Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (12)

Күңел дәфтәре (12)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Иртәгә мин «С.Ә.»н* тапшырырга тиешмен. Үзем канәгать. Мин аны күптән үк көтеп һәм теләп йөри идем. Дөрес, яратып һәм бөтен көчем белән бирелеп эшләдем. Булган көчемне кызганмадым. Ләкин ничектер зур яңалык тудырып булмый иде. Аннан соң аңа сорау да бик зур. Энциклопедист булырга кирәк. Ә миндә ул белем юк. Ул белем башкаларда да күп түгел. Анысы аның һәр адымда сизелә. Шулай да яңа кеше, бәлки, үзгәртер, яхшыртыр. Мин аңа чын күңелдән шат булачакмын.

Хәзер менә язарга иде. Бөтен вак-төяк эшләрдән арынып, бөтен көч һәм дәрт белән язуга тотынасы иде. «Абдул» бар, башкалар бар. Һәммәсе дә көтә.

Кайчак башта кызык төрле уй йөри. Әллә ниләр эшлисе килә. Ә менә уйлый башласаң, берни дә килеп чыкмый. Сизәсең, күңел эче буш мичкә шикелле. Шыңгырап тора. Әле теге уй, әле уй килеп баса, ләкин берсе дә уйланмый, сирәк агачлыкка очраган җилдәй, алар искә төшеп җитәр-җитмәс пыр тузып очып бетәләр. Бу, минемчә, тыныч булмаудан, күңелне төпле бер уйга тупламаганнан килеп чыга.

Уй дисциплинасы бар, диләр. Менә шуңа ирешергә кирәк. Яхшылап уй йөрткәндә уйланмый хәле юк, уйланыр. Минем баш бөтенләй үк буш түгел, уйлый бит ул.

Чыкты сәнгать җилкәсенә Хәй Кадир дигән чуан.

Бу чуан шундый юан, әле дә ярый сәнгать чыдам.

Һәйбәт эпиграмма.

Нигә безнең егетләр шундый эпиграммалар язмыйлар? Хәер, моның өчен күп нәрсә кирәк: кыюлык, тапкырлык, осталык, ярату. Болар булмаганда, эпиграмма чыга алмый. Ярату менә нәрсә өчен кирәк: җәмгыятьтәге тискәре күләгәләрнең җәмгыять өчен, культура өчен, гомумән, иҗтимагый тормыш өчен зарарлы икәнлекләрен аңларга, шуны күрә алмаска, аны бөтен жаның-тәнең белән бетерү өчен көрәшергә кирәк. Бу җәмгыятьне яратудан тыш була алмый. Г.Тукай – моның көзгесе. Башкалары ачык.

***

Тагын җәй җитте. Нинди кызык һәм ашыгыч бу тормыш. Әле генә кыш иде. Әле күптән түгел генә бөтенләй җәй түгел иде. Әле күптән дә түгел шикелле мин [...]**, «Фәзаилеш-шөһүр» укый идем. Мин әле үзем беренче күреп укый башлаган календарьның елын хәтерлим. Ул 1911 ел иде. Димәк, мин 8 яшьтә чакта арлы-бирле укыштыргалый башлаган булган икәнмен. Интересно. Ә бит тора-бара эшләр менә ничек килеп чыкты. Начар түгел бит иптәш Бәширов, һәйбәт. Ләкин моннан да яхшырак та була ала иде.

1938, 14 май

* «Совет әдибияты» журналы, хәзерге исеме – «Казан утлары».

**Сүз укылмады.

 

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.


 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи