Шәхесләребез Уку өчен 148 минут

Беренчесе – Вәсилә апагыз...

Соңгы араларда көн саен бер үк сорауга әллә ничә тапкыр җавап бирә торгач, тел калмады. Шылтыраталар да сорыйлар: «Рәзин Нуруллин радиодан сирәк ишетелә башлады, бер-бер хәл булмагандыр бит?» – диләр.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллин.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллин.

Бернинди дә андый-мондый хәл булмавын, Рәзин абыйның олыгаймыш көннәрендә гаилә җылысының рәхәтен татыйсы, оныкларын сөясе килеп йөрүен, тагын иң мөһиме – өендә, тыныч шартларда, нәсел җепләрен барларга, истәлекләр язарга әллә кайчаннан бирле хыяллануын, шуның өчен үзенә алмаш булырдай шәкертләре өлгереп җитүгә, лаеклы ялга китүен сөйли-сөйли хәлдән тайгач, боларның барысын да газета аша аңлатырга булдык.

Ялга озатканда әйттек без аңа: «Ай-һай, Рәзин абый, шушы тынгысыз җаның белән өйдә тыныч кына утыра алырсыңмы икән?» – дидек. Һәм хаклы булып чыктык. Ул бит безнең оешмада күп еллар профсоюз комитеты рәисе булып торды, аннары ветераннар советын җитәкләде – җәмәгать тәртибендә эшләү аның канына сеңгән, һәм менә ул ике көннең берендә ярты гасырдан артык эшләп, инде туган йортыдай газиз бер урынга әверелгән Татарстан радиосы редакциясенә килеп җитә. Без монда язып утырабыз, күрше бүлмәдә исә, әнә, аның тавышы ишетелә. Ул инде тикмәгә генә йөри торган кеше түгел, димәк, нинди дә булса яңа бер идея алып килгән.

...Рәзин Нуруллин радиода йөзләрчә кешеләр белән әңгәмәләр үткәргән, бәлки меңнәрчәдер әле, тик аның үзе турында фәкать бер генә тапшыру әзерләнгән. 2012 елда булды бу хәл. Татарстан радиосының 85 еллыгы уңаеннан «Танышлар белән танышу» дигән сәхифә оештырылган иде. Аның бер чыгарылышы Рәзин абыебызның гомер һәм иҗат юлына багышланды. «Мәдәни җомга» газетасы укучылары игътибарына шушы тапшыруны тәкъдим итәргә булдык. Аны тыңлагач, Рәзин Нуруллин дигән журналистның йөз еллыгын каршыларга җыенучы Татарстан радиосы тарихында тоткан урыны ачык булып аңлашылыр кебек.

 

«Мин очраклы рәвештә генә журналистикага кереп киттем»

– Рәзин абый, радиога эшкә ничек килүеңне тарихка теркәп куйыйк әле.

– Без, Казан дәүләт университетындагы сабакташлар, бер бүлмәдә яшәгән якын дуслар, синең абыең Нияз Акмал, Рашат Мифтахов – өчәүләшеп Татарстан радиосына 1972 елны йөри башладык. Безнең беренче язмалар шул чакта яңгырады. Шулай бервакыт Казаннан каникулга кайткач ишеттем: туган җирем Яңавыл районында Кәүсәрия Шәфикова дигән яшь шагыйрә үсеп килә икән. Абыемның көнкүреш магнитофонын алдым да, киттем. Танышып, әңгәмә кордым, шигырьләрен яздырдым. Казанга кайткач, көннәр буе утырып язма әзерләдем һәм аны радиога җибәрдем. Көн саен тыңлыйм, язма эфирга чыкмый да чыкмый. Шуннан соң батырлыгымны җыеп, үзем киттем. Мине яшьләр өчен тапшырулар редакторы Варис ага Зиннәтуллин каршы алды. Аның минем материалны күргәне дә юк икән. Яңадан эшләргә туры килде. Варис ага ошатты, шунда ук эфирга бирде. Һәр атнаның дүшәмбесендә радиодагы эшкә рецензия ясала иде. Ул атнада режиссер Госман абый Әхмәтҗанов рецензент булган. Һәм ул әйткән: «Менә яшь студентның язмасы яңгырады, өметле күренә, аларны эшкә җәлеп итәргә кирәк», – дигән. Шулай итеп Госман Әхмәтҗанов миңа фатиха биргән булып чыга. Шуннан соң Варис абый безгә төрле эшләр куша башлады. Нияз, Рашат һәм мин төрле җирләрдән язмалар әзерләп кайтабыз да, яшьләр өчен тапшыру атна саен эфирга бара. Әле аның өчен безгә гонорар да түлиләр. Ай саен билгеләнгән көндә акчасы да килеп тора, студентка акча бик кирәк. Мин өченче курсны тәмамлагач өйләндем, ул акчаның файдасы тиде, чөнки бер ел яшәгәннән соң кызыбыз да туды.

Татарстан радиосында Рәзин Нуруллин җитәкләгән иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе. 2010 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Татарстан радиосында Рәзин Нуруллин җитәкләгән иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе. 2010 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

Шуннан соң минем остазыма әйләнеп киткән, диплом эшемнең җитәкчесе булган Варис Зиннәтуллинны «Агитатор блокноты» журналына баш мөхәррир итеп куюлары турында сүз чыкты. Аны Мәскәүдә расларга тиешләр иде. Ул анда киткән чакларда яшьләр тапшырулары өчен җаваплы булып калдым, Нияз белән Рашат материаллар җыя. Әле дә хәтеремдә, бер тапшыруны бизәү йөзеннән Ниязга мин хикәя язарга тәкъдим иттем. Туй турында хикәя язды ул. Аны уку өчен Ринат Таҗетдиновны чакырдым. Режиссер Госман абый аны матур итеп бизәде. Һәм нәкъ шул чакта Татарстан радиосында урнашып калу хыялы күңелгә кереп урнашты.

– Рәзин абый, шушы гомер эчендә сиңа ничә кеше белән очрашып, ничә кешедән интервью алырга туры килде икән? Хисабын алып барганың юкмы?

– Мин аның төгәл санын әйтә алмыйм. Әмма магнитофонга яздырып та, тавышларын киләчәк өчен саклап калып булмаганнары бар, аларның барысы да истә, чөнки алар минем йөрәгемдә бер яра булып тора. Элек тасмага яза идек бит. Күп кенә язмалар бер тапкыр эфирга бирелгәч, сөрттерелә иде.

– Тасма дефицит, җитми…

– Әлбәттә. Хәзер ул барысын да саклап була, элек андый мөмкинлек юк иде. Шуңа күрә, мәсәлән, Сибгат Хәким, Мостафа Ногман һәм башка бик күп күренекле кешеләр белән әңгәмәләр безнең фондта сакланмады. Менә шул үкенеч.

– Элек сине эш урыныңда туры китерү кыен иде, Рәзин абый. Гел юлда, гел командировкада булдың.

– Эфирны кызыклы итү өчен йөрелде инде. Мисалга «Пар канатлар» тапшыруын алыйк. Аны бүлмәдә утырып эшләп булмый. Башкаларга үрнәк булырлык гаиләләрне табарга кирәк. Шулай да мин күбрәк эш сәгатендә түгел, шимбә-якшәмбе көннәрендә районнарга барып кайтырга тырыша идем. Чөнки эш көннәрендә яңалыкларны эфирга чыгару өчен җаваплы булдым. Һәр көнне иртән «Яңа көн» программасы яңгырый, ул тапшыруларны әзерләп, тикшереп өлгерергә кирәк иде.

– Рәзин абый, син әңгәмә корган кешеләрнең сыйнфый катлауларын карасак, аларның даирәсе үтә киң, министрдан башлап, гади авыл көтүчесенә кадәр, дип әйтик. Һәм һәрберсе белән теманы белеп, аларның проблемаларын аңлап сөйләшәсең. Менә бу яктан син һәрвакыт минем өчен бер табышмак булып кала килдең.

– Мин үзем көтү көткән кеше, шуңа күрә эшнең рәтен беләм...

Татарстан радиосы коллективы язгы өмәдә. Уртада, галстуклы – Рәзин Нуруллин. 2017 ел.
Татарстан радиосы коллективы язгы өмәдә. Уртада, галстуклы – Рәзин Нуруллин. 2017 ел.

– Министр булып та эшләп караганың юктыр бит?

– Юк. Әмма... Бу сүзем журналист һөнәрен сайларга уйлаган яшьләр өчен булыр. Мәктәптә укыганда мин һәр өлкәгә тартыла идем. Әйтик, математика, химияне бик яхшы үзләштердем. 1970 елны Ленинның тууына 100 ел тулган вакытта инша язу буенча районда беренче урынга чыктым. Журналист кеше һәммәсен дә азмы-күпме белергә тиеш дип саныйм. Һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп баскач, мин, укытучылыкка укырга дип, Казанга юлга чыктым. Укырга керү өчен ничек тә яхшырак күренергә тырышасың бит инде, булган диплом, грамоталар, газеталарда басылган язмаларымны бер зур папкага туплап алып килгән идем. Кабул итү комиссиясендә бер ханым минем документларны карады да: «Сиңа бит журналистикага керергә кирәк», – диде. Шулай итеп, мин очраклы рәвештә генә журналистикага кереп киттем.

– Очраклы булмаган инде бу, Рәзин абый. Ирексездән хатирәләргә бирелеп кителде. Баксаң, сине әнә шул университетта укып йөргән чакларыңнан ук беләм икән бит. Мин әле мәктәп баласы идем. Сез бөтен төркемегез белән Сарман районының Азалак авылына стройотряд булып кайттыгыз. Сез төзегән мәктәп әле дә тора. Шул чакта безнең Каташ-Каран авылына килеп концерт куйган идегез. Бүгенгедәй күз алдында, сәхнә тутырып сөлектәй егетләр чыгып басты, барыгыз да ап-ак күлмәктән, кулларыгызда баян, барыгыз да җырлыйсыз, курайда уйныйсыз... Сез киткәч, озак та үтми, Казан артистлары килеп төште. «Шушы да булдымы концерт, студентларныкына җитми инде», – дип халыкның клубтан сукранып кайтканы истә калган. Хәтерлим, син ул вакытта курайда уйнаган идең. Һәм гомер буе кулыңнан курай төшмәде.

– Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның бер сүзе бар: «Адәм баласы, кемгә дә булса ыргытырга кирәк булыр дип, түш кесәсендә таш йөртә, Рәзиннең кесәсендә һәрвакыт курай булыр», – дип әйтә иде ул. Чыннан да, кесәдә курай йөри. Музыкант булмасам да, сәнгать, музыка, җырга гашык кешемен. Кечкенәдән гармун, баян уйнап үстем. Курайда уйнарга университетта укыганда өйрәндем. Бездән ике курс алдарак татар теле әдәбияты бүлегендә укучы Мөҗәһит Әхмәтҗанов өйрәтте мине. Һәм, озак та үтми, үзем студентлар белән милли уен кораллары ансамбле оештырып җибәрдем. Үзешчәннәр фестивалендә безнең ансамбль опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Анда профессиональ музыкант Ифрат Хисамов оештырган ансамбль дә бар иде. Менә шушы ике коллектив арасыннан без лауреат булдык. Үзебез өйрәнеп кубыз, курай, мандолина, гармунда уйнавыбызга, үзлегебездән оешуыбызга өстенлек биргәннәрдер инде.

– Рәзин абый, хәтердә бит әле, ул чакларда син хәзерге кебек «блондин» түгел, коңгырт матур чәчле идең.

– Әлбәттә, гомер узган саен «блондин»га әверелә барасың. Минемчә, чал чәч ирләрне бизи генә.

– Сине халык «Пар канатлы Рәзин» дип йөртә. «Пар канатлар» тапшыруы Татарстан радиосының данын бик еракларга танытты. Син шушы программада безгә үрнәк булырдай гаиләләрне күрсәттең. Әгәр дә ул тапшыруларны кәгазьгә күчерсәң, том-том китаплар килеп чыгар иде. Гаилә дәреслеге! Һәм бик тә укылышлы китаплар булыр иде алар. Сез үзегез дә бит Вәсилә апа белән шулай ук «Пар канатлар»ның каһарманы булырдай гаилә.

– Әгәр дә минем гаиләм шундый булмаса, бу тапшыруны әзерләргә хокукым булмас иде. Чөнки...

– Үрнәк гаилә булмаса, әйеме?

– Анысын әйтә алмыйм, әмма гаиләмне әйбәт гаилә дип саныйм. Мин бу дөньяда ике нәрсәдән уңдым. Икенчесе – яраткан эшем, Татарстан радиосы, беренчесе – яраткан хатыным Вәсилә апагыз.

 

Татарстан радиосында Рәзин Нуруллин белән үткәрелгән тапшыруның аудиоязмасын тыңларга тәкъдим итәбез.16+ 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи