Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары

(Кышкар мәдрәсәсе тарихы)

 

Мөгаллим шәкертләре белән дәрес вакытында. ХХ гасыр башы.

 

 

Тирән чумучылар


Мәдрәсәдә «тайтулак» булып, еллар буе икмәк черетеп, корсагы тулганчы ашап, йокысы туйганчы йоклап, бернинди белем алып чыкмаучы ялкаулар була иде. Шулай ук бөтен күңелен укуга биргән, мәдрәсә программасы тәкъдим иткән белемнәрне тулы алу өчен көчен дә, йокысын да, сәламәтлеген дә кызганмый торган тырыш укучылар да аз түгел иде. Әгәр аларның бу көчләре чын фән өйрәнүгә сарыф ителсә, шик юк, ул егетләрдән галимнәр дә, философлар да чыга алыр иде. Ләкин Кышкар мәдрәсәсеннән бәхәсләшүләрдә җиңелүне белмәгән моназарачылар, үз бәясен яхшы белә торган имамнар һәм мөдәррисләр күп чыкса да (халык хуҗалыгына дип әйтмим), культурабызга, әдәбиятыбызга мирас калдырган атаклы кешеләрне күпләп күрсәтү кыен. Алай гына да түгел, зур тырышлык белән алган белемнәрен куярга урын бик чикле булганлыктан, озак еллар буе мәдрәсә стеналары арасыннан чыгып китә алмаган галим пишкадәмнәр дә байтак була иде. Мәсәлән, Шура Мәгъсүм мулланың җиде улыннан дүртенчесе Габделбари мәдрәсәнең тырыш шәкертләреннән була, уңышлы тәмамлый, ә муллалыкка урын чыкмагач, һаман мәдрәсә белән саубуллаша алмый. Ул, очраклы керемнәр (сәдакалар) бәрабәренә, кышларын 20-30 шәкерт укыта, җәй көне Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, татар сәүдәгәрләрендә повар булып эшләп, кием-салымлык, кышны үткәрерлек акча әзерләп кайта. Күңел исә һаман бәхетле көннәрне көтә…


Бүгенгедәй күз алдында: язга таба иде. Мәдрәсә коймасы буеннан, дугаларда кыңгыраулар шалтыратып, туйга баручылар үтә. Аягына – ялтыравыклы читек, өстенә, чалбар балакларын читек кунычына кыстырып, кара постау костюм кигән, бик килешле, зифа буйлы, ак чырайлы Бари хәлфә бер аягы белән – идәнгә, икенче аягы белән тәрәзә бусагасына баскан да, көрсенеп: «Мужик өйләнә... Мужик тормыш кора... Ә без?..» – диде дә, күзенә ихтыярсыз килгән яшен күрсәтмәс өчендер, тиз-тиз атлап, бүлмәсенә кереп бикләнде. Әйе, аңа мондый бәхетне көтәргә ерак иде әле! Чөнки ул бер генә мулланың җиде мәхдүменнән дүртенчесе, бер муллада шулчаклы малай булгач, аларга мәхәллә кайдан җитсен, ярлы мужик җилкәсе ничек чыдасын!..


Екатеринбург башкортларыннан Габделхәй хәлфә Шәмсетдиновны зәһәр моназарачы мантыйкчылардан берсе, чын мәгънәсендә моталәгасы чыккан кеше, диләр иде. Ул, михраб көтеп, Бари хәлфәгә караганда да озаграк ятты. Кышларын мәдрәсәнең тар гына бүлмәсендә яшәп, көн саен бер үк рецепт белән пешерелгән бодай өйрәсе ашап, безне укыта, ә җәйләрен, игенче агалары хуҗалыгына кайтып, үгез җигеп, җир сөрә иде. Күрәсең, укымышлы кеше булу аңа абыйлары кебек җиргә берегеп китәргә комачаулагандыр. Ә гыйлеме белән үз тормышын җайларга вакыт җитмәгәндер!


Шулай да 1917 елгы февраль революциясеннән соң (азрак жалованье бирелә башлагач бугай) яше кырыктан үткән Габделхәй хәлфә Иске Тазлар авылы Гатаулла ишанның яшьлеге күптән узган кызына өйләнде. Бу өйләнешү шәкертләр арасында да, тирә-юньдә дә күп гайбәтләргә сәбәп булды, хәлфә үзенең «тигезлеге»н тәмам югалтты.


Гайбәтләрнең иң ачылары ашханәдә сторож Гәрәй авызыннан чыга иде: имеш, хәлфә, какшаган нервларын ныгыту өчен, таң атканчы ук госелханәгә төшеп, һәр көнне салкын су белән коена торган булган... Ләкин шунысы ачык: һәр ике як өчен тансыкланган бу кушылу мәхәббәт белән берегә алмады. Хәлфә теләр-теләмәс кенә кияүләштереп йөрде дә, бер елы тулганны да көтмичә, кәләшен мәңгегә ташлап, үз иленә китеп югалды.


Озын сакалына чал кергән Байми башкорт, авылда хатынын, балаларын калдырып, соңгы елларга кадәр һәр елны мәдрәсәгә килә иде. Алдагы көзгә улымны да алып киләм, дип торганда, революция булып, малае атасы язмышыннан котылып калды.


Мәдрәсә бирергә мөмкин булганнарны алып бетергән, гыйлеме белән теләсә кайсы михрабка барып басарга хаклы булган бу пишкадәмнәрне мәдрәсәгә бәйләп тоткан сәбәп – шул гыйлемнәрен куярга урын тапмау. Алар өйләренә кайтып китсәләр, кайчан да булса берәресе эзләп табар дип ышану кыен, чөнки берәр бай, мәхәллә мулласы белән низагка кереп, эш йөртеп, авылга яңа мәчет салдырса, яки үзенең мәхдүме булмаган берәр мулла үлеп китсә, яки эчкән өчен берәресенең указы алынса, буш урынга мулла итеп куярлык кеше эзләп, иң элек мәдрәсәләргә йөреп чыгалар. Әлеге галим пишкадәмнәр, шундый очраклылыкка исәп тотып, билгесез вакытларга кадәр мәдрәсәне ташлый алмыйлар…


Ә урын чыкса, ул мәрхүм хәзрәттән 5-6 бала белән калган остабикәгә яки, Тукай әйтмешли, байлар бүләк иткән «аксак-туксак кызга»* өйләнү шарты белән булса да, форсатны кулдан ычкындырмаска тырышалар…

 


Сайда йөзүчеләр


«Сайда йөзүчеләр» белән эш башкача: алар, гадәттә, белеме бармы-юкмы, барыбер атасының михрабына керергә үзен хаклы санаган атага бер һәм иркә мәхдүмнәр булалар. Яңа мәхәллә ачып, аңа үз улын имам итеп кую белән кызыксынган бай атаның уллары да шул категориягә керә. Боларга, кулына авыл мужиклары тамгаларын салган приговорны тотып, Өфегә барып, имам хатыйб, хәтта мөдәррис булырга указ алып кайту өчен, берничә ел мәдрәсә сукмагын таптау бик җитә. Шулай булгач, алар ни дип, халык телендә «энә белән кое казып», фәлсәфи бәхәсләр белән моназара кылышып азап чиксеннәр?!.


Татар шәкертләренең бик күбесе өчен уртак булган язмыш Кышкар шәкертен дә читтә калдырмады…

 


«Кунаклар» яки үз тилеләребез


Мәдрәсәнең торак фонды бик чикле булып, кайвакытта, чаршаулар эчендә һәркемгә дә урын җитмәгәнлектән, «җәмәгать сәкесе»ндә («олы юл өстендә») яшәүчеләр дә була иде. Аның каравы мәдрәсәнең күңеле киң. Өзлексез берәр кунак булып тора икән, аннан тарсынмыйлар, киресенчә, кайбер кунакларны көтеп алалар. Алардан, тарсынса, сторожлар гына тарсына, чөнки һәркемнең ашыйсы килә, кунаклар һәр кастрюльдән кашыклап-кашыклап кына булса да сторожларга калдырыла торган ашка «таракан» булалар. Кайбер кастрюльләрдә песнәк томшыгына эләгерлек тә аш калмый.


Мәдрәсәдә андый «кунаклар» һәр чорда да булгандыр инде. Мин үзебез укыганда булганнарына гына тукталам.


Тау башы Зәйнулла агай озак еллар буе мәдрәсәдә калдык ашлар бәрабәренә сторож булып торган. Шул вакытта аның «үз авырулы» (эпилепсия) малае Галиулла мәдрәсәгә ияләшеп кала. Зәйни агай инде мәдрәсә белән күптән саубуллашкан, әмма Галиулланың мәдрәсәне «үги» итәргә һич тә исәбе юк. Ул, сакал-мыексыз (күсә) булса да, мин белгәндә инде ир уртасы кеше иде. Төссез, ак чырайлы (бледный), уртачадан калку үтә ябык гәүдәле, сирәк чәчле, йодрык кадәр генә башына – читләре каешланып беткән зур мескен бүрек, зур аякларына – иске тула оек белән үтә зур юкә башмаклар, өстенә бер кат күлмәк өстеннән генә озын хатын-кыз бишмәте кия. Минем хыялымда ул шушы кыяфәте белән әле дә «Караңгы өй» ишек яңагына сөялеп басып торадыр кебек тоела.


Әйе, ул, йә берәр өйнең, йә ашханәнең ишек яңагына сөялеп, сәгатьләр буе басып тора, ара-тирә бик килешсез елмая, йә кычкырып җибәрә иде. Ә кайчакта аның болай да килешсез йөзе тагын да ямьсезләнә, күзләре сәерләнә. Озак та үтми, авызыннан күбекләр бөркеп, идәнгә егыла, тыпырчына, бәргәләнә башлый. Бераздан, айныган кебек булып, идәннән тора да, башын түбән иеп, зур-зур атлап, чыгып китә. Күрәсең, уңайсызланыптыр, берничә көн югалып тора. Аннан тагын килеп чыга. Ә еш кына, авырудан айныганда, ул усаллана: күзләре акайган килеш сикереп тора да, зур-зур башмакларын салып, теләсә кемгә тондыра, кулына эләккән кешене буарга тотына. Шуңа күрә бу шомлы «кунак»тан малай-шалай бик курка торган иде…

 

 

Татар шәкерте Фәйзулла Түбән Новгород губернасының Сафаҗай авылында кунакта.

 

Галиулланың файдасы да тия торган иде: сораган кешегә ул сөт китерә, курыкмыйча бугазын ышанучыларның сакал-мыегын кыра, чәчен ала, зуррак төркем булып, пылау салганда, бик тәмле итеп пылау пешерә белә. Аның пылавы томат салып кызарткан кебек кызгылт, дөгеләре аерылып тора торган була. Әмма сакал кырганда яки пылау пешергәндә авыруы килсә, бу инде шактый күңелсез хәл була иде. Бәхетенә каршы, аның белән эш итүчеләр «барометр стрелкасы»ның кая таба авышуын тиз сизеп алалар, шуңа күрә бәхетсезлек булмый иде!..


Өстенә – ямалып беткән камалы тун, башына зур сары чалма киеп, үтә суфиларча йөрүче Симетбашы Мостафа мулланы шәкерт халкы артык якын күрми, ул үзе дә күбрәк хәлфәләр тирәсендә буталырга ярата иде. Шулай да ашарга-эчәргә бирүдән баш тартмыйлар, җәмәгать сәкесендә җылы мич буенда идәнгә ятып йоклавыннан тарсынмыйлар. Ни әйтсәң дә, «Ходай кунагы», лабаса!


Байтак еллар имам булып торгач, эчкечелек сәбәпле указы алынган Мостафа мулла, гадәттә, бер җирдә озак тормый. Таип килеп керсә, тизрәк ычкыну ягын карый иде. Мәдрәсәнең бу ике «кунагы» ут белән су кебек бер-берсен яратмый иделәр.


Аюдай тупас гәүдәле, кара туткыл чырайлы, бөтен битен каплаган куе коңгырт сакаллы Күәм Фәйзи шушы мәдрәсәнең элекке шәкерте булган. Ләкин аны ташлап, Оренбург, Каракамыш тирәсендә кыты-мыты сәүдә итеп йөри торгач, бераз суммалаланып, ат йөге мал төяп, казак арасына йөри башлаган. Шундый сәфәрләрнең берсендә юлбасарлар, һөҗүм итеп, малын алып, үзен каты кыйнап кырда ташлап киткәннәр. Шуннан соң акылына зәгыйфьлек килеп, күпмедер юләрләр йортында ятып чыккан. Хәзер инде кагылып-сугылып йөри торган кеше булып калган, дип сөйли иделәр.

 

 

Татар шәкерте.

 

Күәм Фәйзи мәдрәсәдә нинди шартларда һәм ничегрәк укыгандыр, әйтә алмыйм: мин белгәндә инде ул 45-50 яшьләр тирәсендәге юләр Фәйзи иде. Юләр дигәч тә, аның әллә нәрсәсе юк, ашый-эчә, булса, өзлексез тәмәке тарта, гел үз-үзенә сөйләнеп йөри яки йокымсырап утыра, ара-тирә һич сәбәпсез елмаеп-көлеп куя. Шаянрак шәкертләр өчен аның бердәнбер кызыклы ягы: тәмәкегә шырпы күкерте кушып бирәләр дә, шул дөрләп кабынып китеп, Фәйзинең мыегы көйри башлагач, рәхәтләнеп көләләр. Ә Фәйзи иң ачы сүзләр белән сүгенә яки, кечкенә бала кебек, үксеп-үксеп елый.


Юләр Таипны боларның берсе белән дә чагыштыра алмассың. Хәтта аңа «Юләр» кушаматы да, минемчә, урынсыз бирелгән: ул үзен иң акыллы дип исәпләүчеләрне дә ахмакка калдырырлык тапкыр, зирәк кеше иде. Ул чын артист табигатьле, көләргә тиешледән көлә дә, көлдертә дә, еларга тиеш булганда елата да ала торган талантка ия иде. Ул тормышта игътибар ителергә тиешле иң нечкә урыннарны күрә һәм эләктереп ала, гәүдәләндереп күрсәтә белә иде.


Таипны мин балачактан ук беләм: ул безгә килә, мунчада кунып-түнеп, җәй көннәрендә атна-ун көн кунак булып китә иде. Өстенә – озын җилән, аягына – читек-кәвеш, башына кызыл фәс кигән, фәсенә һәм күкрәгенә төрле төстәге пыяла мөһерләр таккан олы яшьтәге, ләкин бик җиңел хәрәкәтле бу кеше, капкадан кереп, нәкъ сандугач кебек чутылдап сайрарга яки күке булып кычкырырга тотынса, бөтен күрше балалары җыела торган иде. Таипны Казан арты авылларында белмәгән кеше булмагандыр: ул җәй буе авылдан-авылга йөреп, мулла-мунтагайда, баерак кешеләрдә кунак булып, барлык кешеләрне көлдереп, җәйге айларны гамьсез кичерә. Казанга барып чыга, Бәрәңге ягындагы татар авылларында була. Ул һәр җирдә көтелгән, көтмиләр икән – талымсыз кунак була. Ә кыш көнендә мәдрәсәдән мәдрәсәгә йөри: Кышкарда торып ялыкса яки ялыктырса, Мәңгәргә, Түнтәргә, Курсага барып, урын һәм һава алмаштыра.


Таип Орнаш мулласының бердәнбер улы булган. Ул үзен, дөрестерме-юктырмы, шагыйрь Габдулла Тукаевның кардәше дип атый, фамилиясен Тукаев дип йөртә иде. Атасы, аңа үз мәктәбендә башлангыч белем биргәч, Кышкар мәдрәсәсенә китергән. Ләкин ул уку белән артык баш ватмаган, башын юләргә салып, теләсә ни эшләп, вакыт үткәргән: көлгән, көлдерткән, маймылланган. Шулай «Юләр Таип» дигән кушамат алган. Акчасы булганда эчкәләргә, тел астына вак тәмәке салырга, әфиун кабарга гадәтләнгән.


Яшьрәк чакта ул өйләнеп тә караган. Хатыны үзеннән дә тилерәк булганга, алар бергә озак яши алмаганнар. Шулай да аннан бер малай булып калган һәм ул Түнтәрдә бабаларында тәрбияләнеп үскән. Таипның әйтүенә караганда, егет бик эшлекле булган, ләкин теләсә ни эшләп йөри торган атасын танырга теләмәгән…


Таипның өйләнүе турында шуларны ишеткәнем бар. Яз көне Сабан туе вакытлары булырга кирәк, бер көнне Таип шәкертләргә: «Мин фәлән көнне килен төшереп алып кайтам. Көндез сәгать 12 тирәсендә мәдрәсә каршындагы тауга карап торсагыз, Таип ничек үзенә остабикә алып кайтканны күрерсез!» – ди. Таипның һәр хәрәкәтеннән, һәр эшеннән нинди дә булса бер кызык табарга өйрәнгән шәкертләр билгеләнгән вакытта күзәтергә чыгалар. Чыннан да, Симетбашы ягыннан җил-җил ике кеше килә: иңенә бау белән ястык күтәргәне – Таип, аның артыннан – терт-терт йөгереп, баш өстенә ак җәймәгә төрелгән зур гына төенчек куйган бер хатын. Мәдрәсә турысына җиткәч, Таип ястыкны яшел чирәм өстенә җәя дә хатыны белән бергә ятып тора. Моны күреп, ул кичне күпмесенең «арбасы аугандыр» – әйтүе кыен…


Атасы йортында килен үзен бик тиз танытып өлгерә. Җомга көн сәдака китергән хатыннарга чәй эчертер өчен икмәк кисеп чыгарырга кушалар. Килен икмәкне гадәттәгечә телемләп кисеп, тәлинкәгә өеп чыгармый, сугымлык атка тураган кебек турый да зур агач табак белән кунаклар алдына чыгарып куя. Авыл хатыннары, бер-берсенә карап, пышылдашып алалар. Моңа гаҗәпләнүдән айнып җитә алмыйлар, хәзрәтнең кадерләп, саклап кына тоткан китапларын килен сулы тагаракка чыгарып тутыра. «Нишләп алай иттең?» – дип сорагач:
– Алар коргаксыганнар, бүртергә салдым, – дип җавап бирә.


Таипның гына гаилә тормышы 5-6 айдан артыкка бармый: атасы аны үгетләргә тотына һәм:


– Безгә иш була торган бәндә түгел бу... Кайдан алып кайтсаң, шунда илтеп куй... – дип үтенә.


Көннәрдән бер көнне мәдрәсә капка төбенә тройка җигелгән көймә килеп туктый. Шәкертләр, кызыксынып, йөгерешеп чыксалар, көймә эчендә хатынын кочаклап Таип утыра. Ул, киленне илтеп кую өчен, атасына шарт куйган икән: «Тройкалы көймә әзерләп бирсәң – илтәм, булмаса – юк!» Атасы күнәргә мәҗбүр булган.


Таип төрле мәзәкләр уйлап табарга сәләтле була. Җәйге матур көннәрнең берсендә ул җәяүләп Казанга барырга чыга. Юлда Ямаширмә мулласына сугыла. Әмма аны бик салкын каршы алалар. Ашык-пошык чәй эчертеп, тизрәк озатырга тырышалар. Кунак үзендә булган нечкә сизгерлек белән мондый салкынлыкның серенә төшенеп ала: муллага Казаннан бай Үтәмешевләр кунакка килергә тиеш икән, алар барында Таипның булуын һич тә урынлы тапмаганнар булса кирәк…


Таип үзенең бәясен яхшы белә, теләмиләр икән, аның ябышып яту гадәте юк! Моның өчен, шәт, бурычлы булып калмас! Ул аннан чыгып китә, әмма аның байлар тәлинкәсен ялаучы бу муллага бик ачуы килә. «Эләктерермен әле мин сине!..» – дип уйлый ул эченнән.


Авылдан чыгып, өч километр чамасы китүгә, шәһәр ягыннан килүче тройканы күрә Таип. «Әһә! – ди ул үз-үзенә. – Әнә байлар килә! Тукта, кызык та итим үзләрен! «Ямаширмә хәзрәткә кергән идем, паралич суккан, бик каты авырып ята», – дип әйтсәм, мөгаен, кире борылырлар. Көтсеннәр әле анда байларны! Ә миңа күчер янына утырып кайтырга рөхсәт итсәләр, бер атуда ике куян…»


Ләкин андый ялганның, кирәге булмый: шәһәргә кунак илткән көймә икән бу, буш кайтып килә. Күчергә бер сумны төртә дә Таип, үзен Ямаширмә муллаларына илтергә куша…


Көтә-көтә көтек булып беткән мулла йортының ире-хатыны, баласы-чагасы, асравы-хезмәтчесе – барысы да күптән үк төбенәчә ачып куелган капкага ташланалар. Тройка капкадан выжлап кереп, ишегалдының түренә үк уза. Чыр-чу килгән каршылаучылар аның артыннан йөгерәләр. Хәзрәт көймәнең каплавычын ачып җибәрсә, анда илтифатсыз гына Таип утыра. Шуннан соң нәрсә кала? Мулла:


– Рәхим итегез, Таип әфәнде, алай да кызык булып чыкты әле бу!.. – дип, Таипның кулыннан тотып, көймәдән төшерә.


Абыстайлар ах-вах итәләр, асраулар һәм хезмәтчеләр, эчләрен тота-тота, көләләр.


Ул арада байлар да килеп җитә. Юл чәе вакытында әле генә булып үткәннәрне сөйләгәч, бу мәзәккә байның бик кәефе килә һәм ул: «Таип әфәнде дә безнең белән кунак булсын иде...» – дип хуҗадан үтенгәч, «Ләббәйкә!..»дән башка нинди җавап булсын?!.


Таип яшьрәк чакта андый мәзәкләрне күп эшләгән дип сөйлиләр. Мин мәдрәсәгә барганда инде ул 75тән өстен, шулай да әле элекке шаянлыгын бөтенләй үк югалтмаган яшь күңелле карт иде. Соңга таба кинәт бирешеп китте. Мәдрәсәгә килеп керсә, биргәнне ашап, үзенең иске-москысына төренеп, көне-төне мичкә аркасын терәп ята, өзлексез тел астына сала, аны идән ярыгыннан төкереп, пычратып бетерә торган булды. Гомумән, ул болай да бозык мәдрәсә һавасын тагын да бозуга хезмәт итүдән башкага ярамас булды.


Таипның болай кинәт бирешүенең сәбәбе – әфиун табуның кыенлашуы. Табылса да, бәясе бик югары булу иде шикелле. Атнакичләрдә авылына кайтучы шәкертләр аңа таба алган кадәр кипкән мәк башы алып килеп бирәләр. Шуны кайнатып эчкәч, ул әзрәк тернәкләнә, Таиплыгын да күрсәткәли. Ә ясмык кадәр генә чын әфиун кабып алса, егетләнеп үк китә иде. Әфиунны Ашыт базарында үзенең кечкенә генә иске ларегында энә-җеп, сәдәп-төймә, каптырма, күкфараз, сәмих, мазы кебек вак-төяк белән сату итүче юан Шәрәфи (Яңа Өҗем Шәрәфи) агай килеп тә җитмәгән була, әфиунчы муллалар, күптән инде аның ларегы ачылганны көтеп, тыз да быз «киләп сарып» йөриләр. Шулар янына, як-ягына карана-карана, бер-ике мужик та килеп туктый. Тәмам сабырын җуйган, авыз читеннән насбайлы селәгәе агып, сакалы пычрак яшелгә буялган берәрсе янына килеп, колагына гына пышылдый:


– Хәзрәтнең даруы беткәнме, кәефе бик начар, Шәрәфи агайда бар микән?!.


Ә бу сорау тегенең ачуын гына китерә:


– Килгәч үзеннән сорарсың!..


Таип хәзер, юртак ат кебек, әле анда, әле монда юргалый алмый. Күбрәк Мәңгәр белән Кышкар мәдрәсәләре бусагаларын таптый, берсендә кунак була-була тәмам туйдыргач, чүпрәк-чапрагын, иске-москысын җыя да икенчесенә күчә. Шәкерт халкы аны сагына да, озак кунакласа, туя да. Шулай да, ул килү белән, үзара акча җыеп, берәүне Ашыт базарына җибәрәләр, бәхете булып, бер-ике «бармак»ны алып кайта алсалар, Таибыбыз кичкә кадәр терелеп җитә.


– Таип абзый, бүген шашабызмы? – дип сораучыга ул егетләрчә:


– Була! – дип җавап бирә…

 


* Биредә Габдулла Тукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» исемле шигырендәге «Байлар итте / Бүләк безгә / Аксак-туксак, / Калган кызын; / Шуларга кол / Булдык, галля- / мә булгач, ки- / чен, көндезен» дигән юллар күз уңында тотыла. – Редакция.

 

 


Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рузилә Мөхәммәтова әзерләде.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи