Истә, һаман да истә! Уку өчен 1 минут

Актриса Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел

Актриса Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел

Актриса, ТАССРның атказанган артисты (1973), ТАССРның халык артисты (1981), РСФСРның атказанган артисты (1987) Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районындагы Югары Әлки авылында туган. 1963 елдан – Республика татар күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) актриса. Исламия Мәхмүтова И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән танылу ала. Ул, театрдагы актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда да уйный. Үзе күргән-белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ.б.). Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (Д.Салихов), «Резидәкәй» (И.Юзеев), «Сынган беләзек» (Р.Сәгъди), «Бәхеткә биш минут кала» (Л.Лерон) һ.б. Исламия Мәхмүтова 2019 елның 3 декабрендә Казанда вафат булды.

Актриса, ТАССРның атказанган артисты (1973), ТАССРның халык артисты (1981), РСФСРның атказанган артисты (1987) Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районындагы Югары Әлки авылында туган.

 

1963 елдан – Республика татар күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) актриса.

 

Исламия Мәхмүтова И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән танылу ала. Ул, театрдагы актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда да уйный. Үзе күргән-белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ.б.). Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (Д.Салихов), «Резидәкәй» (И.Юзеев), «Сынган беләзек» (Р.Сәгъди), «Бәхеткә биш минут кала» (Л.Лерон) һ.б.

 

Исламия Мәхмүтова 2019 елның 3 декабрендә Казанда вафат булды.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи