Чаллыда яшәүче корыч ихтыярлы, сәләтле кыз Алсу ХӘЙРУЛЛИНА бөтен күңелен иҗатка багышлый. Тумыштан церебраль паралич диагнозына дучар булса да, язмыш сынауларына бирешеп, күңелсезләнеп утырырга вакыты юк аның.
– Алсу, балачак хатирәләрегезне искә алсак, алар нинди?
– Балачак хатирәләрем кояш кебек якты, чөнки балачакта мин әле әти-әниемнең кулына тотынып булса да атлап йөри ала идем. «Балалар дөньясы» кибетенә барганыбыз исемдә. Бу вакытлардан инде күп еллар үткәч, моннан өч ел элек әлеге матур хатирәләрем белән «Ишегалдында театр» проекты кысаларында сәхнәләштерелгән спектакльдә дә уртаклаштым. «Матурлыкка омтылдык» спектаклен куяр алдыннан бездән истәлекләребезне барлап инша язарга куштылар, аннары режиссёр һәм драматурглар алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. Шул рәвешле мин дә әлеге иҗади проектка үземнән өлеш керттем.
Белем алуга килгәндә, башта «Өмет» тернәкләнү үзәгендә белем алдым, X-XI сыйныфларны өйдән торып укыдым һәм урта мәктәпне алтын медальгә тәмамладым.
Балачактан кул эшләре белән кызыксынам – рәсем ясау, үзле балчыктан сыннар әвәләү, макраме техникасында үрү, ыргак белән бәйләү…
Хәзер инде мин коляскада йөрим. Тормышта әти-әнием миңа бик нык булыша. Әнием Дамира Рәхимҗан кызы «КамАЗ» предприятиесендә хезмәт куйды, әтием Игламетдин Ислам улы авыл хуҗалыгы училищесында производствога өйрәтү мастеры булып эшләде, бүген алар икесе дә лаеклы ялда. Элек, сәламәтлегем күпкә яхшырак булган чакта, 2010-2016 елларда спортның паралимпия төре булып саналган бочча белән (туп уйнау белән бәйле) шөгыльләндем. Республика командасы составына кергән идем. Россия шәһәрләрендә уздырылган ярышларда катнаштык, җиңүләр яуладык.
– Чаллыдагы «Солнце внутри» мәрхәмәтлелек фонды остаханәләренә еш барасызмы?
– Юлия Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге бу фонд 2015 елдан эшли. Анда төрле иҗади юнәлештәге остаханәләргә бик теләп йөрибез. Әйтик, биш ел элек «Плюс-минус спектакль» дигән әсәр куйган идек. Анда сәхнәдән тамашачыга үз тормышыбызның кайбер мизгелләре турында сөйләдек. Мәсәлән, мин бочча ярышлары турында сөйләдем. Социаль темаларны күтәргән әлеге спектакль ул чакта хәтта «Алтын битлек» театр премиясенең озын исемлегенә дә кертелгән иде. Аны Чаллы, Казан, Санкт-Петербург сәхнәләрендә күрсәттек. Узган ел көз көне тагын бер яңа спектакль куелды, ул да социаль темага багышлана.
Грантлар яулагач, остаханәбездә керамика сәнгате белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Бу осталыкка безне Казан рәссам-иллюстраторы, керамист Хәят Мостафина һәм Чаллының тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәре, керамист Миләүшә Шакирова өйрәтте. Хәзер эшләнмәләребезне яшь дизайнерлар өчен Казанда елына берничә тапкыр үткәрелә торган «Open Space Market» чарасында тәкъдим итәбез, «Печән базары»нда да катнашырга тырышабыз. Фонд келәмчекләр, салфетка, тасма, пледҗәймәләр һ.б. туку өчен махсус станоклар алды. Тукырга тәҗрибәле оста Светлана Прокофьевадан өйрәндек. Хәзер үзем дә вакыт булганда осталык дәресләре бирәм. Керамика белән кызыксынучыларга да дәресләр үткәрәм.
– Күп кенә эшләнмәләрегезне келәм чигү ысулын файдаланып иҗат иткәнсез. Декоратив-гамәли сәнгатьнең шушы төренә алынганда иң мөһиме нәрсәгә игътибар бирергә?
– Бу сәнгать төренә кулың ятып торырга, тырышлык-пөхтәлек, морадыңа ирешү өчен сабырлык та кирәк дип уйлыйм. Келәм чигешен бик авыр ысул димәс идем, ул яшүсмерләрнең дә көченнән килә. Үзем аңа 2022 елда Алия Фаздалованың Чаллыда үткән осталык дәресендә өйрәндем. Башкаларга киңәшем шул: беренчедән, әлеге техниканы үзләштерергә теләсәң, бик яхшы сыйфатлы махсус энә кирәк, чөнки энә начар булса тукыманы ертачак, бизәкләр дә тигез килеп чыкмаячак. Икенчедән, киҗемамыктан эшләнгән тыгыз «двунитка» яисә җитен тукыма, уңайлы киерге кирәк. Җепләрдән ниндие ошаса, шунысын файдаланырга мөмкин, әлбәттә, төсләре генә матур булсын. Хәзер бу төр кул эше белән кызыксынучыларга эшләп карау өчен бөтен кирәк-ярагы тупланган, инструкциясе булган үрнәкләр тәкъдим ителә.
Бүген әлеге сәнгать белән шөгыльләнүчеләр аз түгел, андый осталарның эшләрен интернеттан күзәтеп барам, аларга карап илһам алам. Кайберәүләр уңышка ирешеп, үз брендларын булдырды, әмма алар тәүлек әйләнәсе чигә кебек. Өстәл җәймәләре, келәмнәр, өйдә кия торган чүәкләр, кием-салым элементлары, намазлыклар чигәргә мөмкин. Миңа мендәр тышлыклары чигү ошый. Паннолар да яратып иҗат итәм һәм алар өчен матур агач кысалар сайлыйм. Барысын да зәвык белән башкару мөһим, «Оста нинди, эше шундый», ди халык.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала