Журнал «Безнең мирас»

Онытылмас мизгелләр. №4.2025

Казанның Бауман урамындагы элекке Тукай клубында үткәрелгән «Әдәби ел йомгаклары» җыелышлары көтеп алынган вакыйга була иде. Әдәби хәрәкәтнең актуаль мәсьәләләре – прозада, шигърияттә, драматургиядә ирешкән казанышлар, киләчәктә кичекмәстән нинди чаралар оештырырга кирәклеге турындагы сөйләшүләрне, бәхәсләрне залдагылар игътибар белән тыңладылар. Ә зал һәрвакыт тулы, хәтта басып торучылар да була иде. Җыелышны алып баручы президиум һәр елны төрлечә. Язучылар идарәсенең ул вакыттагы рәисе Гариф Ахунов һәр сүзен бик җитди итеп башлап җибәрә иде. Сибгат Хәким исә салмак кына, җайлап һәм, һәр мәсьәләгә игътибар итеп, алып барды. Президиумда кайвакыт өч рәт тә тулы булды. Чыгыш ясаулар, фикерләшүләр никадәр генә җитди булмасын, рәхәтләнеп көлешүләр булмый калмый иде.

 

1 фото. Президиумда: Гариф Ахунов, Хәсән Туфан, Азат Әхмәдуллин, Ренат Харис һ.б. 1970 нче еллар

 

1.Әмирхан Еники

2. Гариф Ахунов

3. Салих Баттал

4. Залда күңелле көлешүләр

5. Мөсәгыйт Хәбибуллин

 

Рөстәм Нәбиуллин фотосурәтләре

 

Сәхифәне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан телевидениесенең элеккке дикторы

Рөстәм Нәбиуллин алып бара.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.98-99.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру