМХКның иң мөһим бурычлары булып тора, чөнки 1918 елның җәендә ул хәрби өлкәдә хәл итә торган властьтан мәхрүм иде.

1918 елның август аенда барлык мөселман частьлары (50000 солдат үз офицерлары җитәкчелегендә) рус армиясе командованиесенә буйсынырга тиеш булды. Идел татарлары һәм башкортлар үзләреннән солдатлар җибәреп торды. Мәсәлән, эшче-крестьян Кызыл Армиянең 1918 елның 1 нче апрелендә төзелгән Беренче татар-башкорт пехота батальоны 1918 елда сентябрьдә Казанны чехлардан һәм аклардан азат итү сугышында катнашты, яңа режимга үзенең турылыгын исбат итте.

1918 елның көзендә Беренче татар-башкорт батальоны һәм татар Х. 3. Габидуллин командалыгында Беренче мөселман коммунистик батальоны төзелде. Шундый ук батальоннар һәм полклар Әстерханда, Сарытауда, Самарада, Бәләбәйдә, Минзәләдә, Бөгелмәдә, Алабугада, Чистайда һәм татар-башкорт иленең бүтән җирләрендә төзелеп, Кызыл Армиянең мөселман гаскәри частьларның төп массасын, үзәген тәшкил итте.

Алай гына да түгел, татарлар үзләренә аерым игътибар җәлеп итте, һәм 1919 елның 16 апрелендә чыккан «Кызыл Армия» газетасы саны: «Хөррият сөюче татар яшьләре, кызыл байрак астына җыелыгыз!», дип чакырды.

Мөселманнар үзләрен яхшы сугышчы итеп таныткан күрәсең. 1918 елның 9 ноябрендә Иң югары хәрби Инспекция «мөселман полклары дисциплина һәм батырлык үрнәге булды», – дигән карарга килә.

 

*********

 

Мөселман гаскәрләренең батырлыгы һәм үз вазифасына бирелгәнлеге 1919 елның җәендә шундый хәлиткеч иде ки, хөкүмәт үз максатларын күздә тотып ярым айны хәрби хезмәткә «вербовать итәргә» булды. 1919 елның июль аенда Кызыл Армиянең югары командованиесе махсус билге куллануны хуплады. Тик мөселман частьлары солдатлары аны гимнастерка жинендә йөртте: ромбның яшел фонында алтын җеп белән чигелгән ярым ай һәм йолдыз.

Ләкин бу чаралар вакытлыча иде. 1920 елның көзендә алар юкка чыкты. Гражданнар сугышы конфронтациясендә җиңеп калган большевиклар хөкүмәте үзен куәтле, ышанычлы итеп хис итте һәм хөкүмәткә терәк булган халыкның, төрле катлауларның мәнфәгатьләрен тәэмин итүне ишетәсе дә килмәде.

Отоман Коръәне дә, Сөембикә манарасы да, мөселман солдатларының җиңнәрендә чигелгән ярым ай да инде үткән заманда калды. 1920 елның чынбарлыгы андый символикадан ерак торды, һәм шул чынбарлык Идел татарларын айнытты, аларның милли ышанычларына чик куйды.

1918 елның 23 март аенда «Правда» битләрендә Көньяк Урал һәм Идел буе территориясен «Россия Совет Федерациясенең Татар-Башкорт Совет Республикасы» дип игълан иткән Наркомнац декреты урнаштырылды. Декрет И. В. Сталин, М. Вахитов, Ш. Манатов һәм Г. Ибраһимов имзалары белән куәтләнде.

Декрет, большевиклар партия оешмасы тарафыннан законлы дип табылмаса да, Мәскәүдә узган Казан, Уфа, Оренбург, Пермь, Екатеринбург Советлары һәм Мускомнары конференциясендә катнашучыларның купчелеге һәм чуваш, мордва вәкилләре тарафыннан яхшы дип табылды. Тик большевиклар партиясе оппозициясенә «әйе-әйе» дип торган Казан, Уфа, Урал Советлары вәкилләре Татар-Башкорт республикасы идеясенә каршы чыкты. Чуваш һәм мордва халыклары вәкилләре проектта булган бу республикага үз жирләрен дә кертүне үтенде.

Урта Иделдә төрек республикасын торгызу планнарын 1918 елның маенда башланган гражданнар сугышы аркасында туктатып торырга туры килде. Татар-башкорт иле үзе совет режимы белән ак контрреволюция арасындагы конфронтация үзәгенә әверелде.

Татар-Башкорт республикасы планнарын һич булмаса бер елга кичектерде, ләкин бәхәсләр үзәк Муском председателе һәм Наркомнац коллегиясе әгъзасы Солтангалиев инициативасы белән 1919 елда яңадан башланып китте. Ул 22 ноябрьдә – 3 декабрьдә (1919 ел) Мәскәүдә уздырылган Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Икенче Бөтенроссия съезды карамагына Татар-Башкорт республикасының проектын тапшырды.

Монда делегатлар яңадан үзләренең Татар-Башкорт республикасын оештыруны яклавын белделәр, әмма 13 декабрьдә Россия большевиклары партиясенең ҮК Политбюро утырышында (Ленин председательлегендә) Татар-Башкорт республикасын төзүгә юнәлдергән барлык омтылуларны туктатырга карар кылынды.

Бу карар бәхәскә очрады. Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларның Үзәк Бюросы 1919 елның 16 декабрендә Татар-Башкорт республикасын төзү мәсьәләсен Үзәк Комитетның пленар утырышында яңадан карап тикшерү өчен тапшырырга, дигән резолюция кабул итте.

 

**********

 

Күренекле татар коммунистларыннан берсе М. Бурундуков Казан губерна партия оешмасы һәм Мускомның берләштерелгән җыелышында үзенең позициясен ачык белдерде. Ул үз сүзендә нык торып, Политбюроның 1918 елның 14 декабрендә чыгарган карарына буйсынмавын хәбәр итте.

Ләкин Бурундуков, Солтангалиев һәм аларның Идел буенда татарлар-башкортлар дәүләте төзү өметен уртаклашкан кешеләр көчләрен әрәмгә түкте. 1919 елның 23 мартында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыру белән арттан килеп Урта Иделдәге киң төрек дәүләтенең аркасына китереп суктылар. Башкорт республикасын игълан иткән декрет мәдәни һәм тарихи юллары тыгыз бәйләнгән татарлар һәм башкортлар арасында административ-мәдәни киртәгә «ачкыч» ролен уйнады.

Идел-Урал Татар-Башкорт дәүләте әле барлыкка килмәс борын бүленде, чөнки аның яшәеше совет хөкүмәте өчен бик куркыныч иде. Татар-Башкорт республикасы, башкаласы Казан белән, бу пайтәхетнең Россия мөселманнарының политик һәм культура үзәге буларак әһәмиятен көчәйтер иде.

Төрекләрнең берләшүенә һәм Урта Иделдә динамик республиканың килеп чыгуын булдырмас өчен Совет хөкүмәте ваграк республикалар оештырырга уйлады; шулай итеп, хөкүмәт читләшүгә юл куйды, хәтта борынгы көндәшлек һәм көнчелекне үстерде.

Татар Автономияле Республикасын төзү фикере БАССР игълан ителгәч туды. Беренче адым 1920 елның 26 январенда ясалды. Политбюро утырышында Политбюро Татар республикасын Россия республикасының автоном органы итеп исәпләде. ТАССР территориясе һәм чикләре турындагы резолюция 1920 елда, 22 мартта Ленинга тапшырылды. Солтангалиев соңгы көчен җыеп, Татар-Башкорт республикасы проблемасын терелтергә тырышты, ләкин бу проект буенча Ленинның какшамас каршылыгына очрады.

1920 елда яз буе партия оешмалары төрле тигезлектә Татар Автономияле Республикасын төзүдән читкә киткән мәсьәләләрне тикшерде. Дискуссияләр Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының берләштерелгән җыелышы белән тәмамланды. Бу җыелыш 1920 елда 27 майда Татарстан АССР төзү турындагы декрет игълан итте.

Республикага аерып бирелгән җир 68000 квадрат километр тәшкил итте һәм Идел-Урал дәүләтенә тиешле 220000 квадрат километр белән чагыштырганда бик аз иде. Урта Иделдә торган 4200000 татарлардан тик 1459000 кеше яңа республика халык составына кертелде. 1920 елда татарлар республикада 51 процент тәшкил итсә дә, артык куанырга сәбәп юк иде.

Республикага татарлар күпләп яшәгән Бәләбәй, Бөре, Уфа өязләре кертелмәде. Татарстан һәм Башкортстан Автономияле Республикаларының чикләре шул кадәр башбаштакларча куелган иде ки, татар халкының 75 проценты республика чигеннән тышта яши иде. Башкортстан Республикасында этник күпчелек тәшкил итте. Нәтиҗәдә Татарстан АССР төзү, милләтара каршылыкларны бетерү урынына яна режимның «бүл һәм хөкем ит» политикасыннан ваз кичкән милләтчеләр һәм коммунистларның бер өлешен генә үсә барган канәгатьсезлеккә китерде.

Бу алданган өметләр әле күптән түгел генә яңа режимга кушылган һәм аның идеологиясен үзләштергән җәдид зыялыларының лояльлеген саклап карады. Рухи эзләнүләр нәтиҗәсендә алар милли юлга күбрәк авышты, милли культураның чәчәк атуына коммунизм белән милләтчелекнең бергә сыя алуларына ышанды.

 

[1] Мәкалә шул исемдәге китапның өченче бүлегеннән алынды. Аны инглиз теленнән Энгель Нигъмәтуллин тәрҗемә итте.

 

«Мирас». – 1992. – №3. – Б.66-73.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи