Хәтер сандыгы Уку өчен 2 минут

Остазыбыз Вахит Хаковның мәгърифәтче бабалары

Радиодан барган «Тел күрке – сүз» тапшыруы аша татар теленең аһәңен, аның матурлыгын, тирәнлеген һәрбер татар кешесенә җиткерә алган Вахит абый Хаковны бик күпләр хәтерлидер. Ул бу тапшыруның оештыручысы да, алып баручысы да иде. 25 ел дәвамында галим радиоэфирлар аша милләттәшләренә татар сөйләм культурасын, әдәби тел кагыйдәләрен һәркемгә аңлаешлы тел белән җиткерде.

Профессор Вахит Хаков Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән.
Профессор Вахит Хаков Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән.

Казан университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында белем алу бәхетенә ирешкән студентлар аның лекцияләрен йотлыгып тыңлый иде. Ул язган дәреслекләр, китаплар шулкадәр җентекле һәм конкрет эшләнгән булуы белән шаккатыра, анда бар хәреф энҗе кебек тезеп куелган сыман тоела, һәр өтер, һәр нокта – шушы матурлыкны бергә төйнәп куйган да татар моңы кебек күңелләргә керә. Профессор Вахит Хаков татар зыялыларының бер үрнәге иде. Ул зур галим, шул ук вакытта гаять тыйнак, студентларга үз тиңнәре итеп карый ала торган олы йөрәкле, салмак тавышлы, әмма барысын да авызына каратып тора торган лектор иде. Аның дәресләрендә моңсу тоелган күзләренә карап: «Авыр сугыш юлларын узган кешегә шундый сабырлык, зыялылык һәм ихтирамлылык кайдан килә икән?» – дигән сорау туа иде минем. Аның асылын һәм сәбәбен еллар узгач кына аңладым. Вахит абый Хаков – әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да заманының укымышлы, Коръән-хафиз булган муллалар нәселеннән. Бу нәселләр бер генә галим түгел, ә берничә галим биргән.

Затлы кешеләрнең никах тарихы

1923 елның 30 ноябрендә Яңа Чәчкап авылында (Буа районы) Мортаза хәзрәтнең 1903 елда туган иң кече кызы 18 яшьлек Бибигайшә белән Күзби авылындагы (Буа районы) Габделхак хәзрәтнең улы 22 яшьлек Хөҗәтулла никахлашалар. Яшьләргә Куҗак (Буа районы) мулласы Шакирҗан Бикмөхәммәтев никах укый, кияү ягыннан вәли вәкил булып кияүнең атасы – Габделхак Габдрахманов, килен ягыннан Яңа Чәчкап авылының икенче мәхәллә имамы, киленнең бертуган абыйсы – Габделвәли Мортаза улы катнаша. Ризалык шаһидләренең берсе минем бабам – Сәлахетдин Сәгъдетдин улы, икенчесе Гыймран Ибраһим улы була. Бу никахтан 1926 елда Буа районының Күби авылында Вахит Хөҗҗәт улы Хаков (1926-2008) дөньяга килә.

Вахит абый сабый вакытыннан үги ана белән үсә

Ике яклап мулла нәселе дәвамчысы булган Вахит Хаковның язмышы гади генә булмый. Яңа Чәчкап муллалары Мортазиннарны өйләреннән куып чыгарып сөргенгә сөргәч, алар сеңелләре Бибигайшәне дә, куркыныч язмыштан саклап калу өчендер инде, үзләре белән Урта Азия ягына алып китәләр. Тугыз айлык баласын «йөрәгеннән өзеп», билгесезлеккә чыгып киткән ана улын соңрак кайтып алырга өметләнә, ә язмыш үзенчә хәл итә. Вахит абый сабый вакытыннан үги ана белән үсә. Үз әнисе белән бик соңлап кына очраша ала. Ана, бала йөрәге ничекләр түзгәндер, бәлки, бала күңелендә әнисенә карата үпкә дә җыелып килгәндер. Алар язмышы – авыр елларның фаҗигале ярасы. Кызганыч ки, әнисе инде башка үз туган җиренә кайта алмый. Япь-яшь көе улыннан аерылган, ире еракта калган хатынны Үзбәкстан ягында кияүгә бирәләр, ул никахтан өч ир бала дөньяга килә. Бибигайшә абыстайның бу никахтан туган балалары да танылган шәхесләр булып җитешәләр – алар математика белгечләре, фән докторлары.

Күп еллардан соң язмыш Вахит абыйны әнисенең туган авылы – Яңа Чәчкапка китерә, ул, сугыштан кайткач, бу авылда күпмедер вакыт укытучылык итә, аннан күрше авыл – Бик-Үтидә завуч булып эшли. Вахит абый тәрҗемәи хәлендәге әлеге елларны искә алырга бик яратмый иде, чөнки күңелендә соңгы көннәргә кадәр язмышның бу тирән ярасы төзәлеп бетмәгән, күрәсең.

Метрика дәфтәрләреннән, архив материалларыннан әнисе ягыннан бабалары хакындагы мәгълүматны җыеп, Мортазиннарның шәҗәрәләрен төзеп, Вахит абыйга күрсәттем, ә ул аңа үзенең мөнәсәбәтен, холкына нисбәтле, бик тыныч кына белдергән иде, моны төпченеп шәрехләүне дә кирәк санамады. Гомеренең соңгы көннәрендә дә аның балачак ярасы, ана белән баланы аерган фаҗиганең эзләре тирән иде әле.

***

Тормышның күп сикәлтәле юлларын горур узган Вахит абыйны гомерен Казан университеты белән бәйләгән олуг галим буларак хәтеребездә саклыйбыз. Ул «тел» дигән галиҗәнаб көчне күрсәтә алды. Вахит абый Ерак Көнчыгышта хезмәттә вакытта Монголия җирендәге борынгы төрки рун язулы истәлекләрне күрә, нәкъ шулар аны тел дигән дәрьяга алып кереп китә. Ул 1960 елда татар теле кафедрасында эшли башлый, бер елдан соң – «Беренче рус революциясе елларында татар публицистикасының теле һәм стиле» дигән темага кадидатлык, 1971 елда «Татар милли әдәби теле һәм аның стильләре формалашуы һәм үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. 1965 елдан – доцент, 1974 елдан профессор була, 1989-1994 нче елларда татар теле кафедрасын җитәкли.

Вахит Хаковның әнисе ягыннан Мортазиннар нәселе

Хәзерге көннәргә кадәр «мулла абзый» дип ихтирам белән искә алынучы мулла нәселенең башлангычы – Мортаза Фәтхулла улы Фәизев. Ул тумышы белән хәзерге Арча районына кергән Сөрде авылыннан. Билгеле булганча, гадәттә, имамнар хезмәткә туган авылыннан читтәге җирләргә билгеләнгән. Шулай итеп, Мортаза Фәтхулла улы ул заман өчен шактый ерак булган Буа төбәгенә килеп эшли башлый. Гаиләнең терәге булган Мортаза үзе белән олы яшьтәге әти-әнисен дә бирегә алып килә. Әнисе Мәхүбҗәмал Баязид кызы – 1878 елда, әтисе Фәтхулла Нигъмәтулла улы 1887 елда Яңа Чәчкапта гүр ияләре булалар. 1881 елда бала тапканда үлгән 32 яшьлек хатынын да биредә җирли.

1887 елда Мортаза Фәтхулла улы авылның 1818 елда ук төзелгән, инде искергән мәчете урынына яңасын булдыра. 1908 елда 64 яшен тутырган Мортаза мулла үзенә ярдәмче итеп улы Ибраһимны (1884 елда туган) ала. Ибраһим мулла имамлык иткән елларны татар тарихы авыр вакыйгалар кичерә: иң фаҗигале вакыйга – чукындыру дигән афәт бу мәхәллә халкын да кызганмый. Керәшен дигән катлавы бары тик кәгазьдә генә булса да, бердәм яшәгән мәхәллә халкын икегә бүлә.

1913 елда авылда икенче мәчет салына. Мулла итеп Мортаза хәзрәтнең кече улы – Габделвәли (1886 елда туган) билгеләнә. Авыл халкы бу мулланы, Коръәнне яттан белгәнгә, «Коръән-хафиз» дип атап йөргән. Габделвәли, абыйсы Ибраһимнан аермалы буларак, XX гасыр башы татар яшьләре рухында тәрбияләнә һәм шактый прогрессив, яңалыкка омтылучы мулла була. Бабаларыннан килгән традицияне дәвам итеп, мәхәллә халкына дини тәрбия дә бирә, укыта да. Шул ук вакытта аның авыл халкын шаккатырып, балаларны да ияртеп, авыл буйлап велосипедта җилдерергә яратуын да искә алып сөйлиләр. Габделвәли хәзрәт иртә – 1932 елда бакыйлыкка күчә. Аны туган авылы зиратында дәфен кылалар. 1930 нчы еллар афәтен аның хатыны Хәлимә абыстай һәм балалары кичерә. Гаиләне өйләреннән куып чыгаралар, өен сезонлы балалар бакчасы итәләр, аннан йортын, сүтеп, яңа урынга күчереп салалар. Йорт озак еллар авыл советы бинасы булып тора. Ул имамлык иткән мәчет 1918 елда салынып бетеп, 20 ел эшләп кала әле. 1938 елда манарасы киселә һәм җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә, бина бары тик 1990 нчы еллар ахырында гына сүтелә.

Татар тарихында киләчәктә көтелгән фаҗигале хәлләр дулкыны авылның терәге булган «мулла абзые»н да читләтеп үтми, Ибраһим мулла 1940 елда, «контрреволюцион эш» алып баруда гаепләнеп, кулга алына, һәм шуннан авылга башка әйләнеп кайтмый. 1941 елның 30 март карарында аны 10 елга төрмәгә ябарга, мал-мөлкәтен тартып алырга дип язылган. Мулланың кечкенә генә йортын да алалар. Балалары читкә – Урта Азия якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Вахит абыйның әнисе Бибигайшә дә шушы вакыйгалар чорында улыннан һәм туган авылыннан аерыла. Шагыйрь Әхмәт Рәшитов «Өзек чылбыр» дигән шигырендә, бу фаҗигале хәлләрне сурәтләп, болай дип язды:

«... Ике мәхәлләдән ике туган –

Мортазиннар читтә үлделәр.

Бер гаепсез. Гәрчә икесе дә

Ярлылардан ярлы иделәр.

 

Иман бар да, ләкин имана юк –

Асрап булмый хәтта сарык та…

Бөтен керем – аз-маз сәдакадан –

Ни аласың гидай халыктан…

 

НКВД зинданнары илнең Ак уйларын йота торганда, Мулла Ибраһимның карт карчыгы Хәер эстәп йөрде урамда...» Шигырьдә искә алынган Ибраһим мулланың карт карчыгы – Кошман (Апас районы) авылы мулласының кызы абыстай Мирателкаимәтелбибинур. Соңрак улы Фоат, әтисен эзләп, берничә тапкыр Пләтән төрмәсенә дә барып карый, әмма мулла абзыйны башка беркем дә күрми. Авылдашлары аны «үтә дә беркатлы, фәкыйрьлекнең чигенә җиткән кеше» буларак хәтерләрендә саклыйлар. Ибраһим мулланың исеме бары тик 1992 елның 10 июлендә генә аклана.

Мортазиннар нәселенең дәвамчылары

Бу нәсел татар дөньясына зур галим – Вахит Хаковны гына түгел, ә тагын бик күп асыл уллар бирде. Ибраһим хәзрәтнең улы Фоат Мортазин (1924 елда туган) татар журналисты буларак билгеле. Ул Казан шәһәрендә техникум тәмамлый, педагогика университетында белем ала, педагогика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә, аннан туган төбәге Алших, Норлат авылларында укытучылык итә. 18 яшендә сугышка алынган егет 1947 елның 15 гыйнварында гына өлкән лейтенант дәрәҗәсендә авылына кайта. 2 нче дәрәҗәле «Отечественная война» ордены, «За взятие Кёнигсберга», «За победу над Германией в Великой Отечественной Войне 1941- 1945 гг.» медальләре белән бүләкләнгән. Соңгы елларда ул Ялта шәһәрендә яшәде, актив журналистик хезмәте алып барды. Матбугатта мәкаләләләре, шигырьләре басылып торды. Авылдашлары хәтерендә ул «искиткеч белемле һәм эрудицияле кеше» буларак саклана.

Марат Фәхреислам улы Мортазин (1957 елның 26 декабрендә туган) – икенче мәхәллә имамы булган Габделвәли хәзрәтнең оныгы, Казан шәһәрендә дөньяга килгән. Марат Мортазин – фәлсәфә фәннәре докторы, имам бабаларының эшен дәвам итеп, ислам тарихын өйрәнгән белгеч. «Гарәп филологиясе» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлый, тәрҗемәче, мөгаллим вазифаларын башкара. Мәскәүдә ислам колледжы (1994- 1999), Мәскәү ислам университеты (1999-2012) ректоры була. Авыл белән аралар фаҗигале рәвештә өзелгән булса да, Марат Мортазин имам бабаларының нәсел нигезен зиярәт итте, каберлекләрне тәртипкә китереп, чардуганнарын яңартты.

Маратның атасы – мулла баласы Фәхреислам Мортазин, атасыннан иртә ятим калып, Хәлимә абыстай тәрбиясендә үсә. Ул, Казанда механика техникумында белем алып, сугыш вакытында авиация частьларында хезмәт итә, авылга кайтып, әтисе нигезенә йорт сала, аннан өйләнеп, Ашхабад якларына китеп бара, соңрак янәдән Казанга әйләнеп кайта. Имам нәселе дәвамчысы – Фәхреислам Мортазин матбугат эшчәнлеге дә алып бара. Аның олы улы Мәрван Мортазин да техник белемле белгеч булып җитешә.

Мортазиннар нәселенең бер өлеше, мәгълүм сәбәпләр аркасында, Урта Азия якларына чыгып китәргә мәҗбүр була, шунда гомер итә. Ибраһим мулланың олы кызы – Фәһимә (1918 елда туган) Ташкентка китеп урнаша, кече улы Һарун, Бохарада югары белем алып, авыл хуҗалыгы техникумында уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли, фәннәр кандидаты. Кызганыч ки, пенсия яшенә дә җитмичә, вафат була. Ибраһим мулланың Исмәгыйль исемле улы туган ягында кала, аннан сугышка алынып, фронт кырларында һәлак була, аны Ватан сугышы елларында Мәскәүдә атып үтергәннәр дигән версия дә бар.

Җәдиди карашлы Габделвәли мулланың олы кызы Фәхирә (1918-1940), концертларда җырлап, авыл җирендә беренче булып куела торган спектакльләрдә төп рольләрне башкарып, чәчрәп торган бер кыз булып үсә. Аннан ул, очучы егеткә кияүгә чыгып, Мурманск шәһәренә яшәргә китә, әмма беренче баласын тапканда бакыйлыкка күчә.

Хәзерге вакытта авылда Мортазиннар нәселенең дәвамчылары калмаса да, алар нигезләгән рухи ныклык калган, авыр елларда да рухи түбәнлеккә юл куелмады. Рәсми имамлык итә алмаган елларда да дини гадәтләр үтәлде.

***

Вахит Хаков – ике яктан да муллалар нәселе дәвамчысы, бу ике нәселнең көчле рухы, белеме, зыялылыгы анда да чагылды. Ул, бабаларының әманәтен үтәп, гомер юлын мәгарифкә хезмәт белән уздырды, гасырларга калырлык фәнни хезмәтләр, халкына тугры шәкертләр калдырды.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи