XIII гасырга югары үсешкә ирешкән борынгы урыс һөнәрчелеге татарлар Русьны яулап алган вакытта нык зыян күрә. Монгол-татарлар җиңелгәннәрне кызганмаса да, һөнәрчеләрне һәм төрле өлкәләрдәге белгечләрне айыйлар; әмма, гадәттә, аларны туган илендә калдырмыйлар, үзләренең Урта Азиядәге шәһәрләренә күчерәләр. Кенәзлекләрне яулап алганда да шулай була.

Даниил Романович Бату хан хозурында. XX гасыр башы.
Дөрестән дә, татарлар Русь белән хакимлек иткән беренче елларда ук Каракорымга (монгол ханнарының башкаласы) килгән көнбатыш Европа сәяхәтчеләре анда бихисап европалыларны, аеруча сугышчыларны, руханиларны һәм югары квалификацияле осталарны күрә. Мәсәлән, 1246 елда Каракорымда булган монах Плано Карпини хәбәр иткәнчә, ул анда Кузьма исемле алтын эшләнмәләре остасы белән танышкан, аңа матди ярдәм күрсәткән. Бу Кузьма, яңа император итеп сайланган Гүюк хан өчен тәхет һәм мөһер ясаган, ханның ихтирамын казанган. Кузьмадан тыш, Карпини Каракорымда күп кенә башка урысларны, шул исәптән, руханиларны да күргән, алардан монгол императоры хакында күп мәгълүмат алган. Хан хадимнәре белән элемтә урнаштырганда Карпини Ярослав кенәзнең Темер (Тимер?) исемле сугышчысын тәрҗемәче буларак файдаланган. Үзгә бер католик монахы Рубрук Каракорымда яшәгән француз Вельһельм Бушье исемле алтын эшләнмәләр остасы хакында хәбәр итә.Ул хан өчен гаҗәеп гүзәл көмеш агач ясаган: аның эченнән дүрт торба үткән, алардан шәраб, кымыз, бал һәм сыра агып торган.
Монголларның Европа яулары тәмамлангач та Монгол империясе үз җирләреннән һөнәрчеләрне урыс кенәзлекләренә җибәрә башлый. Мәсәлән, 1259 елда Галич кенәзе Даниил Романович Холм шәһәрен нигезли һәм төрле халыкны үз эшенә җәлеп итәргә керешә: «...приходили немцы и русь, иноплеменники и ляхи; шли, день и во день, и уноты, и мастера всякие были из татар, седельники, и лучники, и тулники, и кузнецы железу и меди и серебру».
Кирпеч киң кулланылышта була
Коралчылардан һәм тимерчеләрдән тыш, Урдадан урыс иленә башка белгечләр дә килгән дип уйларга кирәк. Шундыйларның берсе, һичшиксез, акча сугучы осталар булырга тиеш – алар урысларга татар язулы тәңкәләр сугарга өйрәткән.
XIV гасырда Русьта зәркәнчелек сәнгате яңадан үсә башлый. Бу яңарыш татарлар йогынтысында бара. Аерым алганда, XIV-XV гасырларга караган урыс осталарының филигрань эшләрендә аның тәэсире ачык күренә: әлеге чор эшләнмәләренең бизәкләре гарәп һәм Иран тукымаларындагы рәсемнәргә бик охшаш. Шәрекъ осталары эшләгән әйберләрнең күркәм үрнәге – атаклы Мономах бүреге. 1893 елда сәнгать белгече һәм археолог Г.Д.Филимонов, аның бизәген җентекләп өйрәнеп, бүрекнең Мисырда эшләнгән булырга мөмкин икәнен әйтә; Мисырдан ул 1317 елда Алтын Урда ханы Үзбәккә эләгә, аннан соң Мәскәү хакимнәренә күчә. Мономах бүрегеннән тыш, Мәскәү кенәзләре «казна»сында көнчыгыштан килгән башка затлы зәркән эшләнмәләр дә сакланган. Алар урыс осталары өчен өлге булып торган.
Татарларга кадәр төньяк-көнчыгыш урыс кенәзлекләрендә биналар табигый ак таштан (известняк) төзелгән. Кирпеч күбрәк Урта Днепр буе шәһәрләрендә кулланылган, аны грекчадан кергән «плинфа» сүзе белән атаганнар (шуннан урысча «плита» сүзе ясалган). Киев дәүләте кирпеч белән иң элек Херсонес кебек борынгы Византия шәһәрләренең архитектура-төзелеше аша танышкан. Әмма Мәскәүдә кирпеч XV гасырның икенче яртысында гына кулланыла башлый; ул вакытта инде әлеге материалга грекча түгел, ә төркичә «кирпеч» атамасы бирелә. Бу – җитештерү технологиясенең татардан алынуын күрсәтә.

Мономах бүреге. Корал палатасы. Хәзерге заман фотосурәте.
Фарсы тарихчылары хәбәр итүенчә, Мазандеран төбәгендә, Сасанидлар Ираны патшасы Фирүз (Пероз, 457-484 нче еллар), Төрекмәнстан чиген саклау өчен, 300-350 чакрым озынлыктагы кирпеч дивар төзеткән. Урта Азиядә дә яндырылган кирпечне бик иртә куллана башлаганнар. Мәсәлән, Бохара янындагы Хәзәр шәһәрлегендә бүгенгә кадәр IX гасыр мәчете сакланган; андагы баганалар (колонналар) яндырылган кирпечтән күтәрелгән. XI-XII гасырларда җәмәгать биналарын төзүдә дә мондый кирпеч күп тотылган. Кайбер шәһәр диварлары һәм манаралар (мәсәлән, Бохарада) тулысынча йә өлешчә шул материалдан төзелгән.
Алтын Урда башкаласы Сарайда (хәзерге Царев шәһәре2 тирәсе) яндырылган кирпеч киң кулланылышта була. Аның сыйфаты турында шушы факт та сөйли: урыслар, соңрак татар шәһәрләрен җимереп, бу кирпечне үз шәһәрләрен төзегәндә дә тота башлый. Әйтик, Әстерханда шәһәр диварларын (1582 елдан башлап) шуның ярдәмендә күтәргәннәр. Татар кирпечләрен чиркәүләр, монастырьлар һәм башка биналар төзелеше өчен дә тотканнар. Хөкүмәт указлары буенча, 1631-1632 нче елларда Актүбәдән кирпеч һәм табигый таш алырга мөмкин булган, моның өчен хан сарае белән мәчетне сүтәргә кушылган. XIX гасыр ахырында Царев шәһәре халкы, кирпечне Сарай хәрабәләреннән казып алып, өйләре һәм коймалары өчен файдаланган, сатуга да чыгарган. Бу кирпеч, озак еллар җир астында ятуга карамастан, ныклыгы һәм сыйфаты белән аерылып торган.
Сарай кирпечләренең зур өлеше зәңгәрсу-яшелсу төстәге глазурь белән капланган; бизәкләре исә борынгы урыс палаталары яисә чиркәүләр изразецларын хәтерләтә. Балчык әйберләрен глазурь белән каплау сәнгате дә урыс дәүләтенә Алтын Урдадан күчә, бихисап ялтыравыклы савытлар һәм бу өлкәдә урысча терминология («муравить», «муравлёный» – фарсыча «мур», ягъни «эмаль», «глазурь») шуңа дәлил булып тора.
Кирпечтән шактый соңрак урыс дәүләтендә төзелеш эшләрендә саман кулланыла башлый. Саман – салам кушылган балчыктан ясалган блоклар. Бу төр төзелеш материалы Россиянең көньягында күп таралган. Ул да Шәрекътән алынган.
Урыс кенәзлекләрендәге яңа җитештерү төрләре һәм техник яңалыклар
Татарлар идарә иткән чорда урыс кенәзлекләрендә яңа җитештерү төрләре һәм техник яңалыклар пәйда була. XIV гасыр тирәсендә урыс шәһәрләрендә орчыклар урынына эрләвечләр кулланыла башлый, су тегермәннәре барлыкка килә, тирән бораулау технологиясе таралыш ала. Көнчыгышта тукучылык, су тегермәннәре, су ресурсларын тота белү бик борынгыдан билгеле, шуңа күрә бу яңалыкларның Шәрекътән татарлар аша күчереп алынуы табигый күренә. Бу чорда урыс дәүләте Азия илләре белән икътисади һәм сәяси бәйләнештә яши.
Борынгы Русь һәм Азия илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп тә кызыклы ачышлар ясарга була (мәсәлән, бездә утлы коралның барлыкка килүе турында). Тарихчылар күп вакыт пушкаларны («армата») 1389 елда Алманиядән кертелгән дип санаган, әмма профессор В.В.Мавродин искәрткәнчә, мондый кораллар Русьта «тюфяк» дип аталып, бу сүз Иран һәм төрки телләрдән кергән
(фарсыча «төфәң» – мылтык, «төфәк» – начар мылтык; төрекчә «түфәк» – мылтык). «Түфәк» сүзе көньяктан, азәрбайҗан яки кырымтатар теле аша килеп кергән – димәк, урыслар бу технология белән иң элек Шәрекътә танышканнар.

Фра Мауро харитасында Сарай шәһәре. 1459 ел.
Европа халыклары XV гасырга кадәр чуенны белмәгән, чөнки, чын чуен чыгару өчен, югары температура кирәк булган. Россиядә чуен коюны, гадәттә, XVII гасырның беренче яртысында башланган дип саныйлар. Ләкин урыс телендәге «чугун» сүзе фарсыча «чодан», татарча «чуен» һәм төрекчә «чойген» сүзләренә охшаш. Димәк, бу материал һәм аның технологиясе дә Россиягә татардан кергән. Себер татарлары XV гасырда ук чуен һәм бакыр эретә белгән. Алар бу эшне Бохара, ягъни Иран халыкларыннан өйрәнгән; Мәскәү дәүләтендә чуен кою техникасын XVI гасырда гына куллана башлаганнар.
Петр I чорында (XVIII гасыр башы) Россиядә металлургия сәнәгате нык алга киткән, Уралда төрек-татар географик атамалары – Азау таулары, Гумешки (монда да татарча «көмеш» сүзе ярылып ята) руднигы һ.б. барлыкка килгән. Бу рудниклар үзенең бакыр һәм, ихтимал, көмеш мәгъдәннәре белән дан тоткан.
Урыс дәүләтендә тау эше һәм металлургияне үстерүдә зур өлеш керткән төрки-татар мәгъдәнчеләрен, һөнәрчеләрен аерым билгеләп үтәргә кирәк:
1) 1640 елда Җангали Бәхтияров Себердә, Витим елгасы буенда руда эзләгән;
2) 1697 елда татар Беляк Русаев3 Уралда бакыр мәгъдәннәре чыганагын тапкан;
3) XVII гасыр ахырында Анисим Михалевка графит табу эшендә «верхоленский ясачный Абуна» (чыганакларда шулай) ярдәм иткән;
4) 1754 елда Уфа өязенең Нәдер авылы старшинасы Нәдер Үрмәтев (Үрәзмәтов) нефть табу турында гариза (заявка) биргән;
5) 1864 елда крестьян В.Гольдебаев Самара күргәзмәсендә катнашып, биш кешелек локомобиль, сәгатьләр, йозаклар, автоматик орчыклар күрсәткән.
***
Йомгаклап әйткәндә, татарлар һәм Шәрекъ халыклары урыс дәүләтенең сәнәгате, мәдәнияте һәм техникасына зур йогынты ясаган. Алар алып килгән яңалыклар – кирпеч, саман, ювелир эшләнмәләре, чуен кою, су тегермәннәре һ.б. Русьнең үсешенә, ныгуына зур этәргеч биргән.
1 Журнал варианты. – Редакция.
2 1925 елдан Царев авылы. – Редакция.
3 Аңлаешсыз исемнәр чыганактагыча бирелә. – Редакция.
Миләүшә Талипова тәрҗемәсе.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала