Өзелгән үзәкләр, саркылган йөрәкләр…

Өзелгән үзәкләр, саркылган йөрәкләр…

Күз алдымда ап-ак кәгазь. Нәрсәдән башларга икән соң? Уй-фикерләр, талдан-талга очып йөргән кошлар кебек, бер темагадан икенчесенә күчә. Нәрсә турында язарга, нәрсә әйтергә, нәрсә, нәрсә, нәрсә?.. Дулкынланам, йөрәк ешрак тибә. Катлаулы тормыш. Әтиемне кулга алган көн… Мәктәп еллары… Мөһаҗир юллары… Казанны беренче тапкыр күрү… Боларның һәммәсе үзе бер повесть, үзе бер роман.

Тукта әле, ни өчен башымда кайнаган фикерләрне тасвирламаска, йөрәгемне сызлаткан хисләр турында язмаска?! Бәлки, шул төрле-төрле мозаикалардан ниндидер бер рәсем барлыкка килер. Бәлки, ул укучыга болын чәчәкләреннән җыелган бер букетсыман күренеп, аның да тойгыларын уятыр?!
Шул ук вакытта бу язма роман да, документаль автобиографик әсәр дә түгел. Болар бары тик төрле уйланулар гына…
Кеше язмышы Хак Тәгалә кулында. Һәм шул язмыштан узмыш юк. Без кем соң? Һәм кайдан?
Әтине сабый бала чагында инкыйлабтан соң берничә ел үткәч, әнисе һәм үзеннән кечерәк өч сеңлесе белән Пензаның Нопар авылыннан ерак Кытайга алып китәләр. Авыр һәм михнәтле юллар, катлаулы сәяхәт. Хәзерге кебек, очкычка, яисә поездка утырдың исә киттең түгел бит. Мәрхүмә әбиемнең батырлыгын, тәвәккәллеген ничек аңлатырсың? Туган телдән гайре тел белмәгән, авыр хатын-кызы «ирем чакыра», – дип дүрт сабый баласын ала да, меңәрчә чакрымлык юлга чыга. Бар байлыгы: бер чемодан да, самовар. Ни өчен бабaм әбиемне Кытайга чакырган соң? Сәүдә белән Ерак Көнчыгышка барып кайтып йөргән бабам, чикләр ябылгач, хатынының үз ягына чакырта. Юлга чыгалар, әйтеп бетергесез михнәтләрдән соң Благовещенск каласына барып җитәләр. Аннан Кытайга үтәләр. Яңа тормыш кору кайда да җиңел түгел бит. Әмма татарга хас тырышлык ярдәм итә. Кул сызганып эшкә керешәләр, җиңелме-авырмы дип тормыйлар. Төрле хезмәттә эшлиләр. Татарлар берләшә башлый. Үзләренә җәмгыять төзергә, мәчет салырга, мәктәп ачарга ниятлиләр. Һәркем кулыннан килгән хәтле тә ярдәм кыла. Шулай итеп, татар мәдәниятенең һәм Ислам учагының нигезләре салына.
Әнием дә шул ук Пенза якларыннан, Юнә авылларыннан шактый хәлле бер гаиләдән. Революция дәһәште, гражданнар сугышы мондый гаиләләрне яндырып-туздырып уза. «Байлык ул бер көнлек» дигәндәй, һәр нәрсә югалтыла. Инде нишләргә? Әле сабыйлыктан яңа гына чыккан яшь туташны абыйсы Харбин якларына озата. Еллар үтә… Еллар аера. Еллар кавыштыра. Пенза егете Әмруллах белән Пенза кызы Шәмсинурны язмыш ерак Кытайда очраштыра. Романнардагы кебек беренче күреп, гашыйк булганнардыр-юкмы, белмим. Ләкин, татар җәмгыятендә очрашып, татар әсәрләрен сәхнәдә уйнап йөргән, ерак милләт өчен җанын җәлләмәгән ике яшь йөрәк озакламый кавышалар, никахлашалар. Тату гына яшәп биш бала тудыралар. Әмма беренче ике кыз-бала бик яшьли вафат була. Газиз балаларын кинәт югалткан ата-ананың кайгы-кичерешләрен кемгә аңлатып сөйләп торырга? Әле дә хәтерлим: шул авыр көннәрдә әнием кадер кичендә өзелеп-өзелеп «Сак-Сок» бәетен җырлаган иде. Без нәниләрне юатабыз, сөйләнгән бер хикәя дә онытылмый. «Бер әнинең бердәнбер улы була. Ул аны бик иркәләп үстерә. Егет булып җиткәч, ул бер кызга гашыйк була. Кыз да мәхәббәтен яшерми, тик сынар өчен: «Мин сиңа кияүгә чыгарга риза. Ләкин, син мине бөтен кешегә караганда да күбрәк яратырга һәм моны исбат итәргә тиеш. Шуның өчен иртәгә әниеңнең йөрәген алып кил» – диде. Хәсрәтләнеп-аптырап калган егет, башын иеп өйгә кайта. Инде нишләргә? Бер якта үзен иркәләп, күкрәк сөтен имезеп үстергән газиз әнисе, икенче якта, дөньяда бер генә чишмә дә сүндерә алмаслык ялкын белән яраткан кызы. Улының хәсрәтен ана йөрәге сизмиме соң?»
«Улым, нәрсәң бар, ни өчен аушан-эчүдән тукталдың?» – дип сорый ул кайгылы улын күргәч. Шунда егет сөйгән ярының котокыч таләбе турында әйтә. Әнисе баласын кочып, күз яшьләрен коя-коя: «Ярый, җан кисәгем, сине бәхетле күрү минем иң изге теләгем. Ал йөрәгемне, илтеп бир сөйгән ярыңа», – дип ризалыгын бирә. Егет әнисенең йөрәген кисеп ала да, кызы янына йөгерә. Вәҗдан газабыннанмы, әллә ашыкканга күрәме, егет кинәт сөрлегеп китә һәм егыла. Шунда йөрәк телгә килә: «Улым, берәр җиреңне авырттырмадыңмы?...»
Без, балалар бер-беребезгә күз яшьләребезне күрсәтмәскә тырышып, бу хикәятне үзебезчә аңлый идек кебек. Әмма бу гыйбрәтле хикәянең чын мәгънәсен мин күрәсең, үсеп җиткәч кенә аңлаганмын. Җырларда, шигырьләрдә, хикәяләрдән меңәрчә мәртәбә төрлечә тасвирланган мәрхәмәтле, шәфкатьле, изге әниләр! Сезгә булган бурычыбызны без бер вакытта да түли алмабыз ахрысы.
Беләм, әниләр моны көтми дә.
Әйе, язмыш катлаулы. Без – язмыш балалары. Меңәрчә чакрым ераклыкта туып, Кытайның бер шәһәрендә очрашып, өйләнүне, Тәңре хикмәтеннән һәм язмыштан гайре нәрсә белән аңлатып була?


***


1945 ел. Мин әниемнең кулында, өебезнең икенче катында тәрәзәдән урамга карыйм. Өй каршында өсте ачык йөк машинасы тора. Анда берничә кеше утырган. Шул чакта өебездән ике кеше әтине алып чыгалар. Ул башын күтәреп өскә карый. Безгә кул болгай. Аны йөк машинасына уртарталар һәм алып китәләр. Шушы вакыйгага ике яшьлек баланың хәтерендә бик тирән эз кала. Мондый фаҗигале хәлләрне безнең гаилә генә түгел, Кытайда яшәүче бик күп татарлар үз башларыннан кичерде. Мондый эзәрлекләүләр ул вакытта Кытайда гына түгел, күрше СССРда да бик киң таралган иде. Авыл хуҗалыгын көчләп күмәкләштерү, Сталинның шәхес культы еллары, котырган чорда меңләгән милләттәшләребез, зыялыларыбыз эзәрлекләнде, юкка чыкты. Күпме сабый бала шулай тәрәзәдән ата-анасын соңгы тапкыр күреп, ятим калды! Татарларга гына түгел, башка бик күп милләтләргә дә бәхетсезлек китергән шушы тиранны күмү йоласы уңае белән Дайрен шәһәрендә мәктәптә үткәрелгән бер вакыйга искә төшә.
Кышның зәмһәрир суык бер көнендә урыс мәктәбендә шәкертләр траур сәбәпле, башлары ачык килеш урамда басып тордылар, күп күз яшьләре түгелде. Кемнәрдер шул көнләрдә хәтта дөнья куйды.
Әтине ни өчен алып киттеләр соң? «Идел-Урал» җәмгыятенең Чан-Чун шәһәре бүлегенең сәркәтибе булганы, Ерак Көнчыгышта «Яңа милли юл» дигән газета чыгару эшенә катнашканы өчен дип аңлатканнар. Үз милләтенә хезмәт иткән, аны сөйгән өчен генә дә кеше җинаятьче итеп табыла иде ул дәһәшле елларда.
Ун еллап узгач, ниһаять, исән булуы турында кулыбызга әтинең беренче хаты килеп төште. Без ул чакта башка шәһәрдә яши идек инде. Хат шәһәрдән-шәһәргә бер татарның кулыннан икенчесенә күчеп йөри. Ләкин югалмыйча адресатын таба. Өйдәге сөенеч – сүз белән аңлатмаслык. Бер үк вакытта зур кайгы-хәсрәт. Күп еллар тырышканнан соң, безгә Төркиягә күчеп китү өчен Кытайдагы совет илчелеге ниһаять виза бирә. Гаҗәп бер нәрсә: Кытайда яшисең, ә чыгу визасын СССРдан алырга кирәк. Әнием борчылып йөри. Нишләргә? Балаларның киләчәген уйлап Төркиягә китәргәме, әллә әти янына барыргамы? Өйдә һәр кичне диярлек әни, әби, бабай һәм әтинең сеңелләре катнашында корылтайлар уза. Әтинең рөхсәтеннән тыш Төркиягә күчеп китсәк, ул рәнҗемәсме? Әни, әтигә зыян килмәсен дип Төркиянең исемен язмыйча элек анда күчеп киткән, әти дә белгән берсенең исемен язып «аның янына күчеп китәргә телибез, ни уйлыйсың?» – дип сорый. Визаның срогы билгеле, озакка түгел. Әтидән җавап килми. Ни эшләргә? Аллага тапшырып, юлга чыгабыз. Британ колониясе Гонг-Конг. Шунда төрле кешеләр аша әтинең хаты килеп төшә «Сезне яратам, гомеремдә күрә алмасам да, сезнең бәхетле булуыгыз өчен моңа чыдарга риза».


***


Хәтеремдә тирән эз калдырган тагын ике вакыйга турында әйтеп үтәсем килә. 1963 ел татар яшьләре өчен Истамбулда «Тукай клубын» оештырабыз. Аның күпчелеген шәкертләр, студентлар тәшкил итә. Кесәдә акча юк, ләкин, дәрт, дәрман зур. Күп вакыт, та утта, кул белән әйләндерелә торган машинада күбәйтелгән «Тукай» бюллетене дә чыга башлый.
Клуб белән бәйләнешле башка бер истәлек. Бер көн төштән соң клубта ниндидер мәҗлескә хәзерлекләр алып барганда, кыңгырау чылтырый. Ишекне ачам. Анда бик сөйкемле бер зат басып тора. Рәхим итегез. «Сез кем?», – дигәч, ул тыйнак кына «Мин – Рәшит Рахмәти», – дип үзен таныштырды да: «Керергә мөмкинме?» – дип сорады. Наданлык! Аның танылган тюрколог-профессор Рәшит Рахмәти Арат булуын соңыннан белдем. Ул монда озак булмады. Клубның максатлары турында сораштырып алды да, уңышлар теләп чыгып та китте. Бу аның соңгы килүе булмады. Берничә мәртәбә, яшьләр белән очрашып, «Без төрекме – татармы?» дигән темага дискуссияләр оeштырды. Бер вакытта да үз фикерен тагарга тырышмыйча, һәр кешенең әйткәннәрен, ул фикернең, бер тиенлек кыйммәте булмаса да, җентекләп тыңлап, ялгыш якларын аңлатырга тырышып, безгә милләтебез, мәдәниятебез турында мәгълүмат бирергә тырышты. Кызганыч, арабыздан бик иртә – 64 яшендә китте.
1965 ел. Истамбулның очкычлар мәйданы. Әхмәт Вәли Мәнгәр әфәнде, мин һәм абыйларым. Әтине көтәбез. Очкычтан чыккан кешеләргә карап торабыз. Менә, тәбәнәк кенә, зәгыйфь бер кеше. Тукта, әти бит бу!!! Кочаклашабыз, елашабыз. Күп еллардан соң мин аңа беренче мәртәбә «әти» дип эндәшәм. Бер чемодан, бер аккордеон, кечкенә бер фотоаппарат. 8 ел төрмә, 12 ел Себердә урман кисүче – 20 еллык хезмәтнең җимешләре!!!
«Бер чемодан» сүзе башка бер нәрсәне искә төшерә. 1969 елның гынвар ае. Көнбатыш Германиянең Мюнхен шәһәре. Мин ике атнага «Азатлык» радиосы Татар-Башкорт редакциясендә интервьюда. Күз алдыма яңа дөнья, яңа офыклар ачыла. Шушы ике атна 2 елга сузылды, бер чемоданнан өй тулы әйбер, буйдак бер егеттән ике балалы гаилә булды.
Һәр көн саен яңа бер бурыч, һәр көн саен бер үк уй-фикер. Тыңлаучы милләттәшләремә нинди информация кирәк? Аларның – һәммәсе түгел, әлбәттә – күпчелеге канәгатьме? Милли аңны ничек уятырга? 70 елдан артык сеңдерелеп килгән, татарлар кыргый халык, алар мәдәни яктан артта калган, русча белсәң, шул җитә», – дигән карашларның ялгыш булуын ничек аңлатырга? Татарларның олы милләт икәнен Киев Русенның элегрәк үк үз дәүләтчелеге, борынгы язма әдәбияты булуын белгән кешесе оялырга түгел, ә горурланырга тиеш икәнен ачык-ачык бөтен дөньяга җиттерергә иде теләгем. Сораулар күп. Ни өчен революциягә чаклы Россия империясендә мәгариф, сәнгать өлкәсендә иң алдынгы милләтләр сафында торган татарлар, хәзер икенче һәм хәтта өченче сорт милләт? Җавапларны кайдан табарга? Татарстанда, Казанда, Башкортстанда, Уфада, Татарстан тирәсендәге төбәкләрдә, ерак Себердә һәм татарлар яшәгән төрле почмаклардамы? Мәскәүдәме? Әйе, аны, Ватаныбыз – Татарстанны барып күрәсе иде! Ләкин, бу бит бер хыял гына.
Ватан газеталары әледән-әле язып торалар. «Азатлыкта» эшләүчеләр – ватан хaиннәре, сатлык җаннар, үз милләтләренә каршы эшләүчеләр. Ә инде Хельсинки киңәшмәсенең йомгаклау Актында информация белән алмашу ирекле булырга, кешеләрнең хәрәкәт иреклегенә чик булмаска, милләтләрнең үзара аралашуы солыхны, тынычлыкны ныгытуга хезмәт итә дип әйтелгән.
Еллар үтә. Әллә үзгәрешләр сизелми. Брежневлар, Андроповлар, Черненколар килеп китә. Хөкүмәт башына килгән Горбачев, хәбәрдарлык, үзгәртеп кору, демократияләштерү дигән колакка ят яңгыраган сүзләр сөйли. Тагын вакыт үтә. Биргән вәгъдәләр практикага бик акрын ашырыла, кайберләре исә бөтенләй онытыла. Бюрократия, үзгәрешләргә ачык-ачык булмаса да, каршы чыга. Үзенең өстенлекләрен югалтырга теләми.
Ләкин, зыялылар, халык арасында уяну нык сизелә. Элек «Черек күл» артына җибәрү, яисә психиaтрик хастаханәгә салыну өчен җитәрлек сәбәп булган сүзләр яңгырый. Демократия, үзбилгеләнүне таләп итә. Таләпләр, үзгәртеп кору, хәбәрдарлыкка куелган чикләрне үтеп китә башлады. Ни эшләргә? Элекке каты кул сәясәтенә кайтырга мөмкин түгел, чөнки, вазгыятьнең искечә дәвам итүе, СССРның 90 нчы елларның урталарында икътисади өлкәдә өченче дөнья илләре хәленә китерер иде. Көнбатышның технологиясе кирәк. Ә инде моның өчен кеше хокукларының күзәтелүе шарт итеп куела. Тукта әле, уңайга табә үзгәрешләр бара башлады бит. Менә Көнчыгышы Европаның кайбер илләре «Ирекле Европа Радиостанциясенең» үзләренә төбәлгән тапшыруларны, 1988 елның ноябрендә «Азатлык» радиосының тапшыруларын томалау бетерелә. Инде чит илләргә килеп-кайтып йөрүләре ешая. Кешеләр үз фикерләрен ачыграк итеп әйтә башлыйлар. Килгән милләттәшләребез арасында, безгә интервью бирергә риза булучылар саны да артып тора. Татарстандагы милләттәшләребез белән беренче контактлар, СССРның төрле почмакларыннан хатлар ешая. Ватанны күрү өмете үсә. Озак та үтми, чакыру кәгазе дә килә.
Татарстанны, аның башкаласы Казанны күрү мөмкинлеген ычкындырмаска кирәк. Аллага тапшырып, юлга чыгабыз.
Мәскәүдә очкычлар мәйданына килеп төшәбез. Анда мәхшәр. Ике очкыч бер үк вакытта килеп төшкәнлектән, паспорт контроленнан үтү өчен чиратның азагы күренми. Чиратта көтәбез. Рәсми эшләрне тәмамлап, таможнядан үткәннән соң безне көтөп торган бер төркем кочагына эләгәбез. Таныш булган Марат абый, җылы йөрәк белән каршы алган башкалар… Ниһаять, берничә автомобильгә утырып Казан вокзалына барып җитәбез. Мәскәүдән поездның кузгалырга берничә минуты калганда гына, тагын берничә кеше йөгереп килә, куллары ашамлык-эчемлек белән тулы. Инде баш буталып беткән, исемнәр хәтердә калмый. Состав әкрен генә алга шуыша башлый, татар җыры яңгырый. «Кем шулай гайрәтләнеп, безне татарча җырлап озата?» – дип сорадым. «Профессор Мидхәт, Мәскәү университетыннан», – диделәр. Онытылмаслык мизгелләр. Андый минутлар күп булды.
Таң ата. Бик арыган булсак та, күзгә йокы керми. Татарстанга якынлашмабыз. Менә Идел күренде. Гомеремдә төрле илләрдә елгалар, елга буйларын күргән булсам да, ни өчендер Идел, аның ярлары башка төрле. Дөньяда аңа охшаш елга юк кебек тоелды шул чак миңа. Ватаныбызның, Татарстанның зифа каеннары, гүя безне сәламли, кояшы кунакчыл елмая. Тойгыларны аңлатырлык сүз табып булмый. Әйтерсең, гәүдәңнән рухыгыз чыгып киткән дә, офыкларга күтәрелеп туган җиребезгә өстән карап тора. Шәхесең, җисемең икегә бүленгән… Икесе дә бер-берен карап, күзәтеп тора. Поезд тәрәзәсеннән үтеп барган төрле күренешләрне сеңдерергә тырышкан мантыйк – логика белән һәр нәрсәдә ниндидер бер үзенчәлек, матурлык күрде ул мизгелләрдә йөрәгем. Ниһаять, поезд тукталды. Станциядә яңадан ыгы-зыгы. Чәчәк бәйләнешләре белән каршы алулар. Таныш булмаган ләкин, жылы йөрәктән каршы алулар. Аерылу кыен булды. Йөрәк сызлады. Кыска вакыт эчендә тирән тамыр салган дуслык, туганлык хисләре урнашып калды. Әле дә еш кына ул көннәр искә төшә. Йөрәк җылынып китә. Кыска вакытта шулай дуслашып, якынлашып киткән кешеләр күп булды. Аларның кайсының исемен әйтергә дә, кемгә рәхмәтләр укырга? Берсен әйтсәң, икенчесенең хәтере калыр кебек. Гафу итегез, дус-ишләр, якташлар. Ул чактагы бер якты очрашулар романга әверелер иде. Ә мин бит язучы түгел. Фоторәсемнәргә, видеога караганда, барыгыз да берәм-берәм каршыма басасыз. Рәхмәт сезгә!!! Әйтеп бетергесез рәхмәт яусын! Шулай ук, күргәннәремнең кайсысын аңлатырга? Һәр нәрсә тирән эз калдырды бит. Кайсылары мөһимрәк? Яңадан сораулар, сораулар, сораулар… Шулай да, өч вакыйгага кыскача тукталмыйча булмый.
Илһам Шакировның концертлары. Зал шыгырым тулган иде. Концертның башында җәмәгатьчелек бераз салкын тора кебек тоелды. Ләкин, вакыт үтү белән атмосфера үзгәрә барды. Сәнгатькәрләр белән халык арасында булган дивар җимерелде. Концерт залында бер генә рух хөкем сөрде. Милли рух!!! Шунда бер нәрсәне аңладым. Илһам әфәнде җырчы гына түгел икән, ул милләткә мәдәниятебезне, моңнарыбызны, җырларыбызны, милли аңны җиткергән, аның әһәмиятен аңлаткан бер мөгаллим икән. Концерттан соң сәхнә артында булган очрашу исә, ул үзенә күрә аерым бер вакыйга.
Тагын бер онытылмаслык көн – 22 июньдә «Ватан» җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Туган тел» бәйрәме. Яңгыр ява, һәва да салкынча. Әйтерсең лә, табигать татарларны сынамакчы. Анда жыелган милләттәшләребезне яңгыр да, суык та куркыта алмады. Бер-бер артлы чыгыш ясаган зыялыларыбызны, сәнгатькәрләребезне халык көчле алкышлар белән каршы алып, озатты. Шул чак йөрәктә зур өмет туды. Димәк, дүрт ярым гасыр иреклектән мәхрүм булып яшәгән, үзенең милли дәүләтчелеге булмаган татар милләте, әле югалмаган. Әле мин татар булуым белән горурлана алам икән. Дәреслекләрдә, романнарда, кинофильмнарда, тарихны бозып, татарларны кыргыйлар, мәдәниятсез халык дип күрсәтеп, анда түбәнчелек комплексы тәрбияләү нияте әле, тормышка ашмаган. Милләтебез яши!!! Аның киләчәге бар. Ләкин бер нәрсә күңелне тырнап куйды: шул урамнарда шуның белән кызыксынмаган кешеләр дә күзгә чалынды. Алар кем? Башка милләт вәкилләреме, әллә маңкортлармы? Җавапсыз калган сораулар…
Болгар җиренә сәяхәт кылу да хәтеремдә мәңге сакланыр. Болгар хәрәбәләре. Ерактан бер генә төзек, акка буялган бина күзгә чалына. Кабер ташлары өстенә салынган чиркәү. Искә төшкән саен әле дә йөрәккә хәнҗәр кадаган кебек була. Бу нинди мыскыллык, бу нинди хурлык? Шушы кабер ташларын кул белән тартып аласы, кире урыннарына алып барып уртасы килә. Көч җитми. Ачу кабара. Ләкин, без башка милләтләрнең тарихи, дини һәйкәлләрен җимереп ташлаган халык оныклары түгел бит. Күрше халыкларның мәдәниятен хөрмәт итмәгән милләт, үз мәдәниятенең дә башкалар тарафыннан хөрмәт ителүен көтә алмый. Менә Татарстан мөстәкыйль булыр, икътисадын үстерер, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелер. Ул чакта, бәлки төрле техник җайланмалар ярдәмендә чиркәүне җимермичә, изге кабер ташларын чыгарып алу мөмкин булыр иде. Өмет чаткысы.
Август азаклары... Испания... Ял вакыты булуга карамастан, нидидер бер тынгысызлык бар. 27 нче август. Йөгереп берничә герман газетасы алып кайтам. Сәхифәләрне җентекләп актарам. Эзләгән хәбәр юк. Бу – һәркөн саен 1 сентябрьгә чаклы дәвам итә. Менә, ниһаять, 25 битлек газетаның бер почмагында кыска гына хәбәр. «Татарстан үзенең суверенитетын игълан итте». Аллага шөкер!!! Үзаңалы зыялыларыбызның, сәясәтчеләребезнең, милләттәшләребезнең армый-талмый алып барган көрәше бушка булмады. Милли дәүләтчелекне без тернәкләргә таба беренче адым ясалды. Ләкин, шундук башка сораулар туды. Моңа чаклы ике хуҗасы булган, хокуклары бик чикләнгән Татарстан шушы карарны гамәлгә ашыра алачак микән? Аңа аяк чалмаслармы? Мәскәүдәге ике үзәк, СССР белән РСФСР моны кабул итәчәкләр микән? Моңа ирешү бер дә җиңел булмаячак. Ләкин Татарстанның суверенитеты мәсьәләсе халыкара хокукка каршы түгел бит. Ә инде ислах – халыкара хокук нормаларына туры килгән дәүләт төзүне күз алдында тота бит. Димәк милләтләрнең үзибилләнү хокукы да үтәлергә тиеш. Әлбәттә, арага төрле мәнфәгатьләр кергәч, хокук нормалары исәпкә алынмаска булды. Ләкин, гаделлек урнаштыру өчен тыныч юллар белән алып барылган көрәш, иртәме-соңгы җиңү белән тәмамлана. Изү-кысу, көч куллану, кисәтү, басым ясау, милләтләрнең омтылышларын, теләкләрен санга сукмау, болар барысы да, вакытлыча гына нәтиҗә бирә. Моны соңгы вакытларда булып узган вакыйгалар ачык күрсәтә. Алда кыен проблемалар, сүтә алмаслык кебек күренгән төеннәр. Әлбәттә, әле күп кенә урыннарда чыдарга, бәлки кайбер очракларда чигенергә дә туры килер. Ләкин, Мәҗит Гафури әйтмешли, «Халык теләгенә каршы бер кем дә тора алмый». Һәм «алмаячак та». Халкыбыз, милләтебез, чын күңелдән, изге рәвештә мөстәкыйль булырга теләгән хәлдә, ул суверенитет юлында барлык киртәләрне җимерә алачак. Моңа һәм милләтемнең якты киләчәгенә минем иманым камил!

 

«Мирас». – 1991. – №1. – Б.67-72.

Әлеге язма «Мирас» журналының беренче санында (1991) басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

Сурәттә – мәкалә авторы Фәрит Иделле.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи