Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Кошман бабачылары

Һәркемгә туган-үскән җире газиз һәм якын, һәрберебез аның үткәнен белергә тиеш. Шуңа да туган авылым Кошманның тарихын, бабачыларның (сөннәткә утыртучылар) буыннан-буынга килгән изге эшләрен өйрәнүне максат итеп куйдым.

Кошман укулары вакытында бабачы Галимулла Хәлил улы һәм Хәлил Сафиулла улы каберләрен зиярәт кылган мәл.
Кошман укулары вакытында бабачы Галимулла Хәлил улы һәм Хәлил Сафиулла улы каберләрен зиярәт кылган мәл.

 

Кошман авылы район үзәге Кайбычтан биш чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында, 1565-1567 нче елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә, шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана. Авылыбыз борынгыдан яхшы хәлле, нык авыллардан саналган. Биредә яшәүчеләр, үзен, гаиләсен, нәсел-ыруын тәэмин итү өчен, нинди генә һөнәрләргә өйрәнмәгән. Шулар арасында иң күренеклесе һәм данлыклысы, – әлбәттә, сөннәтчелек. Халык арасында авылыбызны «Бабачылар» дип атау бүген дә очрый әле.

Татар халкының ислам динен кабул итүенә мең елдан артык вакыт узды. Шушы вакыт аралыгында ислам һәм аның йолалары белән бәйләнешле шәҗәрәләр барлыкка килгән.

Тарихчы, галим Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» дип исемләнгән китабында Кошман сөннәтчеләренең Сәлман Фарси нәселе белән бәйләнешен күрсәткән язмалары сакланган. Ул бу мәгълүматны Кошман бабачысы Шәкүр бабай Фәизов шәҗәрәсендә дә күргән. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мөселманнар арасында ир балаларны сөннәткә утырту хокукын Сәлман Фарси нәселенә генә йөкләгән. Сәлман Фарси нәселеннән булган Айас баба, озак еллар Казанда торгач, Казаннан – 25, Зөя елгасы яныннан 15 чакрым ераклыктагы Бишбатман авылына күченгән. Анда ничә йөз ел соңында Бишбатман кяферләре илән ихтыяр кылышып, Кошман дигән елга буена күчеп китә. Кошман елгасы буенда бәгъзесе Сәлман Фарси нәселеннән, вә бәгъзесе гайре нәселдән бергә җыелып, Кошман карьясендә нигез корып калдылар.

Бабачы Галимулла Хәлил улы Сафиуллин (1931-1982).
Бабачы Галимулла Хәлил улы Сафиуллин (1931-1982).

Кошман авылыннан чыккан бабачыларның нәселләре Әлмәт, Бишмунча, Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә очрый. Арча районындагы Масра авылының да Кошманга бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып караганда, Сәлман Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай Урдасыннан чыкканлыгы сизелә. Шулай ук Лениногорск районындагы Шөгер авылы имамнарының шәҗәрәләрендә дә Гаяз бабай Кошманда туган, Зөя каласы янындагы Бишбатман дигән илдә торган, һәм Гаяз илә Арслан икесе бертуганнар булган дип күрсәтелә. Бу кулъязма Ризаэддин бине Фәхреддингә дә барып тоташа, сәбәбе – нәсел бәйләнешләре булуда. Кошман бабачылары шәҗәрәсендә Казанда Шаһгали ханлыгы вакытында булган бер хәл һәм нәселнең иштәкләр арасына таралу хәбәре кызыклы. Моннан Тау ягы татарларының Урал буйларын башкорт җире дип түгел, иштәкләр җире дип санаулары мәгълүм була.

Сөннәткә утырту йоласы байтак илләрне үтеп ныгыган. АКШта яңа туган малайларның байтагын бала табу йортында ук сөннәтләп җибәрәләр икән. Тәуратта исә малайларга туганнан соң сигезенче көндә операция ясалуы мәгълүм. Шулай эшләгәндә, бала тизрәк савыга икән.

Кошманлыларның, әлбәттә, үз вакытлары булган. Көз якынлашканда, кыр-бакча эшләрен төгәллиләр дә, кайсы биштәрен асып, кайсы атына утырып, изге эшкә чыгып китә. Сембер, Самара якларына, хәтта Үзбәкстан, Казакъстан, Урта Азиягә барып чыгалар. Дин кысрыкланган чакта сөннәтләүне тыялар, шул сәбәпле, качып-посып йөрүләр гадәткә керә. Хәер, ул чагында да Кошманның кыю, куркусыз сөннәтчеләре була.

Авыл старостасының мөһере сугылган дини йоланы башкарып йөрүчеләр турындагы документларның төп нөсхәсе 1974 елда Арча төбәгенең Иске Масра авылында табыла. Шулай ук Кошман авылында туып-үскән бабам Хәлиулла (1897 елда туган) да бу өлкәдә 50 елдан артык хезмәт итә. Әтисе – Сафиулла, әнисе Мәфрүзә исемле. Сафиулла бабай авылның балта остасы була. Ул бурап төзегән ат абзарлары безнең вакытта да бар иде әле. Бераз кул астына керә башлагач, Сафиулла бабай, Хәлиулла бабайны үз бригадасына ияртеп, Чувашия якларына өй салырга алып китә. Ләкин Хәлиулла бабайның кулы балтага ияләшә алмый.

Бер тәрәзә яңагын юнганда бозган өчен чуваш абзые ачулана, шуннан ул артельдән аерылып кайтып китә. Аннан соң, авылның сөннәтчесенә – Сәгъди бабайга ияреп, сөннәтчелек эше белән йөри башлый. Бу җәй башы була, ә инде көз көне, карлар төшкәч, ул, яхшы атка утырып, әтиләрен каршы алырга бара. Ул вакыттабер ат яхшы машина бәясендә булган. Шулай итеп, ул Сәгъди бабай белән изге эшкә йөреп, әлеге гамәлнең нечкәлекләренә көннән-көн күбрәк төшенә. Хәлиулла бабай, баланың сидеге белән тәндәге җәрәхәт тизрәк төзәлә, дип әйтә иде. Гаилә корганнан соң, ул Сәгъди бабай белән Шәрифә карчыкны карарга аларга күчә. Сәгъди бабай үлгәннән соң, аның каберен чистартып, чардуганын буяп торганы минем әле бераз хәтеремдә. Элек авылның абруйлы кешеләрен – имамнарын, мәзиннәрне бер җиргә күмгәннәр, Сәгъди бабай да алар янына җирләнгән.

  • Тулы язманы «Безнең мирас» журналының 2026 елгы сентябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи