Үз илемдә, үз телемдә җырлыйм Үз җырымны – көе ага канда! Фәнил Гыйләҗев «Җавап»

Шагыйрь, журналист, Ш.Маннур, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәнил Гыйләҗев.
Меңьеллык тарихка ия милли әдәбиятыбыз мәйданында һәр чорның шагыйрьләре үз авазын сала. Узган гасыр ахырында туган буын вәкилләре арасында да иҗатка тартылып, бүген шактый танылырга өлгергәннәр бар. Алар үзләре яшәгән заман турында яза, үткәннәрне барлый, иҗатларында халык, милләт язмышын чагылдыра. Шундый каләм ияләренең берсе – Фәнил Гыйләҗев.
Фаил улы Фәнил Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казанда туган. Булачак шагыйрьнең үсмер чагы Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үтә. Мәктәп елларыннан иҗат итә башлаган талантлы егет бүген үткен каләмгә ия шагыйрь булып танылды. Ул Шәйхи Маннур һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты. «Казан утлары» журналында мөхәррир булып эшли.
2014 елда Фәнил Гыйләҗевнең «Ризасызлык» дигән китабы дөнья күрде. Җыентыкның беренче өлешендә урын алган шигырьләрнең күбесе дини фәлсәфә, күңел лирикасына, әти-әниләргә багышланган. Икенче өлешен тарихи, милли, сәяси темаларга язылган шигырьләр тәшкил итә. Ә өченче өлешендә – юмор-сатирага тартым шигырьләр.

2021 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Кирмән нигезе» китабында (16+) Фәнил Гыйләҗевнең соңгы елларда язылган публицистик, лирик, юмористик шигырьләре һәм поэмасы тупланган.
Кулымда Фәнил Гыйләҗевнең 2021 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кирмән нигезе» китабы. Әлеге китапта шагыйрьнең соңгы елларда язылган публицистик, лирик, юмористик шигырьләре һәм поэмасы урын алган.
Фәнил Гыйләҗев шигырь язуны күңел тәһарәте дип атый. Ул милли тамырларыбызны барлый, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Сәйф Сараилар яшәгән чорларның учагы сүнгән тарих көленнән җылы эзли... «Без әле бар! Без әле исән!» – дип шәрран яра. Ул, яшәүнең яу кыры икәненә төшенеп, көрәшкә чыгып баскан. Ул, бу көрәшнең мәңгелек, яшәеш чынбарлыгы икәнен аңлап, кулындагы үткен каләме белән киләчәккә юл яра.
Тарихыбызның данлы-шанлы чагын хәтерләгән, күңелендә «милләтебез талпыныр да бер калкыныр әле» дигән ышаныч йөрткән каләм иясе якты киләчәк өметенә таяна.
Каһарманнар кубарылып,
Каһанлыклар корыр.
Мин ышанам, милләтебез
Йокысыннан торыр.
Хокуксызлык тамырына
Балта чабар татар.
Мин ышанам, милләтебез
Янә чәчәк атар.
(«Ышаныч»)
Милләтебез йокыдан уяначагына, хокуксызлыкның тамырына балта чабачагына, яңадан чәчәк атачагына ышанган шагыйрь «безнең курку белмәс җайдак кавем»нең шактый атларны иярләгәнен белә. Тик ахырдан күндәм чаптарларга ятлар ия булганына җаны әрни. Аттагыларның дөнья көткәне һәркемгә мәгълүм. Егылып калганнар атсыз көн итә. Фәнил атка йөгән салып, дәүләтне талаган затсызларны күреп сызлана.
Безнең курку белмәс яугир кавем
Ат өстендә җиргә яралган.
Йөгәнлисе иде, иярлисе иде
Бу җиһанны кабат, яңадан! –
дип хыялларына канат куя ул «Безнең курку белмәс җайдак кавем...» шигырендә.
Фәнил Гыйләҗев вакыт комы агуын да, көнчеләрнең күзенә шул комның тулганын да күрә. Комсыз уңышлыларның бәгыренә утырган ваемсызлык ләме дә аның күз уңында.
Күшегәбез. Җир йөзенә сыкрап,
Җәй атлаган тәүге көндә дә.
Фәрман биреп, күктә яшен уйный,
Кар болыты йөри түбәдә.
Күк күкри. Күкнең үз кануны.
Җан күшегә һәм тән калтырый.
Вәзирләрдән җиһангирлар кабат
Яңа корбан, яңа җан сорый. –
дип иңри шагыйрь каләме «Күшегәбез» шигырендә.
«Җәй башындук болай күшегелгәч, күрә алырбызмы көзләрне?» – дип хафалана. «Күлтәгиннән, Атилладан, Чыңгыз ханнан килгән гаярь халкым, кем син?» – дип аваз сала. «Үз илеңдә үз дәүләтең өчен көрәшерлек хокук-хакың бармы?» – дигән сорау белән өзгәләнеп милләтенә эндәшә. Күкрәгендә татар җанын йөрткән халкына сораулары бихисап шагыйрьнең. Ул һәрберебездән җавап көтә. «Гөрзи» шигырендә:
Тын Иделгә баккан чакларыңа,
Үз сурәтең әле таныйсыңмы?
Бармак бөкләп, югалтуларыңны,
Чигенүләреңне саныйсыңмы?
Суга салып өмет-хыялларны,
Сабырлыкны хан алтыны итеп,
Түземлекнең үзе булып яшәү –
Өлешебез шулмы? Йә син, ничек?
Бу уйларның кайда илтәчәген
Аңлыйсыңмы? Чамалыйсыңмы син?
Иман, намус, милли гамең кайда?
Ни хәлең бар? Нигә качты төсең? –
дип, милләттәшенә катгый сорау куя. Мәрткә киткән тере мәетләрне аңга китерү юлларын эзли, бәргәләнә. Андыйларны яңаклауның да, якасыннан тотып селкетүнең дә файдасы юклыгын сизеп йөрәге сыза. Рухи горабалар арасында җан асрар көнгә калдыкмы без, дип илерә. Хәтер аша: «Шулмы безнең дәвамыбыз?» – дип, ханнарның оран салуын ишетә. Фәнил коты очкан гамьсез манкортларны «языклылар» дип атый. Аларның, тере мәет булсалар да, җанисәпкә кергән җан иясе булуларына үртәлә. Аларның милләтебезгә кизәнүче гөрзи булып зәхмәт сыман үрчүләренә гарьләнә.
Милләтемне ул зәхмәттән әле
Гасыр буе булыр тазартасы.
Нинди чара табыйк сакланырга?!
Ничек канны, аңны яңартасы?! –
дип, кешелек дөньясына эндәшә.
Фәнил Гыйләҗев «Иске Казан – кирмән нигезе» лирик поэмасында үткән белән бүгенгене мәхәббәт хисләре белән тоташтыра.
Казан – Арча тимер юлының Камай тукталышыннан ерак түгел «Иске Казан» музей-тыюлыгы урнашкан сихри табигатьле урында татар яшьләре җыеннар үткәрә, ял итә. Нәкъ менә шундагы табигать кочагында, Казансуда балык тотып, кирмән буенда казан аскан, хан чишмәсенең суыннан шифалы үләннәрдән чәй кайнаткан яшь шагыйрь дә Таңбатырлар һәм Таңсылулар сыман сөю ширбәтен эчә. Төн салкыны үзәгенә үткәндә, таш балбалдай хиссез шагыйрь йөрәгенә учак кырыенда Сөю сарыла. Иске Казан җиле учак көлен әфсен әйткән камдай бөтергәндә, Сабан туенда беренчелек алган мәйдан әйләнүче ат кебек чирәмнәрнең башын иеп узып, ике яшь кешенең чәчләрен чәчкә бәйли. Кирмән нигезендә төн үткәргән ике җан, бар гавамнан читтә, бер дулкында серләшә.
Казансуны томан сарган чакта,
Бар тереклек җылы көткәндә,
Таңбатыр һәм Таңсылудай икәү
Таң аттырдык икәү иртәдә!
Таң аттырдык чикмән уртаклашып,
Икебезгә уртак тын алдык
Һәм өздереп йөрәк җырын сузган
Тургай моңын тынып тыңладык.
(«Иске Казан – кирмән нигезе»)
Бу икәүгә бәхет юрап, фатихасын биреп, алкышлап очкан тургай җырын бөдрә таллар, зифа камышлар да баш иеп тыңлый. Шагыйрь үзе бу тугайда Таңбатырлар, Таңсылулар дөнья көткәнен, учак тергезгәнен, туй иткәнен, казан асканын, изге теләк теләп агачларга апак тасмалар бәйләгәнен күзаллый. Казан җайдаклары тулпарларга йөгән кидергәнне дә күрә, сөңге аткан, җәя тарткан затларның сөйгән-сөелгән чакларын күңелендә тергезә. Бу тугайда чиләк-көянтәсен горур иңенә асып Казан сылуларының текә ярдан су ташыганы да аның күз алдына килә.
Ил өстенә яу килгәндә халкыбызның шунда бәла-каза кичкәнен дә, бу тугайның имән кирмәненнән уктай очкан атлы батырларның ил өстенә килгән дошманнарны Япанчыдай канга батырганын да аң хәтерендә яңарта.
...Бу тугайда әче төтен исе
Томан белән бергә тарала.
Үрләп янган кызу учакларның
Чал шаһиты – күмер-көл кала.
Шаһит булып таулар, валлар кала,
Чишмә кала, кала тугайлар...
Сызылып таңнар ата һәм күкләрдә
Сөю җырын көйли тургайлар.
(«Иске Казан – кирмән нигезе»)
Ул шунда ук уйлары белән Иске Казанга, Таңбатырлар белән Таңсылулар парлап дөнья көткән заманга кайтып килә. Шагыйрь җаны чорлар аша бабаларының кисәтүле тавышын ишетә:
Дәшә кебек алар:
«Үз кирмәнең
Корырга син, улым, онытма!
Үз дәүләтең булсын – үз телеңдә
Сөйләшсеннәр өчен оныклар.
Без җан бирдек, яу кырына ятып,
Саклау өчен нәсел-дәвамны.
Үз кирмәнең кору тиеш, улым,
Җан авазын ишетү бабаңның!»
Бабасының ишарәсен аңлаган шагыйрь кулына сөйгәненең кулын ала. Ханнар чишмәсенең суын сибеп утырткан куш имәндәй гаиләбез нык булса иде, уртак учагыбыз сүрелмәсен, имәннәр, каеннар шаулап үссен дип, яңа корган кирмән нигезендә изге теләкләрен теләгәндә:
Яңа тарих ясыйк, елъязарлар
Үрнәк итеп дастан язарлык:
«Татар исән, яши, дәүләт кора,
Менә кайда, диеп, татарлык! –
дип гомерлек ярына гына түгел, барлык милләттәш, замандашларына эндәшә күк. Идел-йортның суын эчеп үскән һәр Сылуы, һәр Батыры асыл алтынын табачагына ышанган шагыйрьнең, милләт улының теләкләре кабул буласына шик юк.
Шагыйрь җаны өметсезлек чиген узганда да, авызларны каерып телне кискәндә дә, киңлекләр кителгәндә дә, калебләр биртелгәндә дә, кысалар кысылганда да, бәгырьләр сытылганда да ышанычын югалтмый. Ул чын күңелдән яңа таң, татар таңы туачагына ышана.
Һичбер кемнән ким-хур түгел лә без
Һәм түгелдер, бәлки, артык та.
Без ханлыклар, каһанлыклар тоткан,
Дәүләтләре булган халыктан.
Без китаплы, мәгърифәтле, моңлы
Һәм иманлы милләт дәвамы.
Сабантуйлы, димәк, көрәшчеләр,
Алдынгыларыбыз бар әле!
(«Татар таңы»)
Таң атканда чыккан кояш баш очында балкып елмая. Җиһандагы тереклек ияләренә җылысын өләшкән кояшның нурлары кемгәдер мулдан төшә, кемдер күләгәдә кала. Дөньяга килгән һәр кеше – үзе бер галәм. Ул үзе дә якыннары өчен кояшка әйләнә. Җан җылысын алар белән бүлешә. Фәнил Гыйләҗев тә үзенең якыннарының күңелен җылытырлык сүзләрне шигъри юлларга күчерә. Шагыйрь каләменнән тамган хисләр эчкерсез, җылы, гамьле. Шигырьләрдән шагыйрьнең бала чагын, «Әткәй» дип әйтү насыйп булмаган, әти назына зар булып өзгәләнгән мизгелләрен дә укып тетрәнү кичерәсең.
...Әти булмаса да кирәк иде,
Кирәк иде ир-ат куллары.
Мин әнкәйнең бердәнбере булдым,
Сеңел-энекәшләр булмады.
(«Язмышыма язылмаган»)
Ир-ат кулларының ныклыгына мохтаҗ булып үскән меңләгән язмышка хас үксезлек тойгысын җан түрендә йөрткән малайның, үсмер егетнең, шөкер, янәшәсендә әнисе, әби-бабасы була. Мең сорауга үзе җавап эзләп, булганын кадерләп яшәргә өйрәнә ул. Әрнүләрен тормыш сабагы итеп кабул итә:
Киләчәктә мин дә әти булсам,
Аваз сала калса улларым,
Үз язмышым сабак булсын иде,
Алар тойсын иде мин барын!
Әлеге шигъри юлларны укыган укучы да тормыш сабагы итеп ятларлык әлеге сүзләрне йөрәк түренә салып куйсын иде.
Фәнил Гыйләҗевнең әби-бабасының теленнән, кулларыннан төшми үскән, ишек ярыгыннан сызылып кергән коймак яки күмәч исләреннән таң беленгән чакта йокыдан уянулары күңелендә мәңге саклана. Шагыйрьнең әнисенә булган яратуын да, үкенүләрен дә укып әсәрләнәсең:
Дөнья гаме белән гамьсезләнеп
Йөрибез дә әллә кайларда.
Без әнкәйләр өчен һәрчак сабый,
Һәрчак бала инде кайда да...
...Сер бүлешә алмавымны кичер –
Ачып салалмавым йөрәкне...
Әллә бәгырь кырысланып каткан,
Әллә язмыш шулай өйрәтте?!
(«Кичер, әни!»)
Әмма бәгыре кырысланып каткан каләм иясе бу сүзләрне яза алмас иде...
Фәнил авыл язмышына да битараф түгел. Олы юлның мөсафирын дәшеп, мәчет манарасы утларының балкып торганын да ерактан ук күрә ул. Авыл кырыендагы зират тынлыгы да, яңа каберлекләрнең калкып торуы да, карт буйдакларның эшсезлектән чүмәшеп утыруы да сискәндерә аның каләмен. Кайсы агач, кайсы таш йортларның кайбер капкасына эленгән йозак та, бушап калган йортлар да, мал башының сирәгәюе дә борчый аны. Ул сагынуына түзми юлга чыга.
Авылыма кайтып киләм әле.
Сагындым бит, авылым, сагындым!
Тыкрык саен урый-урый кайтам
Сукмакларын бала чагымның.
(«Авылыма кайтам»)
Туган ягының иркен сәхра-кырларын сөйгән, һәр җәй тургай тавышларын ишеткән саен бәхеткә тиенгән, шатлык-кайгыларын туган ягы белән бүлешкән, саф һавасын сулап сихәт алган, инешенә ятып су эчкән шагыйрь Сабан туйларына кайта. Ул белә, Сабан туйларында гомер уза. Аргамактай дөнья куганда йөрәккә ут капкан чаклар, колын чаклар сагындырып искә төшә. Ул кабат авылына кайта.
Хәтер ургый күңелемдә һәм төкәнмәс сагыш...
Урам буйлап иясез йорт – һәммәсе үз, таныш.
Зират тулы мәрмәр ташлар сафка тезелешкән.
Каңгылдашып казлар кайтмый, көтү керми кичтән.
Заманында эш кайнаган күп биналар сүтек.
Хәрабәләр тора җанның бер почмагын китеп.
Яңа салган йортлар да бар. Авыл үзе исән…
Тик сәламем алыр кеше сирәк, сәлам бирсәм.
Авылымда инде күптән үзгә тормыш кайный…
Шөкер, таңда сандугачлар элеккечә сайрый.
Шөкер, әни сау-сәламәт, туган нигез исән.
Бакча буйларында әрем, тигәнәкләр үскән...
(«Хәтер ургый»)
Бакча буйларында әрем, тигәнәкләр үссә дә, шагыйрь йөрәген чүп басмаган. Иң кыйммәтлесе: авыл исән, нигез исән! Нигез сакланса, авыл да, ил дә, тел дә, дин дә сакланачак. Үткәннәрне барлап, бүгенгене кадерләп, нигез кадерен аңлап яшәүче шагыйрь бар да вакытлыча икәненә ышана. Шул ышаныч аны алга әйди. Шул ышаныч аның каләмен эшкә җигә.
Бар да үтә, бар да вакытлыча.
Һәрбер хаким – узган кучер гына.
Үз арбамда, үз җырымны җырлыйм,
Үтәчәкбез әле бу чорны да...
...Үтәчәкбез, әйе, бу чорны да –
Җырланасы җырлар әле алда.
Үз илемдә, үз телемдә җырлыйм
Үз җырымны – көе ага канда!
(«Җавап»)
Без дә каләм иясенең җырына кушылыйк! Һәм иҗатында яңадан-яңа уңышларга ирешүен телик!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала