(Сәфәр көндәлеге. 9-12 август, 2026 ел. Казан-Истанбул)
Сәфәребезнең төп максаты – татар галиме Габденнасыйр Курсавиның каберен эзләү һәм тәгаенләп җирләнгән урынын барлап карау. Без, мин, Вәдүт хаҗи Вафин һәм Касыйм хаҗи (Әхмәтһади Максуди үзәге җитәкчесе), шундый максат белән юл тоттык…
Габденнасыйр Курсави 1812 елда туганнары һәм шәкертләре белән хаҗ сәфәренә чыга, тик Истанбулда ваба чиреннән вафат була. Аның белән бергә булган сәфәрдәшләре дә соңрак вафат булган, һәм кабер урыннарын беркем дә белми. Шиһабетдин Мәрҗани 1880 елда остазы Габденнасыйр Курсавиның каберен зур авырлык белән эзләп таба.
9 август
Истанбулга килеп төштек һәм Азия өлешендәге «Арифие» уку үзәгендә урнаштык. Бу үзәктә Россиядән килгән балалар Коръән ятлый.
10 август
Иртән 750 гектарлы Караҗаәхмәт зиратында булдык. Габденнасыйр хәзрәтләренең кабере шушы зиратта дип беләбез. Кызганыч, төгәл урыны билгесез. Кич «Арифие» үзәгендә Хәмзә әфәнде Айтуган белән очраштык. Ул татар һәм рус телләрен яхшы белә, татар галимнәренең хезмәтләре белән дә таныш. Хәмзә әфәнде сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани 1880 елда, бирегә килеп, 564 кабер ташын өйрәнгән һәм остазы Курсави каберен дә эзләгән. Морат Рәмзи һәм Ризаэддин Фәхреддиннең язмаларында да ошбу зиратта җирләнгән мәрхүмнәр турында искә алына.
11 август
Вәдүт хаҗи белән Караҗаәхмәт зиратына киттек. Беренче булып Солтан Сәлим мәчетенә бардык, чөнки Ш.Мәрҗани, М.Рәмзи һәм Р.Фәхреддин язмалары буенча, Г.Курсави кабере Солтан мәчете янәшәсендә урнашкан булган. Зират янындагы әлеге мәчет 1801 елда төзелә башлый, 1806 елда ачыла.
Мәчетнең имамы 47 яшьлек Әхмәтшөкри Балбашчыголы элегрәк Симферопольдә эшләгән. Аның сүзләренчә, ихатадагы бинада 1925 елга кадәр китапханә булган, анда сакланган мәгълүматлар хәзер «Сөләймания» китапханәсенә күчерелгән.
Хәзерге вакытта мәчет яныннан 15-20 метрлы юл (трасса) уза. Әйтүләренә караганда, мәчеткә кадәр биредә каберлек булган, юл төзү сәбәпле, кабер ташларын күчергәннәр. Зират капкасыннан кергәч, ике яклап кабер ташларын берберсенә терәп, берничәсен өсте-өстенә куйганнары күренә – бу юл урыныннан алынган ташлар икәненә дәлил. Кабер ташлары арасында 1800 елгылары да бар.
Шул ук көнне Әдернәкапы зиратында Гаяз Исхакый (1878-1954) һәм Йосыф Акчура (1879-1935) каберләрен зиярәт кылдык.
12 август
Али Клыч белән очраштык. Ул – татар галимнәре белән яхшы таныш гыйлем иясе, 2006 елда Татарстанда була, Габделхак хәзрәт Саматов гаиләсе белән элемтәдә тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин киңәше белән, Мостафа Канаат исемле галим белән дә элемтәгә кердек, әмма аннан үзебезне кызыксындырган мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат ала алмадык.
«TDV İslâm Ansiklopedisi»нда (2002 ел, 26 нчы том) Курсави хакында аерым мәкалә бар икән. Анда: «Истанбулга җиткәч, ваба авыруына дучар булып үлде һәм Үскүдардагы Караҗаәхмәт зиратында җирләнде, ләкин кабере билгеле түгел», – диелгән.
***
Истанбулга сәфәребез тәмам, әмма эзләнүләрне дәвам итәчәкбез.
Тарихи чыганаклар
«Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» – Мәрҗанинең тарих турындагы хезмәте. Нәкъ менә шунда Курсави кабере турында язма бар (2 нче том, 1900 елгы басмадан 170-175 нче битләр): «…сәнә сәбгъ ва гышрин ва миҗәтәйни Рамазанында Дәр әс-Салтанә Костантыниягә кавырада тагуын илә вафат ва Өскүдәрдә мәдфун булды. Илә әл-ән кәбре мәгъруф остында ләүхы бар». Тәрҗемәсе: «1227 елның Рамазан аенда Истанбулда вабадан вафат булды, һәм Үскүдарда күмелде. Хәзергәчә кабере билгеле, өстендә язуы бар».
Шиһабетдин Мәрҗани – Габденнасыйр Курсавиның шәкерте. Ул остазының каберен Үскүдарда Солтан мәчете янында дип күрсәткән. Үскүдарда ике Солтан мәчете бар: Михримах Солтан мәчете һәм без зиярәт кылган Солтан Сәлим мәчете. Ваба чиреннән үлүчеләрне Солтан Сәлим мәчете янына күмгәннәр. Мәрҗани хаҗ сәфәрендә әлеге мәчеттә була. Аның Михримах мәчетендә булуы турында мәгълүмат юк. Бөтен чыганаклар да галимнең Үскүдарда һәм Солтан мәчете янында дәфен кылынганлыгын әйтә. Димәк, Габденнасыйр Курсави Солтан Сәлим мәчете янында җирләнгән.
Курсави каберенең югалуының төп сәбәпләре: 1) ваба эпидемиясе вакытында тиз җирләү (кабер ташы куелмаган, язулы билге генә булырга мөмкин); 2) зиратның зурлыгы (750 гектар); 3) инфраструктура төзелеше – иске өлеше сүтелеп, урынына юл салыну
2022-2026 нчы елларда рәсми адымнар
2022 елның 23 декабрендә мәдрәсәбездә «Габденнасыйр Курсави: мирасын өйрәнү, барлау һәм саклау» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда академик Индус Таһиров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шагыйрь Ләбиб Лерон һ.б. катнашты һәм Габденнасыйр Курсави каберен эзләп табу мәсьәләсе рәсми рәвештә күтәрелде. Резолюциядә музей булдыру, чыганаклар туплау һәм фәннипопуляр китап нәшер итү каралган.
2024 елның октябрендә Югары Курса авылында Курсави музее һәм китапханәсе ачылды. Аны оештыруда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтҗанов, Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һәм хәйрияче Вәдүт хаҗи Вафин зур өлеш керткәннәр.
Аллаһ боерса, быел мәдрәсәбездә әлеге олуг шәхескә багышланган фәннигамәли конференция узачак.
Киләчәктә ниләр эшләргә?
1. Рәсми юллама. Татарстан Фәннәр академиясе яки Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты исеменнән Төркиянең мәдәният министрлыгына һәм Истанбул шәһәр хакимиятенең Зиратлар идарәсенә рәсми мөрәҗәгать ясарга – алар Караҗаәхмәт зиратының архивларын ачарга ярдәм итә ала.
2. Мәрҗани, Морад Рәмзи хезмәтләрен тәфсилләп тикшерү. Каберне нинди билгеләр буенча тапканын аңларга.
3. Төркия галимнәре белән элемтә. Истанбул университеты, Marmara университеты яки Төркия Диянәт Вакфы (TDV) белән бу мәсьәлә буенча хезмәттәшлек урнаштырырга.
4. Экспедиция. Истанбулга 5-7 көнлек фәнни экспедиция оештырырга һәм зиратның иске өлешендә эзләнү алып барырга, кабер ташы язмаларын фоторәсемгә төшерергә.
5. Альтернатива: символик һәйкәл. Әгәр кабер табылмаса, Караҗаәхмәт зиратында яки Үскүдарда, Солтан Сәлим мәчете янында Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре истәлегенә мемориаль такта кую хәстәрен күрергә.
Төркиядә кабер ташын яки символик һәйкәлне рәсмиләштерүгә ярдәм итәрдәй төп оешмалар: Истанбул шәһәр хакимиятенең Зиратлар идарәсе, Вакыфлар Баш Идарәсе һәм Төркия Диянәт Вакфы.
***
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» – дигән гыйбарә бар. Ләкин, кызганыч, Курсавиның үзе исән чакта да кадере булмаган, хәзерге көндә дә аңа игътибар зур дип әйтеп булмый.
Габденнасыйр Курсави – татар дини күтәрелешенә нигез салучы. Аны Мәрҗани «динне тергезүче» дигән. Курсави – «идҗтиһад»ка чакыручы, ягъни Коръән һәм сөннәткә нигезләнеп, исламны ирекле аңлату идеясе белән чыгыш ясаган тәүге татар галиме. Аның идеяләре татар җәдитчелек хәрәкәтенә юл ачкан.
2026 елда Курсавиның тууына 250 ел тула. Бу – рәсми дәүләт экспедициясе оештыру өчен иң уңайлы вакыт. Гамәлләр кылыйк, җәмәгать! Габденнасыйр Курсави һәм Шиһабетдин Мәрҗани эзеннән барсак, югалмабыз, иншәАллаһ!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала