Татарлар Япониядә

Без, японнар, үзебез дә аңламыйча, Япон утраулары бары «саф японнардан» гына тора дип уйларга гадәтләнгәнбез. Бу реаль күзәтүгә нигезләнмәгән, ләкин үз территориясендә башка халыкларның яшәвен күрергә теләмәгән милләтнең яшерен теләге. Япон җәмгыяте Вьетнам качакларын кабул итүдән бөтенләй диярлек баш тартты.

1. КЕРЕШ

Файл:Japan on the globe (de-facto) (Japan centered).svg — Википедия

Алай гынамы соң әле, җәмгыять Икенче Бөтендөнья сугышы ахырында Манчжуриядә калдырылган һәм шунда балачаклары узган бик күп япон эмигрантларына карата да нинди мөнәсәбәттә булырга икәнлеген белми.

Кайтучыларның күбесе, гәрчә алар үзләренең туганнары һәм якын кардәшләре белән булсалар да, биредә алардан читләшү, салкынлык тойгысы белән очрашты. Күрәсең, япон җәмгыяте югарыда телгә алынган кагыйдәне бозучыларга матур карамыйдыр.

Токиодагы мәчет

Токиодагы мәчет

Җәмгыять, күрәсең, эчке тормышка күбрәк игътибар итеп, тышкы гомуми кыйммәтләр артыннан кумыйдыр. Бу җәмгыятьнең табигатен даими рәвештә үзгәреп тору процессы контекстында аңларга тырышу кызыклы булыр иде.

...Япониядә туган телләре япон теле булмаган этник группалар аз түгел. Бу очракта иң зур этник группаны кореялылар тәшкил итә. Татар этник группасы исә (татар халкы еш кына үзен Казан төреклере яки Казан төркиләре дип атый. – Автор) зур булмаган группаларның берсе.

Япониядә яши торган бер яки берничә этник группаларны күзәтү аша даими рәвештә үзгәреп торган япон җәмгыятенең табигатен ачыклау өчен, этник группаларның зурлыгы ул кадәр үк әһәмиятле дә түгел.

Япониядә татарлар, гәрчә алар анда 1920 еллардан соң яши башласалар да һәм кәчтүмлек материаллар яки кәчтүмнәр сатып йөреп, аның бөтен районнарында булсалар да, җәмгыятьнең аз өйрәлгән өлеше. Үзләре Япониягә эмиграциягә киткән татарларның саны хәзерге вакытта биштән дә артмый.

Япониядә яшәүче татарлар турында системалы тикшеренүләр үткәрү өчен иң элек алар хакында төрле мәгълүматлар җыярга кирәк. Әйтергә кирәк, алар зур авырлык белән тупланды. Шул рәвешчә, бу эшнең төп максаты – алар турындагы бөтен җыелган мәгълүматларны теркәү.

 

Габдрәшит Ибраһимов японнар арасында. 1930 еллар уртасы

Габдрәшит Ибраһимов японнар арасында. 1930 еллар уртасы

 

2. ХАРБИН ЧОРЫ

 

Япониядәге татарлар – Казан татарлары. 19 йөз ахыры – 20 йөз башында үз илләрендә яшәүче кайбер татарлар Кытай (Манчжурия), соңрак Корея һәм Япония янына таба Көнчыгышка күчә башлый.

Бу 1888 елда, урысларның төзү отрядлары Тунг-Хингск тимер юлын салу өчен Харбинга килгәч була. «Бу вакыттан соң, – дип яза профессор Секи Кэндзи, – Харбин урысларның Ерак Көнчыгышка үтү өчен база булды, һәм Тунг-Хингск тимер юлы төзелеше, Себер тимер юлының дәвамы буларак, төрле этник группалар эшчеләре: кытайлар, кореялылар, урыслар, японнар һ. б. лар кулы белән тормышка ашырылды». (Секи, 1970, Б. 20.)

Шулай ук, Әнкарада яшәүче татар тарихчысы М. Таһир түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Маньчжурия аша Маньчжуриягә Тунг-Хингск тимер юлын төзү турындагы кытай һәм урыс хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү нигезендә проектны тәмамлау өчен, кешеләр һәм төзелеш эшчеләре җибәрелә.

Татарские шакирды (ученики) на истоках основания первой мечети Японии. Коба, Япония 1935 год.

Татар шәкертләре. Коба, Япония 1935 ел. 

Бәләкәй шәһәр булуына карамастан, Харбин-Тунг-Хингск тимер юлының административ штаб-фатирына әйләнә. Тимер юл эшчеләре һәм администраторлары белән бергә безнең халык (татарлар – Камозава) Кытайда (Маньчжуриядә – Камозава) эз калдыра.

Аларның күпчелеге Пенза һәм Тамбов губерналарыннан чыккан вак сәүдәгәрләр була. (Таһир, 1970, Б. 14.) Габдулла Мороз әфәнде Япониядәге беренче буын эмигрантларның берсе, үзе туган Пенза шәһәрендәге татарлар бөтен тимер юл буенча сәүдә белән шөгыльләндләр дип хәбәр итә. Мороз әфәнде белән әңгәмә, 1980 ел.)

Ләкин аларның саны бик аз була. Алар туган илләрендә гаиләләрен калдырып киләләр һәм биредә кибетләр ачып, сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Эш кына алар Россиягә кайтып, үз гаиләләре һәм туган-тумачалары белән күрешеп киләләр.

Алар арасында Әнкара шәһәрендә туксан яшенә җиткән Хәсән Агиш әфәнде дә була. Ул беренче тапкыр Харбинга килгәндә ул әле зур шәһәр булмый. Пенза шәһәрендә туып, 1922 елда берүзе Япониягә килгән Гыйниятулла Киликиев әфәндегә килгәндә исә, эш болайрак тора. Ул 12 яшендә «Ниниев» исемле ведомство кибетенә эшкә урнаша.

Бу очрак күрсәткәнчә, анда 19 йөзнен икенче яртысында ук инде күп эмигрантлар: урыслар, россия татарлары, россия яһүдләре, кытайлар, кореялылар һәм японнар була. Ә бу гасырның башында исә, Харбинда яшәүче татар халкының саны ике йөз-өч йөздән артмый. (Таһир, 1970, Б. 39.)

Япониядә басылган Коръән

Япониядә басылган Коръән

Алар Россиягә киткәннәр һәм кире әйләнеп кайтканнар. Сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, Кытайдан Россиягә тире, мех, йон чыгарганнар һәм Кытайга Мәскәү фабрикаларында эшләнгән тукымалар һәм йон җепләр алып килгәннәр. Социалистик революция булгач, сәүдә эшләре алга киткән татарлар, яңа хәлгә яраклашырга тырышалар, Ватаннары хөрмәтенә «Идел-Урал» дигән исем биреп, кооператив төзиләр. Әмма алар уңышка ирешә алмыйлар, чөнки сәяси хәл алар көткәнгә караганда да кырысрак булып чыга. Кооперативны ябарга туры килә (Таһир, 1971, Б. 55).

Маньчжуриядә яшәүче татарлар бу көннәрдә СССРдагы революциягә карата билгеле бер актив сәяси позициядә тормыйлар. Мәсәлән, алда телгә алынган Киликиев әфәнде, өйләнгәч, Пенза губернасына кайта һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Соңрак, ул 1921 елда Владивостогка килә һәм хуҗасы япон кешесе булган «Сихота-Сакура» исемле кибеткә эшкә урнаша.

Аннары 1922 елда гаиләсен Владивостокта калдырып Япониягә китә һәм аларны бары 1924 елда гына үзе янына алдырта (Муниципаль полиция тарафыннан бирелгән документ, Токио, 17 ноябрь, 1930 ел). Моннан тыш, татарларның Маньчжуриядә актив сәяси позициядә тормавын раслый торган башка мисаллар да бар. Кайбер татарлар Маньчжуриядән Япониягә совет гражданнары булып киләләр. (Соңрак, бу хакта төгәлрәк язылыр.)

Соңрак, Харбинда имам булган ахун Гыйниятулла әфәнде Мәхмүт Таһир әфәндегә татарларның үз илләрен Идел буенда 1920-1921 елларда ачлык башлангач ташлап китүе һәм кайберләренең Маньчжуриягә юнәлүе хакында хәбәр итә (Таһир, 1971, Б. 7).

Шулай итеп, Харбинда яшәүче татар халкы Россиядән революциядән соң да эмиграцияләнә (Мороз әфәнде хәбәре буенча, 1980).

Токио репринт басмасының беренче бите

Токио репринт басмасының беренче бите

Икенче яктан, бу көннәрдә Харбинның үзеннән дә эмиграция башлана. Бу эмиграция шул ягы белән дә үзенчәлекле: Ак армиягә көчләп алынган татар солдатлары Маньчжуриядән Кытайга һәм Кореяга качарга мәҗбүр булалар.

Революциягә кадәр Харбинда оешкан татар җәмгыятендә 1904 елда ук рәсми рәвештә татар ассоциациясе расланыла, ул үз чиратында идарә итү органын раслый. Моңа кадәр, Харбинда яшәүче татарларга 1900 елда Тунг-Хингск тимер юлы буендагы: Пристань округында мәчет салу өчен җир бүлеп бирелә.

Татар халкы акча җыеп бу сәүдә районында мәчет сала, үзидарә йортын һәм имам өчен өй дә җиткерә. Аннан соң 1901 елда алар зиратлык өчен җир мәйданы алалар. (Таһир, 1970, Б. 38). Бу көннәрдә Маньчжуриянең башка шәһәрләрендә дә, мәсәлән, Хайралда, ассоциацияләр оештырыла башлый (Таһир, 1970, Б. 14). Нигездә, ассоциация татарлар өчен дини, тәрбияви һәм мәдәни тормышны көйләү өчен кирәк була.

Шакир Мөхәммәдовның «Казан» журналында (1970 ел, декабрь) басылган һәм Харбинда яшәүче татарларның революциягә кадәрге көнкүрешен тасвирлаган сүзләрен китерү кызыклы булыр:

«Пристаньда урыс, татар, кытай, грузин һәм яһүд сәүдәгәрләре һәм зур кибетләр тупланган иде. Эре кибетләрнең хуҗалары, мәсәлән, Вергазов, Агишев, Алиев һәм башкалар, Пенза губернасы мишәрләре иде.

Пристаньның 12 урамында 1028 номерлы кафе, «Казан ашханәсе» Шиң Ан Линг тоннеле төзелешендә эшләүче татарлар, урыслар, Амур ярлары буенда алтын эзләүче асламчы мишәрләр һәм Маньчжуриянең тимер юл буйлап сузылган барлык төбәкләрендә яшәүче башка татарларның һәм мишәрләрнең җыела торган урыны иде.

Шунда кешеләр очрашалар, бер-берсе белән танышалар, сөйләшәләр. Анда төрле кешеләр очрарга була. Әле яңа гына Россиядән килгән таушалган киемле һәм башына бүрек кигән татар да, Амур һәм Зөя елгалары арасындагы алтын приискларында алтын эзләүче киң балаклы чалбар кигән кеше дә, әле яңа гына Сахалинда сөрген тотырып иреккә чыккан мөселман да монда була. Казанда Печән базары чәйханәсе ничек атаклы булса, биредә, Харбинда «Казан ашханәсе» дә шулай ук данлыклы иде (Таһир, 1970, б. 37—38).

Ураза бәйрәм. Шанхай. 1936 ел

Ураза бәйрәм. Шанхай. 1936 ел

Пристань татарлар өчен газиз илләре Татарстан кебек иде. Атаклы галим һәм имам, Габдерәшит казый Ибраһим, Ерак Көнчыгыш илләренә сәяхәт вакытында 1907 елда Харбин шәһәренә килә һәм түбәндәгеләрне яза: «Харбиндагы Пристань районы Татарстан кебек иде. Әгәр сез киң урамнарның як-ягына урнашкан мәһабәт биналарны күрсәгез, аларның барысы да татарларның йортлары яки кибетләре булыр.

Кайбер татар купецлары кытайларга караганда да баерак. Кайбер татар компанияләре урыс сәүдә компанияләренә караганда да шактый эрерәк. Татарлар шәһәр үзәгенә якын торган урында җир мәйданы билиләр һәм шәһәрдә кыйммәтле саналган яшәү урыннары аларныкы. Харбин шәһәренең теләсә кайсы урамында капма-каршы якта аларның кибетләре бар иде. Ватандашларыбызның Харбиндагы уңышлары билгеле, бездә зур горурлану хисе уята.

Шулар өстенә, анда мәчетләр һәм мәктәпләр, менә дигән хәлфәләр һәм имамнар бар. Урыслар туп-туры Көнчыгышка юнәлгәндә, татарлар да алардан артта калмадылар».

Ассоциация төзелүгә бәйле рәвештә Мәхмүт Таһир әфәнде түбәндәгеләрне яза: «Беренче эмиграциядән соң берничә ел үткәч, Харбинда ватандашларыбыздан шактый купец һәм эшче төпләнә. Аннан соң ассоциация оештыруның кирәклеге хакында фикер туа. Чөнки Харбинда яшәүче татарлар гыйбадәт кылырга, бәйрәмнәр үткәрергә, туйлар ясарга, йола һәм дин буенча мәрхүмнәрне җыйнап җирләргә телиләр.

1990 елда Тунг-Хингск тимер юл конторасы Харбинда яшәүче татарларга ассоциация өчен җир участогы бүлеп бирә. Участок Пристань районында, Харбинның купецлар яшәгән коммерция үзәгендә була. Милләттәшләр үзара җыелып акча туплыйлар һәм мәчет, ассоциация бинасы һәм имам өчен йорт төзиләр. Шуңа өстәп, 1901 елда зиратлык өчен махсус урын да бирелә. Төзелгән биналарда китапханә һәм уку залы ачыла. Аннары рәсми рәвештә имам итеп Гыйниятулла ахун Сәли-Әхмәт чакырыла.

Габдрәшит Ибраһимов

Габдрәшит Ибраһимов

Харбинда ялгыз яшәүче кайбер татар купецлары һәм эшчеләре, туган якларыннан кардәшләрен һәм гаиләләрен чакырталар. Шулай итеп, яңа шартлар, балаларның булуы, алар өчен мәктәп ачу ихтыяҗын тудыра һәм бераздан мәктәп ачыла да.

Төрки-татар дини һәм этник үзидарә оешмасының рәсми рәвештә ачылу елы — 1904, ә мәктәпнең — 1909 ел. Шулай булса да, бу вакытка кадәр үзидарә оешмасының тиешле эшчәнлеге әзерләнә, шулай ук җир мәйданы алына һәм бина проекты эшләнә. Өлешчә булса да сабыйларга мәктәп дәресләре бирә башлыйлар» (Таһир, 1971, б. 7).

Урыс хөкүмәтенең татарларны этник дискриминациягә дучар итүе дә татарларның үз ассоциацияләрен төзүгә омтылышын китереп чыгаргандыр. Урыслар биредә шәһәрләр Союзы төзиләр, ләкин Союз, гәрчә татарлар да ярдәм алырга тигез хокуклы булсалар да, бары урысларга гына ярдәм итә. Алай гынамы соң әле, Союз татарларга ярдәм күрсәтү җаен һич таба алмый (Таһир, 1971; б. 8).

Ассоциация бинасында подвал була. Бина гаҗәп үзенчәлекле мохиткә ия. Әдип Хөсәен Габдуш, ул хакта яза:

«Һәр татар солдаты һәм качак купец, ягъни, безнең Ватаныбызның төрле төбәкләрендә туган һәм Харбинга 1920 еллар тирәсендә килгән һәр бала, бу кысынкы подвалда бергә җыела иде. Подвал Харбиндагы татар эмигрантлары өчен, бишек булды. Подвалда «Ерак Шәрык» яки «Ерак Көнчыгыш» журналлары, шул ук исемдә гәзитләр басылды. Подвалда Харбин сәхнәләрендә уйналырга тиешле пьесаларның репетицияләре үткәрелде. Биредә артистлар һәм артисткалар җыела иде. Подвалда атаклы гармунчы Туишев үзенең инструментында уйнады. Шагыйрьләр, актерлар һәм төрки офицерлар да подвалда тәрбияләнде. Бер сүз белән әйткәндә, Харбинга килгән һәр татар, анда яшәүчеләрдән тыш, бу подвал-бишектә кимендә бер төнне үткәрде. Кайчандыр биредә тукталучылар һәм бу җирне ташлап китүчеләр арасында Европа университетларында уңышлы рәвештә гыйльми дәрәҗә алучылар, купецлар, Кытайда фабрика тотучы эшмәкәрләр, һәм билгеле, тору урыны булмаган һәм мохтаҗлыкны җиңә алмыйча һәлак булган шәхесләр күп иде. Биредә, Подвалда, имамнар һәм мәэзиннәр яшәде. Әгәр кайчан да булса, Подвалда яшәүчеләрнең исемнәре төшәмнәргә һәм стеналарга язылган булса, алар тоташ язулар белән капланыр иде (Таһир тарафыннан хәбәр ителде, 1970, б. 39—40).

Шунысы кызыклы, Харбинда яшәүче татарлар җыелып торган залларын урыс исеме белән атаганнар, ләкин без биредә моның сәбәпләрен ачыклап тормыйбыз.

Татарларның Манҗуриягә һәм Япониягә күчеп килүләрен 1921 елның башыннан саный башлыйлар. Татарларның Манҗуриядәге хәле өлешчә 1921 елның соңыннан соң, япон полициясе документларында теркәлә башлый.

Россиядәге революциянең көчәюе һәм гражданнар сугышының азынуы нәтиҗәсендә Манҗуриядәге татарлар гражданлык хокукларын югалтканнан соң, алар алдына даими рәвештә гражданлык алу һәм кем гражданлыгын кабул итү мәсьәләсе кискен рәвештә килеп баса.

Кобеда, Когенке урамы, 42 йорт, 3 фатирда яшәүче А. Х. әфәнде, 1935 елның 5 июнендә Манҗуриягә барганда «Куцуринмару» йортында полицейскийга түбәндәге җавапларны бирә:

Гәрчә, Манҗуриядәге элеккеге урыслар күп санлы булсалар да һәм гомумән, патша Россиясен кабат тергезү турында хыяллансалар да, алар төрле дини секталарга бүленгәннәр һәм бердәм фикергә һич кенә дә килә алмыйлар. Россиядән килгән төрки-татарлар, аерым алганда, башкалардан бәйсез. Алар мәдәни ассоциация оештырдылар (Идел-Урал төрки-татар мәдәни ассоциациясе — Камозава), аның төп штабы Мукденда, ә филиаллары — Кобеда һәм Кумамотода була. Япониядәге бу филиаллар нигездә милләттәшләрне яшерен рәвештә җыярга омтылган ныклы элемтәсе булган агентлыклар. Ассоциация йогынтысында булган кешеләр саны Манҗуриядә егерме меңнән, Япониядә исә меңнән артык. (Фукуока шәһәре префектурасы начальнигының хәбәре, 1935 елның 17 июне.)

Шул ук чыганаклардан алынган башка хәбәрләргә караганда, бу вакытта Манҗуриядә яшәүче татарларның карашларында бердәмлек булмый.

Габдрәшит Ибраһимов

Габдрәшит Ибраһимов

Кобеның Миямота урамындагы 89 йортның 4 фатирында яшәүче 29 яшьлек М. Г. А. әфәнде 1935 елның 29 августында Модзида «Фусо-мару» йортында полицейскийга түбәндәге җавапларны бирә: «Хәзерге вакытта Маньчжуриядәге татарларның милли хәрәкәте гадәттән тыш актив тоела, алар Исхакый сектасына һәм Корбангали сектасына бүленгәннәр. Көньяк Маньчжуриядәге татарларның туксан проценты беренчесе йогынтысында булса, икенчесе яктан, соңгысы, Токиодагы үзәген Мукденга күчерде һәм Маньчжуриядәге төрки-татар җәмгыятенә ислам юнәлеше бирү буенча үзенең йогынтысын бик тырышып киңәйтергә омтылды. Аннан соң Корбангали сектасы Исхакый сектасына битараф караган Төньяк Маньчжуриядәге халыкка да йогынты ясарга омтылып карады. Бу ситуация белән ярышка кушылып, Исхакый сектасы бөтен көче белән Төньяк Маньчжуриядә реванш алырга омтыла. Хәзерге вакытта ике секта да үзләренең яшерен эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр». (Фукуока шәһәре префектурасы начальнигының белдермәсе, 1935 елның 2 сентябре) Япониядәге төрки-татар Ассоциациясе президенты Әнвәр Апанайның әйтүенә караганда, Исхакый сектасы милли структура төзергә омтылса, Корбангали сектасы исә дини юнәлештән китә (Апанай әфәнденең хәбәре, 1981).

«Милли Байрак» атналык гәзиттә Мукден шәһәрендә 1935 елның 1 октябреннән башлап 1945 елның июленә кадәр чыга. Жәмгысе 40 номер дөнья күрә (Таһир әфәнде хәбәр итте, 1980). Эш кына бу газетада Танимати, Осака, Ивамотото, Канда, Токио һәм башка районнарда әзер киемнәр һәм кәчтүм материаллары белән күмәртләп сату итүче кайбер кибетләр үзләренең рекламаларын урнаштыралар...

Төрек республикасыннан һәм СССРдан тыш басылган гәзит һәм журналларның исемлеге: «Милли Байрак» (Мукден), «Ерак Шәрык» (Харбин), «Яңа Милли Юл» (Берлин), «Азат Шәрык» (Берлин), «Татар Иле» (Берлин), «Янан Мөхбире» (Токио), «Коръәнне эченә алган китаплар» (Токио). (Дәүләт, 1970, б. 4.)

Татарларның бер өлеше туган илләреннән Көнчыгышка башта актив рәвештә, икътисади факторлар аркасында күчә башлый. Бу күчешләр нигездә сәяси максатларны күздә тотмыйлар. Шуңа да карамастан, ахыргысы, Япон идарәе даирәләренең аерым өлеше, утызынчы елларда Маньчжуриядә йогынтысы булган татар качакларын Япония файдасына сәяси максатларда файдаланырга уйлаганнар.

Токио мәчете

Токио мәчете

 

Инглиз теленнән Энгель Нигъмәтуллин тәрҗемәсе

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи