Ерак Көнчыгышта татар сәүдәгәрләре

Татар сәүдәгәрләре Кытайның Манҗурия туфракларына 19 нчы йөзнең соңгы елларында, 20 нче йөз башларында килеп шунда җирләшә башладылар. Сибириядә асламчы вә кечкенә кибет хуҗалары Русия, Кытай хөкүмәтләре аңлашып, Русиянең Манҗуриядән тимер юлы үткәрүне ишетеп, сәүдә эшләрен бу тарафка да юнәлтә башладылар. Бу кешеләрнең барлыгы диярлек Пенза губернасының авыл татарлары иделәр. Башта аз сәрмая вә мал белән бу буш диярлек җирләрдә «лоток»тан сәүдәгә күчтеләр вә биредәге шартлардан файдаланып, кыска бер заман эчендә зур кибет хуҗалары булып баеп киттеләр.

*

Габдрәшит Ибраһим
Габдрәшит Ибраһим

Бу турыда безгә 1908 елында килгән Габдерәшид Ибраһимов «Гыйльме халь» әсәрендә шулай язган.[1]

 

Харбин

 

Манҗуриядә иң бөек шәһәрдер. Харбин асылда чин, ягъни кытай өлкәсе, чин мәмләкәте булып, иске исеме «Фудә Тан»дыр. Соңра руслар бирегә килеп җирләшкәч, «Харбин» исемле бер шәһәр барлыкка килгән. Моның өчен Харбин өч зур районга бүленгән: Яңа Харбин, Иске Харбин, Пристань. Фудә Тан – аерым бер мәмләкәт вә шәһәрдер. Бер заман Харбин тәмам русларның саклавында булган, түрәләр һәммәсе рус, эчке Русиядә мөгамәлә ничек булса, биредә дә шул ук мөгамәлә булган.

Ләкин хәзер шулай түгел. Харбин никадәр рус идарәсендә булса да, кирәк булганда чин түрәсе дә катнаша беләдер. Бигрәк тә бер чинлы белән бер рус арасында тартышу чыкса, ничек булса булсын, нинди мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсә итсен, чинлы хаклы чыгар. Фудә Танга исә рус түрәсе һич катнаша алмыйдыр. Шул сурәттә, русларның хокукый мәсьәләләрне хәл итүләре Харбинда да шул дәрәҗә зәгыйфьдер.

Харбинның Пристань өлеше исә, әйтергә ярый, бер Татарстандыр. Зур, киң урамда унда вә сулда никадәрле төзелеш булса – татар бинасы, татар кибетедер. Бу җир Харбин өчен бер сәүдә мәркәзедер. Чинлардан да зур сәүдәгәрләр бар. Руслардан «Чурин фирмасы» бик зур бер сәүдә йөртәдер. Әмма татарлар шәһәрнең иң урта мәркәзен вә иң кадерле урыннарын тотканнар вә бөтен зур, киң урамның ике тарафын да биләп алганнар. Бу сәбәптән, Харбинда булган кардәшләр белән никадәрле горурлансак та урынлы булыр.

Биредә дә мәсҗедләре бар, мәктәпләре бар. Бик гүзәл бер мөдәррис вә имамнары бар, димәк диндарлыклары да хәтерләреннән чыкмый. Руслар Ерак Көнчыгышка таба йөргәндә, татарлар да кире калмадылар. «Кайда рус нигез атса, һаман татар да ары китте, анда чатырын корды». (Габдерәшид Ибраһим, Күрс. хезмәт. – Бит 145).

Шулай да, 1914 елда беренче дөнья сугышы башлану белән эшләр биредә тарая башлады вә 1917 елгы Русиядәге революция бөтен эшләрне тәмам чыгырыннан чыгарды. Русиянең акчасы кыйммәтен югалтты. Биредәге сәүдәгәрләрнең эше Русиядән китереп биредә мал сату, биредәге малны Русиягә юллау булганлыктан, бу эш бөтенләй тукталды. Кулда булган мал сатылмый, сатлык мал да килми иде, Русиягә күндерелгән маллар да югалып киткәнгә биредәге сәүдәгәрләр эшсез дә, акчасыз да калдылар.

Бу елларда, Русиядәге тынычсызлык илдәшләр (гражданнар) сугышы, ачлык күп кешеләрнең бирегә күчеп килүләренә сәбәп булды. «Ак рус гаскәрләре» сафларына мәҗбүри алынган гаскәриләр дә бу тарафларга чигенергә мәҗбүр булып, биредәге хәл-әхвәлне авырлаштырырга сәбәп булдылар. Ул замандагы хәлләр турында Харбин имамы, ахуны Гыйниятулла Әхмәдинең «Качаклык дәверләре» мәкаләсен укып, биредәге манзараны күз алга китерә алабыз.

**

Гыйниятулла Салиәхмәт
Гыйниятулла Салиәхмәт

 

Качаклык дәверләре

 

Русиядә булган ихтилал, ягъни фетнә соңгы вакытларда булып узган ачлык, күп кешеләрне ватаннарыннан аерып, туфрагы, теле, гадәт вә горефләре бөтенләй чит булган милләтләр арасына таралырга, шунда хәятләрен-тормышларын тәэмин кылырлык азык табарга, шулар арасында кәсеп кылырга мәҗбүр итте.

Ватаннарын ташлап төрле якларга таралган кешеләр арасында безнең төрек-татар кардәшләр байтак иде. Аларның күбрәк таралган, качылган җирләре Ерак Шәрекъ вә Кытай тарафлары булды. Бу качкыннар арасында әүвәлдә, Русия тыныч вакытта миллионнар белән эш иткән шәһәр кешеләре булган шикелле, иген игеп көн күрүче авыл халыклары, мәхәллә башы булып торган имамнар, мәктәпләрдә дәрес әйткән укытучылар да юк түгел иде.

Болар сыйнфый игътибардан башка-башка булсалар да, юклык, ачлык, ялангачлык барысын да бергәләштерде. Барысы да пожардан качкан шикелле өс-башларына, кулларына алып чыга алсалар, шулар белән генә чыккан халыклар иде. Башка милләтләрнең, очраклы гына рус, яһүдләрнең аңлы, эш башында торган кешеләре бу качаклык агымының булуын алдан күреп, аларны каршыларга, аларга матди-мәгънәви ярдәм итү чараларына керештеләр.

Иске хөкүмәттән калган акчаларны, биналарны барысын да диярлек шул качакларның хәлләрен яхшылатырга билгеләделәр. Ләкин шәһәр тимер юл идарәләре, «Союз городов»лар вә башка качкыннарга ярдәм җәмгыятьләре барысы да русларга гына ярдәм иттеләр, русларны гына үз химаяләренә алдылар. «Союз городов» шикелле оешмалар фиркачелек суы белән сугарылганнардан башкаларга ярдәм итү түгел, хәтта аны кирәк дип тә белмиләр иде.

Әллә ничә мең ач вә ялангачларны күреп, әллә ничә йөз шәкертләрен уку хаклары түләп мәктәпләргә урнаштырган хәлдә, татар качак шәкертләре тарафыннан бирелгән берничә гариза да сәлби, ягъни кире җавап алу белән калды. Башка оешмалар шәһәр идарәләренә, шулай ук бер ач татарга икмәк, ялангач татарга кием бирмәде. Бәлки аларга шәфкать кулы сузуны кирәк санамаганнардыр.

Хәзер дә, шулай ук Владивосток, Чанчунь, Гирин әтрафларыннан, Каппель гаскәрләренең калдыклары һаман килеп ята: шулар арасында аларның, бәлки, яртысын тәшкил иткән уңны-сулны белмәгән, ни өчен сугышканын аңламаган әллә никадәрле татар җегетләре килделәр. Өсләре ялангач, тамаклары ач.

Сәяси бер уйдан катгый карар, инсаният ноктасыннан булса да боларга ярдәм итәргә тиешләр иде. Вә чынлыкта болар да бер тиенлек булсын ярдәм алмадылар һәм хәзер дә алмыйлар. Димәк фиркачелек, уңлык хисе ничек әүвәл булган булса, һаман да шулай ук бара, һәм шулай булачак та.

 

***

Гыйниятулла Селихмәт гаиләсе. 1910 еллар. Харбин
Гыйниятулла хәзрәт Салиәхмәтов гаиләсе. 1910 еллар. Харбин

Без үзебезнең хокукымызны сорап, тартып алырлык дәрәҗәгә ирешкәнгә кадәрле безгә кирәк нәрсәләребез рус яки башка милләтләр тарафыннан биреләчәк түгел. Инсанияткә хезмәт, милләт аермасына карамау идеаллары бик зур булса да, бөтен милләтләр фәкать үз мәнфәгатьләрен, үз әмәлләрен генә алга сөргән. Без, татарлар гына, ул байракны күтәреп бөтен милли вә дини мөкаддәсатләребезне, ягъни иң изге нәрсәләребезне бетереп, үзебезне югалтуга башка бер чара күрәчәк түгелбездер.

Менә шулай итеп, 17 елда качаклык агымы башлану белән татар качаклары матди вә мәгънәви ярдәм итәрдәй оешмалардан мәхрүм, шәфкать кулы сузучы милли оешмаларда бушлык хөкем сөргәне хәлдә, Ерак Шәрекънең төрле шәһәрләренә таралдылар. Ерак Шәрекътә башта саннары бик аз булган милли оешмалар үзләренең турыдан-туры булган вазифаларын үтәүдә гаҗиз булганга күрә, качак кардәшләрен канәгатьләндерерлек, аларның хәятләрен тәэмин итәрлек ярдәм итүне башка да китерергә мөмкин түгел иде.

Шулай булса да, бик мохтаҗларын урнаштырып, ачтан үлмәслек азык, туңып үлмәслек дәрәҗәдә кием бирү шикелле эшләрне эшләдек. Бу хәл бер яктан караганда безнең өчен бик зур кимчелек булса, икенче яктан качакларның бу хәлдә булган бер мәйданга килүләре бетмәс-төкәнмәс зур файда бирде. Ярдәм оешмалары булмагач, тамакларын туйдырырлык, көнлек хәятләрен тәэмин кылырлык булса да бер-бер кәсеп табу аларның башында беренче мәсьәлә иде. Алар шуны кайгыртты һәм шул юлга керделәр.

Русиядә вакытта миллионерга яки йөз меңнәргә ия булган байлардан башлап, милләт иң ярлыларына кадәрле һич чирканмыйча вак кәсепләргә керештеләр. Башта Харбин вә аның әтрафында бал, иске кием, сабын, фәлән шикелле нәрсәләр белән сәүдә итә башладылар. Соңра күтәрәм сәүдә эше белән чит шәһәрләргә, аннан Корея, Япония мәмләкәтләренә дә барып чыктылар.

Көнлек хәятләрен тәэмин кылудан гаҗиз булган качак кардәшләребезнең хәятләрен дә тәэмин иттеләр, хәтта Русиядә вакытларында күрмәгән зур акчаларны күрүчеләр дә булды. Япониягә сәүдә юлларын ачып мәхәлли, ягъни җирле татарлар һәм руслар да шул юл белән сәүдәгә керештеләр. Бу, әлбәттә, безнең татарның талымсыз, җитез булуыннан, килү белән гаҗизлектә калуыннан таянычы юклыгыннан килеп чыккан иде.

Рус качаклары «Союз городов» яки качкыннарга ярдәм оешмаларына ышанып кәсепкә керешүне хәтерләренә дә алмадылар. Әгәр дә татар качаклары аларга җитәкләп барып юл күрсәтмәсәләр иде, алар һаман да Япониягә чыгып японнар белән эш кылырга мөмкин идекен аңламаган булырлар иде.

Менә шул Япониядә, Кореядә, соңгы вакытларда Кытайда сәүдә итеп йөрүче качак мәхәлли, ягъни җирле татарларның түшәкләренә карап аяк сузганнары сукбайлык һәм бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү юлларына кермәгәннәре үзләрен һәм Русиядә калган гаиләләрен дә шул акча белән тәрбия иттеләр. Караңгы көннәренә дә азрак калдыра бардылар, һаман да шул юл белән бармакталардыр.

Г. Әхмәди.

(Ерак Шәрекъ (Кытай). – 1924, – 9 февраль)

(Харбин шәһәрендә чыга).

Шул ук газетада шул ук темага басылган «Бикбау» дигән автор исемендәге икенче мәкалә дә бар. Аның белен дә танышып үтик.

 

Япония вә Кореядә татар сәүдәгәрләре

 

Әхвәле мәҗбүрият белән, ягъни мәҗбүри хәлләр аркасында Ерак Шәрекъкә ташланган татарларның саны берничә меңнәргә тулды. Русиянең акчасы акча булып саналганда боларның хәлләре күңелле генә булса да, башланган инкыйлабның, ягъни революциянең ахыры күренми башлагач, аның акчасы бәйнәлмиләл, ягъни халыкара базарда үзенең кыйммәтен җую белән бергә, монда, Ерак Шәрекътә калган бик күп Русия татарлары, элек заманда тормыш көлеп караганда, бәхет көчләп кереп торганда, болар Русиядә булган сәүдә эшләрендә маһирлек күрсәткән, кайбер өлкәләрнең базарларын үзләрендә тоткан, бәгъзе бер товар вә мал бәһаләренең уйнауларына тәэсир итә алган, икътисад тезгененең җепләреннән кайберләре үз кулларында тоткан кешеләр булсалар да, бердән икътисади сәясәттән хәбәрсезләр, икенчедән халыкара базарлар белән аз таныш, вә өченчедән, валюта курсы мәсьәләләре белән электән таныш булмаганга күрә, бик авыр хәлләрдә калганнар.

Русиянең төрле-төрле кәгазь акчалары, кулда бәйләм белән булса да, аларның кыйммәте салам кыйммәтеннән артык булмаганга, аларны сатканда бернәрсә дә хасил булмаганга, боларның күбесе акчалы фәкыйрь булып калдылар. Ислам дөньясында иҗтимагый хәяткә хәзерлек бик аз булганга, артларыннан ияртеп алып килгән гаиләләре дә тормышка бөтенләй хәзерлексез булганга, бу авыр хәлдә ярдәм итәрлек иптәш, тормышын җиңеләйтүдә юл күрсәтерлек киңәшче булмаганга, мал табу, тамак туйдыру, корсакны тәэмин итүдә болар ярдәмсез калдылар. Нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый бит, болар арасында булдыклылары да юк түгел иде. Хосусан, мәшһүр Әгерҗе сәүдәгәрләре тормыш дәһшәте алдында куркып тормый, вак эш фәлән дими, иске кәсеп булган аркага узел күтәреп йөреп узелчылык итү эшен эзләп таптылар. Күп эзләнә торгач болар Япониягә барып, японнарга постау сату эшен таптылар.

Русиянең җимерелүе белән бергә аның сәүдә сәнагате эшләре дә йөзтүбән киткәнлектән, Ерак Шәрекъта инглизләр, японнар һәм дә яһүдләр тарафыннан хәзерләнгән малларга сорау булганда (1919-1920) нче елларда бәһаләр чамадан тыш кыйммәт торган булса да, Русиягә мал кертү капкасы ябылгач, Ерак Шәрекътә өелеп яткан малларның бәһасе 50-70 фаизга, ягъни процентка кадәр төшеп китте. Башка малга төшкән бәһа постауга да төште. 19 елның ахырында 8-9 юань[2] ярд[3] торган постау өчен материалларның ярды 3 юаньга алып, кыю агайлар аны күтәреп Чанчунь, Мукден, Янку, Дайрен, Синдау вә Сеул шәһәрләренә алып барып анда аны японнар арасында өй саен кереп «арзан сукна – Русия малы» диеп өч ярд киселгән кисәкләрне 20, хәтта 30 юаньнарга сатып йөри башладылар. Менә шулай итеп качаклар өчен ярарлык булган файда китерерлек бер базар таптылар. Һәр ихтикарның, ягъни хурлауның ахыры хәерсез булу табигый булганлыктан, моның ахырында да бер хәерсезлек күренүе шөбһәсез иде. Чөнки сатылган сукно-жон жебеннән һәм мамык жебеннән катыштырылып ясалган начар бер материя булганга, ул малның 2-3 айдан тузачагы, эшкә ярамаячагы күренә иде.

Нәтиҗәсе шулай булды да. Соңгы вакытларда Мукден, Чанчунь тирәләрендә бу малны алу бик азайган, ләкин кыю сәүдәгәр агайлар монда да аптырап калмыйча тагын яңа базар тапканнар икән. Хәзер алар Корея эченә дә барып җиткәннәр. Хәзер Кореянең пайтәхете булган Сеул урамында кама тунлы туткыл бүрекле мәһабәт сакаллы татарларның иңбашларына сукно кисәге күтәреп корейча: «Фукһзе ясуи илмасинкә» – «арзан сукно кирәкме?» дип тулып йөрүләре күренә башлаган. Кореядә булган берничә дистә генә булган шәһәрләрнең һәрберендә 50 фаиз, ягъни процент японнар булганга, бу сәүдә дә фәкать японнар арасында гына буладыр.

Японнар арзан нәрсәне алырга бик һәвәс булганга, бу малны сатып алганда дикъкать белән карап, алдатмаска тырышып, җентекләп алган булсалар да, арзанлыгына кызыгып, алданганлыкларын да сизми калдылар. Безнең сәүдәгәр абзыйлар да һәр сәфәр чибәр генә файда иткәләп, зур шатлык белән я Харбинга, я Шанхайга барып, малны өстәп кенә торалар. Хәзер бу кәсептә йөргәннәрнең саннары йөзәрдән артып киткәнгә зур булмаган Корея мәмләкәтенең аз гына булган шәһәрләрендәге ярымлыкны тәшкил иткән японнар арасындагы базарның да рәте китеп барадыр. Чөнки японнар берәүнең бер мәртәбә хыянәт иткәнен сизсәләр – аның белән мөнәсәбәт вә багланышны тиз өзүчән булганга, начар малны яхшы дип сатканга, анда йөргән татарларга да кырын карый башлаганнар. Шуңа күрә, тагын яңа базар кирәксенеп житез сәүдәгәрләрнең кайберләре диңгез аръягына чыгып, Нагасаки вә башка шәһәрләргә кереп, яңа базар эзли башлаганнар.

****

Гаяз Исхакый Гыйният хәзрәт Салиәхмәтов кызлары янәшәсендә. Харбин. 1935 ел
Гаяз Исхакый Гыйниятулла хәзрәт Салиәхмәтов кызлары янәшәсендә. Харбин. 1935 ел 

Соңгы вакытларда, һәрбер шәһәрдәге гәзитәләр «Шәһәремезгә үзләрен төрки кавеме дип атай» йөргән русиялеләр килеп басып китделәр. Болар гаять начар малдан эшләнгән сукноны Русия малы дип сатып йөриләр. «Өч ярдка утыз юань сорап 10 юаньга бирелә», – дигән... (ике сүз) хәбәрләр күчереп басалар. «Бу хәл-кәсепсез калган, каңгыраган иске сәүдәгәр өчен бик яхшы бер эш, тамак туйдырырлык бер кәсеп» булганга, моның өчен, «әүвәле хәерле булсын, файдалы, бәрәкәтле вә дәвамлы бер кәсеп булсын» дип әйтеп бетергәч тә, ләкин... дип әйтеп җибәрергә тугры килә. Менә инде шул «ләкин» артыннан әйтәсе сүзләрне әйтүе бик җиңел түгел.

Гасыр сәгадәттә сәхабәләр дә, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең иярченнәре дә Гарәбстаннан илләргә дөя кәрваннарында килеп, Кытай мәмләкәтендә алыш-биреш итүләре белән бергә дин исламны таратып китәргә сәбәп булганнар. Безнең агайлар да тимер юл кәрваннарында килеп гаиләне тәэмин итү авырлыгын кичерү мәҗбүрияте белән японнар арасына чыгып «арзан сукно» сатып йөриләр ич. Болар да әүвәлге кәсепкә килгән гарәп сәүдәгәрләренең хезмәтләрен мең ярым елдан соң да истән чыгармаска сәбәп булган булса, икенчесе, «төрки татар кавеме ялганчы, алдап йөрүче» дип япон гәзитә вә журналларында бер әйтәчәкләр, бары тик бик озак вакытлар зикер итәргә сәбәп булмаса гына ярар иде дип мине шикләндерәдер. Чөнки мин «японнарга якынлашу кирәк» дигән уйдагы бер кешемен. Шуңа күрә, мин аларның үзләрендән дә бигрәк тиз тәрәккыйдә ашыгыч мәдәниятләрен яратам.

Бикбау

(Ерак Шәрекъ (Кытай, Харбин). — 1921.- 4 апрель)

 

«Отрезчылар» турысында рус матбугаты

 

Харбинда чыга торган «Заря» гәзитәсенең Шанхай мөхбире үзенең «Европейский престиж» дигән мәкаләсендә Япония вә Кытайда йөрүче татар «отрезчы» да һәм «одеялчылары» турында түбәндәге нәрсәләр яза:

«Исегездәме? Моннан ике ел элек Ерак Шәрекъ матбугаты Япониядәге татарларның эшкә тапкыр булулары хакында ис китеп яза иде. Язмышның кушуы буенча Япония атауларына килеп чыккан Казан татарлары үзләренең «туган сәүдәләре», «шурум-бурум»га ябыштылар. Тел белмичә, зур акчаларга ия булмыйча торып, татарлар төенчекләрен күтәреп, японнарның үз нәрсәләрен үзләренә сатарга японнарга китерделәр. Тел юклыгы? Ләкин ике яктан да бертигез унар бармак иде. Нәтиҗә мәгълүм: татарлар зур эшләр йөртә башладылар. Бу кызыклы эшкә селкенү генә бераз чик куйды. Хәзердән дә бу эш дәвам итсә дә кечкенәрәк үлчәүдә. Шуңа охшашлы нәрсә былтыр җәй көненнән башлап Шанхайда да күренгәли.

Тәгажҗедә, ягъни гаҗәпләнеп калган Шанхай үз урамнарында да европалылардан йөртеп сатучыларны күрә башлады. Бу Шанхай өчен бик көчле күренеш иде. Белергә кирәк ки, бәйнәлмиләл, ягъни халыкара Шанхай шәһәрендә Европалы – ул бик зур кеше. Хәтта кырынмаган да булсын, хәтта яңа мода белән киенмәгән дә булсын. Барыбер ул европалы. Ул ак гаребнең, ягъни көнбатышның бәхетле «вәкиле». Сары халык аны ач көенчә урамда күрергә тиешле түгел. Чөнки бу Европа тәэсире өчен бик зарарлы. Кара эш белән, тән көче белән хезмәт итүеңне күрсәтеп йөрү Шанхай өчен ят, килешми.

Өеңдә, мастерскоенда син теләсәң ни эшлә, итекче дә, булучы да, тегүче дә һәм күмәчче дә бул. Анда сине берәү дә күрми. Ләкин үз эшең белән инде син кытайлыларга көлке булып урамда күренә күрмә.

*****

Һәркайсы иң элек үзен-үзе җиңәргә тиешле иде. Аннан соң үзенең дуслары һәм танышларының фикерләренә «төкерергә» тиешле булды. Аннан соң чыбык йөзле полиция мәэмүрләренә, ягъни чиновникларына һәм артларыннан көтү-көтү булып йөрүче ачык авызларга игътибар итмәскә...

Яңа сәүдәгәрләр җилкәләренә материал кисәкләре, терсәкләре аркылы өсләренә «плюш» одеялларын салып, Шанхайның кайнап торган урамнары буйлап киттеләр. Полиция бернәрсә дә эшли алмады. Әгәр алар урлашсалар иде, башка мәсьәлә. Алар бит коры сату гына итәләр. Әйе, бу килешә торган эш түгел. Ләкин бит европалыларга инде алар сату итеп йөргәндә, «урамда сату итеп йөрү ярамый» дип әмер чыгарып булмый. Алар һаман күбәя бардылар. Тәҗрибәләре үсә барды. Шанхай, хәтта Кытай шәһәрен кушып та бер үзе генә тар була башлады. Алар Кытай эченә үк киттеләр.

Кытай сәүдәгәрләренең игътибары беренче дәрәҗәдә. Сәүдә эшләренә алар бик осталар. Алар үз базарларын берәүгә дә бирмәскә тиешле иделәр. Ләкин шундый чит кешеләр табылдылар ки, Кытайның телен, холкын белмичә торып, алар белән тартыша башладылар.

Ишетелүгә күрә, Шанхайда рус бюросы тарафыннан Кытай эченә сигез йөз паспорт бирелгән. Шик юк, бу санның 95 проценты йөретеп сатучылар. Алар үз төенчекләре белән ят шәһәрләрдә, Кытайның бикле почмакларында сату итәләр, төрле нәрсәләр күрәләр. Шанхайга хәзергә чаклы мәгълүм булмаган тормыш хакында искиткеч хәбәрләр китерәләр.

(Ерак Шәрекъ (гәзитә). 1924 ел, март 31, дүшәмбе.)

******

Харбин шәһәре манзарасы
Харбин шәһәре манзарасы

Искәрмә: «Отрезчы» – өч ярд буенда киселгән йон яки йонлы комач белән сату итүче асламчы. «Одеялчылар» – Одеал-юрган белән сату итүче асламчы.

Җир селкену – Япониядә 1920 еллардагы җир селкенү. Рус бюросы – Бертөрле консуллык вазифасын күргән оешма. Шанхай шәһәре – Европаның вакытлы шәһәре итеп икегә аерыладыр иде.

20 нче йөз илнең беренче чирегендә төрле сәбәпләрдән Ерак Көнчыгыш мәмләкәтләренә килеп чыккан вә шунда үзләшеп үзләренең эшчәнлек, тырышлык вә гайрәтләре аркасында шунда үзләренә югары дәрәҗәдә диярлек тормыш кора белгән агай-энеләрнең күбесе мәктәп, мәдрәсәләрдә генә укыган кешеләр иде.

Шулай да, алар дөньяда тик сәүдәгә генә түгел, башка белем вә һөнәрләрдә булып вә шуларга да кирәк булуын белеп, балаларын мөмкин кадәрле югары мәктәпләргә биреп укытуның кирәклеген дә беләләр иде. 1940 елларга кадәрле шуларның балалары арасыннан доктор, инженер, экономист кебекләр дә җитешә башлады. Чит халыкларның телләрен өйрәнүгә дә әһәмият бирелде.

Ләкин шул ук агай-энелер, әниләр, көндәлек тормышлары арасында башка кирәкләрне дә кайгырттылар. Яңа җирләшкән җирләрдә мәсҗед, мәктәп, ярдәм йорты, каберлек, матбага, нәшрият эшләрен вә башкаларын да кордылар. Бу эшләрне һәммәсен үзләренең тиен вә тәңкәләре белән тормышка ашырдылар. Бу эшләргә аларга һичкем ярдәм итмәде. Алар ук бер-берләренә ярдәм итүне уйлап фәкыйрь, мохтаҗ, эш эшли алмастай хәлдә булганнарга терәк булдылар. Ерак Көнчыгышта шулар аркасында татар теләнчесе юк иде.

Биредәге оешмалар, аларның эшләре вә башка корылган эшләр хакындагы билгеләрне башка язуларыма калдырып хәзергә шуның белән чикләнәм.

Мәхмүд Таһир.

Төркия.

 

 

[1] 1 Габдерәшид Ибраһим. Харбин. Гыйльме халь - Истанбул, 1328 ел Һижри. - Бит 20. Текст төрек телендә, татарчага тәрҗемә итеп бирелә.

[2] Юань – Кытай акча берәмлеге.

[3] Инглизләрдә үлчәү берәмлеге. – Ярд – 0,91 метр.

«Мирас». – 1992. – №11. – Б.52-56.

 

Шулай ук Голҗа татарлары, Шәркый Төркестан һәм Япония татарлары турындагы язмаларны укыгыз!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи