Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Нияз Акмалның тууына 70 ел

🏷 Admin

Шагыйрь, язучы, журналист, 1988 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2006) Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Сарман районындагы Каташ-Каран авылында туган.

 

1976 елда университетны тәмамлагач, ул берникадәр вакыт Балык Бистәсе районы радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. Нияз Акмал 1977 елның көзеннән Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып, 1979 елдан исә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә хезмәт куя.

 

Нияз Акмалның 1986 елда – «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы, 1989 елда – «Килер бер көн» исемле шигъри китабы, 1993 елда – «Күгәрчен сөте» исемле проза җыентыгы, 1999 елда – «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар китабы, 2004 елда исә «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» дигән поэмалар, шигырьләр һәм балладалар җыентыгы басылып чыкты.

 

Нияз Акмал 1991-1994 нче елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләде, 1995 елдан исә ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкләде.

 

Әдип 2007 елның 11 августында вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру