Журнал «Безнең мирас»

Төркия хатирәләре

 

Төркия белән мин беренче тапкыр 1988 елда таныштым. Ул «үзгәртеп кору»ның беренче елларында Русиянең язучылар берлеге тарафыннан оештырылган сәяхәт вакытында булды. Ул вакытта сәяхәтебез Төркиянең башкаласы Анкара шәһәреннән башланып, ике атнадан соң Истанбулда тәмамланды. Ул чакта минем әле Төркиядә танышым юк  иде дисәм дә, минем кулымда Истанбулда урнашкан, «Төрек дөньясын араштырма вакфы» дип аталган оешмада эшләүче Хәлил Ачыккүзнең телефон номеры бар иде. Аны миңа Венгрия галиме, күршебез, язучы Равил Бохараевның дусты тюрколог Иштван Мандеки Конгур биргән иде. Без Хәлил бәй белән бары тик сәяхәт ахырында – Истанбулга килеп җиткәч кенә очраштык. Минем  аз-мәз генә төрекчәм белән бик аңлаша да алмаганбыздыр инде.  Ул чакта озаклап сөйләшергә вакыт та булмады, без танышып кына калдык. Ләкин Хәлил бәй миңа хатлар язды, мин дә аңа җавап бирергә тырыштым үземчә. Төрек телендә татарчалатып сөйләшеп, аңлашып  булса да язмасын  башкарып чыгу авыр иде. Хәлил бәй ул хатларны укып азаплангандыр инде дип уйлыйм хәзер.  Ул минем өчен Төркия белән бәйләүче бердәнбер кеше иде. Берничә елдан миңа тагын Төркиядә булырга туры килде. Ул вакытта мин инде вакыфка мөнәсәбәте булган Гөлтән Ураллы белән дә танышкан идем. Аның гаиләсе – әтисе-әнисе Әйтән ханым һәм Мәхмүт бәй Ураллылар безнең гомерлек дусларыбызга гына түгел, якын туганнарыбызга әверелде.

Икенче тапкыр килгәндә Хәлил бәй белән тагын бер мәртәбә очраштык. Ул мине Истанбул университетына алып барып, анда төрек теле әдәбияты кафедрасын күрсәтте. Мин ул вакытта төрки телләрдә язган безнең данлыклы шәхесләребезне Төркиядә кадерле кешеләр итеп, аларның мирасларын барлап яшәүләренә гәҗәпләнгән идем. Анда диварларга эленгән Габдулла Тукай, казакъ язучысы Абайның рәсемнәрен күреп, язмаларын карап үзебезне –татарларны, бер төрки  гаилә кешеләре итеп хис итәрлек нигез сиздем. Боларның барысына да Хәлил бәйнең кайгыртучанлыгы сәбәп булды. Мин соңгы тапкыр аның белән Мәскәүдә – Педогогия университетындагы бер конференциядә күрештем. Без аның белән инде иске дусларча очраштык. Мин ул конференция хакында үзем эшли торган «Азатлык» радиосы өчен Хәлил бәй белән әңгәмә корып, интернеттагы сәхифәгә бер мәкалә дә язган идем. Хәлил бәй – дуслыкны озак елларча, дәвамлы алып бара торган, төрки телләргә, шул исәптән татар теленә битараф булмаган галим. Мин аның белән танышуыма бик шат. Аның аша мин үзебезнең Русиядәге татар галимәсе Әлфинә Сибгатуллина белән дә дуслаштым. Шулай итеп, хәзер инде бер төркилек маҗар галиме Иштван Мандеки, татар галимәсе Әлфинә Сибгатуллина һәм чын төрек галиме Хәлил Ачыккүз белән таныштырып, минем язмышымда да үзенчәлекле бер роль уйнаган икән дип әйтә алам.

Төркия мине гомер буе үзенә тартты. Берничә ел элек Анкарада – бер урамга Габдулла Тукай исеме бирелү чарасында да булырга туры килде миңа. Хәлил бәй белән танышуым Төркияне якын итәрлек дистәләрчә елларга сузылган бер истәлек булса, аңар кадәр булган Төркиягә бәйле рәвештә истә калган берничә хатирәмне дә сезнең белән уртаклашырга булдым.

Мин чын төрек язучысы белән 1969 елда Мәскәүдә таныштым. Әле генә Татарстаннан килгән, татар язучыларын да рәсемнәрдән күреп кенә белгән авыл баласына гомергә оныта алмаслык бер истәлек булып калды ул. Төркия белән кызыксына, якын итә башлавым да шул очрашуга бәйледер дип уйлыйм хәзер. Заманы нинди заман иде бит әле! Чыкырдаган социализм вакыты. Гади кешеләр өчен чит илләргә, бигрәк тә капиталистик илләргә чыгу тормышка ашмаслык хыял иде. Мөнәсәбәт юк дәрәҗәсендә. Ләкин минем иремнең әтисе, танылган язучы Мостай Кәрим ул вакытта инде Төркиядә булган, төрек язучылары белән таныш булган кеше иде. Менә Мәскәүгә төрек язучысы, «Фосфорлы Җәүрия» китабы авторы Суад Дервиш килүен һәм берничә язучы белән аларның төшке ашта очрашачагын миңа кайнатам әйтте һәм мине дә шул очрашуга чакырган иде. Без ресторанда очраштык, Суад Дервиш күзенә операция ясатырга килүен әйтте. Алар тәрҗемәче аша сөйләштеләрме, белмим, инде хәтердән чыккан, ләкин сөйләшүләр бик җанлы барды ул вакытта. Мин, әлбәттә, ул вакытта тыңлап кына утырдым аларны, сүзгә кушылмадым. Ләкин Суад Дервишның миңа карата әйтелгән «Чок гүзәл кыз» дигән сүзләрен тәрҗемәсез дә аңлап, гомеремә исемдә калдырдым. Әлбәттә, ул вакытта мин кайчан булса да төрек телен өйрәнермен, Төркия язучыларының әсәрләрен үзем тәрҗемә итәрмен, Төркиягә дә барырмын, анда дусларым булыр дип күз алдыма да китермәгән идем.

Шушы очрашудан соң мин төрек язучыларының әсәрләре белән кызыксына башладым. Күп булмаса да, аларны табып укырга мөмкин иде. Сәйфетдин Өмәр, ул вакытта бездә бик популяр булган Назим Хикмәт әсәрләрен урыс телендә табып укыдым. Ә менә Рәшит Гюнтекәйнең «Чалукушы» («Чалы кошы») әсәрен мин әле татар телендә үк укыган идем.

Төркия белән кызыксынуым төрек язучысы белән очрашудан башланса да, телнең якын булуы минем күңелемдә ниндидер бер сагыну хисе уятты. Мин төрек халкын белмәсәм дә, кайчандыр белгәнмендер кебек тоелды, чөнки миңа бик якын иде ул сөйләш. Җан тармаса, кан тарта, дип әйтәләр, туганлык хисләре шушыдыр инде...

1982 елда Мәскәүнең чит ил телләре китапханәсендә эшләгән вакытта минем кулыма очраклы гына рәвештә төрек теле дәреслеге килеп керде. Менә чынлап гәҗәпләнүем шул чакта башланды. Латин хәрефләре белән язылган ул дәреслектәге күп сүзләр миңа таныш та, якын да иде. Башта ул дәреслекне үзлегемнән өйрәнә башладым. Аннан соң инде Шәрык иститутында бер укытучы табып, хщтта ул телдән имтихан да бирдем. Шул вакыттан бирле төрек теленә дә, Төркиягә дә, төрекләрнең үзләренә дә битараф түгелмен.

Әйткәнемчә, Төркиягә беренче сәфәрем 1988 елда булды. Капиталистик илгә беренче тапкыр чыгу. Анда безне бик яхшы каршы алдылар. «Тимер капка» ачылышының беренче еллары. Безнең ул заман сәясәте төрекләргә дә бик ошаган булып чыкты. «Горбачев, Горбачев!» – дип, безне бик дустанә каршы алдылар. Ул вакытта әле әз-мәз генә булса да төрекчә сөйләшә дә беләм кебек иде.

Шулай итеп, 1988 елнын октябрь ае иде, без – бер төркем язучылар, Төркиянең башкаласы Анкарага очкыч белән килдек. Анкарадан безне автобуслар белән Коньяга алып киттеләр. Аннан соң без маршрут буенча Денизле, Капподокия, Памуккале, Кушадасы, Измир, Бурса һәм соңгы шәһәр Истанбулга әйләнеп кайтырга тиеш идек. Утыз язучы арасында мәскәүлеләр генә түгел, Абхазия, гомумән, Кавказ төбәгеннән дә, Хаккасиядән дә, Татарстаннан да сәфәрдәшләр бар иде. Черкесларның Төркия белән аралары якын икәнлеген күрдек без анда. Черкес язучыларын шәһәр саен каршы алып, бәйрәм ясап, озатып бардылар Төркиядәге ватандашлары.

Шулай итеп, без ике атна эчендә Төркиянең күп шәһәрләрендә булып, чын дәрәҗәсендә иң кызыклы җирләрен иңләп кайттык. Шунысы да кызык: ул вакытта безгә бары тик 36 сум гына акча алыштырырга рөхсәт ителә иде. Бер доллар ул заманда 60 тиен генә иде. Ирем белән икебезгә барлыгы 105 доллар алыштырдылар. Шунысын да әйтәсе килә,Төркиядә дә ул акчалар кыйммәт иде ул заманда. Без ул акчаларга шулхәтле күп әйбер алып кайттык! Сөйләрлек тә түгел!

Анкараны без әллә ни күрә алмадык. Төнлә килеп төштек, иртән безне автобуслар белән Коньяга алып киттеләр. Бер-берегездән калмагыз, үзегез генә йөрмәгез, дип, безне башта ук кисәтеп куйдылар. Коньяда без үзебезне урта гасырга эләккәндәй хис иттек. Ул вакытка чит илләргә, бигрәк тә Азия илләренә беренче тапкыр чыгу. Биредә миңа беренче тапкыр йөзенә пәрәнҗә каплаган апаларны да күрергә туры килде, ләкин бар җирдә дә дустанә мөнәсәбәт булды. Безнекеләр кисәтсәләр дә, куркырлык берни дә юк иде. Ләкин минем өчен иң гаҗәбе – анда Җәләлетдин Руми төрбәсе булды. Мәүләнә, әйләнә торган дәрвишләр... Төрбәнең диварына язылган Руми шигырьләрендә «Кил бирегә, кил, кем булсаң да кил...» дигән шигырьләрен укыгач: «Безне бит монда ничә гасыр буена көтеп торганнар бит!» – дип уйладым.

Мине монда һәр нәрсә дә кызыксындыра. Мин, төрекчә белү-белмәвемне сынар өчен, ягымлы йөзле кешеләргә сүз катарга тырышам. Төркиядә күп нәрсәнең бездәгедән нык аерылып тораганын да күрдек. Мине, мәсәлән, балалар белән олылар арасындагы очрашканда исәнләшү тәртибе  гәҗәпкә калдырды. Балалар үзеннән олы кешенең кулын үбәләр дә аннары ул кулны маңгайларына куялар. Нинди гүзәл гадәт! Ул бит бүген генә уйлап табылмаган, ул бит гомер-гомергә килгән гореф-гадәт. Заманчалык белән онытылмаган да!

Төркиянең гореф-гадәтләре дә, кешеләре дә, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә безнең өчен кызыклы һәм чын дәрәҗәсендә үрнәк итеп алырлык иде. Мин тагын бер вакыйганы язмый китә алмыйм, чөнки ул хәл минем өчен ачыш булып тора. Без ул көнне Авонос дип аталган шәһәрдә тукталдык. Ул шәһәрнең уртасындагы зур мәйданда йөрибез, кибетләргә керәбез, сәяхәт кылабыз. Кинәт, күктән иңгәндәй моңлы бер аваз яңгырарга тотынды. Янымда гына: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» – дигән моң ишетелә. Мин ул вакытта мәйдан уртасындагы биек манаралы бер мәчет янында тора идем. Баскан урынымнан кузгалып китәрдәй көч таба алмыйча, шул моңлы аваз астында әсирлектә калдым. Азан дәвам итте. Минем күзләремнән мөлдерәп-мөлдерәп яшь агарга тотынды! Йа Хода! Ни бу! Каян килә бу аваз, күктәнме? Минем бер тапкыр да азан тавышын ишетмәгән күңелемә бабаларыбызның борынгы моңы килеп кушылды. Мин бу азанны беренче тапкыр ишетсәм дә, безнең ыру-кабилә бу моңны ничәмә-ничә гасырлар тыңлаган бит! Күрәсең бу азан тавышы күңелемдәге шул истәлекләрне уяткан. Берничә җирле кеше яныма йөгереп килде дә: «Нәрсә булды, ник елыйсыз?» – дип сораша башлады. Азан тавышын беренче мәртәбә ишетүем, дигәч, гаҗәпләнделәр. Алар мине шул ук мәйдандагы бер кафеханәгә алып кереп, чәй тәкъдим иттеләр, тынычландырдылар.

Төркиядә мин генә түгел, безнең белән сәфәргә барган һәр кеше төрекләрнең тыныч мөгамәләсенә, тавыш күтәрми генә сөйләшүләренә, кунаклар белән генә түгел, үзара да дустанә мөнәсәбәтләренә игътибар итеп, кабат-кабат искә төшереп сөйләделәр. Ул сәфәрдән мин генә түгел, безнең барыбыз да Төркиягә чын күңелдән гашыйк булып кайттык.

Ул вакыйгалардан соң, мин Төркиядә берничә мәртәбә булдым. Анда хәзер дусларым күп минем. Һәр шәһәр үз алдына үзенчәлекле. Һәм андагы тәртип – урамда булсын, транспортта булсын, игътибарны җәлеп итә. Моны Мәскәү белән Русиянең башка шәһәрләре белән дә чагыштырырлык түгел. Төркиядә шундый кагыйдә, хәзер инде Мәскәүдә дә андый тәртипне керттеләр: автобусларга кергәндә беренче ишектән керәләр, шунда ук түлиләр. Бервакытны Истанбулда бер егет автобуска икенче ачык ишектән керде. Ул автобус китеп барыр дип курыккандыр, килеп керүгә, беренче ишек янына йөгереп килеп, билет өчен түләде. Качмады, йөгермәде, түләде. Ләкин шофер барыбер аны җиңелчә шелтәләп алды. Хәзер дә исемдә: «Туганым, син үзеңнең тәрбиясезлегеңне күрсәтмә, беренче ишектән керү кабул ителгән бит!» – диде. Әгәр дә бездә шундый хәл булса, безнең шоферның нинди сүзләр әйтәчәген күз алдыма китерәм!

Мин Төркиядән күп нәрсәгә өйрәнеп, акыл җыеп кайттым. «Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал», – дип юкка гына әйтмиләр шул. Их, андагы гадәтләрне, язылмаган кануннарны безнең илгә дә кертеп булса иде! Ататөрекнең төрек халкына әйтеп калдырган сүзләре: «Төрек булуың белән горурлан! Төрек булуың – синең гарантияң! Үз-үзеңә инан!» Шул сүзләрне татар өчен дә әйтүче булса икән! Менә безгә, татарларга үзебез белән горурлану җитми. Төрекләрнең тагы: «Эшнең сыныры юк», – дигән сүзе дә безгә туры килер иде. Ә инде хәзер Төркиядә максатка ирешелгән бер өндәмәне дә искә аласым килә. Аларда элегрәк: «Ватандаш, төрекчә куныш» ягъни, «Ватандаш, төрекчә сөйләш», – дигән өндәү дә булган. Хәзер инде ул өндәү көн тәртибеннән төшеп калган, чөнки Төркиядә барысы да төрекчә сөйләшә.

Минем өчен Төркияне белүдә бик ярдәм иткәне Азиз Нәсин китаплары да булды. Мин аның белән очрашу бәхетенә дә ирештем. Ул миңа Истанбулдан үз имзасы белән минем исемгә берничә китабын да почта белән җибәргән иде.

Мин, аның китапларындагы хикәяләрен тәрҗемә итеп, Казанда «Эт койрыгы» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын да нәшер итеп чыгару бәхетенә ирештем.

Төркиядә күп тапкырлар булсам да, ул минем төшләремә керә торган бер әкият дөньясы булып кала һаман да. Хәзер инде анда мине якын дусларым белән очрашу көтеп тора. Алар арасында ике дистә елдан бирле дуслык суынмаган Хәлил Ачыккүз дә бар. Үз халкы өчен генә түгел, төрки халыклар өчен дә җан атып яшәгән Хәлил бәйне еш искә алам. Очрашулар бәйрәмгә әверелә. Мин бу истәлекләремне аңа багышлыйм. Ул булмаса, Төркиянең төрки халыклар белән ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән булуын, ул турыда борчыла торган, бу хакта эшли торган кешеләр барын белмәс идем.

Аллаһы Тәгалә очрашуларны насыйп итсен. Мин Төркиядән киткән саен: «Тагын да очрашу форсаты бирсен бер Аллаһым!» – дип телим. Һәм яңадан да миңа: «Саумы, Төркия! Саумы, дусларым!» – дип әйтергә язсын иде.

 

«Безнең мирас». – 2024. – №12. – Б.85-89.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру