Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Дастаннарда – халкыбыз узмышы

Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы уңаеннан Татарстан Милли китапханәсендә «Шәрык дастаннарының күпяңгырашлылыгы: милли үзенчәлектән гомумкешелек казанышларына» дигән халыкара гыйльми-гамәли конференция булып узды.

Шәрык дастаннарына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /Р.Минһаҗ фотолары.
Шәрык дастаннарына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /Р.Минһаҗ фотолары.

Әле үткән ай азагында гына Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Гуманитар фәннәр чатында халык авыз иҗаты» дигән темага багышлап колачлы гыйльми җыелыш уздырганга, бу чара шул конференциянең дәвамы булып тоелды (ул чара нәкъ менә дастаннарыбызны өйрәнүгә күп көч куйган галим Фатих Урманчеевның тууына 90 ел тулуга багышланган иде).

Дастаннар беренче чиратта тарихи вакыйгаларга нигезләнүе, тәгаен каһарманнарга бәйле булуы белән кадерле, халыкның теләк-омтылышларын чагылдыруы, героик узмышыбызны тасвирлавы, туган телебезнең матурлыгын, милли гореф-гадәтләребезнең күркәмлеген җиткерүе, милли үзаңыбызны сакларга чакыруы белән дә зур әһәмияткә ия. Чынбарлыкта булган хәл-вакыйгалар төгәл күрсәтелмәсә дә, аларда ерак тарихыбызда тирән эзен калдырган бик күп шәхеснең исеме, кайсы ыру-кабиләгә караганлыгы турында мәгълүмат сакланып калган. Шул яктан дастан – телче, әдәбиятчы галимнәргә генә түгел, тарихчылар, этнологлар, туганлык җепләрен саклап, күрше булып һәм аралашып яшәгән халыкларның багланышларын, охшашлык-аерымлыкларын, дөньяны танып белү, кабул итүдәге үзенчәлекләрен өйрәнүче философларга һәм, әлбәттә, психологларга да бәһасез чыганак.

Конферециядә яңгыраган ике дистәләп чыгышның һәрберсенә тукталу мөмкин түгел, билгеле. Шулай да башлап чыгыш ясаган Үзбәкстан Фәннәр академиясендәге Тел, әдәбият һәм фольклор институтының әйдәп баручы хезмәткәре, Кыргызстан Республикасындагы «Манас» академиясе академигы, филология фәннәре докторы Җаббор Эшанкулов нотыгын аерым атап китү зарур. Барыннан да элек аның чыгышы бахши сәнгатенең, ягъни дастаннарны башкару, халыкка җиткерү эшчәнлегенең Урта Азия халыкларында – үзбәк, төрекмән, кыргыз һәм казахларда җитди нигезгә куелуын бәян итүе белән истә калды. Әлбәттә, әлеге бәһасез мәдәни мирасыбызны оныттырмау өчен, барыннан да элек аны яшь буынга тапшырырга кирәк. «Бездә бахши сәнгате вузларда укытыла, мәктәпләрдә өйрәтелә», – дип, галим әлеге борынгы халык иҗаты әсәрләрен саклауның иң кыска һәм иң ышанычлы юлын күрсәтте. Урта Азия уку йортларында, хәер, ут күршебез Башкортстанда да мәктәп һәм махсус уку йортларында традицион уен коралларын пропагандалауга зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән без, татарларга, кардәш халыкларга карап көнләшергә генә кала (сүз уңаеннан, конференция ахырында Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм фольклор институты белән Татарстан Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды).

Мин сине яратам, имеш

Берничә ел элек Грозныйга конференциягә баргач, Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре оештыручыларга Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты русча чыгарган 15 томлык татар фольклор әсәрләре җыентыгын бүләк иткән булган икән. Әлеге җыентык белән танышып чыканнан соң, А.Айдамиров исемендәге Чечня Милли китапханәсе директоры Социта Исраиловада татар дастаннары белән чеченнарның иллиләрен, ягъни героик җырларын чагыштырып карап, ике халыкның – чеченнар һәм татарларның гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләрендәге охшашлык вә үзенчәлекләрне барлап, билгеләп чыгу нияте туган. Социта ханым конференциядә шул фикер-нәтиҗәләрен галим-голәмага җиткерде.

Галимә ханым дөрес тотып алган: чынлап та, дастан ул – татар халкының шагыйранә тарихы. Күренекле галим Хәсән Туркаев чечен иллиләрен тарихи героик җырлар дип билгеләгән. Шунысы гыйбрәтле: 1851-1854 елларда Чечня җирендә яшәп алган мәшһүр рус язучысы Лев Толстой шактый күп чечен иллиләрен язып-теркәп калдырган икән. Күп кенә татар дастаннары теркәп алып язмача сакланып калса, иллиләр телдән телгә күчеп яшәвен дәвам иттергән. Ни кызганыч, язып алынганнарның да шактые, милли китапханә янып әрәм булгач, юкка чыкан. Залим Сталин идарә иткән заманда чечен халкы ватаныннан сөрелгәч, янә байтак кына илли онытылган, җуелган. «Дастаннарда да, иллиләрдә дә тәгаен тарихи вакыйгалар, каһарманнар турында сүз бара. Дөрес, татар дастаннарында мифологик образлар, баһадирлар тасвирланса, чечен иллиләрендә андый пәһлеваннар очрамый. Анда нигездә туган җирне саклау, ятларга бирмәү, ятларга баш игәнче, туган туфракны, кирмән-тарлавыкларны саклап корбан булу, туган җиргә, туган авылга мәхәббәт-тугрылык фикере үзәктә тора. Реаль, тарихи вакыйгалар тәгаен шәхесләргә, әйтик, Бейбулат батырга бәйләп искә алына. Тәгаен алганда, XIV, XIX гасырларда яшәгән каһарманнарыбыз турында сүз бара, – дип, Социта ханым иллиләрнең үзенчәлегенә тукталды. – Иллиләрнең 60-70 процентында затлы нәселдән булган тол хатынның гаярь улы, кыю ир-егет образы үзәккә куела. Татар дастаннарында еш кына каһарманнарга ярымилаһилык сыйфатлары бирелсә, гайрәт-көче нык күпертелеп күрсәтелсә, чечен иллиләрендә егетләр гадәттә бүре белән чагыштырыла. Дастаннарда да, иллиләрдә дә мәхәббәт темасына шактый күп урын бирелгән. Дөрес, дастаннарда, әйтик, «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Түләк белән Сусылу», «Таһир белән Зөһрә» әсәрләрендә бу тема бик киң яктыртыла. Тик чечен иллиләрендә егет тә, кыз да мәхәббәтен шактый тыйнак аңлата. Әле мин Казанга килгәч, китапханә хезмәткәрләреннән, татар телендә, «Мин сине яратам» дигән гыйбарә бармы, егет белән кыз бер-берсенә шушылай турыдан-туры сөю хисен белдерәме, дип кызыксындым. Белдерәләр икән. Чечен әдәп-әхлагында болай турыдан-туры мәхәббәт аңлату гомумән юк. Әйтик, кыз бик яратканын сиздерергә уйласа, мин синең белән качып китәргә әзер, дип әйтергә мөмкин. Безнең иллиләрдә «сызландым», «хәсрәткә төштем» кебек шашыну-кызгандырулар, «сине генә сөям» шикелле турыдан-туры гыйшык аңлатулар очрамый».

Конференциядә Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм фольклор институты белән Татарстан Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куелды.
Конференциядә Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм фольклор институты белән Татарстан Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куелды.

Шунысы да бар: чечен иллиләрендә кыз-кыркын һичбер вакыт табыну объекты булып каралмый икән. Яраткан кызның яисә егетнең әнисенә соклану, табып-багып үстергән өчен ана кешегә тирән рәхмәт-ихтирам хисләре белдерү – бик еш очрый торган метафора-эпитетлар. «Гомумән, чечен телендә мәхәббәт җырлары аз, нигездә каһарманлык җырлары җырлана, чечен иллиләре дастаннар кебек язма хәлдә түгел, каһарман җырлар буларак, чечен халкының милли азатлык хәрәкәтенә бәйле рәвештә, XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында телдән телгә күчеп сакланган», – дип бәян итте Социта ханым.

Чечен галимәсенең чыгышы ике халык авыз иҗатын чагыштыруга багышланган фәнни, теоретик мәсьәлә сыман тоелса да, чынбарлыкта ул халкыбызның бүгенге әдәп-әхлагына кагылышлы бик җитди проблеманы кузгатты. Ерак тарихыбызга кайтсак, төрки халыкларда да элекке заманда, «мин сине яратам, синсез тора алмыйм», дип «суган суы сыгу»лар булмаган. Аннан килеп, гыйшкыңны читләтеп белдерүнең татарда мең дә бер төрле ысулы бар. Саный китсәң, хәзер безнең халыкта мәхәббәт җырларының яртысы, бәлкем күбрәгедер дә, «мин сине яратам», дип аһ-ух килүләргә кайтып кала. Читләтеп, төрттереп әйтү халкыбызның бер асыл сыйфаты икәнен белә-аңлый торып, мондый килде-китте җырларга сәхнә, эфир, эәңгәр экранда урын бирү талымсызлык, зәвыксызлык нәтиҗәсе икәнен җыр индустриясе әһелләренә ничек аңлатырга икән?! Хәзер кайберәүләр европалыларга ияреп, сынап карыйм дигән булып, «Мин сине яратам!» дип телефон аша сайрый башлады. Ул хисең бик ихлас, «кайнап тора» икән, аны очрашкач яки өйгә кайткач та, җимешеңнең колагына гына җиткереп була ич.

Чыңгыз исеме нигә кадерле?

Тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы карамагында нәшер ителә торган «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаковның чыгышы да асылда Социта ханымның, иллиләр, ягъни эпос кебек колачлы әсәрләр халыкның милли азатлык хәрәкәтенә бәйле, дигән фикерен раслау булып яңгырады. Тарихчы галим: «Дастаннарда халыкның җанында, күңел түрендә булган асыл милли тиңдәшлелеге саклана», – дип, байтак төрки халыклар өчен уртак булган, Чыңгыз хан нәселенә багышланган мәгълүм дастанга тукталды. Билгеле ки, «Нәселе Чыңгыз» дастаны татарның XVII гасырда язып-туплап алынган мәшһүр «Дәфтәри Чыңгызнамә» җыентыгында теркәлгән. Дамир Исхаков әлеге дастанның татар һәм казах вариантларын чагыштырды, анда телгә алынган затлы кабилә башлыкларын санап чыкты, Чыңгыз ханга бәйле монгол чыганакларын искә алды, һәм аның кайсы гасырда язып алынуына аеруча игътибар итәргә чакырды.

– Татарлар инде унҗиденче йөздә азмы-күпме Мәскәү патшалыгында тормыш итүгә ияләшә башлый. Ясаклы татарлар шактый зур салым түли. Күп кенә татар Мәскәү гаскәрендә хезмәт итә, байтак кына яулап алу сугышларында катнаша, шулар хисабына патша кулыннан бүләк рәвешендә биләмә-җирләр, крестьяннар алып, тормышын ярыйсы гына көйләп җибәрә. Шул ук вакытта татарлар унҗиденче йөздә шактый гына баш күтәрүдә, Степан Разинның крестьян «фетнәсендә» катнаша, – дип, галим XVII гасырда татар мохитендә әллә ни буйсынучанлык хөкем сөрмәвенә тукталды. – Ул вакытта татар күңелендә нинди уй-ниятләр баш калкытканын бер мөрәҗәгать-хатка нигезләнеп белә алабыз. Әлеге хат 1635 елны язылган. Казанны яулап алуга байтак вакыт үткән булса да, шул елны Казан өязеннән Рахманкол дигән кеше исеменнән Кырым ханына хат җибәрелә (аның нинди кеше икәне мәгълүм түгел). Бу хат төрек чыганакларында сакланган. Аны без дә бастырып чыгардык. Анда автор, Кырым ханына гына түгел, төрек солтанына да мөрәҗәгать итеп, безгә ярдәмгә килегез, без сезнең гаскәрләрне 3 ел буе карап-туендырып тора алабыз, дип яза. Кыскасы, Казан ханлыгын тергезүдә Кырым ханы белән төрек солтаныннан ярдәм сорый. «Нәселе Чыңгыз» дастанының да төп идеясе шуннан гыйбарәт: бер төркем бәк, затлы нәсел вәкилләре, Чыңгыз хан нәселләренә ияреп килеп, аларның кайсын да булса тәхеткә утырта ала. Ясаклы татарларга мондый мөмкинлек яхшы мәгълүм булган. XVII гасырда әле Касыйм ханлыгы исән. Бу вакытта Себердә чикләнгән күләмдә булса да Күчем хан нәселләре эш йөртә. Башкорт-татар баш күтәрүләре вакытында да хан тәхетенә кемне дә булса күтәрү турында сүз чыга торган булган. Кыскасы, татарлар үз дәүләтчелеге булуын онытмаган. Бу әсәр дәүләти берләшмәне тергезү фаразын күздә тотып язылган.

Озын сүзнең кыскасы: Чыңгыз нәселе турындагы дастан «Дәфтәри Чыңгызнамә» җыентыгына очраклы гына кертелмәгән. XVII гасырда тупланган әлеге җыентык чынбарлыкта татар дәүләтчелеген тергезү идеясен күтәрә. Югарыда телгә алынган хатмөрәҗәгатьтә дә аның турыдан-туры бәкләр һәм абызлар исеменнән язылуы әйтелә. Димәк, ул заманда үзләренең затлы нәселдән чыгуын хәтерендә тоткан, татар дәүләтчелеген тергезү турында хыялланган бәкләр булган әле.

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков.
Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков.

Б.Ельцин исемендәге Кыргызстан-Россия-Славян университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Әминә Галимованың чыгышы «Кыргызтатар мәдәниятләр аңлашуында “Манас” дастаны» дип аталды. Шунысы кызык: «Идегәй» дастаны белән «Манас» дастаны арасында охшашлык бик күп икән. Озак гасырлар дәвамында бер мохиттә, бер мәдәни-рухи кырда яшәгәнгә бу гаҗәп тә түгел. Әлеге әсәрләрдә бик күп каһарманның исемнәре туры килә икән.

ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре, дастаннарга багышланган әлеге җитди, тирән эчтәлекле конференцияне оештырып, рухи мирасыбызны саклаучы тагын бер зур гыйльми оешма эшләп килүен раслады. Гомумән, Мәдинә Тимерҗанова җитәкчелегендәге әлеге тату, эшлекле коллективның сәгать кебек төгәл эшләвен күрү бик яхшы тәэсир калдырды.

Сүз ахырында шуны искәртеп китү дә урынлы булыр: фольклорчыларыбыз бу елларда шактый күп чыганакны халкыбызга кайтарса да, Сәгыйть Хәлфиннең 1819 елда Казанда нәшер ителгән дастаннарга багышланган җыентыгын кабат бастырып чыгарырга җитешә алмады әле.

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи