Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Куян авылында – Гайнан Кормашның туган җирендә
Куян. Мондый исем йөрткән авыл Россиядә берничә икән: Татарстанның Минзәлә һәм Актаныш районнарында, Башкортстанда (икәү), Пермь (Пермь крае) һәм Марий Иленең Бәрәңге районында.
Интернет мәгълүматларына караганда, Минзәлә районына караганы 1680 елдан билгеле икән: авылның ул чактагы исеме «Пустошь по Маткауш речке» булган, имеш. XX гасыр башында мәчете (1911 елдан) һәм мәктәбе булган, имана җире 292 дисәтинә тәшкил иткән әлеге авыл 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Иске Мәлкән волостена кергән, 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында; 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – кабат Минзәлә районында. Хәзер Бикбау авылы җирлеге составында.
Актаныштан биш чакрым гына читтә урнашкан Куян авылына 1750 елга кадәр нигез салынган дигән фараз бар. Авыл халкы, терлекчелек белән игенчелектән тыш, умартачылык, талдан төрле әйберләр үрү, арба ясау белән шөгыльләнгән. Шулай ук мәчете һәм мәктәбе булган авылның имана җире 1420 дисәтинә тәшкил иткән. ХХ гасыр башында – П.А.Столыпин реформасы вакытында, бер төркем гаилә, Агыйдел аръягындагы җирләргә күчеп китеп, Яңа Куян авылын төзи. 1920 елда анда 22 хуҗалыкта 82 кеше яшәве мәгълүм.
Башкортстанның Бөре районындагы Куян авылында 2020 елда 112 кеше яшәгәнлеге билгеле. Нефтекамск каласыннан 43 чакрым читтә урнашкан Куян авылында (Актаныш төбәгеннән күчеп килүчеләр нигез салган Яңа Куян авылы дип аңларга кирәк) исә 1920 елда – 82, 2010 елда 3664 кеше яшәгәнлеге мәгълүм.
Пермь краеның Пермь районындагы Куян авылы Пермьнән 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Әлеге сала райондагы дүрт татар авылының иң зурысы булып тора. 578 хуҗалыгы булган Куянда барлыгы 1320 кеше яши. Милли состав ягыннан 83,4 проценты – татарлар, 11,7 проценты – руслар, 4,7 проценты – башкортлар. 1943 елдан 1955 елга кадәр авылда Татар педагогия училищесы эшләгән. Заманында Куянда атаклы бай Исмәгыйль Тасимовның руда заводлары булган. 1970, 1979 һәм 1989 нчы еллардагы җанисәп вакытында Куянда яшәгән кешеләрнең һәммәсе татар булып язылган.
Алда телгә бу авыллар арасында, Актаныш Куяны белән Нефтекамскидан 43 чакрым ераклыктагы Куяннан кала, тагы берәр төрле уртаклык яисә бәйләнеш бармыдыр, юкмыдыр, анысын төгәл генә әйтә алмыйм.
Инде Марий Илендәге Бәрәңге районына караган һәм Мазарбашы авыл җирлегенә кергән Куян авылына килик. Бәрәңге бистәсеннән 6 чакрым ераклыкта урнашкан бу авыл XVIII гасырда – Нократ губернасының Өрҗем өязендәге Бәрәңге, XIX гасыр-XX гасыр башында Төрек волостьлары составына кергән. 1920 елда ул Мари автономияле өлкәсе составына күчә, Сернур, аннары Мари-Төрек кантоннарына карый башлый. 1931 елның апреленнән – Бәрәңге районы карамагында. Халык саны – 596 (2002), 509 (2010), 550 (2014).
Риваять буенча, авылга Татарстанның хәзерге Арча районындагы Хәсәншәех авылыннан күченүчеләр нигез салган. 1859 ел мәгълүматларына караганда, Ляжмучаш елгасы янындагы Куян авылында (рус. Куянково при речке Ляжмучаш) 65 хуҗалык, 644 кеше, агач мәчет булган. 10 елдан соң хуҗалыклар саны 1,8 тапкырга арткан, халык саны исә 32 кешегә кимегән. Крестьяннар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Алар 220 ат, 340 баш мөгезле эре терлек, 395 сарык, 46 кәҗә, 15 умарта тоткан. Авылда ике су тегермәне булган. Тегермәннең берсе – Төхвәтулла Сәйфетдиновныкы, аның 16 дисәтинә җире, комач җитештерү фабрикасы булган. Авылдагы агач мәчет 1825 елда төзелгән, аның каршында мәдрәсә эшләгән.
1884 елда авылдагы 181 хуҗалыкта 1011 кеше яшәгән. Сала 2069 дисәтинә җиргә ия булган. Крестьяннар 180 ат, 166 савым сыеры һәм башка йорт хайваннары тоткан. 1905 елда 253 хуҗалыкта 1413 кеше яшәгән. Ике мәчет: югары оч (1906 елда яңадан төзелгән) һәм түбән оч (1913 елда төзелгән) мәчетләре эшләгән, һәр мәчет каршында мәдрәсә булган. Югары мәчеттә Әхмәт Кормашев, аннары аның улы Газиз имам вазифасында булган.
Казан хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаган Хәсәнә Кормашева 1918 елда авылда кызлар өчен мәктәп ача. 1922 елда беренче баскыч мәктәбе ачыла, анда 40ка якын укучы белем ала, дүрт елдан соң анда 134 укучы, шул исәптән 43 кыз исәпләнә.
1929 елда Куян авылы составына Куянавыл (шушы ук авыл, ул икенче төрле шулай дип тә атап йөртелгән), Тат.Кошпай, Игенчеләр авыллары кергән. 1930 елда Куянавыл халкы «Кызыл сабан» колхозына берләшә. 1934 елда авылга беренче трактор кайта. 1982 елда 164 хуҗалыкта 673 кеше яшәгән. Фельдшер-акушерлык пункты, 15 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 150 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты, китапханә, 2 авыл кибете, пекарня эшләгән. 1995 елда авылда – яңа зур мәчет, 2005 елның 15 февралендә исә Гайнан Кормашка багышланган мемориаль такта ачыла...
2024 елның 20 августында без – «Унбер батыр» проектында катнашучылар (бу юлы – В.Имамов, Р.Зиннәтуллин, Л.Гобәйдуллин һәм мин фәкыйрегез) – атаклы каһарманыбыз Гайнан Кормаш белән турыдан-туры бәйле бәйле булган шушы Куян авылына килдек. Безне Бәрәңге муниципаль район башлыгы Әлфит Габделхак улы Ибраев каршы алды. Аннары без Г.Кормашка нисбәтле түгәрәк өстәл утырышында һәм мәктәптә узган әдәби-музыкаль чарада катнаштык. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Кормашның шәҗәрәсен ачыклау, тулыландыру белән мәшгуль икән. Инде күркәм табышлары да җитәрлек.
Атаклы Кормашлар нәселенең лаеклы, тугры дәвамчысы – унбер каһарманның берсе булган Гайнан батыр хакында сөйләүгә (язуга) күчәм.
Кайбер чыганакларда, Гайнанны Казакъстанның Актүбә өлкәсендәге Кобда (урысча – Хобда) районында туган дип язалар. 1919 елның 27 февралендә Бәрәңге районындагы Куян авылында туган, дип әйтүчеләр дә бар. Мин, шәхсән, Кормашның Куянда туганлыгына ышанам.
1930 нчы еллар уртасында Кормашлар гаиләсен кулаклыкта гаеплиләр, Гайнанны комсомолдан чыгаралар. Шуңа күрә, гаилә Актүбәгә китәргә мәҗбүр була. Бу урында төбәк тарихын өйрәнүче, Бәрәңге районында чыга торган «Безнең тормыш» газетасының һәм «Якташлар» дигән шәхси газетаның баш мөхәррире Фәнил Мусин язмасына дикъкатебезне юнәлтик әле: «Әтисе Нури (Нурмөхәммәд) типографиядә эшли, ә әнисе Газизә өйдә хуҗабикә була. Әтиләре иртә бакыйлыкка күчә һәм гаилә туйдыручысыз кала. 14 яшьлек Гайнан кайчандыр әтисе хезмәт куйган типографиягә хәреф җыючы булып урнаша. Озакламый, әнисенең теләге буенча, туган ягына – Куян авылына кайта. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогия училищесына укырга керә. Анда ул иң яхшы студентларның берсе була...»
Хәзер игътибарыбызны тарихчы-эзтабар Михаил Черепанов язмасына күчерик әле: «Гайнанны... «Кызыл уклар» әдәби журналына мөхәррир итеп тә сайлыйлар. Анда егет тәртип бозучыларга эпиграммалар язу белән бергә (ул оста сатирик та була), үзенең романтик шигырьләрен (аларның 11е үз укучысына ярты гасырдан соң – милли каһарман булып танылгач кына килеп иреште) дә урнаштыра. Гайнан үзенең тәүге шигырьләрен «Октябрь баласы» журналы баш мөхәррире Муса Җәлилгә дә юллый. Муса аның һәр шигыренә җентекле анализ ясап, көчле якларын, кимчелекләрен тәфсилләп, җавап хаты яза. (Берничә елдан алар икәү фашистлар төрмәсендә очрашыр дип кем уйлаган). Укуын тәмамлагач, Гайнан туган авылындагы мәктәптә математика, физика, география укыта башлый. Ул укучылары белән бик җиңел уртак тел таба. Аларны кинога алып бара, экскурсияләргә йөртә, хәрби уеннар оештыра. «Без аның дәресләре узганын сизми дә кала идек: алар шундый тиз үтеп китә иде», – дип искә ала аның элеккеге укучысы Мәсфүрә Зыятдинова.
Йомшак күңелле, итагатьле Кормашны мәктәпнең комсомол секретаре итеп сайлыйлар. 1937 елның җәендә ул Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Әмма Сталин җитәкчелегендә ил буенча җәелгән сәяси репрессияләр дулкыны мари ягындагы татар авылында яшәүче яшь укытучыга да кагыла. 18 яшьлек Гайнанга Совет власте әтисенең революциягә кадәр авылда мул тормышта яшәвен исенә төшерә. Андыйларны сталинчылар кулак дип атый. Кормашевлар гаиләсенең кайбер әгъзалары кулга алына. Кулак нәселеннән булуын яшергән Гайнан комсомолдан чыгарыла. Укучылары алдында мондый хурлыкны күтәрә алмый егет. «Иртәгә күренмәсәм, минем дәрескә керерсең әле», – ди ул дусты, шагыйрь Мансур Гаязовка һәм икенче көнне Актүбәгә китеп бара. Актүбәдә ул 4 нче татар мәктәбендә укыта башлый, анда үзешчән сәнгать түгәрәге алып бара, тимерюлчылар клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 19 яшендә Гайнан Кормашевны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Әмма аңа яраткан хезмәтендә озак эшләргә туры килми, армиягә чакыру килә. Ул кече командирлар мәктәбендә дошман тылында диверсия эшчәнлеген алып баручы радист белгечлеген үзләштерә, десантчы гаскәри әзерлеге уза һәм аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Фин сугышында сугышчан чыныгу алган булачак разведчик, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен, чик буена – Белоруссиянең Гомель өлкәсенә билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, разведка төркеме җитәкчесе булып, ул күп тапкырлар дошман тылына төшерелә. МГИМО профессоры Абделман Әхтәмҗан, җәлилчеләрнең сугышчан юлын өйрәнеп 2002 елда дөньяга чыгарган хезмәтендә Г.Кормашның 1942 елда Демблин лагерена яшерен оешма төзү өчен махсус җибәрелү ихтималын әйтә. Белгеч сүзләрендә уйланырга җирлек бар. Лейтенант Кормашевның әсирлек тарихы гади түгел. Ул баштан ук фашистлар тарафыннан төрле милләт вәкилләреннән торган «Идел-Урал» легионы төзелгән Демблин лагерена эләгә. Ул чакта совет контрразведка агентлары алдына авыр бурыч куелган була: хәрби әсирләрнең күпләп илен сатуына юл куймау, көнчыгыш фронтта сугышу өчен төзеләчәк легионны мораль яктан таркату. Командованиенең заданиесе буенча, Гайнан ышанычлы әсирләрдән яшерен бишлекләр төзеп, алардан илгә тугрылык турында ант кабул итә. Легион карамагына бирелгән типографиягә Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Фоат Сәйфелмөлеков кебек сыналган укымышлы милләтпәрвәр егетләрне билгели. Хәтта әсирлеккә үзеннән соңрак төшкән Муса Җәлилне дә, тоткыннар арасында аның абруеннан файдалану максаты белән, легионга Гайнан яздыра. Ул ышанычлы иптәшләреннән музыкаль капелла оештыра, яшерен оешма егетләре, аның кушуы буенча, легионерлар өчен чыгарылган газета редакциясенә үтеп керә. Янәшәсендә Җәлил, Алиш кебек билгеле язучылар булуга карамастан, капелла өчен пьесалар һәм маршларны Гайнан Кормаш үзе иҗат итә, сценарийлар яза...
1943 елның 10 августында яшерен төркем кулга алына. Башта Кормаш Варшава төрмәсенә ябыла. Исән калган әсирләрнең берсе Фәрит Солтанбәков Гайнан белән тәүге күрешүләре, лагерьда бергә күргән газаплары турында менә ничек искә ала: «Демблин крепостенда чакта таныштым мин алар белән... 1943 елда, гыйнвар аеның суык бер көнендә, йөрергә хәлем булмаса да, үзебезнең барактан чыгып, әкрен генә лагерь ашханәсенә бардым. Кулына себерке тоткан, билен кысып бәйләгән кара кашлы, тәбәнәгрәк буйлы бер егет ашханә идәнен себереп йөри иде. Мин аңа: «Исәнмесез, иптәш!» – дип эндәштем. Ул да, миңа карап, сәлам бирде. Бу яңа танышым Гайнан Кормаш булып чыкты. Аның белән еш очраша башладым. Ул һәркөн миңа ашханәдән, котелогын тутырып, бәрәңге һәм башка азыклар китерә башлады. Шулай итеп, ул мине үлемнән саклап калды. Көч керде, рәтләнә башладым.
Гайнан – бик акыллы, киң күкрәкле, таза гәүдәле егет. Саф татар әдәби телендә сөйләшә. Һәм бик укымышлы да. Үзе – 1919 елгы. Мәрхүм әтисенең туган җире булган Бәрәңге районында педагогия техникумын тәмамлаган. Гайнан Кормаш белән без уртак телне тиз таптык. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгыды. Икебез дә физика-математика укытучысы булгач, безнең уй-фикерләр, дөньяга карашлар бер-берсенә бигрәк тә якын иде – ахири сердәшләр булып киттек. Г.Кормаш мине бу крепостьта Абдулла Баттал һәм Зиннәт Хәсәнов белән таныштырды. Шулай итеп, ихлас күңелле чын дуслардан торган «дүртлек союзы»н төзедек...
Без инде еш кына бергәләшеп, төннәр буена физика-математика, әдәбият-сәнгать, сәясәт-тормыш темаларына сүз көрәштерә, фикер алыша, шигырьләр укый торган булып киттек. Кайбер вакытларда сөйгән ярлар турында да сүз алып барабыз. Гайнан үзенең сөйгән яры Данияны нык сагына. Алар педтехниумда бергә укыганнар, икесе дә әлеге уку йортын бик яхшы билгеләр белән генә тәмамлаганнар, чын дуслар булып киткәннәр. Шулай итеп, ике арада олы мәхәббәт хисләре дөрләгән. Педтехникумны тәмамлагач, Дания Бәрәңге районында калган, Гайнанга исә Актүбәгә китәргә туры килгән. Бер-берсенә хатлар язышып торган яшьләр шул елны икесе дә Казандагы Укытучылар институтына читтән торып укырга кергәннәр. Укуны бетергәч, бергә гаилә корырга дип, бер-берсенә вәгъдәләр бирешкәннәр. Шулай укып һәм эшләп йөргәндә, Гайнан армиягә китеп барган. Даниясе аңа бик җылы хатлар язган...
Ләкин язмыш аларга җитди сынау әзерләгән икән. Гайнан хәзер дошман кулында әсирлектә. Сөйгән Даниясеннән әллә кайчан инде хатлар ала алмый, үзе дә яза алмый. Гайнанның сагышы шул дәрәҗәгә барып җитте ки, бермәлне ул, Даниясенә багышлап, «Ил кызы» дигән пьеса да яза башлады. Аның «Даниямә» дигән шигыре дә бар иде. Гайнан үзенең әнисе һәм туганнары турында да гел сөйли, аларны да чын күңелдән ярата иде. Якыннарына багышлап шигырьләр язганлыгы әле дә хәтеремдә...
Варшава төрмәсе – зур биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы хәрби төрмә. Койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбык тарттырылган, капкадан кергәч – прогулка мәйданы. Бу төрмәгә мине китергәндә, анда Муса Җәлил юк иде инде. Шагыйрьне алып киткәндә төрмә капкасы янында бик каты кыйнаганнар, дип, Кормашка төрмәдәгеләр сөйләгән. Икенче көнне тоткыннарны йөрергә алып чыктылар. Төрмә рәшәткәсе аша дусларымнан Гайнан Кормашны, Баттал һәм Хәсәнне, аннары Хисаметдинов белән Гарифҗановны күрдем. Прогулка вакытында сөйләшергә рөхсәт итмиләр. Шуңа күрә сүзсез генә аңлашабыз. Өченче көнне Кормашның рәшәткә арасыннан бер кечкенә кәгазьне җиргә ташлавын күрдем һәм, йөрергә чыккач, бик саклык белән генә шул кәгазьне алдым. Ул миңа, 1943 елның апреле азагында Едлино урманындагы чишмә буенда сөекле Ватаныбызга һәм бер-беребезгә тугрылык сакларга дигән изге әманәтне искә төшереп: «Онытма антны!» – дип язган иде. Моның мәгънәсе: «Син бернәрсә дә сөйләмә, мин һәм башкалар да синең хакта бернәрсә дә әйтмибез», – дигәнне аңлата иде. Мин дә кечкенә кәгазьгә, «Үлсәм дә онытмыйм», – дип язып, аны икенче көнне шул ук урынга ташладым. Мондый ысул белән тагын берничә мәртәбә «хәбәрләштек» әле. Кормаш икенче «хат»ында Мәхмүт исеме янына фашист билгесе куйган иде. Димәк, безне шул саткан! «Мин дә шулай уйлыйм», – дип җавап бирдем аңа...
Безнең яшерен оешма әгъзаларын фашистлар җәзаладылар. Иптәшләребез, гарипләнеп, йөри алмас хәлгә килделәр. Кормашның нык аксаганы хәтеремдә, Батталның бөтен йөзе шешенде...
Тегель төрмәсендә, хәрби судтан соң, Гайнан Кормаш «Син – бәхетле» дигән шигырен язып, аны миңа прогулкага чыкканда кулыма бирде, ләкин соңыннан шигырьләр туплаган блокнотымны немец унтер-офицерны ертып ташлады. Мин кадерле блокнотымнан аерылдым. Ни кызганыч, күпме генә тырышсам да, бу шигырьне искә төшерә алмадым. Шулай да бәхетем бар икән: Рафаэль Мостафинның «Җәлилчеләр» китабын укыганда авторлары билгесез шигырьләр арасыннан Г.Кормашның шул әсәрен очраттым һәм моңа бик шатландым. Менә якын дустымның әлеге үлемсез шигъри юллары – соңгы истәлеге:
«Сау бул инде, дустым, күрешәлмәбез,
Ераклаша безнең арабыз.
Кайнар яшьләр түгеп, артыгыздан
Якты юллар теләп калабыз.
Син – бәхетле, чиксез зур бәхетле,
Син кайтырсың Туган илеңә.
Яшьләй уйнап үскән кырларыңа,
Кара кашлы нечкә билеңә.
Мин каламын монда, төрмәләрдә,
Мәңге сүнмәс хәсрәт эчендә,
Ялгызлыкта, кояш нуры күрми,
Үлем көтеп көндез, кичен дә.
Әйт бәгъремә соңгы сүзләремне,
Көтмә, диеп, сөйгән ярыңны.
Сөйлә аңа үлем тырнагында
Тәмамланган көрәш җырымны.
...Сау бул инде, башка күрешәлмәбез
Кулны-кулга сузып дусларча.
Кайт Илеңә, туган кырларыңа,
Сөйгән ярың белән шат яшә!»
***
Туган ягында да, эшләгән төбәгендә дә каһарманыбызның якты хатирәсен кадерләп, изге итеп саклыйлар. Куянда аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Бәрәңге районы үзәгендә һәм Куян авылында Гайнан Кормаш исемендәге урамнар бар. Казакъстан Республикасының Актүбә каласында бер урам шулай ук Г.Кормаш исемен йөртә.
1944 елның 25 августында гильотинада беренче булып башы киселгән Гайнан Кормашка һәм аның курку белмәс көрәштәшләренә нисбәтле ошбу шигырем язмама нокта булыр:
Тормыш – диңгез. Бер карыйсың – тып-тын.
Бер карыйсың – ярсый, давыллана;
Җил котыра, үрли утлы дулкын –
Дөнья дөрли: шәһәр, авыл яна...
Илдә барган ыгы-зыгыларның
Шаукымнары төшә авылга да;
Аяусыз чор: сайлап-нитеп тормый –
Йөрәккә дә бәрә, бавырга да...
Уфылдата заман, гел җилкетә,
Ухылдата һаман, дер селкетә...
Тибәрелеп, йолкыш хәлгә килеп,
Җирсеп бетә кеше, сөрсеп бетә...
Ташкын булып хәсрәт-афәт ургый,
Җимерелә тормыш кыялары;
Ниятләрең чынга ашмас булып,
Пыран-заран килә хыялларың...
Хакимлек ит, дисәң – хөсетләргә,
Явызларга бирсәң мөмкинлекләр,
Чәнечкеле зур бер биләмәгә
Әверелер иде бу киңлекләр...
Күкләр – идән, җирләр түшәм була,
Дөнья болганганда, кайнаганда...
Мәхшәр булып өскә килгән уттан
Котылу юк иде Гайнанга да...
Авылыннан чыгып киткән чакта
Авыр булды «кулак баласы»на...
Төшенә дә аның кермәде бит
Ят илләрдә ятып каласылар...
Күрде башлар: кырыс кышларын да,
Көйсез көзен, төссез язларын да...
Белмәде ул алда ни көткәнен –
Кемгә нинди язмыш язганын да.
Җирдә купкан зилзиләле туфан –
Җир-һаваны хәтәр дөбердәтте...
Өмет дигәнең дә хәлсез чакта,
Алгысытты аны Җиңү дәрте.
Ташта – тамчы, тәндә – камчы эзе,
Җанда – мәңге төзәлмәслек яра...
«Егылмаска!» – Куян авылының
Гаярь улын әйдәп, мәсләк бара.
Бирешмәскә! Ахыргача – бергә!
Дөрлә әйдә соң кат, утлы күмер!
...Салкын, кырыс балта йөзләреннән
Таш идәнгә тамды унбер гомер...
Фото:
1. Гайнан Кормаш (1919-1944)
1а. Бәрәңге муниципаль район башлыгы Әлфит Ибраев (рәсемдә уртада) хозурында. 20 август, 2025 ел
2. Куян авылы (Бәрәңге районы) мәктәбе музеендагы экспонатлар.
3. Актүбә шәһәрендәге (Казакъстан) татар мәктәбе укытучылары: Шәмсенур Ишбулатова, Гайнан Кормаш, З.А.Насыйрова. 1938-1939 нчы еллар
4. Язучы-эзтабар Рафаэль Мостафинның култамгасы. 12 апрель, 2005 ел
5. Гайнан Кормашев – мәктәп укучысы
6. Мәктәптәге очрашудан соң. 20 август, 2025 ел
«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.84-93.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА