Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Хәлфиннәр нәселе

Казан шәһәре, Казан Император университеты тарихында Хәлфиннәр гаиләсенең өч вәкиле – Сәгыйть, аның улы Исхак һәм Исхакның улы Ибраһимның эшчәнлеге аерым урын алып тора.

Сәгыйть Хәлфин тарафыннан эшләнгән ике томлы «Татарский словарь и краткая татарская грамматика в пользу обучающегося при казанских гимназиях юношества татарскому языку, сочиненный при оных же гимназиях» (1785) хезмәтенең 2026 елда басылып чыккан репринт басмасы.
Сәгыйть Хәлфин тарафыннан эшләнгән ике томлы «Татарский словарь и краткая татарская грамматика в пользу обучающегося при казанских гимназиях юношества татарскому языку, сочиненный при оных же гимназиях» (1785) хезмәтенең 2026 елда басылып чыккан репринт басмасы.

Бу күренекле педагоглар нәселе алтмыш ел дәвамында мәгърифәт эшенә фидакярләрчә хезмәт итә: Казан гимназиясе укучыларына һәм Казан Император университетының Көнчыгыш факультеты студентларына татар теле укыталар, яңа дәреслекләр төзиләр, тәрҗемәче булып эшлиләр, Казанда мөселман әдәбияты цензоры вазыйфасын башкаралар.

Хәлфиннәр нәселенең иң өлкән вәкиле – Хәсән улы Сәгыйтьнең эшчәнлеге XVIII гасырның икенче яртысына карый. Бу чорда Россия дәүләте Урта һәм Түбән Идел буен, Урал алды һәм Себерне – фин-угыр һәм төрки телле мөселман халыкларының тарихи ватаннарын актив үзләштерә. Ил империя буларак калыплашуның катлаулы чорын кичерә. XVIII гасыр башында хакимият тарафыннан «инородецлар» белән идарә итү ысулы буларак сайланган көчләп чукындыру сәясәте халыкның шактый өлешен ерак төбәкләргә күчеп китәргә мәҗбүр итү белән генә чикләнмичә, Урта Идел һәм Урал буенда рус крестьяннары арасында да, рус булмаган халыклар арасында да социаль һәм дини күтәрелешләргә китерә.

XVIII гасырның икенче яртысындагы сәяси һәм икътисади тотрыксызлык үзәк хакимиятне күпмилләтле төбәкләр белән идарә итүнең башка юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, көчләп ирексезләү сәясәтеннән баш тартып, мәгърифәтчелеккә нигезләнгән, йомшаграк миссионерлык сәясәтенә күчү башлана.

Шуңа күрә дә вакыт таләбе белән татар мохитеннән рәсми хакимият белән хезмәттәшлек итә белгән, ике халыкны һәм ике мәдәниятне якынайту юлларын эзләп тапкан шәхесләр – Хәлфиннәр кебек кешеләр була. Алар җәмгыятьтә төрле халыкларның бер дәүләттә үзара аңлашып һәм килешеп яшәү кирәклеген аңлауларына зур өлеш кертәләр.

Нәкъ менә шул катлаулы чорда рус булмаган халыкларның телләре (беренче чиратта, татар теле) белән кызыксыну көчәя. Моның ике төп сәбәбе була: христиан булмаган, бигрәк тә мөселман халыклары арасында миссионерлык эшчәнлегенең киңәюе һәм дәүләт идарәсе өчен җирле телләрне белгән белгечләргә ихтыяҗ арту. Шуңа бәйле рәвештә, төбәк администрацияләрендә җирле телләрне, халыкның көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен яхшы белгән белгечләр әзерләү кирәк була. Дәүләт җирле телләрне (иң беренче чиратта, татар телен) белгән тәрҗемәчеләр әзерләү мәктәпләре ача. Әмма татар телен системалы рәвештә укыту нәкъ менә Екатерина II идарә иткән чорда башлана. Бу вакытта миссионерлык максатларына Россиядә формалашып килгән фәнни-академик мәктәпнең киңрәк бурычлары да өстәлә.

Профессор Николай Булич фикеренчә, «Казанга, үзенең тарихы һәм шәркый дәүләтнең элекке башкаласы булуы аркасында, Россиядә көнчыгыш телләрне өйрәнүнең беренче үзәгенә әверелергә насыйп булган».1 Россиядә шәрык телләрен фәнни өйрәнү нәкъ менә Казанда башлана. Ул чорда шәһәр тормышында шәрык рухы көчле сизелә: мәчетләр эшли, мәдрәсәләр үсеп, мөселман гыйлеменең үзәкләренә әверелә. Боларның барысы да Казанга үзенчәлекле төсмер бирә. Нәкъ менә шул хассиятләрне императрица Екатерина II югары бәяли.

  • Тулы язманы «Безнең мирас» журналының 2026 елгы сентябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи