Журнал «Безнең мирас»

Яхшыбайның яхшы бае: «Малымны милләт юлына бирәм!»

Революциягә кадәрге татар вакытлы матбугаты – «Кояш», «Йолдыз» һәм «Вакыт» газеталарында Сарман төбәге авыллары турында шактый гына кызыклы мәкаләләр дөнья күргән икән. Умартачылык ширкәтләрен дә, мәктәп-мәдрәсәләрдәге укыту тәртипләрен дә, игелекле байларыбызның милләткә хезмәтен дә бик теләп яктырткан элекке журналистларыбыз. Язмаларның кайберләрен сезнең хозурга да тәкъдим итәргә булдык.

 

Сарман авылында умартачылык ширкәте

Ошбу сәнә Минзәлә өязе, Сарман авылы тирәсендәге фикерле сәүдәгәрләр вә имамлар тарафындыйн илле ике пайлык бер «Умартачылык ширкәте» ачылды. Яз көнендә умарталар хәзерләнеп, ширкәт эшли башлады. Умарталар күбрәк яңа ысулдагы рамочный умарталар. Умарталыклары «Чукмарлы» авылы якынында урман эчендә. Ширкәт әгзалары арасында искидән үк умарта белән шөгыльләнүчеләр бар. Ләкин анларның тәрбияләре дә шулай ук иске ысулда булдыкындин, эшләре алга китә алмаган. Бинаән галәйһи (шуның өчен) ширкәт исменәһи яңа ысулда корт тәрбияләүче китереп, андыйн тәрбия итдерә башладылар. Өязләрдә корт тәрбия кылу, рамочный умарталар ясау, кортларны туйдыру хакында лексия укыр өчен, Уфа зимский управасы тарафындыйн чыгарылган лектор әфәнде, Бәләбәй өязендә берничә урында курс ачып, ликсия укыганның соңында, июнь уналтысында, «Чукмарлы» аулында курс ачуб, укута-үгрәтә башлады. Мәзкүр курс уналтынчы июннән июл башынача дәвам итәчәк. Тәглиме бик җиңгел булганлыйкдин, шул унбиш көн мөддәт (срок) эчендә ихлас илә тыңлаучылар күп файда итәчәкләрендә шөбһә юк. Хәзерендә тыңлаучылар егерме бишләп бар. Барсы да мөселманнар. Тәхлиф кыйлмыйча (калдырмыйча) тыңлаучыларга тәүлегенә утыз тиен акча да бирелә. Ләкин тыңлаучылар акча өчен генә тыңламыйча, бәлки файда итү нияте илә тыңлаулары мәтлубтер (кирәктер). Мин әле болай гына әйтәм, юкса тыңлаучылар ихласлы һәм дәртле күренәләр. Һәрбер сөйләгән сүзен гамәлгә нәтабыйк итеп (практикада) баргач, аңларга бик ансат диләр.

Ликтор әфәнденең сөйләгәнен тыңлаучылар ишеткәнләрен гамәлияткә куя баралар. Кортларны сәнаги рәвештә туйдыралар, күчерәләр, күчне җыялар...вә һакәза (һәм башкалар), шулай ук рамочный умарта ясарга да үгрәнәләр. Үзенә махсус машинасы илә тактаны яралар, рамкаларны телдерәләр, хасыйл (нәтиҗәдә) соң ысулдагы умарталарны үз куллары илә ясыйлар. Машина (лесопилка)ның бәһасе җитмеш ике сум илле тиен тора икән. Ширкәт исеменә дә берне алмак булдылар. Курсда тыңлаган балаларга умарта ясарга кушачаклар.

Бу сәнә һәр көн диярлек яңгыр җавып торганлыкдыйн, чәчкәдә бал юк. Бинаән галәйһи кортны туйдырырга ихтыяҗ бар икән. Корт ач булса да очарга куәтсез була икән. Башдарак табигый, тәрбия ысулын белмәгәнлекдин, ширкәтнең берникадәр умартасы үлгәләде дә, инде мондыйн табуйн ширкәтнең эше һәр көн алга атлаячагы өмид ителәдер.

«Чалмалы»

Кояш. – 1913. – №160.

 

Сарманда кызлар мәктәбе

Минзәлә өязе, Әлмәтмулла волосте, Сарман авылында 1907 елда вакыф акчадан егерме аршин озынлыкта бер кызлар мәктәбе ачылып, авылның кыз балалары шул мәктәптә бик яхшы гына укып килгәннәр икән. Бу ел шул эшнең башында торып, вакыф акча белән мәктәпне салдыран кешенең мәктәпне сатып, бөтен авыл балаларын укудан мәхрүм итеп калдырганлыгынннан зарланып язалар. Дөрес булса, бик начар бер эштер.

«Вакыт». – 1913. – № 1366.

***

«Вакыт»ның 1913 елгы 1366 нчы номерында «Сарман авылының кызлар мәктәбе сатылды» дип тәәсеф кылып (үкенеп) язылган бер мәктүб (хат) күренгән иде. Монда нинди дә булса бер аңлашылмау булырга кирәк, чөнки ул мәктәп сатылмады. Пристав тарафыннан тәнбиһ (кисәтү) ясалгач, рәсми бер кеше нәзарәтендә (карамагында) булсын, дип, икенче мәхәллә имамының ишек алдына күчерелеп салынды. Бу мәктәп моннан 7 ел элек шул авылда торучы Мөхәммәдшаһ хаҗиның һиммәте аркасында салынып, һәр ел шул зат тарафыннан жалование бирелеп, мөгаллимә китерелеп тора иде. Күчереп салыну илә дәресләр башланып, элеккедәгечә бик яхшы дәвам итәдер.

Күктәкә авылында мөгаллимә Гаишә бинт Сәлим.

«Вакыт» – 1914. – №1390.

 

Муллалар сугыштан кайта

Сугышка киткән муллаларыбыздан Наратлы вә Акхуп муллалары бер ай сугыш сафында, ике-өч мәртәбә штык сугышында булганнан соң, һичбер җәрәхәтсез, имам булганлыклары өчен кайтарылдылар. Наратлы Габдуллаһ хәзрәт, җәрәхәтләнгән булмаса да, салкын яңгыр астында калганнан һәм бер сугышта сулы сазлыктан биш-алты чакрым яны белән шуып барырга мәҗбүр булганнан, артык суыксынган. Хәзер үзендә ревматизм авыруы да заһир була башлады. Болар белән бергә китеп сугышта яраланган Шыгай имамы Габделкаюм Шәһидуллин Мәскәү хастаханәсендә дәваланмакта имеш...

«Кояш». – 1914. – №519.

 

Бәхетле рәвештә үлү

Быел май 18 ендә Яхшыбай карьясенең Минзәлә өязе хаҗи Мортаза бин Фәтхуллаһ әл-Мөхсини (Мусин) җәнабләре, 4 айлык хасталыктан (ашказаны илә авырган) соң, дөньядан китте. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Бу әфәнде 64 яше тулган көнендә вафат буларак үзенә 35 яшьлек васыйятче Гыйрфәнеддин исемле углын калдырды. Зәүҗәсе (хатыны), Габбас исемендә бер кечкенә угълы да калды. Бу әфәнденең җәмигъ дәүләте (күчмә һәм күчемсез маллары) якынча 300 мең сумдыр. Бина, җир вә ашлык кеби малдан гыйбарәттер. Мортаза хаҗи, үзенең сәламәтлегендә фарыз садакаларын – зәкят вә гошерләрен тиешенчә үтәүдән тыш, нәфел садакадан да мәчет вә мәдрәсәләр төзеп, аларны мөкәммәл тәрбия итә иде. Үзенең яшәгән авылы Яхшыбайга 15000 сумга төшереп таштан (кызыл кирпечтән) 2 катлы бер мәчет бина итеп, үткән ел көзлектә генә тәмам итте. Бу мәчетнең асты 34 аршин, дүрт бүлмәле мәдрәсәдер. Моннан башка бер таш, бер агач мәдрәсәсе дә бар.

Үзенең туган авылы Бордыбаш карьясендә ике вә Анак дигән Яхшыбай күршесендәге карьядә бер мәчет, вә шул санда олуг мәдрәсәләр бар.

Моның өстенә әтрафтагы карьяләрнең күбесендә мәчетләренә 100-200 вә 300 сум кеби иганә катыштырган урынлары сансыз күптер. Ушандак соңгы елларда бина ителгән мәдрәсәләргә иганә була иде. Әлеге өч авылның мәчет вә мәлдрәсәләрен тиешенчә тәрбия итә иде.

Бу ихсанлы бай ул мәчет вә мәдрәсәләрне үзе үлү белән дә мәхрүм итмәде, бәлки аларга үзенең калган мөлкәтеннән якынча 90 мең сум микъдарын васыять итеп, тиешенчә исбат белән яздырып калдырды. Шәригать буенча мәҗбүри булмаса да васыятьнамәсенә варисларыннан да имза иттерде.

90 меңнең дүрттән өч өлеше Яхшыбай мәчетенә, мәдрәсәләренә, мөдәррис вә мөгаллимнәренә сарыф ителергә билгеләнмеш, ләкин шул ук малдан түгел, ә шуннан килгән керемнән тотылачактыр. Калган дүрттән бер өлеше шул рәвештә Бордыбашка билгеләнде. Яхшыбай мәдрәсәсендәге имам-хатыйб вә мөдәррис булган мәдрәсә мөдиренә һәр елда 200 сум эш хакы биреләчәктер.

Бар варислары – бер хатын, 3 угыл вә 2 кыздыр. Аллаһ Тәгалә милләт байларыбыздан һәрберсенә дә шундый шәргый үлүләрне насыйп әйләсә икән. Бу әфәндене Әхмәд бай Хөсәенов соңында беренче санамак тиештер.

Имам Шәйхел-ислам Хәмиди.

Йолдыз. – 1909. – №410.

 

Вакыф ни хәлдә?

1909 нчы сәнәдә Минзәлә өязе Яхшыбай карьясенең һиммәтле байларымыздан Мортаза әфәнде Мусинның милләт өчен 90 000 сум вакыф калдырып вафат булганлыгы вакытында газеталарда язылган иде. Мәрхүм Шәйхелислам Хәмиди (1911 сәнәдә вафат) хәзрәттән (Мортаза әфәнденең мөдәррисе) бер вакытта: «Бу кадәре зур сумманы нинди урыннарга, кайсы мәктәпләргә вакыф итте?» – дип сораганымда: «Үзе ничә еллардан бирле торып, шушында вафат булган Яхшыбай мәдрәсәсенең бинасын төзәтеп һәм яхшы мөгаллимнәр китереп укытуга, укытуны ислах итәргә, үзенең асыл ватаны булган Бордыбаш мәдрәсәсенә утын, керосинны җиткерергә, тагы шушы ике авылның мәчетләренә утын, керосин һәм башка кирәк яракларын җиткерергә, әгәр керем болардан да артса, Яхшыбайның мөдәррисе (кем булса да), үзе мәгъкул күргән башка авыл мәдрәсәләренә бирергә хаклы булыр, дип әйтте», – диде. Тагы хәзрәт вакыф вакытында булган хәлләрне сөйләргә керешеп, шул малны вакыф иткәч варислары арасында разый түгеллек гәләмәтен сизеп, Мортаза әфәнде варисларын катына җыйды да: «Мин малны җыйдым, бар малым да хәләлме, хараммы, белмим. Менә мин шул Аллаһның ярдәме, үземнең иҗтиһадым сәясендә җыйган малымның өчтән берен (туксан мең сум) милләт юлына бирәм. Сезгә калганы да җитәр, тырышыңыз! Минем башта һич нәрсәм юк иде», – диде. Моннан соң бер аз гайрәткә килеп, башындагы кәләпүшен салып: «Менә! Бу кәләпүшемнең дә өчтән бере милләт юлына булыр, мин, бер тиенен калдырсаңыз да, сездән разый булачак түгелмен», – дип әйтте, диде.

Зәки Уразайый әл-Мортышбашый.

Йолдыз. – 1915. – №743.

 

Минзәлә өязе Яхшыбай карьясында ике мәдрәсә бардыр. Мәзкүр мәдрәсәләрдә казанлы Шәйхелислам Хәмидуллин җәнаблары 3 елдан бирле дәрес әйтеп килде. Бу 3 ел эчендә күрелгән тәрәккый (прогресс) шаян хайраттыр (хайран калырлык).

Бу санә яз башында мәдрәсә вә мәктәптә 236 талибәгә (укучыга) һәм 35 кыз балага имтихан ясалды. Имтихан мәҗлесендә әтрафлардан бик күп кешеләр хазир булдылар (катнаштылар). Имтихан соңында Яхшыбай карьясенең һиммәтле байларыннан хаҗи Мортаза Мусин җәнаблары мәктәп балаларына катыйфә (хәтфә) кәләпүш, рөшдия шәкертләренә күлмәклек һәдия кылды. Мусин җәнәбләренең башка төрле иганә вә ярдәмнәрен дә санап бетерерлек түгел. Мәзкүр авылдагы мәктәп вә мәдрәсәләр аның иганәсе илә тәрбия кылынмакта. Мөдәррис Шәйхелислам әфәндегә һәм мөгаллимнәргә мәгашлык (жалование) Мусин җәнаблары тарафыннан биреләдер. Бу санә аның һиммәте саясендә (аркасында) таштан ун мең сум мәсариф (чыгым) илә 3 нче мәдрәсә салына башланды. Бу бинаның өсте – мәчет, асты мәдрәсә булачак. Тагы да хаҗи әфәнденең углы Гыйрфанетдин әфәнде һиммәте илә кызлар өчен мәктәп кылыначактыр. Быел ачлык булу сәбәпле, хаҗи әфәнде 55 шәкертне 3 ай кадәр туйдырды. Һәм үзенең һиммәте илә җәй өчен дарелмөгаллимин ачты. Бу мәктәптә шул авылның вә мәдрәсәләрендә укытыр өчен, мөгаллимнәр әзерләнәдер. Бу мөгаллимнәргә ысуыле тәгълим (укыту нигезләре) вә башка әһәмиятле булган мәсьәләләрне өйрәтер өчен Мусин җәнабларе ысуыле тәгълим күргән Садыйк әфәнде Хәмидуллинны жалование илә тәгьйин кылды. Шул сәбәптән, Яхшыбай карьясенең вә әтрафтагы карьяларнең мөселманнары хаҗи Мусин җәнабләренең бу кебек зур һиммәтенү тәшәккүр кылалар.

«Йолдыз». – 1907. – №124.

 

Текстларны Дания Кәшипова әзерләде

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру