Мәшһүр җырчының нәсел-нәсәбе
Илһам Шакировның нәсел-нәсәбе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар күп. Әнә шул ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, Илһам Шакировның шәҗәрәсе белән таныштырасым килә. Таулык авылы... Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән төбәк. Әтисе Гыйльметдин абзый шушы авылда туып-үскән. Илһамның апалары да биредә туган.
Илһам Шакировның нәсел тамырлары – Таулыкта
Гыйльметдин абзый, 1927 елда башка авылдашлары белән бергә, Яңа Бүләк авылына күчеп килә. Менә шул авылда Илһам Шакиров туган. Таулык авылы турында беренче рус мәгълүматлары 1761-1767 нче елларда Россиядә үткән III ревизия (җан исәбен алу) документларында бар. Бу чорда авылда 94 ир-ат заты яшәгән. Аларның 39ы «ясаклы татар» булган. Болары инде –чукынырга теләмәгән, шуңа элекке җирләреннән куылган яки күчеп китәргә дучар ителгән татар морзалары һәм аларның балалары. Җырчы Илһам Шакировның нәсел тамырлары – Таулыкта. Авыл зиратында аның бабасы, бабасының ата-бабалары бакый йокыга талганнар. Зират уртасындагы иң озын чыршы – Илһамның бабасы Шакирның атасы Габденнасыйр Габделхалыйк угылыныкы. Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап эченнән чыккан кәгазь битендә миңа ике шәҗәрә очрады. Икенче шәҗәрә, Мөхәммәтсадыйк - Габденнасыйр - Габдехалыйк - Габделгазиз - Габдулла - Ишкилде - Үтәгән - Алпар дигән исемнәр тезмәсеннән гыйбарәт булып, кызыксыну тудырды.
Җырчының Яңа Бүләк авылында яшәүче абыйсы Кыям Шакиров, Теләнче Тамакта гомер итүче апасы Гөлсем белән очраштым. Алар әтиләре Гыйльметдин абыйның Яңа Бүләккә Таулыктан күчеп килүен, бабалары Шакир исемле булуын әйттеләр. Мин бу исемнәрне Таулык зиратындагы кабер ташларыннан да укып таптым.
Насыйр, Халыйк дигәннәре теге Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап битендә теркәлгән икенче шәҗәрәдәге Габденнасыйр, Габдехалыйк булуы мөмкин дигән бер уй баштан йөгереп узды. Шәҗәрә шул Таулык авылы кешесенеке булуы мөмкин ич.
Илһамның бабасы Мөхәммәтшакир
Илһамның бабасы «коры» Шакир гына түгел, ә Мөхәммәтшакир исемле булган икән. Метрика дәфтәрләрендә нәкъ шулай язылган. Аның туганы – Мөхәммәтсадыйк. Мөхәммәтсадыйкны ачыклагач, бөтен шик-шөбһәләр бетеп, эчкә «җан керде». Архив кәгазьләрен, метрика дәфтәрләрен актарып, минем куен дәфтәрләрендәге шәҗәрәне шактый ачыкларга мөмкин булды.
Мөхәммәтсадыйк - Габденнасыйр - Габделхалыйк - Габделгазиз - Габдулла... Шәҗәрәдәге менә шушы биш бабаның исемнәрен таптым. Ә инде Ишкилде - Үтәгән - Алпар исемнәрен ачыклау мөмкинлеге юк, чөнки алар яшәгән чор документлары беркайда да сакланмаган да, теркәлмәгән дә.
Шәҗәрәдәге 8 исемнең бишесе бүгенгәчә сакланган документларда очрагач, без инде әлеге шәҗәрәне Илһам Шакиров шәҗәрәсе дип шикләнмичә әйтә алабыз. Шулай итеп, җырчыбызның нәсел башын Алпардан башлап китү дөрес булыр.
Җырчының бабасын Шакир дип кенә йөртсәләр дә, мулла кушкан исеме, язып үтүебезчә, Мөхәммәтшакир. Атасы Габденнасыйр 1882 елда 82 яшендә дөнья куя. Аның әтисе Габделхалыйк бабай, мөгаен, йөз яшьнең теге ягына чыгып вафат булгандыр. Ул 1893 елның 16 ноябрендә (искечә) гүр иясе була. Метрика дәфтәрләрендә аның яше 95 дип күрсәтелә.
Мөхәммәтшакир күкеле сәгатьләр төзәтүгә маһир
Мөхәммәтшакирның йорты олы юлның күпер төбендә булган. Шуңа аны Күпер төбе Шакир дип йөрткәннәр. Бу вакытта авылда биш Шакир яшәгән. Шуңа күрә һәрберсенә кушамат тагылган: Күпер төбе Шакирны әле тагын «Күке» дигән кушамат белән дә атаганнар. Кайберәүләр моны Мөхәммәтшакирның күкеле сәгатьләр төзәтүгә маһирлыгы белән бәйле дип аңлата.
Шакир бабай, әтисе һәм бабасы кебек, озын гомер кичерә. Бик картаеп, колагы катыланып, күзләре күрмәс булып, ап-ак сакаллы бабайга әверелеп, Хөснетдин исемле улының хатыны Гыйльмисафа тәрбиясендә яши һәм, аңа хәер-фатыйхасын биреп, 1943 елның 9 июлендә 94 яшендә фани йортыбыздан бакый дөньяга күчә. Гыйльмисафаны Шакир бабай бик тә хөрмәт иткән һәм якын күргән. Шуңа күрә Гыйльметдин исемле улының кызына да аның исемен бирдерткән. Яңа Бүләк авылы дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән.
Ул борынгы авыл түгел, аңа нибары XX гасырда гына, төгәлрәк әйтсәк, 1927-1928 нче елларда гына нигез салына. Җырчының әтисе Гыйльметдин абзый, әлеге авылны нигезләгән авылдашларының үтенүе буенча, бу авылга 1927 елның ахырында гаиләсе белән күченеп килә.
Авыл тимерчесе Гыйльметдин Шакиров кулга алына
Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләтеп үтми. Унъеллык та тарихы булмаган Яңа Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзләү башлана. «Шундыйларның берсе» – авыл тимерчесе, Илһам Шакировның әтисе Гыйльметдин Шакиров кулга алына. Гыйльметдин абзый өендә 1937 елның 8 октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны алып китәләр.
Гыйльметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 елның 8 июнендә Минзәлә шәһәрендә булган Татарстан АССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык хөкем утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә мөмкин. Гаепләнүче Гыйльми Шакиров, совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион, Советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мәсәлән, 1937 елның февраль аенда колхозчыларның клубта узган җыелышында ул тагын әнә шундый агитация ясаган. Кыр эшләре чорында техниканы ватык калдырып ремонтлаган, ягъни корткычлык эшләгән.
Әлбәттә, бу җинаятьләрне ул кире кага. Әмма суд шаһитлар авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп, Гыйльметдин Шакиров 8 елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын 3 елга сайлау хокукыннан да мәхрүм ителә. Әлбәттә, Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный судына кассация шикаяте яза. Әмма РСФСР Верховный суды махсус коллегиясенең 1938 елның 8 июлендә булган утырышында хөкем карары үз көчендә калдырыла.
Ниһаять, РСФСР Верховный суды Президиумы 1972 елның 22 ноябрендә Гыйльметдин Шакировка карата 1938 елның 8 июнендәге хөкем карарын юкка чыгара, аның гамәлләрендә җинаять составы булмаганлыктан, җинаять эшен туктата һәм, шулай итеп, җырчының әтисе аклана.
Гыйльметдин Шакиров, ата-бабаларының гомер уртасын гына узып барганда, 1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә (ИТК-5), 50 яше туларга ике ай кала, якты дөньядан китеп бара.
ФОТО:
- Илһам әнисе Нуриәсма белән
- Илһам Шакировның әтисе Гыйльметдин
«Безнең мирас». – 2025. – №1. – Б.32-34.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА