Журнал «Безнең мирас»

Композитор Хөснулла (Хөснул) Вәлиуллинның тууына 110 ел

🏷 Admin

Композитор, Татарстан АССРның (1966) һәм РСФСРның (1974) атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1989) Хөснулла (Хөснул) Вәлиулла улы Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Саба районындагы Байлар Сабасы авылында туган.

 

Ул Казан музыка училищесын (1940, В.Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый.

 

Хөснулла Вәлиуллин 1950-1951 нче елларда – Казан музыка училищесы укытучысы. 1968-1973 һәм 1978-1981 нче елларда – Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият мөхәррире.

 

Аның «Самат» операсы (Х.Вахит либреттосы) татар опера сәхнәсендә музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала. Композитор Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, Х.Вахит, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар яза.

 

Хөснулла Вәлиуллин 1993 елның 24 сентябрендә вафат булды.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру