Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Асия ЮНЫСОВА: «Кораб егар дулкын иңнәрендә Йөрәгемне илтәм мин сиңа!»

Шагыйрә, журналист, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар һәм ТР Язучылар берлекләренең Х.Ямашев, С.Сөләйманова, Ф.Хөсни исемендәге премияләре лауреаты Асия Шәйхразый кызы Юнысова 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районындагы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә туган. Китаплары: «Үскән кыз» (1988), «Мин кышны яратам» (2002), «Айлы юл» (2002), «Җәйне сагынам» (2005), «Алмагач песие» (2007) һ.б. Казанда яшәп иҗат итә.

ЙӨРӘГЕМНЕ ИЛТӘМ СИҢА

 

Миндә һаман хисләр көрәшә,

Мең тураям көнгә, мең сынам.

Олимп утын илткән спартан күк,

Йөрәгемне илтәм мин сиңа.

 

Чакырганга түгел, үзем барам,

Табанымны өтә чакрымнар.

Син янарга тиеш, кабынырга –

Йөрәгемдә әле очкын бар.

 

Шул очкынны олы ялкын итеп,

Табыну тиеш безгә шул утка.

Гафу сорау тиеш күзгә карап,

Аерым үткән һәрбер минутка.

 

Акчарлаклар киткән күкрәгемнең

Бер кабыныр хәле бар сыман.

Кораб егар дулкын иңнәрендә

Йөрәгемне илтәм мин сиңа!

 

Әҗәленә ашкынгандай, дулкын

Ашыгып бара тансык ярына.

Кыя көтә аны мәгъруранә,

Мин тотындым дулкын ялына.

 

Килеп җитим генә, Кыям минем!

Күкрәгеңә килеп бәрелим.

Аннан үлим, ләкин соң сулышта:

«Яратам!» – дип әйтеп өлгерим.

 

 

ГӨЛ БУЛЫП ШЫТАР ИДЕМ

 

Гөлләр булып шытар идем дә мин,

Гөл дуены ясап, эркелеп

Күкрәр идем таулар күкрәгендә,

Хуш-ис белән аңкып, бөркелеп.

 

Кыңгыраулар булып үсәр идем,

Болын җилләрендә йөгереп.

Оныгымның аяк табаныннан

Үбеп калыр идем, үрелеп.

 

Ак чәчәкләр булып сибелермен…

Кемдер өзәр мине иелеп.

Гөлләр булып шытар идем дә…

Гүргә керәсе бар иң элек.

 

 

ЯЗДА КИТТЕҢ

Саҗидә Сөләймановага

 

Язда киттең. Инде ничәнче кат

Синсез генә кердек көзләргә.

«Кошлар кавеменнән!» –

Ышандырдың,

Канат куеп киттең безләргә.

 

Шигырьләрең синең – чигешләрең,

Төнне таңга ялгап каюлар.

Йөрәгеңә энә кадалгандыр...

Өлгеләрдә кызыл каурыйлар.

 

Шатланганда шигырь язылмый ул,

Мең газаплар – иҗат бизмәне.

Белә торып кердек шул тәмугка,

Бизмәнендә хәзер без менә.

 

Сагынабыз сине – бу җиһанның

Шигырь ибен белгән сеңлесен.

Үзем генә чигеп бирер идем

Әҗәлләрне җиңү сөлгесен.

 

Синең арттан мин дә кабатладым:

«Син икәнсең, тормыш, исәнме!»

Орлык чәчеп киттең – шигъри түтәл!

Шигырь барда, син дә исән бит!

 

 

ТАТАР КЫЗЫН ӘГӘР ТАНЫЙМ ДИСӘҢ…

 

Татар кызын әгәр таныйм дисәң,

Гөлләр арасыннан эзлә син.

Беләсең бит кызын безнекеләр

Гөл-чәчәкләр белән тиңләсен.

 

Гөлдәй гүзәл кызга кушар өчен

Чәчәк исемнәре җитмәгән.

Гарәпләрдән алган исемнәргә

Ул шуңа да гөлен өстәгән.

 

Мәдинәләр, Мәрьям, Нәзирәләр

Гөле белән минем исемдә.

Борынгыдан яңасына күчә –

Туа тора Гөлназ, Гөлсемнәр.

 

Бар дөньяны гөлгә төрер иде

Нәфис җанлы татар анасы.

Җиһаны да, бостаны да инде,

Җәннәте дә гөлле анысы.

 

Гөлләр кочып ил алдына чыга

Татар кызы – моңлы «Гөлҗамал».

Гөл гомерен аяр булсаң гына

Татар кавеменнән «гөл»ләр ал.

 

 

САГЫНЫРСЫҢ ӘЛЕ СИН ДӘ БЕР

 

Әй ул көзнең әби чуаклары!

Көмеш тоҗым сарган баланнарның

Тәлгәш-тәлгәш кызыл чуклары.

Онытып буламыни ул көзне?!

Азга гына, тик бик азга гына

Кавыштырган иде ул безне.

 

Алтын көздә, әби чуагында

Мин бәхетне татып карадым.

Аннан озак әле көзгеләрдән

Гел бәхетле хатын карады.

 

Әй ул көзнең әби чуаклары!

Бәхетем кебек бәллүр сентябрь!

Юксынырсың мине, сагынырсың,

Сагынырсың әле син дә бер!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи