Язмыш татарны гел урау, сикәлтәле юллардан йөртә. Әмма ул барыбер теләгән җиренә барып чыга. Чыга гына түгел, дан-шөһрәткә ирешеп, тигез генә юллардан йөргәннәрне дә көнләштерерлек итеп яши башлый. Шундыйларның берсе – М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры артисты Рәзифә Хәйруллина.
Бервакыт М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты Гөлнора Гатина турында язган идек. Аның бер бабасы – кырым татары буларак, тагын берсе кулак дип туган илләреннән Үзбәкстанга сөрелсә дә, алардан туган Левиза Чалбашева бабаларының кендек каны тамган Кырымга танылган җырчы буларак әйләнеп кайта, аның кызы Гөлнора исә икенче бабасының туган җире Казанның иң зур театрларының берсендә данлыклы операларда сәхнәгә чыга. Татар барыбер җиңә, барыбер морадына ирешә.
Рәзифә Хәйруллинаның язмышы да шуңа охшап тора. Анда очраклы хәлләрнең дә язмыш булып әверелгәнен күреп шаккатасың. Тарихны кызның кайсы бабасыннан башлыйк икән? Иң әүвәл Сибгать бабасы турында языйк әле. Сигез-тугыз яшьләрендә ятим калгач, ул унөч яше тулганда бәхет эзләп Мәскәү каласына барып чыга. Көннәрдән бер көнне кызык бер хәл була. «Әй, Хәйруллин Сибгать, бар, анда хатының килгән», – дигән сүзләрне ишетеп, чыкса, бер кашык су белән кабып йотарлык чибәр бер кызны күреп ала. Исеме Рәзифә. Фамилиясе Хәйруллина. Әмма бу кыз бала Сибгатькә хатын да, сеңел дә түгел. Чынлыкта, Сибгатьнең дуслары, бер фамилиядәге кызны күреп, шаярткан гына. Ә кем соң ул Рәзифә Хәйруллина? Беләсегез килсә, ул Хәйруллина да түгел әле. Әсма Сөләйманова ул. Вәт! Татарстандагы Бәкер авылында яшәгән. Үги анасының паспортын урлап качкан да, Мәскәү каласына килеп чыккан! Ярый. Пәри түгел, шайтан булсын, дигәндәй, уңган егет Сибгать чибәр кыз Рәзифәгә, әй лә, Әсмага бер күрүдә гашыйк була һәм озак та үтми, яшьләр кавыша. Бик матур яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Сибгатебез фронтка китә, Әсмабыз исә балаларын алып Үзбәкстан якларына китеп яши башлый. Күкрәгенә орден, медальләр тагып сугыштан ире кайткач та шунда гомер кичерәләр. Сугыш каһарманы Сибгать шунда Бөек Җиңүнең 50 еллыгына бер ел кала 8 майда 84 яшендә вафат була. Әсма апаны исә балалары Татарстаныбызның Биектау районы Инеш авылына алып кайтып китә, һәм ул бу авылда тагын ун ел туган як һавасын сулап яши. Артистка Рәзифә Хәйруллинаның әтисе Рәфыйк абыйны дөньяга китергән Сибгать ага һәм Әсма ханым турында булды бу бәян.
Рәзифә Хәйруллинаның әнисе Гөлназ да Үзбәкстанда туа. Кендеген Рәфыйкның кендеген кискән карчыкның кызы кисә. Әйтерсең, язмышлары туганда ук бер-берсенә бәйләнә. Ләкин аңа кадәр Гөлназның Башкортстанда буй җиткезәсе бар. Бәй, Үзбәкстаннан Башкортстанга ничек барып чыга соң ул? Әтисе яшьли үлеп, кызны анда әнисе алып кайта.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 36 нчы саныннан (17 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала