Дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камалиның тууына 150 ел
Педагог, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм аның ректоры (1906-1918) Зыя Җамалетдин улы Камали (Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә хәзерге Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылы мәктәбендә ала, соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяны Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Ул Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында белем ала (остазы – галим Мөхәммәт Габдеһү, 1849- 1905).
Зыя Камали 1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Галим гарәп, фарсы һәм госманлы төрек телләрен ана теледәй камил белә, Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була.
1920-1930 нчы елларда ул мөфти Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) даирәсендә, Габдерахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Буби (1869-1937) һ.б. белән бергә, Диния нәзарәте әгъзасы сыйфатында хезмәт итә.
Зыя Камали 1942 елда вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА