Хәтер сандыгы Уку өчен 3 минут

Фәнзилә Җәүһәрова: «Әбиләрнең сөйләме гаҗәеп мәгънәле һәм фәлсәфи»

Фәнзилә Җәүһәрова: «Әбиләрнең сөйләме гаҗәеп мәгънәле һәм фәлсәфи»

Татарстанның баш фольклорчысы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, КФУ доценты Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова белән туган ягы, фәнгә, фольклорга килү юлы һәм ул оештырып җибәргән «Татар ядкәрләре» проекты турында сөйләштек.

«Балачакта такмаклар һәм җырлар чыгарырга оста идем»

 

Авылда туу, яшәү һәм андагы әбиләр белән якыннан аралашу тормышымда бик зур роль уйнады. Гаиләдә алты бала үстек. Мин кечкенәдән үк шук-шаян булдым, җыр-такмакларны балачактан ук күңелемә сеңдердем. Әтием Хәкимулла мәзәк сөйләргә бик оста, җор телле кеше, аны бик яратып тыңлый иделәр. Ул, нинди генә кеше арасында булмасын, аның шулар өчен сөйли торган мәзәкләре бар иде. Менә шул җор теллелек, шаянлык миңа да күчкәндер. Үзем дә балачакта такмаклар һәм җырлар чыгарырга оста идем. Кечкенә вакытта миңа «Артистка» дип кушамат та тактылар.

 

Шактый хәлле генә крестьян гаиләсендә үскән әбием Сәгыйдәбану Нурмөхәммәд кызының бәрхет күлмәк һәм камзулын, искиткеч матур читекләрен яхшы хәтерлим. Ул беркайчан да иннек кулланмады. Безнең тәрәзә төбендә һәрвакыт кына гөле үсте. Әбием шул гөлне учында сытып, иннек урынына сөртә иде. Сәгыйдәбану әбием мине үзе белән еш кына утырмаларга алып йөрде. Хатын-кызлар җыелып җеп эрли, бәйли, дөнья хәлләрен сөйләшә иде. Әмма иң кызыклысы – мөнәҗәтләр, җырлар, риваятьләр һәм куркыныч хәлләр – үлем нәүбәтләре турында сөйләүләр күңелемә аеруча уелып калган. Шунда ук «Йосыф кыйссасы»н да көйлиләр, аның битләреннән фал да ача иделәр.

 

Бабаемның биш бертуганы да сугышта һәлак булган. Шулардан Сәмигулла абзыйның хатыны Мәрхүбҗамал – «Чибәр җиңги» дә күңелемдә якты эз калдырды. Әби вафат булганнан соң, әти-әни башка авылга кунакка киткәндә, без гел аның янында кала идек. Чибәр җиңги – мәдрәсә гыйлеме алган кеше, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, безнең күңелдә татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде. Тормышта нинди генә хәлләр булса да, Чибәр җиңги Тукай сүзләре белән җавап кайтара торган иде. Күп кенә борынгы риваятьләрне дә без аннан ишетеп белдек. Университетта укыганда гына аның сөйләгәннәре Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабыннан икәнен белдем. Соңыннан бу риваятьләрне Кытайда яшәүче татарлардан да язып алдым. Татар дөньясында киң таралыш алган әлеге әсәрне Мәрхүбҗамал җиңги яхшы белгән һәм безнең күңелләргә дә сеңдергән.

 

Дөрестән дә, бер класс та дөньяви белем алмаган әбиләрнең сөйләм теле гаять төгәл, мәгънәле, моң һәм фәлсәфәгә гаҗәеп бай иде. Алар, безнең кебек югары уку йортларын тәмамламасалар да, татар әдәбияты ядкәрләрен яттан белә иделәр. Экспедицияләрдә әбиләрнең «Мөхәммәдия», «Бәдәвам», «Алты бармак» һәм «Рисаләи Газизә» кебек әсәрләрне күңелдән көйләп укуларын дистәләрчә мәртәбә ишеттем. Алар – искиткеч затлы, мәдәниятле буын. Гомумән, татар халкы – бик тә укымышлы һәм мәгънәле-мәнле милләт. Ишек бусагасын атлап керүгә үк дога кыла торган әбиләргә сокланмый мөмкинме соң?! Алар йортка гына дога кылып калмый, ә илебезгә, милләтебезгә бәхет һәм бәрәкәт тә телиләр.

 

«Фәнгә кереп бетмәдем, әмма аннан киткәнем дә юк»

 

Балачакта артист булам дип хыялландым. Океанолог булып та дөнья гизәсем килде, әмма үзем судан куркам. Әнием Нурзия Шакирова – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Заманында ул Казан дәүләт университетын тәмамлаган һәм академик Диләрә Тумашевада иң беренчеләрдән булып диплом эше язган. Мөгаен, татар теле һәм әдәбиятына, аның күренекле шәхесләренә мәхәббәт әниемнән киләдер. 9 класста укыган чагымда әнием киңәшмә һәм җыелышларга киткәндә яки мәктәпнең хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгәндә аның урынына башлангыч мәктәп балаларын укыта идем. Бу да үзенә күрә бик зур тәҗрибә булды.

 

Мәктәптә укыганда җырлыйм, сценарийлар төзим дә класс белән бәйрәмнәр оештырам. Әйткәнемчә, гаиләдә алты бала – биш кыз һәм бер ир бала үстек. Кечкенә сеңлебез Диләрәгә исемне әнием остазы, тел галиме Диләрә Тумашева хөрмәтенә кушкан. Бүтәннәребездә – әтиебез кушкан исемнәр. Әтиемнең армиядә Фән Китапов исемле башкорт дусты булган. Миңа шуның хөрмәтенә Фәнзилә дип кушканнар. Кешене исеме йөртә дигән ышану бар. Мине фән исеме йөртә торгандыр инде. Мин беркайчан да фәнгә кереп бетмәдем, әмма аннан киткәнем дә юк. Бер кыз балам университетның татар бүлегендә укырга тиеш дигән хыялы бар иде әнинең. Ул хыялны тормышка ашыру миңа насыйп булды. Артист булырга теләсәм дә, әниемнең тәкъдиме белән, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем.

 

Укуны тәмамлаганнан соң, Казанда калу яки Кукмарага кайту мөмкинлегем булуга карамастан, Себерне – Төмән өлкәсендәге Янбай авылын сайладым. Себердә укыту, андагы халыкның фольклоры, теле, яшәү рәвеше, холык-фигыле дә тормышымда зур роль уйнады. Себер татарларының рухлары ирекле: бииселәре килсә – биегәннәр, җырлыйсылары килсә – җырлаганнар. Татарлашкан иштәк, хантлар һәм Себер ханлыгыннан калган җирле себер татарларының үзенчәлекләре күңелемә кереп калды.

 

Себердән кайтып, 1987-1991 нче елларда комсомолда эшләдем: оештыру эшләре белән шөгыльләндем, бик күп проектларны гамәлгә ашырдым. Җиде елдан соң гына Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының текстология бүлегенә аспирантурага килдем. Фәнни җитәкчем – Нил Юзеев, аннан кала, Әбрар Кәримуллин, Фатыйма Ибраһимова, Шакир Абилов, Нәҗип Нәккаш, Фәрит Яхин, Зөфәр Рәмиев кебек мәртәбәле шәхесләр янында фәнни эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Әстерхан төбәгендәге татар әдәбияты тарихын өйрәнеп, айлар буе архив һәм китапханәләрдә утырдым. Берничә мәртәбә Әстерханга, аның авылларына бардым. Әстерханда ХХ гасыр башында басылып чыккан «Идел», «Борһане тәрәкъкый» газеталарын табып, тулысынча диярлек укып чыктым. Вакыйф Җәләл, Нәҗип Гасрый, Кашшаф Патиев кебек затлы, зыялы шәхесләрнең иҗатын әдәби әйләнешкә кертеп җибәрдем, үзем өчен бик күп шәхесләрне ачтым. Шулай итеп, Әстерхан татарларының иҗаты һәм теле күңелемне биләп алды.

 

Соңрак миңа әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев, гарәп язуындагы текстларны да укый белүемне истә тотып, композитор һәм фольклорчы Котдус Хөснуллин белән эшләргә тәкъдим итте. Ул бөтен нәрсәгә күңеле белән шакката торган кеше иде! Миңа аның җитәкчелегендә татар мөнәҗәтләре турындагы китапны төзергә насыйп булды. Гарәп язуындагы татар мөнәҗәтләрен басмага әзерләдем һәм Сөләйман Чәләбинең татарлар бик тә яратып укыган «Мәүлид ән-Нәби» әсәрен төрекчәдән татар теленә тәрҗемә иттем. Котдус Хөснуллинны авылларда көтеп ала, бик ярата иделәр.

 

«Рәмзия һәм Йолдыз апаларны һәрвакыт сагынып искә алам»

 

Фольклорчы буларак һәрвакыт ярдәм итеп торган ике кешем булды –этнограф Рәмзия Мөхәммәдова һәм музыка белгече Йолдыз Исәнбәт. Рәмзия Мөхәммәдова белән дә озак еллар бергә эшләү бәхете насыйп булды. Үзем белән хезмәт куйган кызларга да: «Рәмзия апа янына барыгыз, аннан өйрәнегез», – дип гел әйтә килдем. Ул үзе дә киң күңелле кеше. «Минем белемнәремне алып калыгыз», – дип әйтә торган иде. Филологик белемле фольклорчылардан аермалы буларак, Рәмзия Мөхәммәдова Казан дәүләт университетының география факультетында белем алган. Шул вакытта университетта күренекле галим Николай Воробьев этнография буенча факультатив дәресләр алып бара. Рәмзия апа да аның дәресләрендә катнашкан. Николай Воробьев, сәләтле кызны күреп алып, аны этнограф итү уе белән янып йөргән һәм 1948 елдан аны үзе белән бергә экспедицияләргә алып чыга башлаган. Рәмзия Мөхәммәдованың, этнография, фольклор белеме гаять бай булу өстенә, тел тоемлавы да көчле иде. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә килгәннән соң, аның мишәрләр турындагы хезмәтен тагын да тулыландыра төшеп, яңадан зур китап итеп бастырып чыгардык. Татар, рус, инглиз телләрендә «Татар халык киемнәре» китабы инде дөнья күргән иде, соңрак рус һәм татар телләрендә «Керәшен татарлары киеме» монографиясе дә басылып чыкты.

 

Элегрәк этнография фәне география факультетында төп предмет булган. Халыкның фольклоры, этнографиясе аның физик географиясе, ландшафты һәм табигате белән турыдан-туры бәйле. Шунлыктан, традицион фольклорчылардан аермалы буларак, Рәмзия апа Мөхәммәдованың фикерләү дәрәҗәсе, тәҗрибәсе бөтенләй башка иде. «Мәдәниятсез бер генә халык та юк, халыкның мәдәнияте бөекләрнең бөеге! Тундраны карагыз: мәңгелек туңда халык яши, бала таба, үстерә һәм олы тормыш юлына чыгара... Чит җирләргә күчеп китми. Аларның барлык физиологиясе дә безнеке кебек, әмма үзләренең бөтенләй башка мәдәниятләре бар һәм ул бөек мәдәният!» – дип әйтә торган иде ул. Төрки-татар дөньясының фольклоры да тулаем географиягә һәм климатик шартларга бәйле.

 

Атаклы музыка белгече Йолдыз апа Исәнбәт һәр сүзен чамалап кына, сакланып кына сөйли, әгәр дә берәр аргумент китерергә кирәк булса: «Әти шулай әйткән иде», – дип өстәп куя иде. Нәкый аганың Йолдыз апа өчен авторитеты искиткеч зур иде. Шуның йогынтысында Нәкый Исәнбәтнең дә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә дәрәҗәсе зур булды. 1930 нчы елларда институт галимнәре татар халык авыз иҗатын рус фольклоры калыбына кертеп утырталар. Ә Нәкый ага Исәнбәтнең фольклорның корылышы, тотрыклы формалары, классификациясе турында үз фикере бар. Кызганыч ки, югары белеме юк, дип аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә алмыйлар.

 

Йолдыз апа Исәнбәт – татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы мәсьәләләренә багышланган саллы хезмәтләр авторы. Аның белән композитор һәм фольклорчы Антон Эйхенвальдның архивын да өйрәндек. 1915 елда Антон Эйхенвальд, Казан арты авылларында йөреп, халык җырларын туплый һәм көйләрен нотага төшерә. Парижда «Шәрык музыкасы» дигән симфоник оркестр белән концертлар бирә. Әлеге концертларның шактый зур өлеше татар көйләреннән гыйбарәт. Безнең бәхеткә, көйләрнең партитуралары сакланып калган. Аның коллекциясендә Париждагы концертлары турында француз телендә басылып чыккан материаллар да бар. Тиздән «Казанские вехи Антона Эйхенвальда» һәм «Антон Эйхенвальд и Казань» исемле китапларны укучылар кулына тапшырырга уйлыйбыз. Аны Йолдыз апа Исәнбәт тәрҗемә итеп, әзерләп калдырган иде.

 

Экспедиция саен 500әр фотосурәт, һәр хезмәткәр 28әр сәгатьлек аудиоматериал алып кайта иде. Авылларга барганда әби-бабайларга бирә торган сорауларны бик яхшылап әзерләдек. Безнең сораулык филологик фольклористика буенча гына түгел, ә этнографиягә дә, музыка белеменә дә нигезләнде. Гадәттә, теләдәбият галиме бары тик җырны, йә мәкаль, йә әкиятләрне генә өйрәнә. Әмма җыр, фольклор күренеше буларак, беркайчан да үзе генә яшәми, ә билгеле бер йола кысаларында гына башкарыла. Ә ул нинди йола? Аны кемнәр башкара? Кайчан уздырыла? Яшьләр җырымы бу, әллә кода-кодагыйлар җырымы? Биюне дә, аш-суны да комплекслы өйрәнү актуаль. Боларны өйрәнү өчен филолог кына түгел, этнограф та, музыка белгече дә булырга кирәк. Безгә боларны Рәмзия апа Мөхәммәдова белән Йолдыз апа Исәнбәт өйрәтте. Мәрхүмнәрнең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын, алар татар мәдәнияте, фольклоры өчен бик күп игелекле гамәлләр кылып калдырдылар. Аларны һәрвакыт сагынып искә алам. Кызганыч ки, хәзер филологик уку йортларында этнография генә түгел, хәтта фольклор да укытылмый. Без туплаган кайбер материаллар цифрлаштырылды һәм ТР Милли архивының аудиовизуаль фондына тапшырылды. Теләгән кеше шунда барып таныша ала дип уйлыйм.

 

Мин фольклор үзәге директоры булып эшләгәндә, Казанга чех галимнәре килеп, цивилизация уңайлыкларыннан башка – электрсыз, газсыз, заманча коралларсыз халыкның ничек яшәүләрен өйрәнде. Алар, иң беренче чиратта, ризык ничек саклана, дигән сорауга җавап эзләде. Татар халкы элек күчмән булу сәбәпле, ризыкны заманча технологиядән башка да саклый белә. Бу күренеш тә – халыкның рухи дөньясын комплекслы өйрәнергә кирәклеккә бер дәлил. Менә шундый аралашулар, очрашулар һәм, әлбәттә, уку, фән казанышлары белән даими танышып бару фольклорчы-галим буларак үсешемә бик зур йогынты ясады.

 

«Телгә аеруча зур игътибар бирәбез»

 

Заманында минем белән бергә эшләгән белгечләр яңа оешкан «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге»ннән китә башлады. Татар фольклоры дәүләт үзәге – соңрак Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән экспедициягә йөрүче хезмәткәрләрем фанатиклар иде. Без экспедицияләргә шулкадәр яратып йөрдек! Кем нәрсә тапкан, ни эшләгән, ни ишеткән – кичләрен барысы турында да бер-беребезгә сөйлибез, мәгълүмат белән бүлешәбез. Хезмәттәшләремнең мөмкинлекләре миңа яхшы таныш. Үземнең дә туплаган тәҗрибәм һәм мәгълүматым күп. Бу белемне халыкка ничек җиткерергә? Дистә еллар тәҗрибә туплаган белгечләрне ничек югалтмаска? Үзалдыма шул сорауларны куйдым һәм шул максат белән, мин аларны әкренләп үземә чакырдым һәм 2021 елда «Татар ядкәрләре» проектын оештырып җибәрдек.

 

Оператор, монтажер, фотограф һәм бер үк вакытта филолог Илдар Шакиров, фольклорчы-галим Зәлия Брусько, аш-су пешерү остасы, төркемдәшем, якташым Нурфия Закирова, әдәбият галиме Алсу Батталова – минем төп ярдәмчеләрем. Күпләр яратып өлгергән Мансур абый Саба районының Олы Нырты авылында яши. Аны Зәлиянең әтисе дип белерсез. Ул да – безнең табышыбыз! Без бер вакытта да аның нәрсә сөйләячәген белмибез һәм аңа һәрвакыт шаккатабыз! Мансур абый кебек шәхесләр халкыбызда шактый күп. Ул һөнәре буенча укытучы түгел, әмма ничек матур һәм камил итеп татарча сөйли!

 

«Татар ядкәрләре»ндә телгә аеруча зур игътибар бирәбез. «Тел күрке – сүз», «Зәркәнчелек атамалары», «Кайсы сүз?», «Исемең матур, кемнәр куйган?», «Татар акылы» – туган телебезгә бәйле рубрикаларыбызның кайберләре. «Татар мәдәниятендә агачлар», «Балыклар», «Дару үләннәре», «Тарихи фото» һәм башка проектларыбызны да халык яратып кабул итте.

 

2004 елда татар филологиясе факультеты студентлары белән кыр практикасын яңартып җибәрдек һәм Татарстанның Әтнә районына, Марий-Эл Республикасына, Әстерхан өлкәсенә бардык. Шунда үзем белән балаларым Айгөл белән Булатны да алдым. Кызым Айгөл университетның биология факультетын тәмамлады, хәзерге вакытта IT компаниядә рәссам булып эшли. «Татар ядкәрләре»ндә мифологик персонажлар турында даими язабыз. Алар – Айгөлнең хезмәт җимешләре. Улым Булат – IT белгече һәм «Татар ядкәрләре»нең төп иганәчесе. Аллаһка шөкер, хәзерге вакытта балалар игелегендә яшибез. Балаларым да «Татар ядкәрләре» аша милләткә хезмәт итә.

 

• Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова – 1964 елның 20 февралендә Татарстанның Кукмара районындагы Төркәш авылында туган. Ул 1986 елда – Казан дәүләт университетының филология факультетын, 1993 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантураны тәмамлый.

• 1986 елдан – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1997-2000 нче елларда – ТР Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәгендә фәнни хезмәткәр. 2000- 2002 нче елларда – ТР Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

• 2002-2011 нче елларда – ТР Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәге җитәкчесе. 2011-2019 нчы елларда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнниметодик эшчәнлек алып бара, шулай ук, «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 14
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи