ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Кара карлыган
Ашказаны авыртканда, атеросклероз, ревматизм интектергәндә, 3-4 аш кашыгы киптереп вакланган кара карлыган яфрагын 300 мл кайнар суда, яхшылап төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Азканлылык булганда, хәлсезләнгәндә, чәй урынына көн буена карлыган яфрагын пешереп эчү файдалы. Грипп, фарингит, ларингит, тонзиллит, бронхит, пневмония булганда, 1 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагын 1 стакан кайнар суда ябык савытта 10-12 минут пешерәләр, сөзәләр, бал кушып, көн дәвамында 2-3 стакан эчәләр. Цистит интектергәндә, 6 аш кашыгы киптереп вакланган карлыган яфрагын 1 литр кайнар суда җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр 1әр стакан эчәләр.
Витилигодан – әнис мае
Тапларга көненә 2 тапкыр яңа сыгылган рәваҗ тамыры согы сөртәләр. Яисә 1 чәй кашыгы кара чәйне чирек стакан кайнар суга салып, 3 минут кайнаталар, суынгач, сөзәләр, тапларга сөртәләр. Йә булмаса, 100 грамм әнис орлыгын киледә төеп, ярты литр зәйтүн маена салалар, караңгы урында 1 ай төнәтәләр, аннары куыклар пәйда булганчы җылыталар да, суытып, сөзәләр, тиредәге ак тапларга гел сөртеп торалар.
Солы сихәте
Ашказаны авыртканда, сару кайнаганда, солы белән дәваланалар. Солыны юып киптерәләр, тарттыралар. 1 аш кашыгы онны термостагы стакан ярым кайнар суда 4-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, кичке ашка 20 минут кала, чирегешәряртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 1-2 айдан соң тагын кабатларга була.
Тузганак мае
1 стакан тузганак чәчәген 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маенда ярты сәгать кайнаталар. Сөзеп, суытып, суыткычта ел буе сакларга мөмкин. Мондый май пешкән җирне бик яхшы төзәтә - авыртуны да баса, кабарчыклар да чыгармый.
Тез авыртканда
2 шәр аш кашыгы эт шомырты (крушина) кайрысы һәм тузганак тамыры, 2 шәр чәй кашыгы петрушка, фенхель орлыгы һәм бөтнек яфрагын кушып, шуның 1 аш кашыгын ярты стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, иртән ач карынга 2 шәр аш кашыгы эчәләр (авырту басылганчыга кадәр).
Күзгә дәва
Күз күреме начарайса, 5 уч вакланган нарат ылысын 2 стакан суга салалар, сүрән утта әз генә кайнатып алалар да, төнлә җылы урында төнәтәләр. Иртән сөзәләр, көн буена эчеп бетерәләр. 2 ай буе шулай дәваланалар: 7 көн рәттән ылыс төнәтмәсе эчәләр, 7 көн ял итәләр. Помидор, караҗиләк, кишер, йомырканы күбрәк ашау да күз өчен файдалы.
Кыяр маринадлау
Стерильләштерелгән банкаларга укроп чатыры, сарымсак салалар, юылган кыярларны тутыралар да, шаулап торган кайнар су коялар. 15 минуттан соң ул суны түгәләр, кыяр янына хуш исле борыч, канәфер һәм башка тәмләткечләр салалар да, 4 литр суга 1 стакан шикәр, ярты стакан тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә исәбеннән ясалган кайнар тозлык агызалар, тимер капкач белән ябып, банкаларның астын өскә әйләндереп куялар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала