МОГҖИЗАМЫ, ӘЛЛӘ СИХЕРМЕ?
Хәзер сабыйларга әкият сөйләгәндә: “Борын-борын заманда, әле айфоннар, смартфоннар, хәтта интернет булмаган чакларда...” – дип башларга туры килә. Аларга инде бу нәрсәләр әллә кайчан, мең еллар элек барлыкка килгән кебек тоеладыр, ә инде радионы бик борынгы, таш гасырыннан ук калган нәрсә дип уйлыйлардыр. Ә бит шул “борынгы” радионың уйлап табылуына быел 7 май көнне нибары 130 ел тула. Хәзерге бала-чаганың бернинди яңалыкка исе китмәсә, радио сөйли башлаган заманда халык аны могҗиза дип, хәтта сихер дип кабул иткән, җен-пәриләр галәмәте, дип уйлаган. Шуңа күрә Шамил Усмановка да, аның хезмәттәшләренә дә берничә фронтта эшләргә туры килгән. Бер яктан, техник җиһазлар юллап, радио өчен аерым бина сорап, бюрократлар белән тарткалашса, икенче яктан, халык арасында таралган хорафатларга каршы көрәшергә туры килгән аңа. Моны ул радиодан сөйләп тә, басма матбугат аша да аңлаткан.
Хәзер без Ш.Усмановның шушы максат белән язылган ике мәкаләсенә тукталырбыз. Аларда шул елларның рухы, борчу-мәшәкатьләре бик ачык чагылыш таба.
Эфир буйлап
Алдымда бер өем хат ята.
Өч көн эчендә радиостанциягә төрле яктан килгән хатлар. Боларның яртысы радио белән беркадәр таныш тыңлаучылардан, станциянең ничек эшләве, ишетелүе хакында, аның кимчелекләрен, яхшы якларын күрсәткән, төрле киңәшләр биргән хатлар булып, аларга техник бүлектә җавап бирелә.
Хатларның зур бер өлеше – татар телендә язылганнары – әле радионы беренче мәртәбә ишетүчеләрдән.
Болар әле «модуляция тирәнлеге», «фон зурлыгы», «интерфририровать итү» терминнары белән таныш түгел, алар әле радиоаппаратның төзелешен дә тикшерми. Бары рупор янына колагын якын китереп тыңлаучылар тарафыннан язылган.
Казан радиостанциясе эшли башлаганнан бирле кайбер татар авылларында үзенә күрә зур гына вакыйгалар күренә: берничә инициативалы эшче, күбесенчә яшьләр, радио хакында сөйли башлый. Сирәк кенә ул сөйләүләрдән җимеш чыгып, һәр өй башыннан җыелган берәр сумны алып, Казанга яки Мәскәүгә кеше китә.
Берничә атна сабырсызлык белән көткәч, аерым бер билгеләнгән бүлмәдә ялтыравык боргычлы аппарат куела. Кич белән ул апппарат беренче тавышларны бирә башлый. Куючы техник, еш кына шул ук авылның радио сөючесе, сихерле шкатулканы төрлечә боргалап, торбада музыка, җыр тавышлары чыгара.
– Монысы Берлин станциясе сөйли. Ишетәсезме, әнә, немецчә сөйлиләр. Ә менә бу – Истанбул радиостанциясе. Анда төрек музыкасы бирелә, хәзер әнә сөйли башлады. Әнә төрекчә сөйли. Безнең телгә якын. Ә менә монысы – Мәскәү, «Коминтерн» станциясе сөйли. Хәзер аннан XV съезд турында сөйлиләр. Бераздан концерт тыңларсыз.
Әгәр дә егетнең сүзен беркетеп торган музыка, аңлашылмаган телдә сөйләнгән сүз колакка кермәсә, егетне шөбһәсез юләр дип, кыйнап җибәргән булырлар иде. Ләкин торба бит, алдан сөйләшкән шикелле, бер әллә ниткән телдә сөйли, бер унбишләп скрипканы бергә җыеп матур итеп уйный, йә бер урыс калын тавыш белән кычкырып җырлый. Егет гаепле түгел.
Хәйләсе шушы торба эчендә булырга тиеш. Анда булмаса, кара шкатулкада. Аңарга ике чыбык бәйләнгән. Берсе югарыга үрмәли. Барып карасаң, ул – түбә башына утырткан бер агач башына бәйләнгән. Анда да хикмәт юк, ә икенчесе – җиргә күмелгән.
Менә кайда ул хәйләләре!
Анда, җир астына күмелеп куелган! Нәрсә күмелгән? Кайберәүләр – граммафон күмеп куйган, диләр. Икенче берәүләр самавыр шикелле нәрсә салып, күмер тутырып яндырып куйган диләр.
...Бу хатларның барысына да җавап бирелә, ышанмаучылар үз колаклары белән үз исемнәрен ишетәләр. Ләкин радиога ышанмауга караганда, аңарга гаҗәпләнүчеләр күбрәк. Болар инде сихер дә, хәйлә дә эзләмиләр... Барысы да радионың фән-техника җимеше булуын беләләр. Ләкин бу «белә» әле өйрәнеп белүгә караганда «фән могҗизасы»на ышануга якынрак тора.
Ләкин хатлар арасында радионы белергә теләп, байтак кына өйрәнеп җиткән радиочыларның каләмнәре дә бар. Димәк, безнең Татарстанда да, әкренлек белән генә булса да, радио хәрәкәте кузгалып бара. Аның бу кузгалуы Россиянең күп губерналарыныкына караганда кызу, көчлерәк булганын әйтеп үтәргә кирәк.
СССРда радио тарала башлаганына өч елдан артса да, бездә аның авылга керә башлавына өч ай да юк һәм Казан станциясе эшли башламаса, ул әле дә булмаячак иде.
Менә – радионың авылга керә башлавының кыска гына картиналары.
Безнең Татарстанда аның роле башкалардан зуррак булырга охшый. Бу көнгә кадәр газета, агитатор, укытучы керә алмаган караңгы почмакларга радионың рупоры керергә әзерләнә.
Ул, үзенең моңлы музыкасы, җыры белән бергә, крестьян тормышына кирәк булган файдалы киңәшне бирәчәк. Аның тормышына ояларга теләгән хорафат, чүп-чарны чыгарачак.
«Кызыл Татарстан», 3 гыйнвар, 1928 ел.
Йә кем?
Сөннәтле бүреген бик шәпләп бастырып кигән, билен каты итеп буган сары тунлы авыл егете радиостудиягә килеп керә. Кулында – авыл советыннан бирелгән язу. Анда «Радио эшләре белән танышу өчен җибәрелә» дигән.
– Әйдә, чишен, менә шунда утыр, ике минуттан концерт башлана, – дигәч тә, тартынып як-ягына карана башлый. Берничә минуттан тагын бүлмәгә чыга.
– Абзыйлар, мине авыл халкы шушы сезнең рәдиү белән танышып, әртисләрне күреп, тыңлап, аннары шушы рәдиү аркылы бер-ике авыз сүз әйтергә кушканнар иде, – ди.
Микрофон алдына килгәч тә, бик каты итеп тамак кырып ала:
– Мин Арча кантоны фәлән авылның Исмәгыйль Фәтхуллин булам. Агайлар, сез мине радио белән танышып кайтырга дип җибәргән идегез. Менә мин килдем. Бөтен җырчыларны, уйнаучыларны күрдем. Рәдиүнең үзе белән дә сөйләштем. Хәзер инде мин дә рәдиүгә ышандым. Сез дә ышаныгыз... Миннәхмәт абый, Мәрфуга абыстай... – дип, авылда ышанмаучыларның исемнәрен тезә башлый...
Дүрт-биш көннән ул авылдан хат килә.
«Авылдашыбыз барып, сөйләшеп кайткач, бөтен халык, картлар, карчыклар ышанды...»
«Кызыл Татарстан», 29 гыйнвар 1929 ел.
Югырыдагы мәкаләне Илдус Әхмәтҗан укуында тыңлай аласыз.
Шамил Усманов
Турыдан-туры эфирда радиоспектакль бара
“Мин рәдиүгә ышандым, сез дә ышаныгыз…
Гамир Насрый[1]
КҮҢЕЛЕМДӘ ЯЗ
Кояш бата да кич була,
Күңелем шатлык белән тула,
Нурлар уйный тирә-ягымда.
Ә мин, иркәм, сине көтәм,
Көтә-көтә зарыгып бетәм
Гөлчәчәкле бакча янында.
Гөлгә тиңләмим – гөл шиңә,
Йолдыз димим, ул да сүнә.
Бар нәрсәдән, бәгырем, матур син!
Якын күрә сине күңел,
Сине сөйми мөмкин түгел, –
Яшәү көче миңа бирәсең.
Күктә йолдызлар кабына...
Күңел сине гел сагына,
Күрер өчен йөрәк ашкына.
Килеп җитә көткән минут,
Тулган айдай матур булып,
Син чыгасың минем каршыма.
[1] Гамир Гариф улы Насретдинов (1916-1959) – шагыйрь, драматург, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1947-1959 елларда Татарстан радиокомитетында драматик һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли.
Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде
«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА