Онытылмас мизгелләр
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15.02.1935-16.01.2019) Сарман районындагы Яңа Бүләк авылында туган. Җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның һәм РСФСРның халык артисты (1969, 1981, 1983), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970). Татар халык көйләрен һәм Татарстан композиторларының камера-вокаль музыкасын кабатланмас башкару остасы.
Илһам абый Казан телестудиясе тапшыруларында көтеп алынган кадерле кунак булды. Концертларда катнашу белән бергә, бик популяр булган «Хатлар укыганда» тапшыруларында җыр сәнгате, яшьләрне музыкаль иҗатта тәрбияләү турында бик мәгънәле, төпле фикерләре белән уртаклаша иде. Шундый очрашуларда Илһам абыйны фотога шактый төшергәнмен икән. Шуларның кайберләрен тәкъдим итәм.
1 һәм 1а фото. Илһам абый Шакировның ел буе көтеп алынган «Зәңгәр ут яктысында» тапшыруында катнашуы нур өстенә нур була иде. 1984 ел.
2 фото.
1969 елның көзендә концерттан соң фикерләшү. Сулдан-уңга режиссер: Эмиль Ключарев, диктор Рөстәм Нәбиуллин, мәшһүребез Илһам Шакиров, режиссер Раушания Кадыйрова, оператор Әнвәр Миңнуллин.
3 нче фото.
Апас районына багышланган тапшыру вакытында. Уңнан сулга: Илһам Шакиров, шагыйрь Шәүкәт Галиев, композитор Сара Садыйкова, галим Мөхәммәт Гайнуллин һәм район вәкилләре. 1970 ел.
4 һәм фото.
Илһам Шакиров «Хатлар укыганда» тапшыруында.
5 нче фото.
«Хатлар укыганда» тапшыруында. Сулдан уңга – диктор Әминә Сафиуллина, Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров.
6 нчы фото.
И.Шакировның 1970 нче елларда бик популяр булган «Идел» ансамбленә кушылып җырлаган чагы.
7 нче фото.
Тапшыру Яңа елга багышланган булса да, шәхесләребез бик җитди сөйләшеп, фикерләшеп алды. Уңнан сулга: Шәүкәт Галиев, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин.
Рөстәм Нәбиуллин фотосурәтләре
Сәхифәне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан телевидениесенең элеккке дикторы
Рөстәм Нәбиуллин алып бара.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА