Китап галиме
Археограф Әбүкәрам Шакировның тууына – 140 ел
Казан дәүләт университетында көнчыгыш кулъязмаларын җыю һәм өйрәнү И.Хәлфин (1778-1829), Х.Френ (1782-1851), А.Казембек (1802-1870), Й.Готвальд (1813-1897) һәм Н.Катанов (1862-1922) исемнәре белән бәйле. 1930 нчы елларда аларның эшен дәвам итүче галимнәребезнең берсе – китапханәче, археограф, библиограф һәм көнчыгыш телләре белгече Әбүкәрам Шакиров.
Китапханәгә кадәрге юл
Әбүкәрам Шакир улы Шакиров 1885 елда Уфа губернасының Бөре өязендәге Карача-Елга авылында мулла гаиләсендә туган. 1899-1906 нчы елларда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1907-1917 нче елларда Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Аеш, Иске Кәшер һәм Шәңгәлче авылларында укытучылык итә. Ә.Шакиров 1918 елда Чиләбенең Укытучылар семинариясе мөгаллиме, Уфада Халык мәгарифенең рус булмаган халыклар бүлегенең җитәкчесе булып эшли. 1919-1922 нче елларда Уфа губерна азык-төлек комитетында төрле хезмәтләр башкара. 1923-1930 елларда ул укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1931-1933 нче елларда ТАССР госпланында, Казмашстройда, рабфакта, архивта эшли һәм укытучылык эшен алып бара.
Ә.Шакиров 1936 елның 20 мартыннан Казан университеты Фәнни китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә хезмәт итә. 1937 елдан бүлек мөдире итеп билгеләнә.
Кулъязмалар бүлеге кирәк: «Бу – көрәш нәтиҗәсе»
Фәнни китапханә фондларында Ә. Шакировның архивы сакланып калган һәм барлыгы 5 берәмлекне тәшкил итә. Әлеге чыганаклар 1936-1941 нче елларда Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенең эшчәнлеген, шул исәптән Ә.Шакировның кулъязмалар өйрәнүгә керткән өлешен күзалларга мөмкинлек бирә.
Бүлектә эшләү чорында ул татар һәм көнчыгыш кулъязмаларын фәнни эшкәртү, системалаштыру, библиографик күрсәткечләр төзү эшен алып бара.
Аның китапханәдә эшләү вакыты шактый авыр чорга туры килә. Казанда күп кенә фәнни оешмалар һәм җәмгыятьләр ябылганнан соң (Татар мәдәнияте йорты музее, Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте, Мәркәз көнчыгыш китапханә-музее, Китап палатасы, Фәнни-тикшеренүләр һәм икътисад институты, Руханилар академиясе), 1933 елда аларның фондлары Фәнни китапханә составына кушыла. Моңарчы университет китапханәсе фонды 700 мең томны тәшкил итсә, бу вакыйгадан соң күрсәткеч 2 миллионнан артып китә. Шунысын да игътибарга алырга кирәк, әлеге фондлар эшкәртелмәгән рәвештә килеп керә[1]. Бу елларда китапханә билгеле авырлыклар белән очраша: беренчедән – урын кытлыгы, икенчедән – фондны өйрәнү, системалаштыру өчен белемле һәм сәләтле хезмәткәрләр җитмәү (бүлектә барлыгы 2 хезмәткәр эшли). Ә.Шакиров шундый шартларда фондны тәртипкә китерү, барлык таләпләргә туры китереп урнаштыру, өйрәнү, фәнни өслүбкә салу өчен зур тырышлык куя.
«6 ел элек мин эшли башлаганда, Сирәк кулъязмалар бүлегенең көнчыгыш өлешенә генә түгел, рус һәм көнбатыш-европа өлешенә дә 2 ел дәвамында бер генә укучы да мөрәҗәгать итмәде. Барлык хезмәткәрләр: «Бу бүлек ни өчен кирәк соң?» – дигән фикердә иде. Мин эшли башлаганнан һәм бүлек мөдире итеп куелганнан башлап, бу фикерләр юкка чыкты. Бу – көрәш нәтиҗәсе», – [2] дип яза Ә.Шакиров.
Кулъязмалар бүлеген таныту
Әлбәттә, Ә.Шакиров бүлекнең эшчәнлеген сирәк кулъязмалар һәм китапларны туплау һәм тиешле шартларда саклауда гына түгел, аларны өйрәнү һәм фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә дә күрә.
Галимне Фәнни китапханәнең сирәк очрый торган коллекциясенең тикшеренүчеләргә аз билгеле булуы борчый. Аның сәбәпләренең берсе шунда: кулъязмалар һәм сирәк китаплар җыелмасын җирле матбугатта яктырту мәсьәләсе начар куелган «Без кечкенә язмалар язарга мәҗбүрбез, шуңа да карамастан, аларның барысы да урнаштырылмый, урнаштырылган очракта да, урын җитмәү сәбәпле, шактый кыскартыла, шул сәбәпле мәгълүматның мәгънәсе бозыла»[3], – дип яза археограф. Аның кулъязмалары арасында сакланып калган эш материалларын һәм вакытлы матбугатта басылып чыккан язмаларны чагыштыру бу сүзләренең дөреслеген раслый.
Сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегендә эшләү дәвамында, археографның вакытлы матбугат битләрендә («Красная Татария», «Совет әдәбияты») кыйммәтле мирасыбыз үрнәкләре турындагы язмалары басылып чыга һәм алар китапханә фондларына кызыксыну уятуга этәргеч бирә.
Петербург һәм Мәскәү китапханәчеләрен җәлеп итү
Әбүкәрам Шакиров җитәкчелек иткән чорда Петербургтагы көнчыгышны өйрәнә торган фәнни оешмалар белән тыгыз элемтәләр булдырыла.
Ә.Шакиров билгеләп үткәнчә, 1937 елда Ленинградның Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсе хезмәткәрләре бригадасы тарафыннан китапханәне тикшергәннән соң, хәл яхшы якка үзгәрә. Бүлектәге барлык кулъязмалар һәм сирәк китаплар яңа бүлмәгә күчерелә.
«Ленинград бригадасы тәкъдиме буенча коллекция тикшерелә, нәтиҗәдә, сирәк китаплар категориясенә кермәгән 1070 китап сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегеннән китап саклау бүлегенә урнаштырыла[4]».
Моннан тыш, СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре С.Волинның 1937 елның июль аенда Фәнни китапханәдәге көнчыгыш кулъязмалар коллекциясен өйрәнгәннән соң калдырган тәкъдимнәре дә китапханә җитәкчелегенә йогынты ясый һәм бүлек эшчәнлегенең зарурлыгын, әһәмиятен ассызыклый: «Алга таба көнчыгыш кулъязмаларын, татар халкының элекке мәдәни тормышына кагылышлы мирасын җыю аерата мөһим. Бу эш Татреспублика Фәнни китапханәсенең мөһим бурычларының берсе булырга тиеш»[5].
Фәнни оешмаларның күрсәтмәләре, мөрәҗәгатьләре яхшы нәтиҗәләр бирә һәм киләчәктә бүлек эшчәнлегенең юнәлешен билгели.
Әбүгалисинаны өйрәнүе
Ә.Шакиров 1937 елда Көнчыгышны өйрәнү институтының гарәп теле белгечләре ассоцияциясенең икенче сессиясенә җибәрелә. Кызганыч ки, аның бу сессиядә доклад ясавы турында мәгълүматлар юк, әмма Ә.Шакировның шул ук елда Әбүгалисина хезмәтләренә кагылышлы библиографик күрсәткеч төзүе һәм әлеге сессиянең Әбүгалисинаның вафатына 900 ел тулуга багышлануы[6] нәкъ менә Петербургта фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү өчен эшләнмәдеме икән дигән фикерләр уята.
Галим сүзләренчә, бу библиографик күрсәткеч Фәнни китапханә байлыкларын СССРда гына түгел, чит илләрдә дә популярлаштыру максатыннан төзелгән[7]. Ләкин әлеге материалның басылып чыгуы турында мәгълүматлар юк.
Фарсы һәм татар телләре турындагы фәнни хезмәте
Ә.Шакиров көнчыгыш телләрен яхшы белгән, аның төрле телләрдә язылган чыганаклар белән эшләве – моның ачык дәлиле.
Китапханә фондларында аның «Фарсы теленең татар теленә йогынтысы» кулъязмасы сакланып калган. А. Шакиров фарсы теленнән татар теленә аерым сүзләрнең керү тарихына кыскача тукталып үтә. Кайбер фарсы сүзләре татар телендә шулкадәр үзләшкән ки, хәтта алынма булуы онытылган, мәсәлән: «җан», «тән», «дуст», «чаршау» һ. б. Ә кайберләре халык телендә дә, соңгы чор татар әдәбиятында да сакланып калмаган, бәлки борынгы әдәби әсәрләрдә генә сакланган: «сәрмая», «дәстәрхан», «дидар» һ.б.[8] Кулъязмага татар теленә кергән 330 лап фарсы сүзе теркәлгән. Һәр сүзнең фарсыча язылышы, татарча әйтелеше һәм русча тәрҗемәсе бирелә. Ахырда бу хезмәтне язганда кулланылган кулъязмалар һәм китапларның библиографиясе (16 исемдә) китерелә. Автор бу хезмәтнең фарсы кулъязмалары белән эшләү дәвамында тууын һәм киләчәктә татар кулъязмаларын өйрәнүчеләр өчен мөһим материал булуын ассызыклый.
Азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәвине өйрәнә
Әбүкәрам Шакиров азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәвинең тууына 800 ел тулу уңаеннан, аның Фәнни китапханә фондларында саклана торган кулъязма һәм басма китаплары, Низами искә алынган чыганакларны эченә алган библиографик белешмә әзерли. Моннан тыш, Дәүләтша Сәмәркандинең «Тәзкирәи шогара» китабыннан алып, Низами Ганҗәвиненең биографиясен рус теленә тәрҗемә итә[9]. Әлеге материаллар фарсы әдәбиятын өйрәнүчеләр өчен файдалы кулланма булып тора.
Морад Рәмзинең гарәп телендәге тарих китапларын тәрҗемә итә
Ә.Шакиров, Фәнни китапханәнең көнчыгыш фондларын өйрәнгән вакытта гарәп телендә язылган чыганакларга да мөрәҗәгать итә. 1939-1940 нчы елларда ул Морад Рәмзинең 2 томлы «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) хезмәтен тәрҗемә итү эшенә керешкән була[10]. Сирәк кулъязмалар һәм китаплар фондында бу китапның эчтәлеген, хезмәтне язу өчен кулланылган китаплар исемлеген[11], I томнан татар халкының теле, кием-салымнары, кәсепләре хакында гарәп галимнәренең мәгълүматлары алынып, рус теленә тәрҗемәсен[12] үз эченә алган материаллар сакланып калган. Автор Морад Рәмзи хезмәтен Болгарда алып барылган казыну эшләре белән бәйле рәвештә тәрҗемә итүен ассызыклый.
Татар мирасын дөньяга таныта
Ә.Шакировның мөһим хезмәтләреннән берсе – «Көнчыгыш телләрдәге сирәк очрый торган кулъязмалар һәм китаплар»ның аннотацияле исемлеге. Ул Фәнни китапханә фондларындагы гарәп, фарсы, татар һәм башка төрки телләрдәге кулъязмаларны эченә алган һәм академик И.Ю. Крачковский тарафыннан төзелгән исемлеккә нигезләнеп эшләнгән[13]. Бу материал Я.С. Романовның «Краткий очерк истории Научной библиотеки Татарской Республики при Казанском университете (1804-1939)» дигән китабында басылып чыккан. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге хезмәт Сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегенең мирасын СССРдагы гына түгел, чит ил галимнәренә дә таныта һәм бүгенге көндә дә кыйммәтен югалтмый.
Археограф кыска вакыт эчендә күпме эшне колачлый!
Ә.Шакиров Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә 6 ел хезмәт куя. Шул чорда фондларны тәртипкә салу, фәнни эшкәртү, тасвирлау һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү юлында күп эшләр алып барыла. Ул бүлек эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрдә төпле фикерләрен белдереп килә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң да, Фәнни китапханә коллекциясен саклау юлында җитәкчелеккә кыю тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә[14]. Кадрлар җитмәүгә һәм, эш күләменең зурлыгына карамастан, ул яраткан эшен туктатмый. Археограф библиографик күрсәткечләрен эштән соң, өйдә эшләү бәрабәренә төзи. Шул кыска гына вакыт эчендә күпме эшне колачлый кулъязмалар белгече!
Китапханәченең гомере сөргендә өзелә
Ә.Шакиров, 1941 елның 19 декабрендә «ВКП(б) җитәкчесенә яла ягу, милли эшчәнлек» тамгасы тагылып кулга алына һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1942 елда НКВД карары белән җәза срогы 5 еллык сөрген белән алыштырыла һәм ул Краснояр өлкәсенә җибәрелә. Аның гомере сөргендә өзелә[15]. 1959 елда реабилитацияләнә.
Ә. Шакиров, сәясәт корбаны булып, шундый язмышка дучар ителмәсә, милләт өчен әле күпме файдалы гамәлләр кылган булыр иде...
[1] КФУ НБ ОРРК, Отчет о работе НБ им. Н.И. Лобачевского за 1939 год. С. 11.
[2] КФУ ФК СККБ, 1791 т. Кгз. 50.
[3] КФУ ФК СККБ, 1791 т. Кгз. – 2 б.
[4] КФУ НБ ОРРК, Отчет о работе НБ им. Н.И. Лобачевского за 1936, 1937 гг. – С.36.
[5] КФУ ФК СККБ, 1791 т. Кгз. 1 б.
[6] Труды второй сессии ассоциации арабистов /Под ред. и предисловием И.Ю. Крачковского. – Москва-Ленинград: Изд-во АН СССР, 1941. – С. 13.
[7] КФУ НБ ОРРК, Отчет о работе НБ им. Н.И. Лобачевского за 1938 год. – С. 3.
[8] КФУ ФК СККБ, 1776 т. Кгз. 1 б.
[9] КФУ ФК СККБ, 1792 т. Кгз. 8-9 б.
[10] Фәтхи А.С. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары: КДУ Фәнни китапханәсенә 1959-1969 нчы елларда кергән кулъязмаларның тасвирламасы. – Казан. – 1986. – Б. 129.
[11] КФУ ФК СККБ, 1794 т.
[12] КФУ ФК СККБ, 1777 т.
[13] Крачковский И.Ю. Избранные сочинения. Т. VI. – М., 1960. – С. 455-459.
[14] КФУ ФК СККБ, 1791 т. Кгз. 50.
[15] Научная библиотека Казанского университета в лицах. Ч. 1: Сотрудники библиотеки, 1806 - 2007 гг. / [отв. ред. И. К. Фомичева; сост. - В. И. Шишкин, Ж. В. Щелыванова]. – Казань: Казанский университет, 2011. – С. 302.
«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.35-39.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА