Шагыйрә һәм галимә Эльвира Сафина исеме киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Берәүләр аның заманча, мәгънәле җырларын яратып тыңласа, икенчеләр ул төзегән яңа буын сүзлекләрен бик теләп файдалана. Ул алты томнан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н әзерләүче авторларның берсе дә әле. Һәм аның яңа иҗат киңлеге – балалар әдәбияты.
Әйе, Эльвира Сафинаның «Җәйге яңгыр» (Татарстан китап нәшрияты, 2025) дип аталган балалар шигырьләре китабы (0+) дөнья күрде. Әлеге басма мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге сабыйларга адреслана. Күбесенчә балалар бакчаларында тәрбияләнүче татар балалары өчен бу әсәрләр бер дигән белем һәм тәрбия чыганагы булып тора.
Китап «Саумы, кояш!» шигыре белән башланып китә:
Саумы, саумы, кояш,
Синең кебек, мин дә
Уянып елмаям
Яңа матур көнгә.
Елмая-елмая
Башлыйм мин көнемне,
Яратып кочаклыйм
Сеңелем, энемне.
Бу шигырьдән үзеннән-үзе әйләнә-тирә яктырып китә, тәрәзә артында яңгыр явып торган соры көн булса да, ялт итеп кояш чыккандай тоела. Ирексездән елмаясы килә.
«Җәйге яңгыр» шигыре татар халык авыз иҗаты аша яхшы таныш яңгыр чакыру йоласының заманча яңгырашы шикелле. Әлбәттә, Эльвира Сафинача.
Яңгыр, яу, яңгыр, яу,
Үләннәр яшел булсын,
Җиләкләр сусыл булсын.
Яңгыр, яу, яңгыр, яу,
Үрдәкләргә һәм казларга
Йөзәргә су күп булсын.
Яңгыр чыннан да ява башласа, тагын бер хикмәте бар икән бит әле – бакчадагы түтәлләргә су сибәсе булмый, уңыш та тизрәк өлгерә, мулрак та була.
«Җәйге яңгыр» шигыре белән беррәттән, бишек җыры итеп язылган «Курчагымны йоклатам», саный-саный гимнастика ясарга өйрәтә торган «Җырлы гимнастика», туган телдә атна көннәрен истә калдырырга ярдәм иткән «Атна көннәре», туп артыннан кууны сурәтләгән «Туп уйныйбыз» һ.б. шигырьләре нәкъ тә балалар бакчаларында кулланылырга тиешле. Нәниләребезне ана теленә өйрәтү өчен аларны әти-әниләр дә, әби-бабайлар да файдалана ала.
Төрле-төрле җиләк-җимешләр ашарга яратучы кыз балалар турындагы шигырь бигрәк матур тәмамлана:
Җиләк-җимеш ашый-ашый
Зур үсәләр бит алар –
Әти-әниләре өчен
Җиләк кебек балалар!
(«Үзләре җиләк кебек»)
Бәхетләре генә булсын, дип телисе килә.
Сабыйларның кече яшьтән теге яки бу һөнәрне үз итүе, кем дә булса булырга хыяллануы – табигый күренеш. Эльвираның «Балачак хыяллары» шигырендә очучы, укытучы, табиб, галим булырга уйлаган балалар белән бергә кибет һәм ресторан хуҗасы, депутат, тортлар пешерүче, юрист булырга җыенучылар да бар.
«Төсләр дөньясы» шигырен укып, сабый белән бергәләп рәсем ясарга була. Бу – үзенә күрә күнекмә һәм бирем шикелле.
Әлбәттә, тулы бер чорны үзгәрткән, кешелекне үзенә бәйләп тоткан кесә телефоны турындагы гыйбрәтле шигырьләре дә бар авторның. «Телефон», «Телефон кызык итте» – әнә шундыйлар. Шулай да нәтиҗә бер: ул безнең бөтен вакытны үткәрттерә, өстәвенә сәламәтлеккә дә, гафу итегез, акылга да зыян китерергә мөмкин. Каләм иясенең тел төбендә җиңелчә ирония яңгырап китсә дә, дөрес, беренче чиратта, баланың аңлавы кирәк:
Дөрес әйткән икән әни,
Телефон харап итте:
Өй эшләре эшләнмәгән,
Көнем үтте дә китте…
Эльвира Сафинаның «Песием», «Чык-чырык», «Мамык кебек болытлар», «Тиеннәр» кебек шигырьләре табигатькә, кошларга, хайваннарга сак мөнәсәбәттә булырга, хыялланырга өйрәтсә, «Мәликә», «Сөйләшергә өйрәндем», «Мәрьям», «Әбием үрдәкләре», «Саф һава» әсәрләре тырыш булырга, сәламәтлеккә игътибар итәргә чакыра.
Аның әсәрләрендә матур күлмәкләр дә, күбәләкле итәкләр дә, уенчыклар да, китаплар да бар. «Җәйге яңгыр» җыентыгының «Татар малае бит мин», «Мин татарча сөйләшәм» шигырьләре белән тәмамлануы да табигый. Дөрестән дә, китапны әни-әнисе, тәрбиячесе белән бергәләп яки үзе укып чыккан бала күңелендә туган теленә булган ярату, милләтенә булган хөрмәт ахырда күп тапкырлар арта, көчәя, ныгый.
Дуслар, туганнар белән гел
Мин татарча сөйләшәм.
Кем булырмын, туган телем –
Татар телен белмәсәм?!
Эльвира Сафинаның бар дөньяга елмаю, яктылык өләшә торган китабы котлы булсын, иҗаты дәвамлы булсын, дип телисем килә! Ана телебез югалмасын, үзаңыбыз һәм милли горурлыгыбыз саклансын өчен безгә мондый матур, эчтәлекле, тәрбияви шигырьләр бик кирәк!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала