Журнал «Безнең мирас»

МОГҖИЗАНЫ ТИЗРӘК ИЛТЕГЕЗ!.. (АУДИО)

🏷 Admin

 

Татарстан радиосының эфирдагы беренче адымнары турында сөйләүче истәлекләр байтак. Ул елларда Шамил Усманов белән иңгә-иң торып эшләгән радиотехник В.Тимофеевның хатирәләре алар арасында аерым урын алып тора, чөнки ул республикабыз авылларына радио кертү эшендә турыдан-туры катнашкан кеше.

 

В.Тимофеевның үз язмышы да кызыклы. Ул мәктәп елларында ук электротехника белән ныклап мавыгып китә, үзлегеннән өйрәнеп, беренчеләрдән булып эфирга чыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1927 елның көзендә, Татар тамаша предприятиеләре идарәсе каршында оешкан радиомонтаж бюросына эшкә кабул ителә.

Радиотехниклар алдына катлаулы бурыч куела: Октябрь революциясенең 10 елллыгына әзерлек эшләре тулысынча тәмамланырга тиеш!

1927 елның 13 ноябендә “Кызыл Татарстан” газетасында басылып чыккан хәбәргә караганда, Татарстан радиосының беренче эфир көне тапшыруларга бай була. Башта халык көйләре концерты трансляцияләнә, Халык комиссарлары Советының Мәгариф комиссары доклады, радио техникасы үсеше турында лекция тапшырыла, аннары рус һәм татар җырчылары катнашында зур концерт эфирга бирелә.

 

Тагын бер айдан, декабрьнең беренче көннәрендә, татар халкы тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык яңа бер вакыйга була – драматург Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән эфирга трансляцияләнә.

 

Озак та үтми, Ш.Усмановның тырышлыгы белән, радиостанциягә яңа җиһазлар кайтартыла,  куәтле “Г-3.0” көчәйткече куела. Казанда ике урында “Рекорд” репродукторы сөйли башлый. Берсе – Ленин бакчасына, икенчесе “Чаткы” скверына урнаштырыла.

 

Ул вакытта Татарстан радиосының эфир вакыты тәүлегенә 10-12 сәгатькә җитә. Эфирда сәясәт, фән-техника, авыл хуҗалыгы темалары өстенлек итә. Атнага бер тапкыр радио техникасын өйрәтү буенча әңгәмә үткәрелә, белгечләр тыңлаучыларның сорауларына җавап бирә. Шулар белән беррәттән, әдәби һәм музыкаль тапшырулар зур урын алып тора.

 

1928 елда 10 километр озынлыктагы радио линиясе төзелеп җитә. 7 ноябрьгә, ягъни Татарстан радиосы ачылып төгәл бер ел үткәч, Казанда 300гә якын абонент өендә тыңлый башлый. Ел ахырына шундый ук линияләр Чистайда һәм Болгарда сафка баса.

 

В.Тимофеев шәһәр һәм авылларны радиофикацияләү, радиоалгычлар, антенналар  урнаштыру эшендә иң актив катнашкан хезмәткәрләрнең берсе була. Ш.Усманов бигрәк тә ерак авылларны кайгырта: «Анда караңгылык, анда да кешеләр яши, әмма алар мондый нәрсәләрне күреп түгел, ишетеп тә белмиләр, тизрәк илтегез аларга шушы могҗизаны!»  – дияргә ярата.

 

Үзенең истәлекләрендә В.Тимофеев Казаннан 70 чакрым ераклыктагы Ташкирмән авылында булган хәлләрне мисалга китереп яза. Ул анда ат чанасына репродукторлар, батареялар төяп бара. Авыл кешеләре ярдәмендә көн буе агач мачта төзелә. Кичкә радиоалгыч эшли башлый, стенадагы кара тәлинкә “телгә килә”. Халык башта куркышып сискәнеп куя, аннары мавыгып тыңлый башлый. Төн урталарына кадәр тын да алмыйча, татар сүзен, музыкасын күзләренә килгән яшьне сөртә-сөртә тыңлыйлар.

Ш.Усманов мондый сәфәрләрдән кайткан техниклардан башкарылган эшнең һәр нечкәлегенә кадәр тәфтишләп сораша, кешеләрнең яңалыкны ничек кабул итүен балаларча беркатлылык белән куанып тыңлый, ихласыннан шатлана торган була.

Язмабызны В.Тимофеев истәлекләреннән кайбер юллар белән йомгаклыйк:

“Шамил эш кешесе иде. Әйттеме – үти. Куштымы – эшләтә. Бу аның төп кагыйдәсе. Иң авыр эшкә дә ул җиң сызганып алына, уңышсызлыклардан курыкмый, максатына баруын дәвам иттерә. Кыю да иде. Ш.Усманов беренче радиостудияне Камал театры бинасына урнаштырып бик дөрес эшләде. Монда бер дигән сәхнә, артистлар, музыкантлар – барысы да кул астында.

Ш.Усманов студиягә бик күп кызыклы кешеләр – галимнәр, музыкантлар, язучыларны чакыра, Казан театрларыннан трансляцияләр оештыра иде. Ул вакытта әле радиода редакцияләр дә, зур-зур штатлар да, хисапханә дә юк иде. Кайнап торган эш Ш.Усманов җитәкчелегендәге аз санлы яшь көчләр тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Беренче укытучыбыз бездә яңалыкка омтылыш, шушы  хезмәткә олы мәхәббәт тәрбияләде. Радио күбебезнең гомерлек эшенә әверелде...”

 

 

1927 елның 7 ноябрендә Татарстан радиосы концертында катнашкан артистлар кичке якта “Горн” кинотеатрында бәйрәм концертында чыгыш ясыйлар.

 

 

Бер төркем радиотехниклар. Утырганнар (сулдан): Петр Кондратьев, Рифкать Хөсәенов, Федор Блинов; аягүрә: Әнвәр Сакаев, Федор Лаврентьев, Исаак Требелев.

 

ИЛЕҢ ТУРЫНДА УЙЛА!

 

8 май көнне без күптән көтелгән олы бер вакыйганың шаһитлары булдык. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган шул көндә Казанда каһарман милләттәшебез, күренекле шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәле ачылды.

Татарстан радиосының “Яңалыклар” программасы бу вакыйганың һәр мизгелен радиотыңлаучыларга җиткереп барды. Ә инде тантана тәмамланып нибары берничә сәгать узуга, Ф.Кәримнең иҗатына һәм каһарманлык юлына багышланган зур тапшыру эфирга чыкты.

Газета укучыларга мәгълүм, тантана вакытында яңа җыр яңгырады. Аны композитор Эльмир Низамов Ф.Кәрим шигыренә язган.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була...

Каһарман шагыйрьнең әлеге канатлы юлларын барыбыз да белә. Сүз менә шул шигырь турында. Шагыйрьнең иҗатын киңрәк даирәләргә таныту максаты белән, шигырь Ярослав Смеляков и Вера Потапова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән һәм алар аңа «Награда храброму» дип исем биргәннәр.

 

Һәйкәлне ачкан мизгелләрдә Эльмира Кәлимуллина тарафыннан беренче тапкыр башкарылган әлеге җыр тапшыруга музыкаль кереш булды. Аннары Татарстанның халык шагыйре, Россия федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис белән әңгәмә башланып китте. Нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итүебез һич тә очраклы түгел, чөнки Ренат ага Ф.Кәримнең иҗатын, тормыш юлын тирәннән өйрәнгән, аның батырлык сукмаклары буйлап атлаган, беренче тапкыр җирләнгән каберен эзләп тапкан кеше. Ф.Кәримнең шагыйрь буларак та, шәхес буларак та зурлыгын, олпатлыгын йөрәге-күңеле белән тойган, һәм гомере буе аның иҗатын халыкка аңлату, исемен мәңгеләштерү өчен тырышкан мөхтәрәм зат. Кан кардәшләребез Башкортстанда Ф.Кәрим исемендәге премиянең иң беренче булып аңа бирелүе үзе генә дә күп нәрсәләр турында сөйлидер. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казанда Ф.Кәрим һәйкәле ачылган икән, монда аның да тырышлыгы, аның да йогынтысы зур булгандыр, дип уйларга кирәк.  

Әңгәмә Ренат Харисның Ф.Кәримгә багышланган мәкаләләренә нигезләнеп алып барыла. Тапшыруда сез шулай ук шагыйрьнең иҗатын һәм язмыш юлларын өйрәнгән галим Зәет Мәҗитовның, Ф.Кәримнең үлемен үз күзләре белән күргән Габделхак Кафиятуллинның радиобыз фондында сакланучы чыгышларын ишетерсез. Үз вакытында Әмирхан Еники Ф.Кәримнең шинеле илгә кайту турында, Илдар Юзеев Ф.Кәрим әсәрләренең үз иҗатына тәэсире турында сөйләп калдырган булганнар. Тапшыруда шушы язмалар да файдаланылды.

Ахырда, теманы дәвам иттереп, игътибарыгызга шагыйрьнең берничә шигыре тәкъдим ителә. Аларны Марсель Мәхмүтов укый.

 

Фатих Кәрим

 

 

Ф.Кәримнең фаҗигале һәм данлы тормыш юлы, кабатланмас якты иҗаты турындагы әлеге тапшыруны үзегез дә тыңлагыз, балаларыгызга, оныкларыгызга да тыңлатыгыз. Бу аларның сабый күңелендә милли горурлык тәрбияләүгә бер өлешегез булыр. 

 

 

 

Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде

«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру