Журнал «Безнең мирас»

Якутиянең алтын чыгаручы Еникиевлары

(Беренче истәлек)

 

Якутск шәһәрендә үткәрелгән XXV Федераль Сабан туенда Олекминск районы татарларына багышланган күргәзмә эшләде. Анда аеруча Еникиевлар гаиләсенең фотосурәтләре игътибарыбызны җәлеп итте. Тамбов губернасының Темников өязеннән чыккан әлеге нәсел вәкилләре Россиянең төрле төбәкләренә таралган, хәтта Саха-Якутиягә чаклы килеп җиткән икән бит! Биредә алар алтын чыгарган, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшырган. Еникиевлар нәселенең иң күренекле вәкиле, мөхтәрәм әдибебез Әмирхан ага Еники Олекминск олысында үзенең кардәшләре яшәвен, аларның шул төбәктә затлы мәдәният тудыруларын белдеме икән?!

Редакциядән

 

 

Кешеләр бик күп нәрсәләрне оныта: көнкүреш үзгәрә, аерым мизгелләр истәлек-хатирәләрдә генә сакланып кала. Шуңа күрә без, мәшһүрләребезнең нәсел варислары, барлык фактларны, көнкүреш детальләрен, ата-аналарыбызның ничек яшәвен, аларның иман һәм мәхәббәт белән ташып торган тормыш мизгелләрен, тарих чоңгылында юкка чыкмасын өчен, саклап калырга, киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Замандашларыбызга, аеруча яшь буынга, хәтерне яңарту өчен, шанлы үткәнебез турында гел сөйләп торырга кирәк, дип уйлыйм.

Әтием Сөләйман Миңлебай улы Еникиев 1912 елның 22 июнендә Иркутск губернасының Бодайбо өязендәге Олекминск шәһәреннән 205 чакрым ераклыктагы Мача авылында бай татар крестьяны гаиләсендә дөньяга килгән. Бу вакытта Лена елгасы буендагы Бодайбо төбәге гаярь, тәвәккәл, курку белмәс, тырыш, батыр һәм бай татар гаиләләре яши торган үзәк була. Алар, фәкать үз тырышлыклары һәм үҗәтлекләре белән генә кырыс табигать шартларында алтын чыгарып, шактый күп мал-мөлкәт туплый алган. Моннан тыш, утарда бик күп мал-туар, аеруча атларны яратып асраганнар, игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр, кибет тотканнар. Кыскасы, хезмәт сөючәнлек, тырышлык аркасында алар байлыкта һәм муллыкта яшәгән. Әби белән бабай бик кырыс, гаярь, әмма гадел кешеләр була.

Күмәк хуҗалыклар төзү чорында, әлбәттә, алар үз маңгай тирләре белән тапкан мал-мөлкәтләрен биреп колхозга керергә теләми һәм, әлеге вакыйгаларга аеруча каршылык белдерүче кешеләр буларак, Иркутск өлкәсенең Бодайбо районындагы Витим авылына сөреләләр. Анда гаять авыр шартларда урман кисү хезмәтен башкарырга мәҗбүр булалар.

Әтием Сөләйман Олекминск шәһәрендә яшәүче өлкән абыйсы Ваһабта белем ала. Ваһаб та үз заманы өчен гаять укымышлы, тырыш һәм бай кеше була. Ул шәһәрдә бик матур йорт сала, зур утар булдыра, анда нык хуҗалык корып җибәрә. Әтием шунда, иртә таңнан торып, атларга, сыерларга су эчерә, аларның ашарларына сала, кышка утын әзерли. Яшь егетнең җилкәсендә бик күп хезмәт булуга карамастан, абыйсы аңа белем алырга барлык мөмкинлекләрне дә тудыра. Моның өчен әтием Ваһаб абыйсын бары тик рәхмәт хисләре белән генә сагынып искә ала торган иде.

1930 елда Олекминскида авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү өчен Кыр хуҗалыгы техникумы ачыла. Әтием әлеге техникумга иң беренчеләрдән булып укырга керә һәм аны 1933 елның 20 июнендә уңышлы тәмамлый. Агроном-кырчы белгечлеге алган яшь егетне Якутск шәһәренә эшкә җибәрәләр, ул шунда гаилә кора. Соңрак ул гаиләсе белән Нам олысына күченеп яши башлый. Аларның дүрт баласы туа – Мөнирә (1936), Таһир (1937), Рәйсә (1939) һәм Тайсия (1940).

Әтием МТСта участок агрономы булып эшли һәм, игенчелектәге заманча казанышларны җирле шартларга яраклаштырып, тәҗрибәләр үткәрү белән шөгыльләнә. Ул булдырган орлыкчылык участогы соңрак олыс күләмендә мәшһүр хуҗалыкка әйләнә.

1941 елда 27 яшьлек әтиемне сугышка алалар. Татар егете монда да югалып калмый. Башта ул 91 нче запас полкның бүлек командиры, 1942 елның октябреннән мотоинженерлык батальонының бүлек командиры булып хезмәт итә. 1944 елның ноябрендә аны Мәскәү хәрби-инженерлар училищесына укырга җибәрәләр. 1945 елның май аенда уку йортын тәмамлагач, ул 357 нче аерым мотоинженер батальонының сапер взводы командиры итеп билгеләнә. Әтием биредә 1945 елның декабренә чаклы хезмәт итеп, гвардия кече лейтенанты дәрәҗәсенә ирешә.

Бөек Ватан сугышы вакытында әтием Сөләйман 357 нче аерым мотоинженер батальоны составында Калинин, Үзәк, Беренче һәм Икенче Украина, Беренче Белоруссия фронтларында көрәшә. Сугышчан казанышлары өчен уд Кызыл Йолдыз ордены, «Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Әтием соңрак сапер взводы командиры вазыйфасында запаска җибәрелә. Гомумән, әтием сугыш турында аз сөйләде, шул турыдагы фильмнарны карарга яратмады. “Өстән бомбалар явып торганда күперләр төзедем, Днепр, Висла һәм Одерны кичүдә катнаштым”, – дип сөйләгәне генә истә. Аның шәхси архивында Сталиннан алган Рәхмәт хатлары да бар.

Сугыштан кайткач, ул Лена елга пароходчылыгының авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы булып эшли. 1950 елда – уллары Хәбир, ә 1952 елда кызлары Галия дөньяга аваз сала.

Сугыш вакытындагы барлык аналарныкы кебек үк, әниемә дә зур кыенлыклар кичерергә туры килә. Бу вакытта аңа әнием ягыннан әби-бабаем Җәләлетдин Сәйфуллин һәм Хәнифә Усмаевалар бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәтә. Әни наркоматта эшли. Шәһәргә баржалар килгәндә, аны, барлык халык кебек үк, йөк бушатырга озаталар. Ирләр белән беррәттән, ул он һәм шикәр тутырылган авыр капчыкларны, консерва тартмаларын үз җилкәсендә ташырга мәҗбүр була.

1954 елда әтиемне Нам районының Калинин исемендәге колхозга агроном итеп эшкә җибәрәләр, әнием исә балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Бу вакытта Н.Хрущев кукурузны квадрат ысулы (квадратно-гнездовой способ посадки кукурузы) белән үстерүне пропагандалый. Әти парникларда кукуруз үсентеләре үстерә, аннары шуларны, кәбестә кебек, басуга күчереп утырта. Нәтиҗәдә, уңыш искиткеч мул була: бер гектардан 400-450 центнер яшел масса алалар. Кукурузны балта белән чабып, аннан яхшы силос әзерлиләр.

1956 елдан әтием Хомустах авылында, ә аннары Жданов исемендәге колхозда агроном булып эшли. Без мәктәптә укый башлагач, әнием үз белгечлеге буенча район хастаханәсенә эшкә урнаша, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт итә, «Хезмәт ветераны», «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемнәрен ала.

1969 елда апам Галия Якутия дәүләт университетының чит телләр факультетына укырга керә. Шушы вакытта әти-әни дә, Якутск шәһәрендә йорт сатып алып, шунда күченә. Әтием, пенсиядә булса да, Энергосбытка эшкә урнаша, әнием исә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Кызганыч ки, әтием Сөйләман 69 нчы яшендә каты авырый башлый. 1981 елның 23 декабрендә, Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак фатир алуга берничә көн кала, ул вафат була. Шуңа да карамастан, «Якутскэнерго» җитәкчелеге әниемә бер бүлмәле фатир ачкычларын тапшыра. Моның өчен без бу зур хезмәт коллективына бик рәхмәтле булдык.

Әти-әниемә бирелгән котлауларның берсендә мондый сүзләр бар: “Сез җәмгыятькә лаеклы алты гражданин тәрбияләп үстердегез. Алар Ватаныбыз үсеше өчен намус белән хезмәт итә”. Чыннан да, Саха-Якутиядәге Еникиевлар гаиләсе шәҗәрәсендә 55 исем бар: шуларның 6сы – балалары, 16сы – оныклары һәм 33 оныкчыклары.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру